Татарча хәдисләр 📿
1.92K subscribers
37 photos
150 links
Сораулар: @Hadistlgrbot
Хәдисләрнең чыганаклары күрсәтелгән хәлдә татарчага тәрҗемәләре.
ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте.

Перевод хадисов с указыванием их источников на татарский язык.
Духовное Управление Мусульман РТ.

https://t.me/usulhadis
Download Telegram
عَنْ ‌ثَوْبَانَ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «‌إِنَّمَا ‌أَخَافُ ‌عَلَى ‌أُمَّتِي الْأَئِمَّةَ ‌الْمُضِلِّينَ»
Өммәтем өчен адаштыручы җитәчәкләрдән куркам

Ягъни, гөнаһлы гамәлләргә чакыручы кешеләрдән.
Сүнән Тирмизи, 2229
#фетнә
#сынаулар
Күзләрен югалкан кешегә нинди әҗер бирелер?
عَنِ ابْنِ عَبَّاسٍ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «مَنْ أَذْهَبَ اللَّهُ ‌كَرِيمَتَيْهِ فَصَبَرَ وَاحْتَسَبَ أَوْجَبَ اللَّهُ لَهُ الْجَنَّةَ اَلْبَتَّةَ»، قَالُوا: وَمَا كَرِيمَتَاهُ؟ قَالَ: «عَيْنَاهُ».
Кемнән Аллаһы Тәгалә ике кадерле нәрсәсен алса, һәм ул кеше сабыр итеп, (рәхмәткә) өмет итсә, аңа җәннәт тиешле булыр.
Сәхәбәләр сорады: ике кадерле әйбер нәрсә ул?
Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйтте: ике күзе.

Табарани, "Могҗәмү-л-Кәбир", 11542
#дәвалану
#сынаулар
Динеңне ышанычлы чыганаклардан гына өйрән, туры юлдан адашмассың
عَنْ عِرْبَاضِ بْنِ سَارِيَةَ، قَالَ: صَلَّى لَنَا رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم الْفَجْرَ، ثُمَّ أَقْبَلَ عَلَيْنَا، فَوَعَظَنَا مَوْعِظَةً بَلِيغَةً، ذَرَفَتْ لَهَا الْأَعْيُنُ، وَوَجِلَتْ مِنْهَا الْقُلُوبُ، قُلْنَا أَوْ قَالُوا: يَا رَسُولَ اللهِ، كَأَنَّ هَذِهِ مَوْعِظَةُ مُوَدِّعٍ، فَأَوْصِنَا. قَالَ: "أُوصِيكُمْ بِتَقْوَى اللهِ وَالسَّمْعِ وَالطَّاعَةِ وَإِنْ كَانَ عَبْدًا حَبَشِيًّا، فَإِنَّهُ مَنْ يَعِشْ مِنْكُمْ يَرَى بَعْدِي اخْتِلَافًا كَثِيرًا، ‌فَعَلَيْكُمْ ‌بِسُنَّتِي ‌وَسُنَّةِ الْخُلَفَاءِ الرَّاشِدِينَ الْمَهْدِيِّينَ، وَعَضُّوا عَلَيْهَا بِالنَّوَاجِذِ، وَإِيَّاكُمْ وَمُحْدَثَاتِ الْأُمُورِ، فَإِنَّ كُلَّ مُحْدَثَةٍ بِدْعَةٌ، وَإِنَّ كُلَّ بِدْعَةٍ ضَلَالَةٌ"
«Мин сезгә тәкъвалы булырга, (җитәкчегезне) тыңларга һәм (аларга) буйсынырга киңәш итәм, хәтта (аларның берсе) Хәбәшстанлы бер кол (нәселеннән) булса да, чөнки миннән соң яшәгәннәрегез күп каршылыклы нәрсәләр күрәчәк. Минем юлыма (сөннәтемә) һәм дөрес юлдан баручы тәкъвалы хәлифәләрнең юлына (сөннәтенә) тотыныгыз һәм азау тешләрегез белән аңа ябышыгыз. Һәм яңа барлыкка килгән гадәтләрдән сакланыгыз, хакыйкатьтә, һәр яңа гадәт - бидгать, ә һәр бидгать - адашу».
Мүснәд Әхмәд, 17144. Сүнән Әбү Дауд, 4607. Сүнән Ибне Мәҗә, 42.
#сынаулар, #фетнә, #зекер, #әхлак, #гөнаһ
Дөнья-ахирәт тормышында файда бирә торган нәсыйхәтләр
عَنْ أَبِي عَوْنٍ قَالَ: كَانَ أَهْلُ الْخَيْرِ إذَا الْتَقَوْا يُوصِي بَعْضُهُمْ بَعْضًا بِثَلَاثٍ ، وَإِذَا غَابُوا كَتَبَ بَعْضُهُمْ إلَى بَعْضٍ «مَنْ عَمِلَ لِآخِرَتِهِ كَفَاهُ اللَّهُ دُنْيَاهُ وَمَنْ أَصْلَحَ فِيمَا بَيْنَهُ وَبَيْنَ اللَّهِ كَفَاهُ اللَّهُ النَّاسَ وَمَنْ ‌أَصْلَحَ ‌سَرِيرَتَهُ ‌أَصْلَحَ ‌اللَّهُ ‌عَلَانِيَتَهُ»
Әбү Гаун әйтә:
Изгеләр бер-берләре белән очрашканда, өч нәрсәне нәсихәт итеп бирәләр иде, ә очраша алмаганда, бер-берләренә (шул өч нәсихәтне) яза иделәр:
«Кем ахыйрәте өчен гамәл итсә, Аллаһы Тәгалә аның дөнья эшләрен Үз өстенә ала.
Ә кем үзе белән Аллаһ арасын төзек кылса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең башка кешеләр белән арасын төзек кылыр.
Әгәр бер кеше үзенең эчке халәтен төзек кылса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең тышкы халәтен дә төзек кылыр».
"Мусаннәф Ибн Әби Шәйбә", 37719

