Татарча хәдисләр 📿
1.85K subscribers
37 photos
147 links
Сораулар: @Hadistlgrbot
Хәдисләрнең чыганаклары күрсәтелгән хәлдә татарчага тәрҗемәләре.
ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте.

Перевод хадисов с указыванием их источников на татарский язык.
Духовное Управление Мусульман РТ.

https://t.me/usulhadis
Download Telegram
🔠🔠🔠🔠🔠🔠
🔠🔠🔠🔠🔠
көненең тәртибе
عَنِ ‌الْبَرَاءِ بْنِ عَازِبٍ قَالَ: قَالَ النَّبِيُّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «‌إِنَّ ‌أَوَّلَ ‌مَا ‌نَبْدَأُ ‌فِي ‌يَوْمِنَا ‌هَذَا أَنْ نُصَلِّيَ، ثُمَّ نَرْجِعَ فَنَنْحَرَ، فَمَنْ فَعَلَ ذَلِكَ فَقَدْ أَصَابَ سُنَّتَنَا، وَمَنْ نَحَرَ قَبْلَ الصَّلَاةِ، فَإِنَّمَا هُوَ لَحْمٌ قَدَّمَهُ لِأَهْلِهِ، لَيْسَ مِنَ النُّسُكِ فِي شَيْءٍ
“Бу көнебезне (бәйрәм) намазы уку белән башлап җибәрәбез, ә аннары кайтып, корбан чалабыз. Кем шулай эшләсә, шул безнең юлыбызга туры килгән рәвештә гамәл кылган булыр. Әгәр кемдер корбанны намаздан иртәрәк чалса, аның ите гаиләсенә бирелгән гади иттән киткән булыр, Корбанга бер нинди катнашы булмас”
Сахих Бохари, 5225. Сахих Мөслим, 1961
#Корбан
https://t.me/tathadisler
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Бай кеше Корбан чалмаса, гөнаһысы нинди?
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: " مَنْ ‌وَجَدَ ‌سَعَةً ‌فَلَمْ ‌يُضَحِّ، ‌فَلَا ‌يَقْرَبَنَّ ‌مُصَلَّانَا"
“Кемнең корбан чалырга (матди) мөмкинлеге булып та, моны эшләмәсә, мәчетебезгә якынлашмасын”,
Мүснәд Әхмәд, 8273
Матди мөмкинлек - корбан чалырга җитә торган артык мал.

Мәчет ишеге төбенә килеп җитеп, менә керәм дигәндә иң яраткан кешең - Пәйгамбәрең ﷺ сине мәчеттән куып чыгарып, "син монда керергә лаеклы түгел" дип әйтсә, рәхәт булырмы?
#Корбан
https://t.me/tathadisler