Татарча хәдисләр 📿
1.92K subscribers
37 photos
150 links
Сораулар: @Hadistlgrbot
Хәдисләрнең чыганаклары күрсәтелгән хәлдә татарчага тәрҗемәләре.
ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте.

Перевод хадисов с указыванием их источников на татарский язык.
Духовное Управление Мусульман РТ.

https://t.me/usulhadis
Download Telegram
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ، عَنِ النَّبِيِّ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قَالَ: "الْإِيمَانُ بِضْعٌ وَسِتُّونَ شُعْبَةً، وَالْحَيَاءُ شُعْبَةٌ مِنَ الْإِيمَانِ".
Иманның алтмыштан артык тармагы бар. Оялчанлык исә иманның бер тармагы.
(Сахих Бохари, 9)
#әхлак
#гакыйдә
عَنْ عَائِشَةَ قَالَتْ:قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «إِنَّ أَتْقَاكُمْ وَأَعْلَمَكُمْ بِاللَّهِ أَنَا»
Чынлыкта, Аллаһы Тәгаләдән иң курыкканыгыз, һәм Аны иң яхшы таныганыгыз ул мин.
(Сахих Бохари, 20. Сахих Мөслим, 1108)
#гакыйдә

Тәкъвалы булу өчен:
1) Сөекле Пәйгамбәребез (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) шикелле үк яшәү, бөтен сөннәтләренә иярү,
2) Һәм гыйлем иясе булу, Аллаһы Тәгаләне дөрес тану, сыйфатларын яхшы белү кирәк.
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ، عَنِ النَّبِيِّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قَالَ: «إِنَّ الدِّينَ يُسْرٌ، وَلَنْ يُشَادَّ الدِّينَ أَحَدٌ إِلَّا غَلَبَهُ، فَسَدِّدُوا وَقَارِبُوا، وَأَبْشِرُوا، وَاسْتَعِينُوا بِالْغَدْوَةِ وَالرَّوْحَةِ وَشَيْءٍ مِنَ الدُّلْجَةِ»
Чынлыкта, бу дин - җиңеллек (дине), диннең тирәнлекләренә кереп (бөтен нечкәлекләре белән яшәргә тырышып та), дин аңа өстен чыкмаган кеше юк (ягъни, дин аны җиңәр, һәм ул кеше гамәлләренең бөтенесен, яки бер өлешен калдырыр). Шуның өчен дөрес (, урта) юлны тотыгыз, (динне бөтен нечкәлекләре белән яшәүгә) якынаегыз, вә иртә, кич, һәм төннең (ахыргы өченче) өлешендә (Аллаһы Тәгаләдән) ярдәм сорагыз.
Сахих Бохари, 39
#гакыйдә
عَنِ الْعَبَّاسِ بْنِ عَبْدِ الْمُطَّلِبِ أَنَّهُ سَمِعَ رَسُولَ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ يَقُولُ: "ذَاقَ طَعْمَ الْإِيمَانِ مَنْ رَضِيَ بِاللَّهِ رَبًّا، وَبِالْإِسْلَامِ دِينًا، وَبِمُحَمَّدٍ رَسُولًا".
Илаһ буларак Аллаһы Тәгаләдән, дин буларак Ислам диненнән һәм пәйгамбәр буларак Мөхәммәдтән (чын мәгънәсендә) риза булган кеше иманның тәмен татыды.
Сахих Мөслим, 34

