Татарча хәдисләр 📿
1.76K subscribers
37 photos
147 links
Сораулар: @Hadistlgrbot
Хәдисләрнең чыганаклары күрсәтелгән хәлдә татарчага тәрҗемәләре.
ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте.

Перевод хадисов с указыванием их источников на татарский язык.
Духовное Управление Мусульман РТ.

https://t.me/usulhadis
Download Telegram
Мөэминнәргә моның хәтле каты бәлалар явуы, күпләп үтерелү, җир тетрәүләр бәлки бу сәбәпледер?
عَنْ أَبِي مُوسَى قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: «‌أُمَّتِي ‌هَذِهِ ‌أُمَّةٌ ‌مَرْحُومَةٌ، لَيْسَ عَلَيْهَا عَذَابٌ فِي الْآخِرَةِ، عَذَابُهَا فِي الدُّنْيَا الْفِتَنُ وَالزَّلَازِلُ وَالْقَتْلُ»
Минем бу өммәтем үзенә рәхмәт ителгән өммәт: аңа ахыйрәттә каты газап булмаячак, аның газабы бу дөньяда: фетнәләр, җир тетрәүләр, (хаксызга) үтерүләр.
Сүнән Әбү Дауд, 4278
#фетнә
https://t.me/tathadisler
Духа намазын ничә рәкәгать итеп укырга киңәш ителә?
عَنْ عَائِشَةَ قَالَتْ: « كَانَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم ‌يُصَلِّي ‌الضُّحَى ‌أَرْبَعًا، وَيَزِيدُ مَا شَاءَ اللهُ».
«Пәйгамбәребез ﷺ Духа намазын 4 рәкәгать итеп укый иде, һәм (кайвакыт) Аллаһ Теләгән хәтле (рәкәгатьләр) өсти иде».
Сахих Мөслим, №719
#намаз
https://t.me/tathadisler
Бу намазны ихласлы итеп дәвамлы укысаң, гөнаһларың күпме булуына карамастан, гафу ителер
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: "مَنْ ‌حَافَظَ ‌عَلَى شُفْعَةِ ‌الضُّحَى، غُفِرَتْ لَهُ ذُنُوبُهُ، وَإِنْ كَانَتْ مِثْلَ زَبَدِ الْبَحْرِ".
«Дәвамлы бу 2 рәкәгать Духа намазын укыган кешенең гөнаһлары гафу ителер, алар диңгез күбеге кадәр (күп булсалар да)».
Мүснәд Әхмәд, №9716, Сүнән Ибне Мәҗә, №1382.
#намаз
https://t.me/tathadisler
Гарәфә көнен уразалы үткәрергә тырышыйк (хаҗда булмаганнар өчен)
عَنْ أَبِي قَتَادَةَ، أَنَّ النَّبِيَّ صلى الله عليه وسلم قَالَ: «‌صِيَامُ ‌يَوْمِ ‌عَرَفَةَ، إِنِّي أَحْتَسِبُ عَلَى اللَّهِ أَنْ يُكَفِّرَ السَّنَةَ الَّتِي قَبْلَهُ وَالسَّنَةَ الَّتِي بَعْدَهُ»
«Гарәфә көнендәге ураза узган һәм киләсе елдагы гөнаһларның ярлыкануына сәбәпче булыр дип өметләнәм»
«Сүнән Тирмизи», 749
#ураза
https://t.me/tathadisler
Хаҗиларга Гарәфәдә ураза тоту киңәш ителми
عَنِ ابْنِ عَبَّاسٍ «أَنَّ النَّبِيَّ صلى الله عليه وسلم أَفْطَرَ بِعَرَفَةَ، وَأَرْسَلَتْ إِلَيْهِ أُمُّ الفَضْلِ بِلَبَنٍ فَشَرِبَ»
رُوِيَ عَنْ ابْنِ عُمَرَ قَالَ: «حَجَجْتُ مَعَ النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم فَلَمْ يَصُمْهُ - يَعْنِي يَوْمَ عَرَفَةَ - وَمَعَ أَبِي بَكْرٍ فَلَمْ يَصُمْهُ، وَمَعَ عُمَرَ فَلَمْ يَصُمْهُ، وَمَعَ عُثْمَانَ فَلَمْ يَصُمْهُ»
Пәйгамбәребез ﷺ Гарәфәдә ураза тотмады, һәм Үммү-л-Фадл аңа сөт җибәрде, һәм ул аны эчте.