Мәукуф хәдис. Әмма кайбер соңыннан язылган хәдис җыентыкларында Пәйгамбәребездән ﷺ дә риваять ителә.
#намаз, #ураза, , #садака, #гыйлем, #зекер, #сынаулар, #дога, #әхлак,
Кайчанга хәтле бөтен теләкләрең һәм күзең бу фани дөнъяда ләззәт эчендә ятуда булачак? Бәлки, бу дөньяда бирелү сәбәпле, ахыйрәттә бернәрсәсез калырсың?
عَنْ أَبِي خَلَفٍ، أُرَاهُ عَنِ الْحَسَنِ فِي هَذِهِ الْقِصَّةِ قَالَ: أَتَى مِنْ بَيْتِ حَفْصَةَ بِطَبَقٍ فِيهِ مَاءٌ وَعَسَلٌ فَلَمَّا وَضَعَهُ فِي فِيهِ دَفَعَهُ إِلَى بَعْضِ مَنْ عِنْدَهُ فَلَمَّا شَرِبَهُ قَالَ: يَا أَمِيرَ الْمُؤْمِنِينَ مَا مَنَعَكَ أَنْ تَشْرَبَ، فَمَا شَرِبْتُ شَرْبَةً أَطْيَبَ وَلَا أَحْلَى مِنْهُ؟ قَالَ: كَرِهْتُ مِنْهُ الَّذِي أَعْجَبَكَ، إِنَّنِي سَمِعْتُ اللَّهَ عَيَّرَ قَوْمًا فَقَالَ: {‌أَذْهَبْتُمْ ‌طَيِّبَاتِكُمْ ‌فِي ‌حَيَاتِكُمُ ‌الدُّنْيَا} [الأحقاف: 20] الْآيَةَ
Хафсаның өеннән (Гомәргә, Аллаһ аннан разый булсын), су һәм бал китерелә, ул (шул су белән бал буталган эчемлекне) авызына таба китергәч, (кинәт) янында булганнарның кайберләренә аны бирә. Һәм (янындагы хезмәтчесе) эчкәч, (хезмәтче) сорый:
Әй мөэминнәрнең әмире, ник бу эчемлекне эчүдән тыелдыгыз? Мин бу эчемлектән дә яхшырак һәм тәмлерәк нәрсә эчкәнем булмады.
Гомәр бин Хаттаб, Аллаһ аннан разый булсын, әйтте:
Синең хушыңа киткән нәрсә сәбәпле тыелдым да инде, мин Аллаһы Тәгаләнең бер кавемне гаепләгәнен ишеттем, (Ул) әйтте:
Сез бөтен ләззәтләрегезне дөнья тормышында (тулысынча алып) бетердегез һәм алардан файдаландыгыз (артык сезнең өчен монда тәм алачак берни дә калмады)".
Имам Әбү Дауд, "Әз-Зүһд", 88.
#әхлак #ихласлык #сынаулар #фетнә
Мәукуф хәдис
https://t.me/tathadisler
Ничек күбрәк ләззәтләр эчендә ятасың - шулай ахыйрәттә дә ләззәтләрең азая. Ахыйрәткә калдыр ял итүне, тырыш, хезмәт ит!
عَن زيدِ بنِ أسلمَ قَالَ: ‌اسْتَسْقَى ‌يَوْمًا ‌عُمَرُ فَجِيءَ بِمَاءٍ قَدْ شيبَ بعسلٍ فَقَالَ: إِنَّه لطيِّبٌ لكني أَسْمَعُ اللَّهَ عز وجل نَعَى عَلَى قَوْمٍ شَهَوَاتِهِمْ فَقَالَ (أَذْهَبْتُمْ طَيِّبَاتِكُمْ فِي حَيَاتِكُمُ الدُّنْيَا وَاسْتَمْتَعْتُمْ بِهَا).
فَأَخَافُ أَنْ تَكُونَ حَسَنَاتُنَا عُجِّلَتْ لَنَا فَلَمْ يشربْه
Бер юлы Гомәр, Аллаһ аннан разый булсын, үзенә су китерүләрен сорый. Бераздан аңа бал белән буталган су китерелә, һәм ул әйтә: бу бик яхшы (эчемлек), әмма мин Аллаһы Тәгаләнең бер кавемнең шәһүәтләрен(ә иярүләрен) гаепләгәнен ишеттем, (Ул) әйтте: “Сез бөтен ләззәтләрегезне дөнья тормышында (тулысынча алып) бетердегез һәм алардан файдаландыгыз". Минем изгелекләремә әҗере бу дөньяда бирелеп, (ахыйрәттә бернәрсәсез калудан) куркам.
Һәм ул бу суны эчми.
Мәукуф хәдис
әл-Мүнзири, "әт-Тәргыйб вә-т-тәрһиб", 137. "Мишкәтү-л-мәсабих, 5266
#әхлак #ихласлык #сынаулар #фетнә
https://t.me/tathadisler
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Башкаларга өйрәткән файдалы гыйлем белән үзең дә гамәл кыл. Үзеңне утта яндырма!