Ягъни, чын мәгънәсендә иман иткән кеше иманны бер кайчан да ташлыйсы килмәс, иманын ничек тә булса сакларга тырышыр.
#гакыйдә
عَنْ ‌أَبِي سَعِيدٍ الْخُدْرِيِّ : أَنَّ رَسُولَ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قَالَ: «يَا أَبَا سَعِيدٍ، مَنْ رَضِيَ بِاللهِ رَبًّا، وَبِالْإِسْلَامِ دِينًا، وَبِمُحَمَّدٍ نَبِيًّا، ‌وَجَبَتْ ‌لَهُ ‌الْجَنَّةُ»
Йә Әбү Сәгыйть, кем Аллаһы Тәгаләгә илаһ буларак, Ислам диненә дин буларак, һәм Мөхәммәдкә илче буларак разый булса, аңа җәннәт тиешле булыр!
Сахих Мөслим, 116 - (1884)
#гакыйдә
Кыямәт көненә нәрсә әзерләдең?
عَنْ ‌أَنَسٍ رَضِيَ اللهُ عَنْهُ: «أَنَّ رَجُلًا سَأَلَ النَّبِيَّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ عَنِ السَّاعَةِ، فَقَالَ: مَتَى السَّاعَةُ؟ قَالَ: وَمَاذَا أَعْدَدْتَ لَهَا؟ قَالَ: لَا شَيْءَ، إِلَّا أَنِّي أُحِبُّ اللهَ وَرَسُولَهُ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ، فَقَالَ: أَنْتَ ‌مَعَ ‌مَنْ ‌أَحْبَبْتَ. قَالَ أَنَسٌ: فَمَا فَرِحْنَا بِشَيْءٍ فَرَحَنَا بِقَوْلِ النَّبِيِّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: أَنْتَ ‌مَعَ ‌مَنْ ‌أَحْبَبْتَ.
قَالَ أَنَسٌ: فَأَنَا أُحِبُّ النَّبِيَّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ وَأَبَا بَكْرٍ وَعُمَرَ، وَأَرْجُو أَنْ أَكُونَ مَعَهُمْ بِحُبِّي إِيَّاهُمْ، وَإِنْ لَمْ أَعْمَلْ بِمِثْلِ أَعْمَالِهِمْ»
Бер кеше сөекле Пәйгамбәребез, аңа Аллаһының сәламе һәм рәхмәте булсын, янына килеп, сорый:
-Йә Расуләллаһ, (Кыямәт көне) сәгате кайчан килеп җитәр?
Сөекле Пәйгамбәребез, аңа Аллаһының сәламе һәм рәхмәте булсын, аңа әйтә:
-Син ул көнгә нәрсә әзерләдең соң?
-Ул көнгә мин бер нәрсә дә әзерләмәдем, әмма мин Аллаһыны һәм Аның илчесен бик яратам.
-Син сөйгәннәрең белән бергә булырсың.

Бу хәдисне җиткерүче Әнәс, Аллаһы Тәгалә аннан разый булсын, әйтә:
Ислам динен кабул итүнең шатлыгы кебек (олы шатлык белән), мөселманнарның бу хәбәргә генә шатланганнарын күргәнем бар. Һәм мин дә Пәйгамбәребез, аңа Аллаһының сәламе һәм рәхмәте булсын, Әбү Бәкер һәм Гомәрне яратам, һәм ахыйрәттә бу мәхәббәтем сәбәпле алар белән булырмын дип өметләнәм, алар кебек гамәл кылмаган булсам да.

Сахих Бохари, 3688

Карагыз сәхабәләрнең иманнарына: алар барысы да Сөекле Пәйгамбәребезне, аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын иде, бик каты ярата иделәр, җәннәттә аның белән бу дөньяда теләгән вакытта күрешә алган төсле, бәлки күрешә алмабыз соравы аларны борчый иде, һәм бу җавапны ишеткәч, әле генә Ислам динен кабул иткән кеше сыман йөрәкләре шатлык һәм сөенеч белән тулган. Йә Раббыбыз, бу юлларны язучы һәм һәрбер укучыга да шушындый куәтле иман бирсәң иде. Әмин

