Татарча хәдисләр 📿
1.92K subscribers
37 photos
150 links
Сораулар: @Hadistlgrbot
Хәдисләрнең чыганаклары күрсәтелгән хәлдә татарчага тәрҗемәләре.
ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте.

Перевод хадисов с указыванием их источников на татарский язык.
Духовное Управление Мусульман РТ.

https://t.me/usulhadis
Download Telegram
Гаиләң, әти-әниең, үзең өчен тырышлык күрсәткәндә - син Аллаһ юлында.
عَنْ كَعْبِ بْنِ عُجْرَة، قَالَ: مَرَّ عَلَى النَّبِيِّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ رَجُلٌ، فَرَأَى أَصْحَابُ رَسُولِ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ مِنْ جِلْدِهِ وَنَشَاطِهِ،
Бервакыт Аллаһы Илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзенең сәхабәләре белән бергә утырганда, аларның яныннан бер тырыш һәм эшчән егет үтеп китә. Сәхәбәләр әйткән:
فَقَالُوا: يَا رَسُولَ اللهِ: لَوْ كَانَ هَذَا فِي سَبِيلِ اللهِ؟
“Йә Расуләллаһ, әгәр бу тырышлыгын һәм көчен Аллаһы юлында сарыф итсә, ничек булыр иде?”.
Моңа җавап итеп Аллаһы Илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән:
فَقَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «إِنْ كَانَ خَرَجَ ‌يَسْعَى ‌عَلَى ‌وَلَدِهِ ‌صِغَارًا ‌فَهُوَ ‌فِي ‌سَبِيلِ ‌اللهِ، وَإِنْ كَانَ خَرَجَ يَسْعَى عَلَى أَبَوَيْنِ شَيْخَيْنِ كَبِيرَيْنِ فَهُوَ فِي سَبِيلِ اللهِ، وَإِنْ كَانَ يَسْعَى عَلَى نَفْسِهِ يُعِفُّهَا فَهُوَ فِي سَبِيلِ اللهِ، وَإِنْ كَانَ خَرَجَ رِيَاءً وَمُفَاخَرَةً فَهُوَ فِي سَبِيلِ الشَّيْطَانِ
“Әгәр ул үзенең кечкенә яшьтәге балалары өчен чыккан икән – ул Аллаһы юлында, әгәр ул үзенең өлкән яшьтәге әти-әнисе өчен чыккан икән – ул Аллаһы юлында, һәм әгәр ул кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәс өчен үзен саклау өчен чыккан икән – ул Аллаһы юлында. Әмма рия һәм тәкәбберлек өчен чыккан икән, ул шайтан юлында булып саналачак”.
Табарани, "Могҗәму-л-кәбир", 282, "Могҗәму-с-сәгыйр", 940.
#тырышлык
Кешеләргә файда китерергә ашык!
عَنْ جَابِرٍ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «‌خَيْرُ ‌النَّاسِ ‌أَنْفَعُهُمْ ‌لِلنَّاسِ»
Адәм балалары арасында иң хәерлеләре – кешеләргә күбрәк файда китергәннәре.
Мүснәдү-ш-Шиһаб, 1234
#әхлак
#тырышлык
Тормыш алып барырга һөнәрең булсын!
عَنِ ابْنِ عُمَرَ عَنِ النَّبِيِّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قَالَ: «‌إِنَّ ‌اللَّهَ ‌يُحِبُّ ‌الْمُؤْمِنَ ‌الْمُحْتَرِفَ»
“Аллаһы Тәгалә һөнәргә ия булган мөэминне сөя”.
"Могҗәмү-л-әусат", 8934. "Мүснәдү-ш-шиһаб", 1072