عَنْ جُنْدُبِ بْنِ عَبْدِ اللَّهِ الْأَزْدِيِّ رضي الله عنه قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم: «‌مَثَلُ ‌الْعَالِمِ ‌الَّذِي ‌يُعَلِّمُ ‌النَّاسَ ‌الْخَيْرَ وَيَنْسَى نَفْسَهُ كَمَثَلِ السِّرَاجِ يُضِيءُ لِلنَّاسِ وَيَحْرَقُ نَفْسَهُ»
«Халыкка хәерле нәрсәләр өйрәтеп тә, үзе (алар белән гамәл итүне) оныткан кеше халыкка яктылык биреп, әмма үзен яндырып бетерүче шәм кебек».
Табарани "Могҗәмү-л-кәбир", 1659.
#гыйлем, #зекер, #әхлак, #гөнаһ, #сынаулар, #тырышлык, #тәкъвалык
https://t.me/tathadisler
Үзеңнән баерак булганнарга карама! Аллаһының нигъмәтләрен аз дип күреп, булган нигъмәтләргә шөкрана итмәссең.
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: " ‌انْظُرُوا ‌إِلَى مَنْ أَسْفَلَ مِنْكُمْ، وَلَا تَنْظُرُوا إِلَى مَنْ فَوْقَكُمْ، فَإِنَّهُ أَجْدَرُ أَنْ لَا تَزْدَرُوا ‌نِعْمَةَ ‌اللهِ عَلَيْكُمْ
“Сездән түбәнрәк дәрәҗәдә булганнарга карагыз, ә югарырак дәрәҗәдә булганнарга түгел. Бу сезгә Аллаһның бер генә нигъмәтен дә аз дип күрмәскә ярдәм итәр”.
"Мүснәд Әхмәд", 10246. "Сахих Мөслим", 2963
Бер бармакны үзең теләгәнчә селкетә алу - шөкранасын үти алмаслык чиксез нигъмәт бит!
#әхлак #сынаулар #тәкъвалык
https://t.me/tathadisler
Яхшы дус эзлә, аның янында рәхәт булыр. Начар иптәшләрдән ерак тор
عَنْ أَبِي مُوسَى رضي الله عنه، عَنِ النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم قَالَ: مَثَلُ الْجَلِيسِ الصَّالِحِ وَالسَّوْءِ، ‌كَحَامِلِ ‌الْمِسْكِ وَنَافِخِ الْكِيرِ، ‌فَحَامِلُ ‌الْمِسْكِ: إِمَّا أَنْ يُحْذِيَكَ، وَإِمَّا أَنْ تَبْتَاعَ مِنْهُ، وَإِمَّا أَنْ تَجِدَ مِنْهُ رِيحًا طَيِّبَةً، وَنَافِخُ الْكِيرِ: إِمَّا أَنْ يُحْرِقَ ثِيَابَكَ، وَإِمَّا أَنْ تَجِدَ رِيحًا خَبِيثَةً
“Яхшы һәм начар иптәшнең мисалы, хушбуй сатучы һәм тимерче (булганнарга) охшаган. Хушбуй сатучы сиңа аны яки бүләк итәр, яки сатар, яисә (иң кимендә) аннан килгән хуш исне суларсың. Ә тимерче янында исә киемең яныр, яки аның начар исен суларсың”.
Сахих Бохари, 5534
#сынаулар #әхлак
https://t.me/tathadisler
Хайваннан түбән булма, бөтен нәрсә Аллаһка буйсынганда, син нәфесеңә һәм шайтанга иярмә!
عن سُليمانَ بنِ بُريدةَ، عن أبيه قَالَ: قَالَ رسولُ اللَّه صلى الله عليه وسلم "ليسَ شيءٌ إِلَّا ‌وهو ‌أطوعُ ‌للَّهِ منِ ابنِ آدمَ"
«Кешеләргә караганда бөтен башка нәрсәләр Аллаһы Тәгаләгә катырак буйсына»
Әл-Бәззар, "Мүснәд", 2194
#зекер #әхлак #гөнаһ #сынаулар #тырышлык #тәкъвалык
https://t.me/tathadisler
Гөнаһлы эш кушсалар - буйсыну мәҗбүри түгел
قَالَ عِمْرَانُ بْنُ حُصَيْنٍ لِلْحَكَمِ: أَسَمِعْتَ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم يَقُولُ: "لَا ‌طَاعَةَ ‌لِأَحَدٍ فِي ‌مَعْصِيَةِ ‌اللهِ"؟ قَالَ: نَعَمْ، قَالَ: اللَّهُ أَكْبَرُ وَلِلَّهِ الْحَمْدُ
«Аллаһы Тәгаләгә каршы эшләрдә һичкемгә буйсыну юк»
"Мүснәд Әхмәд", 20654. Мусаннәф ибне Әби Шәйбә, 626
Шуның өчен, берәр кеше гөнаһлы гамәлне эшләргә әмер итсә, аңа буйсыну тиеш түгел.