#гакыйдә
#Сөекле_Пәйгамбәребез
Кешеләргә динне аңлатудан да зуррак байлык һәм бәхет юк
عَنْ سَهْلِ بْنِ سَعْدٍ: أَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم قَالَ يَوْمَ خَيْبَرَ:
فَوَاللهِ ‌لَأَنْ ‌يَهْدِيَ ‌اللهُ ‌بِكَ ‌رَجُلًا ‌وَاحِدًا، خَيْرٌ لَكَ مِنْ أَنْ يَكُونَ لَكَ حُمْرُ النَّعَمِ
«Аллаһ белән ант итәм! Әгәр Аллаһ синең сәбәпле бер генә кешене булса да туры юлга күндерсә, бу синең өчен кызыл дөяләрдән дә хәерлерәк булачак!»
"Сахих Бохари", 3701. "Сахих Мөслим", 2406 "Мүснәд Әхмәд", 22821
Гарәпләрдә кызыл дөяләр иң кыйммәтле маллардан булып саналганнар, шуның өчен хәдистә алар искә алына.
#гакыйдә,#зекер, #әхлак, #гөнаһ, #җиһат #тырышлык
https://t.me/tathadisler
Начар юл күрсәтеп калдырганга гөнаһлары ул үлеп киткәч тә язылып бара. Яхшы үрнәк булырга тырышыйк!
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ أَنَّ النَّبِيَّ صلى الله عليه وسلم، قَالَ: " ‌مَنْ ‌دَعَا ‌إِلَى ‌هُدًى، ‌كَانَ لَهُ مِنَ الْأَجْرِ مِثْلُ أُجُورِ مَنْ تَبِعَهُ، لَا يُنْقِصُ ذَلِكَ مِنْ أُجُورِهِمْ شَيْئًا، وَمَنْ دَعَا إِلَى ضَلَالَةٍ، كَانَ عَلَيْهِ مِنَ الْإِثْمِ مِثْلُ آثَامِ مَنْ تَبِعَهُ، لَا يُنْقِصُ ذَلِكَ مِنْ آثَامِهِمْ شَيْئًا "
Туры юлга өндәүчегә, аның чакыруына ияреп, хәерле гамәлләр эшләүчеләрнеке кебек үк әҗер биреләчәк. Бу бер-берләренең әҗерләрен киметмәс. Ә начар юлга чакырган кешегә, аңа ияреп, начар гамәлләр эшләүчеләрнең гөнаһлары кебек гөнаһлар язылыр, бу бер-берләренең гөнаһларын бер дә киметмәс».
"Мүснәд Әхмәд", 9160. "Сахих Мөслим", 2674. "Сүнән Әбү Дауд", 4609
#гакыйдә,#зекер, #әхлак, #гөнаһ
https://t.me/tathadisler
Тормышта булдыра алмаган, көч җитмәгән нәрсәләр өчен үкенеп, вакытыңны исраф итмә, ә хәл итү ягын кайгырт, хаталардан дәресләр чыгар
عَنْ أَبِي مِحْجَنٍ قَالَ: أَشْهَدُ عَلَى رَسُولِ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم أَنَّهُ قَالَ: "أَخَافُ عَلَى أُمَّتِي بَعْدِي ثَلَاثًا: حَيْفُ الْأَئِمَّةِ، وَإِيمَانٌ بِالنُّجُومِ، وَتَكْذِيبٌ ‌بِالْقَدَرِ".
«Үземнән соң өммәтем өчен өч төрле нәрсәдән куркам: золымлык эшләүче җитәкчеләр килүеннән, йолдызларның тормышка тәэсир итүенә ышануларыннан һәм тәкъдирне ялганга чыгаруларыннан».
Ибне Габделбәрр, "әл-Җәмигү либәяни-л-гыйлми вә фадлыхи", 1482.

Тәкъдир мәсәләсендә урта юлны тотарга кирәк: синең кулыңда булган нәрсәләрне эшләү, ә мөмкин булмаган нәрсәләргә тыкшынмау. Берәр гамәлне мөмкин кадәр яхшы эшләргә кирәк, ә эшли алмаган нәрсәләр өчен үкенеп утырырга түгел, ә хаталарны киләчәктә кабатламау өчен үзеңә дәресләр чыгарырга кирәк.

