Татарча хәдисләр 📿
1.92K subscribers
37 photos
150 links
Сораулар: @Hadistlgrbot
Хәдисләрнең чыганаклары күрсәтелгән хәлдә татарчага тәрҗемәләре.
ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте.

Перевод хадисов с указыванием их источников на татарский язык.
Духовное Управление Мусульман РТ.

https://t.me/usulhadis
Download Telegram
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ، عَنِ النَّبِيِّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قَالَ: «إِنَّ اللَّهَ يُحِبُّ العُطَاسَ وَيَكْرَهُ التَّثَاؤُبَ، فَإِذَا عَطَسَ أَحَدُكُمْ وَحَمِدَ اللَّهَ، كَانَ حَقًّا عَلَى كُلِّ مُسْلِمٍ سَمِعَهُ أَنْ يَقُولَ لَهُ: يَرْحَمُكَ اللَّهُ، وَأَمَّا التَّثَاؤُبُ: فَإِنَّمَا هُوَ مِنَ الشَّيْطَانِ، فَإِذَا تَثَاءَبَ أَحَدُكُمْ فَلْيَرُدَّهُ مَا اسْتَطَاعَ، فَإِنَّ أَحَدَكُمْ إِذَا تَثَاءَبَ ضَحِكَ مِنْهُ الشَّيْطَانُ»
Чынлыкта, Аллаһы Тәгалә төчкерүне ярата, ә иснәүне яратмый. Берегез төчкереп, "әлхәмдүлилләһ" (бөтен мактаулар Аллаһы Тәгаләгә булсын) дип әйтсә, аны ишеткән һәрбер мөселманга аңа: "ярхәмүкәллаһ" (Аллаһы Тәгалә сиңа рәхимле булсын) дип әйтү тиеш була. Ә иснәү исә ул шайтаннан, шуның өчен, сезнең берегезнең, йокысы килеп, авызы ачыла башласа, мөмкин кадәр аны тыеп торсын (авызын ябарга тырышсын), чөнки сезнең берегез иснәсә, шайтан аннан көлә.
Сахих Бохари, 6226

Иснәү - йокы килүдән авыз ачылу.
#әхлак
#төчкерү
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ، عَنِ النَّبِيِّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قَالَ: «إِذَا عَطَسَ أَحَدُكُمْ فَلْيَقُلْ: الحَمْدُ لِلَّهِ، وَلْيَقُلْ لَهُ أَخُوهُ أَوْ صَاحِبُهُ: يَرْحَمُكَ اللَّهُ، فَإِذَا قَالَ لَهُ: يَرْحَمُكَ اللَّهُ، فَلْيَقُلْ: يَهْدِيكُمُ اللَّهُ وَيُصْلِحُ بَالَكُمْ»
Сезнең берегез төчкерсә, "әлхәмдүлилләһ" (бөтен мактаулар Аллаһы Тәгаләгә булсын) дип әйтсен, аның кардәше аңа "ярхәмүкәллаһ" (Аллаһы Тәгалә сиңа рәхимле булсын), дип әйтсен. (Һәм төчкергән кеше):
-"яһдиикумуллаһу уә юслиху бәәләкүм" ("Аллаһы Тәгалә сезне туры юлга бастырсын, һәм эшләрегезне төзек кылсын"), дип әйтсен.
Сахих Бохари, 6224

Бер кеше төчкергәннән соң әлхәмдүлилләһ дип әйтсә, аны ишеткән мөселманга "ярхәмүкәллаһ" дип әйтү тиеш була.
#әхлак
#төчкерү
عَنْ أَنَسٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ: عَطَسَ رَجُلاَنِ عِنْدَ النَّبِيِّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ، فَشَمَّتَ أَحَدَهُمَا وَلَمْ يُشَمِّتِ الآخَرَ، فَقَالَ الرَّجُلُ: يَا رَسُولَ اللَّهِ، شَمَّتَّ هَذَا وَلَمْ تُشَمِّتْنِي، قَالَ: «إِنَّ هَذَا حَمِدَ اللَّهَ، وَلَمْ تَحْمَدِ اللَّهَ»
Ике кеше Расулюллаһ салләллаһү галәйһи вә сәлләм янында төчкерде, берсенә ул хәер догада булды, икенчесенә хәер дога укымады. Һәм ул (үзенә хәер дога кылынмаган кеше):
-Йә Расуләллаһ, син бу кешегә хәер догада булдың, ә миңа хәер дога укымадың?
-Бу (кеше) Аллаһы Тәгаләгә мактаулар укыды (төчкергәннән соң "әлхәмдүлилләһ" дип әйтте), ә син исә мактаулар укымадың, - дип әйтте.
Сахих Бохари, 6225. Сахих Мөслим, 2991

#әхлак
#төчкерү
عَنْ أَبِي مُوسَى رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ: عَنِ النَّبِيِّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «إِذَا عَطَسَ أَحَدُكُمْ فَحَمِدَ اللهَ، فَشَمِّتُوهُ، فَإِنْ لَمْ يَحْمَدِ اللهَ، فَلَا تُشَمِّتُوهُ»
Сезнең (арагызда) берегез төчкереп, Аллаһы Тәгаләне мактаса (әлхәмдүлилләһ дип әйтсә), аңа ("ярхәмүкәллаһ" дип әйтеп,) хәер догада булыгыз. Ә Аллаһы Тәгаләгә мактау укымаса, хәер доганы укымагыз.
Сахих Мөслим, 2992

#төчкерү
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ، عَنِ النَّبِيِّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ، قَالَ: «إِذَا عَطَسَ أَحَدُكُمْ فَلْيَقُلِ الْحَمْدُ لِلَّهِ عَلَى كُلِّ حَالٍ، وَلْيَقُلْ أَخُوهُ أَوْ صَاحِبُهُ يَرْحَمُكَ اللَّهُ، وَيَقُولُ هُوَ يَهْدِيكُمُ اللَّهُ وَيُصْلِحُ بَالَكُمْ»
Сезнең берегез төчкерсә, "әлхәмдүлилләһ галә күлли хәл" (Һәрбер халәттә дә бөтен мактаулар Аллаһы Тәгаләгә булсын) дип әйтсен. Аңа җавап кайтарган кардәше аңа "ярхәмүкәллаһ" (Аллаһы Тәгалә сиңа рәхимле булсын), дип әйтсен. (Һәм төчкергән кеше): "яһдиикумуллаһу уә юслиху бәәләкүм" ("Аллаһы Тәгалә сезне туры юлга бастырсын, һәм эшләрегезне төзек кылсын"), дип әйтсен.
Сүнән Әбү Дауд, 5033
Сүнән Тирмизи, 2741 (Әбү Әййүб әл-Әнсаридән)
#әхлак
#төчкерү
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ، قَالَ: كَانَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «إِذَا عَطَسَ وَضَعَ يَدَهُ أَوْ ثَوْبَهُ عَلَى فِيهِ، وَخَفَضَ أَوْ غَضَّ بِهَا صَوْتَهُ»
Расулюллаһ салләллаһү галәйһи вә сәлләм төчкергән вакытта йөзен кулы яки киеме белән каплый, һәм тавышын кысырга тырыша иде.
Сүнән Әбү Дауд 5029
Сүнән Тирмизи 2745

#әхлак
#төчкерү