Татарча хәдисләр 📿
1.85K subscribers
37 photos
147 links
Сораулар: @Hadistlgrbot
Хәдисләрнең чыганаклары күрсәтелгән хәлдә татарчага тәрҗемәләре.
ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте.

Перевод хадисов с указыванием их источников на татарский язык.
Духовное Управление Мусульман РТ.

https://t.me/usulhadis
Download Telegram
Бәраәт кичәсендә нәрсә сорарга?
عَنْ عَلِيِّ بْنِ أَبِي طَالِبٍ ، قَالَ : قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ : " إِذَا كَانَتْ لَيْلَةُ النِّصْفِ مِنْ شَعْبَانَ فَقُومُوا لَيْلَهَا، وَصُومُوا نَهَارَهَا ؛ فَإِنَّ اللَّهَ يَنْزِلُ فِيهَا لِغُرُوبِ الشَّمْسِ إِلَى سَمَاءِ الدُّنْيَا، فَيَقُولُ : أَلَا مِنْ مُسْتَغْفِرٍ لِي فَأَغْفِرَ لَهُ ؟ أَلَا مُسْتَرْزِقٌ فَأَرْزُقَهُ ؟ أَلَا مُبْتَلًى فَأُعَافِيَهُ ؟ أَلَا كَذَا ؟ أَلَا كَذَا ؟ حَتَّى يَطْلُعَ الْفَجْرُ ".
Шәгъбан ае уртасының төне җиткәч, аны аягүрә (гыйбадәттә), ә көндезен ураза тотып үткәрегез, чөнки, дөреслектә, Аллаһы (Тәгаләнең Рәхмәте) кояш баегач дөнья күгенә иңә, һәм Ул (Аллаһ) боера: Гафу сораучы юкмы, гафу итим? Ризык (мал) сораучы юкмы, аңа ризык бирим? Кыен хәлдә булган юкмы, коткарыйм? Мондыйлар юкмы? Ә мондыйлар юкмы? Кояш чыкканчы шулай дәвам итәр.
Сүнән Ибне Мәҗә, 1388
#намаз #ураза #дога #зекер
#шагбан
#бәраәт
T.me/tathadisler
Аллаһы Тәгалә Үзенә ихласлык белән генә башкарылган гамәлләрне кабул итә
عَنِ الضَّحَّاكِ بْنِ قَيْسٍ الْفِهْرِيِّ ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم: "يَا أَيُّهَا النَّاسُ ‌أَخْلِصُوا ‌أَعْمَالَكُمْ ‌لِلَّهِ عز وجل، فَإِنَّ اللَّهَ لَا يَقْبَلُ إِلَّا مَا أُخْلِصَ لَهُ"
«Кешеләр, гамәлләрегезне Аллаһ (ризалыгы) өчен генә башкарыгыз. Чөнки, хакыйкатьтә, Аллаһы Тәгалә ихлас Үзе өчен генә башкарылган гамәлләрне кабул итә».
"Сүнәнү-д-Дәракутни", 133. Бәйхакый, “Шүгабуль Иман”, 6418.
#зекер, #намаз, #ураза,
#ихласлык
https://t.me/tathadisler
Рамазан ае җитүенә аз гына вакыт та калды! Бу мөбарәк ай һәм ураза тоту хакындагы хәдисләрне каналыбыздан #рамазан һәм #ураза хештеглары белән табып, аларны укып, белемнәрегезне яңарта аласыз!
Рамазан - гөнаһлар гафу ителгән ай
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: قَال لِي ‌جِبريلُ: رَغمَ أَنفُ عَبدٍ ‌دَخلَ ‌عَليه ‌رمضانَ لَم يُغفرَ لَه. ‌فَقلتُ: ‌آمينَ
«Җәбраиль (фәрештә галәйһи-с-сәләм) минем яныма килеп, “Рамазан аенда ярлыкауга ирешә алмаган кеше бәхет һәм сәгадәттән читтә торсын”, дип әйтте. Мин «Әмин» дип җавап кайтардым.