#тырышлык
Кайчанга хәтле буш-кирәкмәгән нәрсәләр белән вакытыңны уздырачаксың?
قَالَ عَبْدُ اللهِ بن مسعود: إِنِّي ‌لَأَكْرَهُ ‌أَنْ ‌أَرَى ‌الرَّجُلَ فَارِغًا لَيْسَ فِي أَمْرِ دُنْيَا وَلا آخِرَةٍ
Мин кешенең ни ахыйрәт, ни дөнья файдасы өчен бернәрсә дә эшләмичә буш утыруын күрә алмыйм
Мәүкуф хәдис
Әл-мүҗәләсә вә җәваһиру-л-гыйлм, 1326. Хильятү-л-әүлия, 1/130.
#тырышлык
Аз малга канәгать икәнлегеңне күрсәт, Аллаһы Тәгалә синнән разый булыр. Ач күзле булма
عَنْ عَلِيٍّ بْنِ أَبِي طَالِبٍ رَضِيَ اللهُ عَنْهُ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى الله عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «‌مَنْ ‌رَضِيَ ‌مِنَ ‌اللَّهِ ‌بِالْيَسِيرِ مِنَ الرِّزْقِ رَضِيَ الله مِنْهُ بِالْقَلِيلِ من الْعَمَل»
Кем Аллаһы Тәгаләдән килгән аз гына ризыкка разый булса, Аллаһы Тәгалә дә аның аз гамәленә разый булыр.
Бәйхакый, “Шүгабуль Иман”, 4265
#әхлак #ихласлык #тырышлык
https://t.me/tathadisler
Эшләреңне сыйфатлы итеп эшлә - Аллаһы Тәгалә сине яратыр
عَنْ عَائِشَةَ، أَنَّ النَّبِيَّ صلى الله عليه وسلم قَالَ: «إِنَّ ‌اللَّهَ ‌يُحِبُّ ‌إِذَا ‌عَمِلَ أَحَدُكُمْ عَمَلًا أَنْ يُتْقِنَهُ»
«Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә сезнең гамәлләрегезне камил итеп (җиренә җиткереп) башкаруыгызны ярата».
Бәйхакый, “Шүгабуль Иман”, 4929
#тырышлык
https://t.me/tathadisler
Эшли башлаган эшне, хәерле гамәл исә, туктатма, дәвамлы эшләргә тырыш
عَنْ عَائِشَةَ رضي الله عنها أَنَّهَا قَالَتْ:
سُئِلَ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم: أَيُّ الْأَعْمَالِ أَحَبُّ إِلَى اللَّهِ؟ قَالَ: أَدْوَمُهَا ‌وَإِنْ ‌قَلَّ
Пәйгамбәребездән ﷺ "Аллаһы Тәгалә иң сөйгән гамәл кайсы дип сорала", ул:
«Аз булса да, дәвамлы булганы», дип җавап бирә.
Сахих Бохари, 6465
#тырышлык
Дәвамлылык ихласлыкка илтә торган юл ул.
#ихласлык
https://t.me/tathadisler
Башкаларга өйрәткән файдалы гыйлем белән үзең дә гамәл кыл. Үзеңне утта яндырма!
عَنْ جُنْدُبِ بْنِ عَبْدِ اللَّهِ الْأَزْدِيِّ رضي الله عنه قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم: «‌مَثَلُ ‌الْعَالِمِ ‌الَّذِي ‌يُعَلِّمُ ‌النَّاسَ ‌الْخَيْرَ وَيَنْسَى نَفْسَهُ كَمَثَلِ السِّرَاجِ يُضِيءُ لِلنَّاسِ وَيَحْرَقُ نَفْسَهُ»
«Халыкка хәерле нәрсәләр өйрәтеп тә, үзе (алар белән гамәл итүне) оныткан кеше халыкка яктылык биреп, әмма үзен яндырып бетерүче шәм кебек».
Табарани "Могҗәмү-л-кәбир", 1659.
#гыйлем, #зекер, #әхлак, #гөнаһ, #сынаулар, #тырышлык, #тәкъвалык
https://t.me/tathadisler
Дини хосуста үзеңнән белемлерәк булганга кара, һәм аны уздырырга тырыш, ә дөнья эшләрендә түбәнрәк дәрәҗәдә булганга карап, шөкрана кыл. Бай булмаганың өчен кайгырма
عَنْ عَمْرِو بْنِ شُعَيْبٍ، عَنْ أَبِيهِ، عَنْ جَدِّهِ: سَمِعْتُ رَسُولَ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ يَقُولُ: "خَصْلَتَانِ مَنْ كَانَتَا فِيهِ كَتَبَهُ اللَّهُ شَاكِرًا صَابِرًا، وَمَنْ لَمْ تَكُونَا فِيهِ لَمْ يَكْتُبْهُ اللَّهُ شَاكِرًا وَلَا صَابِرًا : مَنْ نَظَرَ فِي دِينِهِ إِلَى مَنْ هُوَ فَوْقَهُ فَاقْتَدَى بِهِ، وَمَنْ نَظَرَ فِي دُنْيَاهُ إِلَى مَنْ هُوَ دُونَهُ فَحَمِدَ اللَّهَ عَلَى مَا فَضَّلَهُ بِهِ عَلَيْهِ، كَتَبَهُ اللَّهُ شَاكِرًا صَابِرًا، وَمَنْ نَظَرَ فِي دِينِهِ إِلَى مَنْ هُوَ دُونَهُ، وَنَظَرَ فِي دُنْيَاهُ إِلَى مَنْ هُوَ فَوْقَهُ، فَأَسِفَ عَلَى مَا فَاتَهُ مِنْهُ، لَمْ يَكْتُبْهُ اللَّهُ شَاكِرًا وَلَا صَابِرًا".