#тырышлык #гакыйдә #сынаулар #күрәзәче
https://t.me/tathadisler
Өммәтебезне берләштерергә тырышыйк, ә таркатырга түгел. Башкаларны адашуда гаепләмик. Әмма шулай да, өммәтебез ничә төркемгә бүленер?
عَنْ مُعَاوِيَةَ بْنِ أَبِي سُفْيَانَ قَالَ: إِنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم قَالَ: "إِنَّ أَهْلَ الْكِتَابَيْنِ افْتَرَقُوا فِي دِينِهِمْ عَلَى ثِنْتَيْنِ وَسَبْعِينَ مِلَّةً، وَإِنَّ هَذِهِ الْأُمَّةَ سَتَفْتَرِقُ عَلَى ثَلَاثٍ وَسَبْعِينَ مِلَّةً - يَعْنِي: الْأَهْوَاءَ -، كُلُّهَا فِي النَّارِ إِلَّا وَاحِدَةً، وَهِيَ الْجَمَاعَةُ".
Ике китап әһле диннәрендә 72 төркемгә бүленде, ә бу өммәт исә 73 төркемгә бүленер, бөтенесе дә утка керер, мәгәр берсе (җәһәннәмнән имин булыр), ул күпчелек әһле.
Мүснәд Имам Әхмәд, 16937
Галимнәр фикеренчә, утка кергән бу төркемнәр мәңгегә җәһәннәмдә калмый. Пәйгамбәребез ﷺ юлында булганнарның гөнаһлары гафу ителер, һәм алар җәһәннәмгә кермәс, ин шә Аллаһ. Хәдистә Пәйгамбәребез ﷺ юлының галәмәте дә искә алына - күпчелек, җәмәгать белән бергә булу. Бу исә гакыйдәдә мәтүриди, әшгарый мәзһәбендә, ә фикһта хәнәфи, шәфигый, мәлики, дөрес хәнбәли мәзһәбендә булучылар. Күпчелек белән булыгыз, өйрәнегез
#гакыйдә
Ихлас сүрәсе - Тәүхид сүрәсе. Раббыбыз Бар булуы өчен бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел
عَنْ أُبَيِّ بْنِ كَعْبٍ: أَنَّ الْمُشْرِكِينَ قَالُوا لِلنَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم: يَا مُحَمَّدُ انْسُبْ لَنَا رَبَّكَ، فَأَنْزَلَ اللهُ تبارك وتعالى: {قُلْ هُوَ اللهُ أَحَدٌ. اللهُ الصَّمَدُ. لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ. وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدٌ}.
Мөшрикләр Пәйгамбәребез ﷺ янына килеп: Безгә Раббыңны нинди икәнлеген аңлат, - дип әйтәләр. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә (аларга җавап итеп Ихлас сүрәсен иңдерә, һәм) әйтә:
1. (Рәсүлем!) Әйт: «Ул Аллаһ – Бердәнбер.
2. Аллаһ – (бернәрсәгә дә) Мохтаҗ булмаучы.
3. Ул тудырмаган һәм тудырылмаган.
4. Һич беркем Аңа (бер яктан да охшаш, иш һәм) тиң түгел».
Мүснәд Имам Әхмәд, 21219. Сүнән Тирмизи, 3364.
Әһле сөннәт мәзһәбе, Имамыбыз Әбү Хәнифә җиткәчелеге астында булган Мәтүриди гакыйдәсе буенча, Раббыбыз Барлыгы өчен бернәрсәгә дә -урынга, вакытка, һәм башка нәрсәләргә - мохтаҗ түгел. Ә бөтен нәрсә дә Раббыбызга мохтаҗ. Аллаһы Тәгаләгә бернәрсә дә, берничек тә охшамаган (охшаш булуны исбатларга маташу - Раббыбызга уртак кушуга (ширеккә) китерергә мөмкин, һәм аятьтә искә алынган Тәүхид кагыйдәсенә - Аллаһы Тәгаләнең Бердәнберлегенә каршы килә). Аллаһы Тәгаләне иң күркәм сыйфатлар белән генә сыйфатлау (Коръән һәм сөннәттә килгән), һәм барча кимчелекләрдән пакълау ("Сүбхәнәһү вә Тәгалә", дип әйтеп) - хакыйкый тәүхид булып тора.
#гакыйдә #Коръән #аять #таралганялгышларнытөзәтү
https://t.me/tathadisler
Таш бернинди файда да китерми! Таштан сорама, ә Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләдән сора!
عَنْ عُمَرَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ أَنَّهُ جَاءَ إِلَى الْحَجَرِ الْأَسْوَدِ فَقَبَّلَهُ، فَقَالَ: إِنِّي أَعْلَمُ أَنَّكَ حَجَرٌ لَا تَضُرُّ وَلَا تَنْفَعُ، وَلَوْلَا أَنِّي رَأَيْتُ النَّبِيَّ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ يُقَبِّلُكَ مَا قَبَّلْتُكَ.
Гомәр (радыяллаһу ганһе Кагъбәтулла янында торган) Хәҗәр Әсуәдкә (кара ташка) килеп, аны үбә, һәм әйтә:
Мин синең бернинди зарар да, файда да бирми торган таш икәнлегеңне беләм. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сине үпкәнен күрмәгән булсам, сине үпмәс идем.
Сахих Бохари, 1597. Сахих Мөслим, 1270.
Мөфтиятнең шәригать бүлеге һәм халкыбыз өчен борчылган башка дин кардәшләребез бүген гади халыкның иманы өчен көрәште. Безгә билгеле булмаган сәбәпләр аркасында халык арасында менә шундый фикер таралган: имеш Болгардагы тарихи мәчет уртасында торган таш багана янында догалар кабул ителә.
Әлбәттә, мәчет эчендә доганы Аллаһы Тәгалә кабул итәр, теләсә, аеруча кеше намазны көтеп утырганда. Әмма, кызганычка каршы, кайбер милләттәшләребез, шул баганага ике кулларын куеп, маңгайларын тидереп, дога сорыйлар (ни гаҗәеп ки - андый кешеләр аз түгел икән).Читтән караган кешегә бу ташка табыну дип тоелырга мөмкин, шул сәбәпле болай эшләү зур гөнаһлардан санала. Бу рәвештә Аллаһка дога кылган кешегә "мөшрик" дип әйтү, әлбәттә, дөрес түгел. Әмма, кеше бу ташның үзеннән үзе ярдәм итә алачагын ышанса, диннән чыга (милләтебез акыллы булу сәбәпле мондый ышанулар юк дип өметләнәбез).
Бу уңайдан, мөфтият хезмәткәрләре һәм башка мөселманнар гади халыкка бу гамәлнең тыелган икәнлеген аңлатты, һәм бу таш тирәли 7 мәртәбә әйләнүнең файдасыз, ә киресенчә, кешенең иманына зыян китерә алачагын җиткерде.