Имам Бохари, "Әдәбү-л-муфрад" китабыннан, 646 нче хәдис
#рамазан
#ураза
https://t.me/tathadisler
Ихлассыз башкарылган гамәлнең файдасы зур түгел
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم: «‌رُبِّ ‌قَائِمٍ ‌حَظُّهُ ‌مِنْ ‌قِيَامِهِ السَّهَرُ، وَرُبَّ صَائِمٍ حَظُّهُ مِنْ صِيَامِهِ الْعَطَشُ»
«Күпме төннәрен уяу торучылар бар, аларның уяу торулары йокы калдырудан гына гыйбарәт. Һәм күпме ураза тотучылар бар, уразалары сусаудан башка бернинди дә файда бирми».
"Сахих ибне Хиббан", 2407 ("Ихсан" китабында: 3481)
Ибне Әби-д-дүнья, "Фадаил Рамазан", 38

#ихласлык #тәкъвалык #рамазан
#ураза
https://t.me/tathadisler
Авыз ачканда, ризыкны Кем биргәнен онытма, нигъмәткә шөкрана кыл. Син тук булганда ач булган дин кардәшләрең бар!
عَنْ أَنَسِ بْنِ مَالِكٍ، رضي الله عنه أَنَّ النَّبِيَّ صلى الله عليه وسلم كَانَ إِذَا أَفْطَرَ قَالَ:
«‌بِسْمِ ‌اللَّهِ، ‌اللَّهُمَّ ‌لَكَ ‌صُمْتُ، ‌وَعَلَى ‌رِزْقِكَ ‌أَفْطَرْتُ، ‌تَقَبَّلْ ‌مِنِّي ‌إِنَّكَ ‌أَنْتَ ‌السَّمِيعُ ‌الْعَلِيمُ»
Бисмилләһ (Аллаһ исеме белән), Аллаһым, Синең өчен генә ураза тоттым, һәм Син биргән ризык белән генә авыз ачтым (Син биргән ризыкны гына ашадым), кабул итсә идең миннән, Син бит Ишетүче, Күрүче.
Табарани, "Дога", 918
#ураза #рамазан #зекер #дога
https://t.me/tathadisler
Гаиләң, иптәшләрең белән авыз ачканда, догада аларны да искә алырга онытма
عَنِ ابْنِ عَبَّاسٍ ، قَالَ: كَانَ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم إِذَا أَفْطَرَ قَالَ:
«اللَّهُمَّ لَكَ صُمْنَا، وَعَلَى رِزْقِكَ أَفْطَرْنَا، فَتَقَبَّلْ مِنَّا، إِنَّكَ أَنْتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ»
Аллаһым, Синең өчен генә ураза тоттык, һәм Син биргән ризык белән генә авыз ачтык (Син биргән ризыкны гына ашадык), кабул итсә идең бездән, Син бит Ишетүче, Күрүче.
Даракутни, "Сүнән", 2280
#ураза #рамазан #зекер #дога
https://t.me/tathadisler
Мөмкинчелек булганда гыйбадәт кыл, авыр вакытларда ярдәм килер!
عَنِ ابْنِ عَبَّاسٍ أَنَّهُ قَالَ: كُنْتُ رَدِيفَ رَسُولِ اللهِ صلى الله عليه وسلم، فَقَالَ: "احْفَظِ اللهَ يَحْفَظْكَ، احْفَظِ اللهَ تَجِدْهُ أَمَامَكَ، تَعَرَّفْ إِلَيْهِ فِي الرَّخَاءِ، يَعْرِفْكَ فِي الشِّدَّةِ، وَإِذَا سَأَلْتَ، فَاسْأَلِ اللهَ، وَإِذَا ‌اسْتَعَنْتَ، ‌فَاسْتَعِنْ ‌بِاللَّهِ"
«Аллаһны сакла (Аны исеңдә тот, боерык-тыюларын күзәтеп тор), ул да сине саклар. Аллаһны сакла, Аны алдыңда табырсың (сиңа дәвамлы ярдәм итеп торыр). Җиңеллек вакытында Аллаһы Тәгаләгә буйсын, Ул сиңа авырлык вакытыңда ярдәм итәр. Сорасаң, Аллаһтан сора. Ярдәм кирәк булганда, Аннан ярдәм таләп ит».