Ике үзенчәлек бар, аларны үзендә булдырганны Аллаһы Тәгалә шөкрана итүче сабыр колларыннан язар:
Дин хосусында үзеннән өстенрәк булганга карап, аңа ияргәнне, ә дөнья хосусында үзеннән түбәнрәк булганга карап, Аллаһы Тәгалә аңа биргән өстен хәленә шөкрана итүчене, Аллаһ шөкрана итүче сабыр колларыннан язар.
Ә кем дә кем дин хосусында үзеннән түбәнрәк булганга, дөнья хосусында үзеннән өстенрәк булганга карап, дөнья нәрсәләреннән үзенә ирешмәгән нәрсәгә кайгырып утыра, Аллаһ аны шөкрана итүче сабыр колларыннан язмас.
Сүнән Тирмизи, 2512
#зекер #намаз #ураза #садака #гөнаһ #әхлак #тырышлык
https://t.me/tathadisler
Хайваннан түбән булма, бөтен нәрсә Аллаһка буйсынганда, син нәфесеңә һәм шайтанга иярмә!
عن سُليمانَ بنِ بُريدةَ، عن أبيه قَالَ: قَالَ رسولُ اللَّه صلى الله عليه وسلم "ليسَ شيءٌ إِلَّا ‌وهو ‌أطوعُ ‌للَّهِ منِ ابنِ آدمَ"
«Кешеләргә караганда бөтен башка нәрсәләр Аллаһы Тәгаләгә катырак буйсына»
Әл-Бәззар, "Мүснәд", 2194
#зекер #әхлак #гөнаһ #сынаулар #тырышлык #тәкъвалык
https://t.me/tathadisler
Кешеләргә динне аңлатудан да зуррак байлык һәм бәхет юк
عَنْ سَهْلِ بْنِ سَعْدٍ: أَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم قَالَ يَوْمَ خَيْبَرَ:
فَوَاللهِ ‌لَأَنْ ‌يَهْدِيَ ‌اللهُ ‌بِكَ ‌رَجُلًا ‌وَاحِدًا، خَيْرٌ لَكَ مِنْ أَنْ يَكُونَ لَكَ حُمْرُ النَّعَمِ
«Аллаһ белән ант итәм! Әгәр Аллаһ синең сәбәпле бер генә кешене булса да туры юлга күндерсә, бу синең өчен кызыл дөяләрдән дә хәерлерәк булачак!»
"Сахих Бохари", 3701. "Сахих Мөслим", 2406 "Мүснәд Әхмәд", 22821
Гарәпләрдә кызыл дөяләр иң кыйммәтле маллардан булып саналганнар, шуның өчен хәдистә алар искә алына.
#гакыйдә,#зекер, #әхлак, #гөнаһ, #җиһат #тырышлык
https://t.me/tathadisler
Гыйлем өйрәнгәндә - бөтен күңелеңне һәм игътибарыңны биреп өйрән, һәм киләчәктә аны дөрес итеп кенә башкаларга җиткерүгә тырышлык куй
عَنْ عَبْدِ اللَّهِ بْنِ مَسْعُودٍ قَالَ: سَمِعْتُ النَّبِيَّ صلى الله عليه وسلم يَقُولُ: «‌نَضَّرَ ‌اللَّهُ ‌امْرَأً ‌سَمِعَ ‌مِنَّا ‌شَيْئًا فَبَلَّغَهُ كَمَا سَمِعَ، فَرُبَّ مُبَلِّغٍ أَوْعَى مِنْ سَامِعٍ»
«Бездән нәрсә дә булса ишетеп, аны үзе ишеткәнчә башкаларга җиткерүче кешенең Аллаһ йөзен якты кылсын! Чөнки кайвакыт үзенә хәбәр җиткерелгән кеше беренче ишетүчегә караганда аны яхшырак аңлый».
Сүнән Тирмизи, 2657
#гыйлем #тырышлык
https://t.me/tathadisler
Тормышта булдыра алмаган, көч җитмәгән нәрсәләр өчен үкенеп, вакытыңны исраф итмә, ә хәл итү ягын кайгырт, хаталардан дәресләр чыгар
عَنْ أَبِي مِحْجَنٍ قَالَ: أَشْهَدُ عَلَى رَسُولِ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم أَنَّهُ قَالَ: "أَخَافُ عَلَى أُمَّتِي بَعْدِي ثَلَاثًا: حَيْفُ الْأَئِمَّةِ، وَإِيمَانٌ بِالنُّجُومِ، وَتَكْذِيبٌ ‌بِالْقَدَرِ".
«Үземнән соң өммәтем өчен өч төрле нәрсәдән куркам: золымлык эшләүче җитәкчеләр килүеннән, йолдызларның тормышка тәэсир итүенә ышануларыннан һәм тәкъдирне ялганга чыгаруларыннан».
Ибне Габделбәрр, "әл-Җәмигү либәяни-л-гыйлми вә фадлыхи", 1482.