Ибне Гомәр (радыяллаһү ганһүмә) әйтә:
Мин Пәйгамбәребез ﷺ белән хаҗ кылдым, ул Гарәфә көнендә ураза тотмады.
Әбү Бәкр (радыяллаһү ганһе) белән хаҗ кылдым, ул да Гарәфә көнендә ураза тотмады.
Һәм Гомәр (радыяллаһү ганһе) белән хаҗ дә кылдым, ул да Гарәфә көнендә ураза тотмады.
Госман (радыяллаһү ганһе) белән дә хаҗ кылдым, ул да Гарәфә көнендә ураза тотмады.
«Сүнән Тирмизи», 750
https://t.me/tathadisler
Гарәфә көнендәге доганың дәрәҗәсе
عَنْ عَمْرِو بْنِ شُعَيْبٍ، عَنْ أَبِيهِ، عَنْ جَدِّهِ، أَنَّ النَّبِيَّ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قَالَ: خَيْرُ الدُّعَاءِ دُعَاءُ يَوْمِ عَرَفَةَ.
Иң хәерле дога ул Гарәфә көнендә кылынган дога.
Сүнән Тирмизи, 3585

Җәмәгать, аеруча хаҗиларыбыз: өммәтебез, динебез өчен дога кылырга онытмыйк әле 🤲. Раббыбыз барчабызны хакыйкый мөселман буларак яшәтеп, ахыргы сулышларыбызда мөэмин-мөселман буларак кына Үзенең хозурына чыгарга насыйб итсә иде. Милләтебезне, тарихыбызны хакыйкатькә туры килгән рәвештә сакласын, һәм туган телебезне дөрес итеп киләсе буыннардан Кыямәт көненә хәтле тапшырылып килүен насыйб итсә иде. Әмин 🤲🤲🤲.
#дога
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔠🔠🔠🔠🔠🔠
🔠🔠🔠🔠🔠
көненең тәртибе
عَنِ ‌الْبَرَاءِ بْنِ عَازِبٍ قَالَ: قَالَ النَّبِيُّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «‌إِنَّ ‌أَوَّلَ ‌مَا ‌نَبْدَأُ ‌فِي ‌يَوْمِنَا ‌هَذَا أَنْ نُصَلِّيَ، ثُمَّ نَرْجِعَ فَنَنْحَرَ، فَمَنْ فَعَلَ ذَلِكَ فَقَدْ أَصَابَ سُنَّتَنَا، وَمَنْ نَحَرَ قَبْلَ الصَّلَاةِ، فَإِنَّمَا هُوَ لَحْمٌ قَدَّمَهُ لِأَهْلِهِ، لَيْسَ مِنَ النُّسُكِ فِي شَيْءٍ
“Бу көнебезне (бәйрәм) намазы уку белән башлап җибәрәбез, ә аннары кайтып, корбан чалабыз. Кем шулай эшләсә, шул безнең юлыбызга туры килгән рәвештә гамәл кылган булыр. Әгәр кемдер корбанны намаздан иртәрәк чалса, аның ите гаиләсенә бирелгән гади иттән киткән булыр, Корбанга бер нинди катнашы булмас”
Сахих Бохари, 5225. Сахих Мөслим, 1961
#Корбан
https://t.me/tathadisler
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Бай кеше Корбан чалмаса, гөнаһысы нинди?
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: " مَنْ ‌وَجَدَ ‌سَعَةً ‌فَلَمْ ‌يُضَحِّ، ‌فَلَا ‌يَقْرَبَنَّ ‌مُصَلَّانَا"
“Кемнең корбан чалырга (матди) мөмкинлеге булып та, моны эшләмәсә, мәчетебезгә якынлашмасын”,
Мүснәд Әхмәд, 8273
Матди мөмкинлек - корбан чалырга җитә торган артык мал.

Мәчет ишеге төбенә килеп җитеп, менә керәм дигәндә иң яраткан кешең - Пәйгамбәрең ﷺ сине мәчеттән куып чыгарып, "син монда керергә лаеклы түгел" дип әйтсә, рәхәт булырмы?
#Корбан
https://t.me/tathadisler
Гаиләне һәм туганнарны мал һәм ризык белән тәэмин итү - садака булып исәпләнә
عَنْ جَابِرٍ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: "ابْدَأْ بِنَفْسِكَ فَتَصَدَّقْ عَلَيْهَا. فَإِنْ فَضَلَ شَيْءٌ فَلِأَهْلِكَ. فَإِنْ فَضَلَ عَنْ أَهْلِكَ شَيْءٌ فَلِذِي قَرَابَتِكَ. ‌فَإِنْ ‌فَضَلَ ‌عَنْ ‌ذِي ‌قَرَابَتِكَ شَيْءٌ فَهَكَذَا وَهَكَذَا".