"Мүснәд Әхмәд", 2803
#зекер #намаз #ураза #садака
https://t.me/tathadisler
Рамазан аенда дәвамлы укып торырга тиешле дога
عَنْ عَائِشَةَ، قَالَتْ: قُلْتُ: يَا رَسُولَ اللَّهِ أَرَأَيْتَ إِنْ عَلِمْتُ أَيُّ لَيْلَةٍ لَيْلَةُ القَدْرِ مَا أَقُولُ فِيهَا؟ قَالَ: " قُولِي: اللَّهُمَّ إِنَّكَ عُفُوٌّ تُحِبُّ ‌الْعَفْوَ ‌فَاعْفُ عَنِّي".
Анабыз Гайшә радыяллаһү ганһә әйткән: Йә Расуләллаһ, Кадер кичәсе кайсы төндә булганын белсәм, анда нәрсә әйтергә?
- “Аллаһым! Син гафу итүче һәм гафу итәргә яратучы, шуңа күрә минем гөнаһларымны гафу итсә идең!”
"Мүснәд Әхмәд", 25384
#ураза, #рамазан
https://t.me/tathadisler
Мөселман булсаң, хәерле сүзләр генә сөйлә, яз. Һәм күршеңә кыенлык китермә
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: «مَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ فَلَا يُؤْذِ جَارَهُ، وَمَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ فَلْيُكْرِمْ ضَيْفَهُ، وَمَنْ كَانَ يُؤْمِنُ بِاللهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ ‌فَلْيَقُلْ ‌خَيْرًا ‌أَوْ لِيَصْمُتْ».
«Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышанган кеше күршесенә кыенлык китермәсен, Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышанган кеше кунагына хөрмәтләсен (изгелек кылсын), һәм Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышанган кеше сөйләгәндә хәерле сүзләр генә сөйләсен, яки дәшмәсен».
"Сахих Бохари", 6018. "Сахих Мөслим", 74 - (47).
Кадер кичәсе узды дип, кешеләрне гыйбадәттән суыту - буш, файдасыз, хәерсез сүзләргә керә.
#ураза #зекер #әхлак #гөнаһ #тел_афәтләре
Дини хосуста үзеңнән белемлерәк булганга кара, һәм аны уздырырга тырыш, ә дөнья эшләрендә түбәнрәк дәрәҗәдә булганга карап, шөкрана кыл. Бай булмаганың өчен кайгырма
عَنْ عَمْرِو بْنِ شُعَيْبٍ، عَنْ أَبِيهِ، عَنْ جَدِّهِ: سَمِعْتُ رَسُولَ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ يَقُولُ: "خَصْلَتَانِ مَنْ كَانَتَا فِيهِ كَتَبَهُ اللَّهُ شَاكِرًا صَابِرًا، وَمَنْ لَمْ تَكُونَا فِيهِ لَمْ يَكْتُبْهُ اللَّهُ شَاكِرًا وَلَا صَابِرًا : مَنْ نَظَرَ فِي دِينِهِ إِلَى مَنْ هُوَ فَوْقَهُ فَاقْتَدَى بِهِ، وَمَنْ نَظَرَ فِي دُنْيَاهُ إِلَى مَنْ هُوَ دُونَهُ فَحَمِدَ اللَّهَ عَلَى مَا فَضَّلَهُ بِهِ عَلَيْهِ، كَتَبَهُ اللَّهُ شَاكِرًا صَابِرًا، وَمَنْ نَظَرَ فِي دِينِهِ إِلَى مَنْ هُوَ دُونَهُ، وَنَظَرَ فِي دُنْيَاهُ إِلَى مَنْ هُوَ فَوْقَهُ، فَأَسِفَ عَلَى مَا فَاتَهُ مِنْهُ، لَمْ يَكْتُبْهُ اللَّهُ شَاكِرًا وَلَا صَابِرًا".
Ике үзенчәлек бар, аларны үзендә булдырганны Аллаһы Тәгалә шөкрана итүче сабыр колларыннан язар:
Дин хосусында үзеннән өстенрәк булганга карап, аңа ияргәнне, ә дөнья хосусында үзеннән түбәнрәк булганга карап, Аллаһы Тәгалә аңа биргән өстен хәленә шөкрана итүчене, Аллаһ шөкрана итүче сабыр колларыннан язар.
Ә кем дә кем дин хосусында үзеннән түбәнрәк булганга, дөнья хосусында үзеннән өстенрәк булганга карап, дөнья нәрсәләреннән үзенә ирешмәгән нәрсәгә кайгырып утыра, Аллаһ аны шөкрана итүче сабыр колларыннан язмас.