Тәкъдир мәсәләсендә урта юлны тотарга кирәк: синең кулыңда булган нәрсәләрне эшләү, ә мөмкин булмаган нәрсәләргә тыкшынмау. Берәр гамәлне мөмкин кадәр яхшы эшләргә кирәк, ә эшли алмаган нәрсәләр өчен үкенеп утырырга түгел, ә хаталарны киләчәктә кабатламау өчен үзеңә дәресләр чыгарырга кирәк.

#тырышлык #гакыйдә #сынаулар #күрәзәче
https://t.me/tathadisler
Чын мөэминнең тирә ягында хәерле генә нәрсәләр була
"وَالَّذِي نَفْسُ مُحَمَّدٍ بِيَدِهِ إِنَّ مَثَلَ الْمُؤْمِنِ لَكَمَثَلِ النَّحْلَةِ أَكَلَتْ طَيِّبًا وَوَضَعَتْ طَيِّبًا وَوَقَعَتْ فَلَمْ تَكْسِر ولم تُفْسِدْ"
Аллаһы Тәгалә белән ант итеп әйтәм, мөэминнең мисалы бал корты мисалы шикелле: яхшыны ашый, яхшыны чыгара, берәр җирдә булганда, (бернәрсәне дә) ватмый һәм бозмый.
Мүснәд Имам Әхмәд, 6872

Аңлатма
(шәрех)
Яхшыны ашый - хәләл генә ризык белән туклана, һәм аны да үзе кәсеп итә.
Хәерлене генә чыгара - авызыннан файдалы гына сүзләр чыга, кесәсеннән садакалар тарата.
Берәр җиргә утырса, килсә - булган нәрсәне төзекләндерә, бозыклык таратмый.

#әдәп #әхлак #тырышлык
https://t.me/tathadisler
Аллаһ каршында өстен кешеләрдән булырга тырыш, ә кешеләр алдында түгел. Ул сине яратсын, Аның ризалыгына омтыл!
عَنْ عُقْبَةَ بْنِ عَامِرٍ، أَنَّ رَسُولَ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قَالَ: " إِنَّ أَنْسَابَكُمْ هَذِهِ لَيْسَتْ بِسِبَابٍ عَلَى أَحَدٍ، وَإِنَّمَا أَنْتُمْ وَلَدُ آدَمَ، طَفَُّ الصَّاعِ لَمْ تَمْلَؤُوهُ، ‌لَيْسَ ‌لِأَحَدٍ ‌عَلَى ‌أَحَدٍ ‌فَضْلٌ ‌إِلَّا بِالدِّينِ أَوْ عَمَلٍ صَالِحٍ، حَسْبُ الرَّجُلِ أَنْ يَكُونَ فَاحِشًا بَذِيًّا، بَخِيلًا جَبَانًا "
«Кайсы нәселдән булуыгыз бер-берегезне сүгүгә сәбәп түгел, ә, дөреслектә, сез Адәм балалары, савытны тутырып бетермәвегездә бер-берегезгә якын (берегез дә камил кеше түгел). Бер кешенең икенчесеннән өстенлеге дин һәм изге гамәлләр белән генә (була ала). Кешенең бозык, каты телле, саран һәм куркак булуы аның хур (түбән кеше) булуы өчен җитә».
"Мүснәд Әхмәд", 17313
#гөнаһ #әхлак #тырышлык #зекер #ихласлык #тәкъвалык
https://t.me/tathadisler
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 -
иманның яртысы. Ә изге гамәлләр белән ахыйрәтеңнең шатлыклы булуын тәэмин итә аласың