«Садаканы иң элек үзеңнән башла (малыңны үзеңнең ихтыяҗларыңа тот). Әгәр үзеңнән артып калса, гаиләңә, гаиләңнән артса, туганнарыңа, алардан да артса, үзеңә якын булуларына карап калганнарга садака бир».
Сахих Мөслим, 997
#садака
https://t.me/tathadisler
Сәдаканың иң яхшы төре кайсысы?
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ، قَالَ: جَاءَ رَجُلٌ إِلَى رَسُولِ اللهِ صلى الله عليه وسلم، فَقَالَ: يَا رَسُولَ اللهِ، أَيُّ الصَّدَقَةِ أَعْظَمُ؟ قَالَ: " أَنْ تَتَصَدَّقَ وَأَنْتَ ‌صَحِيحٌ ‌شَحِيحٌ ‌تَخْشَى ‌الْفَقْرَ وَتَأْمُلُ الْبَقَاءَ، وَلَا تَمَهَّلْ حَتَّى إِذَا بَلَغَتِ الْحُلْقُومَ، قُلْتَ: لِفُلَانٍ كَذَا، وَلِفُلَانٍ كَذَا، وَقَدْ كَانَ لِفُلَانٍ".
«Садаканың иң яхшысы – үзең сәламәт булып, малыңны кызганып, фәкыйрьлектән куркып, тормышың дәвам итәчәгенә өметләнеп яшәгән вакытта бирелгәне. Җаның бугазыңа җитеп, фәләнгә фәлән кадәр, фәләнгә фәлән кадәр дип әйтеп ятуны көтмә. Һәм ул малларың чыннан да фәләнгә калачак».
Сахих Мөслим, №1032. Сахих Бохари, №1419, Мүснәд Имам Әхмәд, №7159
#садака
https://t.me/tathadisler
Һәрбер җәмәгатьнең җитәкчесе булырга тиеш
عَنْ أَبِي سَعِيدٍ الْخُدْرِيِّ، أَنَّ رَسُولَ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ قَالَ: "إِذَا خَرَجَ ثَلَاثَةٌ فِي سَفَرٍ، فَلْيُؤَمِّرُوا أَحَدَهُمْ".
Өч кеше сәфәргә чыкса, араларында берсесен әмир итеп билгеләсеннәр.
Сүнән Әбү Дауд, 2608
Әмир - җитәкче, башлык.
#әхлак
https://t.me/tathadisler
Мөмкинчелек булганда динне аңлатырга тырышлык куярга кирәк
عَنْ أَنَسٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ، قَالَ: كَانَ غُلَامٌ يَهُودِيٌّ يَخْدُمُ النَّبِيَّ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ، فَمَرِضَ فَأَتَاهُ النَّبِيُّ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ يَعُودُهُ، فَقَعَدَ عِنْدَ رَأْسِهِ فَقَالَ لَهُ: "أَسْلِمْ". فَنَظَرَ إِلَى أَبِيهِ وَهُوَ عِنْدَهُ، فَقَالَ لَهُ: أَطِعْ أَبَا الْقَاسِمِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ. فَأَسْلَمَ، فَخَرَجَ النَّبِيُّ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ وَهُوَ يَقُولُ: "الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِي أَنْقَذَهُ مِنَ النَّارِ".
Пәйгамбәребезгә кайвакыт хезмәт күрсәтүче яһүди малай авырып китә, һәм сөекле Пәйгамбәребез аның хәлен белергә килә. Аның башы турысына утырып, ул малайга:
- Ислам динен кабул ит, - дип әйтә.
Ул малай күзләрен янында булган әтисенә борды. Әтисе аңа:
-Әбү әл-Касыймны (Пәйгамбәребез ﷺ нең кушаматы) тыңла, - диде, һәм шул малай Ислам динен кабул итте.
Пәйгамбәребез ﷺ аннан чыккач:
Барча мактаулар аны уттан коткарган Аллаһы Тәгаләгә булсын иде.
Сахих Бохари, 1356.
Бу хәдис Пәйгамбәребезнең ﷺ ни рәвешле дингә чакыруының бер үрнәге булып тора. Кешенең авырган вакытларында күңеле йомшара, уйланырга вакытлары табыла.