Киләсе елларда мондый нәрсәләр кабатланмас дип өметләнәбез.
#гакыйдә #гыйлем #дога #таралганялгышларнытөзәтү
https://t.me/tathadisler
Мөмкинчелек булганда динне аңлатырга тырышлык куярга кирәк
عَنْ أَنَسٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ، قَالَ: كَانَ غُلَامٌ يَهُودِيٌّ يَخْدُمُ النَّبِيَّ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ، فَمَرِضَ فَأَتَاهُ النَّبِيُّ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ يَعُودُهُ، فَقَعَدَ عِنْدَ رَأْسِهِ فَقَالَ لَهُ: "أَسْلِمْ". فَنَظَرَ إِلَى أَبِيهِ وَهُوَ عِنْدَهُ، فَقَالَ لَهُ: أَطِعْ أَبَا الْقَاسِمِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ. فَأَسْلَمَ، فَخَرَجَ النَّبِيُّ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ وَهُوَ يَقُولُ: "الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِي أَنْقَذَهُ مِنَ النَّارِ".
Пәйгамбәребезгә кайвакыт хезмәт күрсәтүче яһүди малай авырып китә, һәм сөекле Пәйгамбәребез аның хәлен белергә килә. Аның башы турысына утырып, ул малайга:
- Ислам динен кабул ит, - дип әйтә.
Ул малай күзләрен янында булган әтисенә борды. Әтисе аңа:
-Әбү әл-Касыймны (Пәйгамбәребез ﷺ нең кушаматы) тыңла, - диде, һәм шул малай Ислам динен кабул итте.
Пәйгамбәребез ﷺ аннан чыккач:
Барча мактаулар аны уттан коткарган Аллаһы Тәгаләгә булсын иде.
Сахих Бохари, 1356.
Бу хәдис Пәйгамбәребезнең ﷺ ни рәвешле дингә чакыруының бер үрнәге булып тора. Кешенең авырган вакытларында күңеле йомшара, уйланырга вакытлары табыла.
#гакыйдә #Сөекле_Пәйгамбәребез
https://t.me/tathadisler