عَنْ أَبِي مَالِكٍ الْأَشْعَرِيِّ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: « ‌الطُّهُورُ ‌شَطْرُ ‌الْإِيمَانِ، وَالْحَمْدُ لِلهِ تَمْلَأُ الْمِيزَانَ، وَسُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلهِ تَمْلَآنِ - أَوْ تَمْلَأُ - مَا بَيْنَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ، وَالصَّلَاةُ نُورٌ، وَالصَّدَقَةُ بُرْهَانٌ، وَالصَّبْرُ ضِيَاءٌ، وَالْقُرْآنُ حُجَّةٌ لَكَ أَوْ عَلَيْكَ، كُلُّ النَّاسِ يَغْدُو فَبَايِعٌ نَفْسَهُ فَمُعْتِقُهَا أَوْ مُوبِقُهَا».
«Чисталык ул иманның яртысы. «Әлхәмдү лилләһ» («Мактаулар Аллаһка булсын») сүзе үлчәүне тутыра, ә «сүбханәллаһ» («Аллаһ барча кимчелекләрдән пакъ») белән «әлхәмдү лилләһ» сүзләре җир белән күк арасын тутыралар. Намаз ул нур, садака дәлил, сабырлык яктылык, ә Коръән синең файдаңа яки зарарыңа дәлил. Һәрбер кеше иртә белән торып үзен сата, ул шунда үзен (җәһәннәмнән) азат итә, яки һәлак итә».
Сахих Мөслим, 223. Мүснәд Имам Әхмәд, 22901
#намаз #ураза #рамазан #садака #зекер #әхлак #тырышлык
https://t.me/tathadisler
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤
Аллаһы Тәгалә сине җәннәтенә кертеп, синнән
🔤🔤🔤🔤🔤
🔤🔤🔤🔤🔤
عَنْ عَلِيٍّ رضي الله عنه قَالَ: «كَانَ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم فِي جَِنَازَةٍ، فَأَخَذَ شَيْئًا فَجَعَلَ يَنْكُتُ بِهِ الْأَرْضَ، فَقَالَ: مَا مِنْكُمْ مِنْ أَحَدٍ، إِلَّا وَقَدْ كُتِبَ مَقْعَدُهُ مِنَ النَّارِ وَمَقْعَدُهُ مِنَ الْجَنَّةِ، قَالُوا: يَا رَسُولَ اللهِ، أَفَلَا نَتَّكِلُ عَلَى كِتَابِنَا، وَنَدَعُ الْعَمَلَ؟ قَالَ: اعْمَلُوا ‌فَكُلٌّ ‌مُيَسَّرٌ ‌لِمَا ‌خُلِقَ ‌لَهُ، أَمَّا مَنْ كَانَ مِنْ أَهْلِ السَّعَادَةِ فَيُيَسَّرُ لِعَمَلِ أَهْلِ السَّعَادَةِ، وَأَمَّا مَنْ كَانَ مِنْ أَهْلِ الشَّقَاءِ فَيُيَسَّرُ لِعَمَلِ أَهْلِ الشَّقَاوَةِ
Һәрберегезнең җәһәннәмле ме яки җәннәтле булачагы мы инде язылып куелган.
Сәхәбәләр сорады:
Йә Расүләллаһ, болай булгач, китапта язылганга тапшырып, гамәл эшләүне калдырырбыз.
Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ әйтте:
«Гамәл кылыгыз, һәркем нәрсә өчен яратылган булса, шул аңа җиңел кылынды. Сәгадәть әһленнән булганга бәхетле булучыларның гамәле җиңеләйтелде, ә бәхетсез булганнарга начар кешеләр гамәле җиңеләйтелде».
Сахих Бохари, 4949.