Сүнән Тирмизи, 2512
#зекер #намаз #ураза #садака #гөнаһ #әхлак #тырышлык
https://t.me/tathadisler
Кадер кичәсе һәм Гает көненең фазыйләте
عَنْ أَنَسِ بْنِ مَالِكٍ قَالَ قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: " إِذَا كَانَ لَيْلَةُ الْقَدْرِ نَزَلَ جِبْرِيلُ عَلَيْهِ السَّلَامُ فِي كَبْكَبَةٍ مِنَ الْمَلَائِكَةِ يُصَلُّونَ عَلَى كُلِّ عَبْدٍ قَائِمٍ أَوْ قَاعِدٍ يَذْكُرُ اللَّهَ، فَإِذَا كَانَ يَوْمُ عِيدِهِمْ يَعْنِي يَوْمَ فِطْرِهِمْ بَاهَى بِهِمْ مَلَائِكَتَهُ قَالَ: يَا مَلَائِكَتِي مَا جَزَاءُ أَجِيرٍ وَفَّى عَمَلَهُ؟ قَالُوا: رَبَّنَا جَزَاؤُهُ أَنْ يُوَفَّى أَجْرَهُ، قَالَ: مَلَائِكَتِي عَبِيدِي وَإِمَائِي قَضَوْا فَرِيضَتِي عَلَيْهِمْ ثُمَّ خَرَجُوا يَعِجُّونَ إِلَيَّ بِالدُّعَاءِ وَعِزَّتِي وَجَلَالِي وَكَرَمِي وَعُلُوِّي وَارْتِفَاعِ مَكَانِي لَأُجِيبَنَّهُمْ، فَيَقُولُ: ارْجِعُوا فَقَدْ غَفَرْتُ لَكُمْ، وَبَدَّلْتُ سَيِّئَاتِكُمْ حَسَنَاتٍ " قَالَ: «فَيَرْجِعُونَ مَغْفُورًا لَهُمْ».
Кадер кичәсе җиткәч җир йөзенә Җәбраил галәйһи-с-сәләм бер төркем фәрештәләр белән иңәр, һәм алар баскан килеш һәм утырып Аллаһы Тәгаләне зекер иткән һәр мөселманга дога кылырлар, ә ураза гаете килеп җиткәч Аллаһы Тәгалә фәрештәләрдән: “Эшчегә эшен тәмамлагач нәрсә бирелергә тиеш?”, – дип сорар. Алар җавап итеп: “Аңа хезмәте өчен тулысынча хакын бирү тиешле”, – диярләр. Шунда Аллаһы Тәгалә әйтер: “Фәрештәләрем, минем колларым мин фарыз иткән гамәлләрен башкардылар, соңыннан миңа дога кылдылар, гыйззәтем, өстенлегем, юмартлыгым, югары дәрәҗәм белән ант итәмен, мин аларга әлбәттә җавап бирәчәкмен!”. Һәм аларга әйтер: “Урыннарыгызга кире кайтыгыз, тәхкыйк, Мин сезне гафу иттем, гөнаһларыгызны савапларга алыштырдым!”
Бәйхакый, “Шүгабуль Иман”, 3717
#ураза, #рамазан
https://t.me/tathadisler
Гает кичәсе фазыйләте
عَنْ أَبِي أُمَامَةَ البَاهِلِي رَضِيَ اللهُ عَنْهُ قَال: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى الله عَلَيْهِ وَسَلَّمَ:
مَنْ أَحْيَا لَيْلَتَيْ الْعِيدِ إِيمَانًا وَاحْتِسَابًا لَمْ يَمُتْ قَلْبُهُ حِينَ تَمُوتُ الْقُلُوبُ
“Кем дә кем 2 гает кичәсе төннәрен иман һәм (Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә) өмет белән гыйбадәттә үткәрсә, башка калебләр үләчәк көндә аның калебе сәламәт калыр”
Кыуаму сүннә, “Тәргыйб вә тәрхиб”, 373
#намаз, #ураза, #рамазан
https://t.me/tathadisler
Ураза гаетенә чыкканчы иртән берничә хөрмә кабып алу - сөннәт
عَنْ أَنَسِ بْنِ مَالِكٍ قَالَ : كَانَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ لَا يَغْدُو يَوْمَ الْفِطْرِ حَتَّى يَأْكُلَ تَمَرَاتٍ.