#гакыйдә #Сөекле_Пәйгамбәребез
https://t.me/tathadisler
Кем дә кем бер җан өчен (кыйсас ителү кебек хокуклы очрак булмыйча,) яки җирдә бозыклык (һәм юлбасарлык кебек үтерелүне кирәк кылган сәбәп) булмыйча, (нахакка) бер җанны үтерсә, гүя бөтен кешене дә үтергән кебек булыр.
Маидә сүрәсе, 32 аять.
Дөрес сүзле булу - җәннәткә илтә, ә ялган җәһәннәмгә китерә
عَنْ عَبْدِ اللهِ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: " ‌إِيَّاكُمْ ‌وَالْكَذِبَ، ‌فَإِنَّ ‌الْكَذِبَ ‌يَهْدِي ‌إِلَى الْفُجُورِ، وَالْفُجُورَ يَهْدِي إِلَى النَّارِ، وَإِنَّ الرَّجُلَ لَيَكْذِبُ، حَتَّى يُكْتَبَ عِنْدَ اللهِ كَذَّابًا ". وَقَالَ: قَالَ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم: " عَلَيْكُمْ بِالصِّدْقِ، فَإِنَّ الصِّدْقَ يَهْدِي إِلَى الْبِرِّ، وَإِنَّ الْبِرَّ يَهْدِي إِلَى الْجَنَّةِ، وَإِنَّهُ - يَعْنِي: الرَّجُلَ - لَيَصْدُقُ وَيَتَحَرَّى الصِّدْقَ، حَتَّى يُكْتَبَ عِنْدَ اللهِ صِدِّيقًا "
Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Ялганнан бик нык сакланыгыз. Чынлыкта ялган гөнаһларга илтә. Ә инде гөнаһлар исә, утка алып бара. Чынлыкта кеше (еш) ялганласа, аның эче ялган белән тула, һәм ул Аллаһ каршысында ялганчылардан булып языла. Дөрес сүзле булыгыз, чынлыкта дөреслек яхшылыкка илтә. Ә инде дөреслек исә җәннәткә китерә. Һәм берәр кеше дөрес сөйләве белән, аның эче дөреслек белән тула, һәм ул Аллаһ каршысында тугърылардан булып языла».
Мүснәд Имам Әхмәд, №4108, Сүнән Әбү Дауд, №4989
#әхлак
https://t.me/tathadisler
Нәфесебезгә иярүдән тыелыйк
عن أبي الأعور عن رسول الله صلى الله عليه وسلم قال: «ما أخافُ على أُمّتِي إلا ثلاثاً: شُحٌّ مُطاعٌ، وهوىً متَّبعٌ، وإمامُ ضلالٍ».
Әбү-л-Әгүәрдән җиткерелә: "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте:
"Өммәтем өчен шушы өч нәрсәдән кала, бернәрсәдән дә курыкмыйм: үзенә буйсынылган саранлык, артыннан иярелгән нәфес, һәм күпләп адаштыручы җитәкче".
Әбү Нугайм, "Мәгърифәтү әс-сәхәбә", 5071. Әл-Бәззар, "Мүснәд", 7293
https://t.me/tathadisler
Күбрәк акча эшлим дип ялган антлар бирмә
عن أبي هريرة قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «لَيسَ شَئٌ أُطيع اللهُ فيه أعجَلَ ثَوابًا مِن صِلَةِ الرَّحِمِ، ولَيسَ شَئٌ ‌أعجَلَ ‌عِقابًا ‌مِنَ ‌البَغىِ وقَطيعَةِ الرَّحِمِ، واليَمينُ الفاجِرَةُ تَدَعُ الدّيارَ بَلاقِعَ».
Әбү Һурайрадан риваять ителә: «Расулюллаһ, ﷺ әйтте:
«Аллаһы Тәгаләгә буйсына торган гамәлләрдән туганлык җепләрен ныгытудан да тизрәк савапка ирештерә торган нәрсә юк, һәм фәхишәлек белән туганлык җепләрен өзүдән дә тизрәк газапка китерә торган гамәл юк. Ә ялган ант исә шәһәрләрне юк итә».