Әмма без киләчәкне белмибез. Изгелекләрне эшләү яки эшләмәү - кешенең ихтыярына бәйле. Кешене беркем дә ялкау булырга, начар эшләр эшләргә мәҗбүр итми. Һәркем үз юлын үзе сайлый. Аллаһы Тәгаләдән ихлас күңелдән туры юлны сораган, туры юлга омтылган кешегә - Аллаһы Тәгалә һичшиксез туры юлны насыйб итә.

Мурат Рәмзи Ганкәбүт сүрәсенең ахыргы аятен түбәндәгечә тәрҗемә итә:
Шул кешеләрне, кайсылары Безнең юлыбызда, Безнең хакыбызда (нәфесләре белән) һәртөрле
тырышлык куйдылар, әлбәттә Без аларны Үзебезнең (Үзебезгә җиткезә торган туп-туры) юлларыбызга кергезербез. Чынлыкта, Ходай әлбәттә-әлбәттә һәртөрле яхшылык кылучы бәндәләре белән бергә.
#гөнаһ #әхлак #тырышлык #ихласлык #тәкъвалык #таралганялгышларнытөзәтү
https://t.me/tathadisler
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Аллаһы Тәгаләдән курку гына ул хакыйкый өстенлек
عَنْ أَبِي ذَرٍّ، أَنَّ النَّبِيَّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قَالَ لَهُ: " انْظُرْ، فَإِنَّكَ لَيْسَ ‌بِخَيْرٍ ‌مِنْ ‌أَحْمَرَ ‌وَلَا ‌أَسْوَدَ إِلَّا أَنْ تَفْضُلَهُ بِتَقْوَى "
«Уйлап кара, синдә кызыл, кара кешеләрдән бернинди өстенлек тә юк, мәгәр син алардан Аллаһыдан курку белән генә өстен була аласың».
"Мүснәд Әхмәд", 21407

Үзеңне берәр эшкә, вазыйфага иптәшеңнән лаеклырак дип санау да - тәкәбберлекнең бер күренеше. Галимнәр әйтүенчә, тәкәбберлек иң кыен дәвалана торган куркыныч йөрәк авыруы. Аллаһка бу куркыныч авырудан сыеныйк.
#тәкъвалык #әхлак #тырышлык #зекер #ихласлык

https://t.me/tathadisler
Иманнан соң сабырлыктан да олырак бүләк алган кеше бармы икән?
عَنْ أَبِي سَعِيدٍ الْخُدْرِيِّ رضي الله عنه: «أَنَّ نَاسًا مِنَ الْأَنْصَارِ، سَأَلُوا رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم فَأَعْطَاهُمْ، ثُمَّ سَأَلُوهُ فَأَعْطَاهُمْ، حَتَّى نَفِدَ مَا عِنْدَهُ، فَقَالَ: مَا يَكُونُ عِنْدِي مِنْ خَيْرٍ ‌فَلَنْ ‌أَدَّخِرَهُ ‌عَنْكُمْ، وَمَنْ يَسْتَعْفِفْ يُعِفَّهُ اللهُ، وَمَنْ يَسْتَغْنِ يُغْنِهِ اللهُ، وَمَنْ يَتَصَبَّرْ يُصَبِّرْهُ اللهُ، وَمَا أُعْطِيَ أَحَدٌ عَطَاءً خَيْرًا وَأَوْسَعَ مِنَ الصَّبْرِ».
Мәдинә сәхәбәләреннән бер төркем кешеләр Аллаһ илчесеннән күпмедер (мал) сорадылар, һәм ул аларга бирде. Бераздан тагын сорадылар, ул аларга бирде, күпмедер вакыттан тагын сорадылар, һәм ул аларга үзендәге бөтен мал беткәнчегә хәтле бирде, һәм әйтте:
Минем кулыма ни генә эләксә дә, мин аны сездән яшермәм (, ә садака итеп сезгә бирермен). (Әмма шуны истә тотыгыз):
• Кем тыйнак булырга тырышса, Аллаһ аны тыйнак итәр,
• Кем үз көченә таянып, тырышлык куеп эшләсә, Аллаһ аны (башкаларга мөрәҗәгать итү кирәгеннән) коткарыр,
• Кем сабыр булырга тырышса, Аллаһ аңа сабырлык бирер. Сабырлыктан да хәерлерәк һәм олырак бүләкне беркемнең дә алганы юк әле.
Сахих Бохари, 1469
#сынаулар #сабырлык #тырышлык