وَقَالَ مُرَجَّأُ بْنُ رَجَاءٍ : حَدَّثَنِي عُبَيْدُ اللَّهِ ، قَالَ : حَدَّثَنِي أَنَسٌ عَنِ النَّبِيِّ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ : وَيَأْكُلُهُنَّ وِتْرًا.
Ураза гаете көнендә Расулюллаһ (салләллаһү галәйһи вә сәлләм) иртән берничә финик ашамыйча (өйдән) чыкмый иде.
Һәм аларны так санда ашый иде (3, яки 5, яки 7 итеп)
Сахих Бохари, 953
#рамазан #ураза
https://t.me/tathadisler
Гает көнендә нинди зекер әйтергә?
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «‌زَيِّنُوا ‌أَعْيَادَكُمْ ‌بِالتَّكْبِيرِ»
"Гаетләрегезне тәкбир белән зиннәтләгез".
Табарани, "Мүгҗәм әүсат", 4373.
#намаз, #ураза, #рамазан
https://t.me/tathadisler
Бер ел ураза тоткан кебек савапны кулдан ычкындырма!
عَنْ أَبِي أَيُّوبَ الْأَنْصَارِيِّ رضي الله عنه أَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم قَالَ: «مَنْ صَامَ رَمَضَانَ، ثُمَّ أَتْبَعَهُ سِتًّا مِنْ شَوَّالٍ، كَانَ ‌كَصِيَامِ ‌الدَّهْرِ».
«Кем Рамазан аенда ураза тотып, соңыннан аңа 6 көн шәүвәл аенда тотылган уразаны ияртсә, бер ел ураза тоткан кебек булыр».
"Сахих Мөслим", 1164.

Бу алты көн уразаны бертоташ та, көн аралаш та тотарга мөмкин. Әмма без бу уразаны тизрәк тотып чыгарга киңәш итәбез, чөнки, татар мәкалендә шулай дип әйтелә: "калган эшкә кар ява". Әле Рамазанга ияләшкән өчен, кыен булмас.
#ураза
https://t.me/tathadisler
🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 -
иманның яртысы. Ә изге гамәлләр белән ахыйрәтеңнең шатлыклы булуын тәэмин итә аласың

عَنْ أَبِي مَالِكٍ الْأَشْعَرِيِّ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: « ‌الطُّهُورُ ‌شَطْرُ ‌الْإِيمَانِ، وَالْحَمْدُ لِلهِ تَمْلَأُ الْمِيزَانَ، وَسُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلهِ تَمْلَآنِ - أَوْ تَمْلَأُ - مَا بَيْنَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ، وَالصَّلَاةُ نُورٌ، وَالصَّدَقَةُ بُرْهَانٌ، وَالصَّبْرُ ضِيَاءٌ، وَالْقُرْآنُ حُجَّةٌ لَكَ أَوْ عَلَيْكَ، كُلُّ النَّاسِ يَغْدُو فَبَايِعٌ نَفْسَهُ فَمُعْتِقُهَا أَوْ مُوبِقُهَا».
«Чисталык ул иманның яртысы. «Әлхәмдү лилләһ» («Мактаулар Аллаһка булсын») сүзе үлчәүне тутыра, ә «сүбханәллаһ» («Аллаһ барча кимчелекләрдән пакъ») белән «әлхәмдү лилләһ» сүзләре җир белән күк арасын тутыралар. Намаз ул нур, садака дәлил, сабырлык яктылык, ә Коръән синең файдаңа яки зарарыңа дәлил. Һәрбер кеше иртә белән торып үзен сата, ул шунда үзен (җәһәннәмнән) азат итә, яки һәлак итә».