Имам Бәйһакый, "әс-Сүнән әл-Күбра", 19898. Имам Әбү Хәнифә, "Мүснәд би риуаяти Әби Нугайм", 242 бит.
https://t.me/tathadisler
Дин исеменнән кешегә хөкем сөйләүнең җаваплылыгы хакында
عَنِ ابْنِ بُرَيْدَةَ عَنْ أَبِيهِ عَنِ النَّبِىِّ صلى الله عليه وسلم قَالَ: الْقُضَاةُ ثَلاَثَةٌ: وَاحِدٌ فِى الْجَنَّةِ وَاثْنَانِ فِى النَّارِ . فَأَمَّا الَّذِى فِى الْجَنَّةِ فَرَجُلٌ عَرَفَ الْحَقَّ فَقَضَى بِهِ . وَرَجُلٌ عَرَفَ الْحَقَّ فَجَارَ فِى الْحُكْمِ فَهُوَ فِى النَّارِ وَرَجُلٌ قَضَى لِلنَّاسِ عَلَى جَهْلٍ فَهُوَ فِى النَّارِ
Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:
«(Җәннәт белән җәһәннәмгә бару ягыннан) казыйлар өч төргә бүленә, аларның бер төре җәннәткә керә, ә калган икесе җәһәннәмгә. Җәннәткә керүчесенә килгәндә, ул шул казый, кайсысы дөрес хөкемне белеп, аңа туры килгән хөкем чыгарганы. Ә дөрес хөкемне белеп тә, (аңа туры килгән хөкемне чыгармыйча,) золымлык кылган казый, җәһәннәмгә керер. Шулай ук, кешеләргә файдалы/туры килгән хөкемне белемсезлеге аркасында чыгарган казый да, җәһәннәмгә керер.
Хәдисне җиткерүчеләр:
Имам Әбү Дауд, "әс-Сүнән", 3573, Имам Тирмизи, "әс-Сүнән", 1322, Имам Нәсәи, "әс-Сүнән әл-Күбра", 5922, Имам Ибне Мәҗә, "әс-Сүнән", 2315, Имам әл-Хәким, "Мүстәдрәк", 4/101, әл-Бәззар, "Мүснәд", 4468, һәм башкалар.

#фетнә
https://t.me/tathadisler
Рамазаннан соң ураза тоту өчен иң фазыйләтле ай җитте! Мөхәррәм ае
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رضي الله عنه قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: « أَفْضَلُ الصِّيَامِ بَعْدَ رَمَضَانَ شَهْرُ اللهِ ‌الْمُحَرَّمُ، وَأَفْضَلُ الصَّلَاةِ بَعْدَ الْفَرِيضَةِ صَلَاةُ اللَّيْلِ».
«Рамазаннан соң иң фазыйләтле ураза ул Аллаһының ае булган “мөхәррам” аенда ураза тоту. Ә фарыз намазлардан соң иң фазыйләтле намаз ул төнге (тәхәҗҗүт) намазы».
Сахих Мөслим, 1163
#ураза #намаз
https://t.me/tathadisler
Тиздән Гашүрә көне. Уразаны бер көн алдан, яки бер көн соңыннан тотарга онытмагыз
عَنِ ابْنِ عَبَّاسٍ رضي الله عنهما « أَنَّ رَسُولَ اللهِ ﷺ قَدِمَ الْمَدِينَةَ فَوَجَدَ الْيَهُودَ صِيَامًا يَوْمَ ‌عَاشُورَاءَ، فَقَالَ لَهُمْ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: مَا هَذَا الْيَوْمُ الَّذِي تَصُومُونَهُ، فَقَالُوا: هَذَا يَوْمٌ عَظِيمٌ، أَنْجَى اللهُ فِيهِ مُوسَى وَقَوْمَهُ، وَغَرَّقَ فِرْعَوْنَ وَقَوْمَهُ، فَصَامَهُ مُوسَى شُكْرًا، فَنَحْنُ نَصُومُهُ فَقَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: فَنَحْنُ أَحَقُّ وَأَوْلَى بِمُوسَى مِنْكُمْ، فَصَامَهُ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم وَأَمَرَ بِصِيَامِهِ».
Ибне Габбас радыяллаһу ганһедән болай дип хәбәр ителә: Расүлуллаһ ﷺ Мәдинәгә килеп, андагы яһүдиләрнең Гашурә көнендә ураза тотканын күргәч: «Сез ураза тоткан көн нинди көн ул?» – дип сораган. Алар: «Бу – бөек көн. Бу көндә Аллаһы Тәгалә Мусаны һәм аның халкын коткарды, фиргавенне һәм аның гаскәрен батырды. Муса бу көнне Аллаһыга шөкер йөзеннән ураза тотты, шуңа күрә без дә бу көнне ураза тотабыз», – дип җавап биргәннәр. Шуннан соң Расүлуллаһ, салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Бездә Мусадан (үрнәк алырга) хокуклар күбрәк һәм без сезгә караганда аңа лаеклырак».
Сахих Мөслим, 1130
https://t.me/tathadisler