Сахих Мөслим, 223. Мүснәд Имам Әхмәд, 22901
#намаз #ураза #рамазан #садака #зекер #әхлак #тырышлык
https://t.me/tathadisler
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Аллаһы Тәгалә синнән разый булса - башкаларның күңелендә дә сиңа карата җылылык хисе урнаштырылыр. Ә гөнаһларга батсаң, кешеләрдә сиңа карата нәфрәт булыр
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: « إِنَّ اللهَ ‌إِذَا ‌أَحَبَّ ‌عَبْدًا ‌دَعَا ‌جِبْرِيلَ فَقَالَ: إِنِّي أُحِبُّ فُلَانًا فَأَحِبَّهُ قَالَ: فَيُحِبُّهُ جِبْرِيلُ، ثُمَّ يُنَادِي فِي السَّمَاءِ فَيَقُولُ: إِنَّ اللهَ يُحِبُّ فُلَانًا فَأَحِبُّوهُ فَيُحِبُّهُ أَهْلُ السَّمَاءِ قَالَ: ثُمَّ يُوضَعُ لَهُ الْقَبُولُ فِي الْأَرْضِ، وَإِذَا أَبْغَضَ عَبْدًا دَعَا جِبْرِيلَ فَيَقُولُ: إِنِّي أُبْغِضُ فُلَانًا فَأَبْغِضْهُ قَالَ: فَيُبْغِضُهُ جِبْرِيلُ، ثُمَّ يُنَادِي فِي أَهْلِ السَّمَاءِ إِنَّ اللهَ يُبْغِضُ فُلَانًا فَأَبْغِضُوهُ قَالَ: فَيُبْغِضُونَهُ ثُمَّ تُوضَعُ لَهُ الْبَغْضَاءُ فِي الْأَرْضِ».
«Әгәр Аллаһы Тәгалә (бер колын) ярата икәнлеген (күрсәтәсе килсә), Ул Җәбраил фәрештәгә:
«Мин фәлән кешене яратам, син дә аны ярат!» – дип әйтер.
Шуннан соң Җәбраил галәйһиссәләм дә ул кешене яратыр, һәм барча күк әһелләренә:
«Фәлән кешене Аллаһы Тәгалә ярата, сез дә аны яратыгыз!» – дип мөрәҗәгать итәр. Күк әһелләре дә бу кешене ярата башларлар. Соңыннан җирдә бу кешегә кабул ителү урнаштырылыр.
Әмма әгәр Аллаһы Тәгалә берәр кешегә ачулы булса, Ул Җәбраил фәрештәгә: «Мин фәлән кешегә карата ачулы, син дә аңа ачулы бул!» – дип әйтер. Шуннан соң Җәбраил галәйһиссәләм дә ул кешегә ачулы булыр. Вә күк әһелләренә: «Фәлән кешене Аллаһы Тәгалә яратмый, сез дә аны яратмагыз», – дип мөрәҗәгать итәр. Аларда да шул кешегә карата ачу хисе барлыкка килер, шуның нәтиҗәсендә бу кешегә карата җирдә ачулы булу урнаштырылыр».
Сахих Мөслим, 2637
#намаз #ураза #садака #гөнаһ
https://t.me/tathadisler
Гарәфә көнен уразалы үткәрергә тырышыйк (хаҗда булмаганнар өчен)
عَنْ أَبِي قَتَادَةَ، أَنَّ النَّبِيَّ صلى الله عليه وسلم قَالَ: «‌صِيَامُ ‌يَوْمِ ‌عَرَفَةَ، إِنِّي أَحْتَسِبُ عَلَى اللَّهِ أَنْ يُكَفِّرَ السَّنَةَ الَّتِي قَبْلَهُ وَالسَّنَةَ الَّتِي بَعْدَهُ»
«Гарәфә көнендәге ураза узган һәм киләсе елдагы гөнаһларның ярлыкануына сәбәпче булыр дип өметләнәм»
«Сүнән Тирмизи», 749
#ураза
https://t.me/tathadisler
Рамазаннан соң ураза тоту өчен иң фазыйләтле ай җитте! Мөхәррәм ае
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رضي الله عنه قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: « أَفْضَلُ الصِّيَامِ بَعْدَ رَمَضَانَ شَهْرُ اللهِ ‌الْمُحَرَّمُ، وَأَفْضَلُ الصَّلَاةِ بَعْدَ الْفَرِيضَةِ صَلَاةُ اللَّيْلِ».
«Рамазаннан соң иң фазыйләтле ураза ул Аллаһының ае булган “мөхәррам” аенда ураза тоту. Ә фарыз намазлардан соң иң фазыйләтле намаз ул төнге (тәхәҗҗүт) намазы».
Сахих Мөслим, 1163
#ураза #намаз
https://t.me/tathadisler