#гөнаһ, #сынаулар, #фетнә
https://t.me/tathadisler
Тормышта булдыра алмаган, көч җитмәгән нәрсәләр өчен үкенеп, вакытыңны исраф итмә, ә хәл итү ягын кайгырт, хаталардан дәресләр чыгар
عَنْ أَبِي مِحْجَنٍ قَالَ: أَشْهَدُ عَلَى رَسُولِ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم أَنَّهُ قَالَ: "أَخَافُ عَلَى أُمَّتِي بَعْدِي ثَلَاثًا: حَيْفُ الْأَئِمَّةِ، وَإِيمَانٌ بِالنُّجُومِ، وَتَكْذِيبٌ ‌بِالْقَدَرِ".
«Үземнән соң өммәтем өчен өч төрле нәрсәдән куркам: золымлык эшләүче җитәкчеләр килүеннән, йолдызларның тормышка тәэсир итүенә ышануларыннан һәм тәкъдирне ялганга чыгаруларыннан».
Ибне Габделбәрр, "әл-Җәмигү либәяни-л-гыйлми вә фадлыхи", 1482.

Тәкъдир мәсәләсендә урта юлны тотарга кирәк: синең кулыңда булган нәрсәләрне эшләү, ә мөмкин булмаган нәрсәләргә тыкшынмау. Берәр гамәлне мөмкин кадәр яхшы эшләргә кирәк, ә эшли алмаган нәрсәләр өчен үкенеп утырырга түгел, ә хаталарны киләчәктә кабатламау өчен үзеңә дәресләр чыгарырга кирәк.

#тырышлык #гакыйдә #сынаулар #күрәзәче
https://t.me/tathadisler
🔤🔤🔤🔤🔤🔤
кечкенәдән дини тәрбия бирергә кирәк ме, яки интернет белән телевизор тәрбияләсен ме газиз балаңны?

عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ، عَنِ النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم قَالَ: «‌سَبْعَةٌ ‌يُظِلُّهُمُ اللهُ فِي ظِلِّهِ يَوْمَ لَا ظِلَّ إِلَّا ظِلُّهُ: الْإِمَامُ الْعَادِلُ، وَشَابٌّ نَشَأَ فِي عِبَادَةِ رَبِّهِ، وَرَجُلٌ قَلْبُهُ مُعَلَّقٌ فِي الْمَسَاجِدِ، وَرَجُلَانِ تَحَابَّا فِي اللهِ اجْتَمَعَا عَلَيْهِ وَتَفَرَّقَا عَلَيْهِ، وَرَجُلٌ طَلَبَتْهُ امْرَأَةٌ ذَاتُ مَنْصِبٍ وَجَمَالٍ، فَقَالَ إِنِّي أَخَافُ اللهَ، وَرَجُلٌ تَصَدَّقَ، أَخْفَى حَتَّى لَا تَعْلَمَ شِمَالُهُ مَا تُنْفِقُ يَمِينُهُ، وَرَجُلٌ ذَكَرَ اللهَ خَالِيًا فَفَاضَتْ عَيْنَاهُ».
Җиде сыйныф бар, кайсылары Аллаһ (тәхетенең) күләгәсеннән башка бер күләгә булмаганда, күләгә астында булырлар:
1.Гадел җитәкче,
2. Яшь вакытыннан Раббысына гыйбадәт кылып үскән кеше,
3. Йөрәге белән мәчетләргә бәйле булган кеше,
4. Бер-берсен Аллаһ өчен яратучы ике кеше, җыелышканда да, таралышканда да, Аның ризалыгын күзәтүче,
5. Гүзәллек һәм дәрәҗәгә ия булган хатын (гөнаһка) чакырып та, "Мин Аллаһтан куркам", дип әйт(еп, тәкъдимне кире кагучы),
6. Садаканы уң кулы таратканда, сул кулы сизмәслек дәрәҗәдә яшерен итеп (, ихласлык белән) таратучы,
7. Ялгыз булганда Аллаһны искә алып, күзләреннән яшләр аккан кеше.
Сахих Бохари, 660
Бу үзенчәлекләрнең барысын да үзендә булдырган нинди бәхет-сәгадәткә ирешкәнен күз алдыгызга китерегез!
#гөнаһ #сынаулар #әхлак #зекер #садака
https://t.me/tathadisler
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Кешеләргә хаксызлык эшләүдән тыелыйк, чөнки аның догасы шунда ук кабул булып, тормышың кап-карага әверелү ихтималы бар
عَنِ ابْنِ عَبَّاسٍ رضي الله عنهما: «أَنَّ النَّبِيَّ صلى الله عليه وسلم بَعَثَ مُعَاذًا إِلَى الْيَمَنِ، فَقَالَ: ‌اتَّقِ ‌دَعْوَةَ ‌الْمَظْلُومِ، فَإِنَّهَا لَيْسَ بَيْنَهَا وَبَيْنَ اللهِ حِجَابٌ».
«Золым ителгән кешенең догасыннан сакланыгыз, чөнки аның догасы кабул булуына бернинди киртә юк».
Сахих Бохари, 2448. Сүнән Тирмизи, 2014
#дога #әхлак #гөнаһ #сынаулар
https://t.me/tathadisler
Сабырлыкның нинди өстенлекләре бар?
قَالَ الله تَعَالَى: ﴿يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اصْبِرُوا وَصَابِرُوا﴾ [آل عمران: 200]
Аллаһы Тәгалә боерды:
Ии, иман китерүчеләр! Сабыр итегез, сабырлыкта бер-берегез белән ярышыгыз! (Әли Гыймран сүрәсе, 200 аять)
وقال تعالى: ﴿وَلَنَبْلُوَنَّكُمْ بِشَيْءٍ مِنَ الْخَوْفِ وَالْجُوعِ وَنَقْصٍ مِنَ الأَمْوَالِ وَالأَنْفُسِ وَالثَّمَرَاتِ وَبَشِّرِ الصَّابِرِينَ﴾ [البقرة: 155]
Аллаһы Тәгалә боерды:
Без, һичшиксез, сезне бераз – курку белән, бераз – ачлык белән һәм малларыгызга, җаннарыгызга, (бакча-басуларыгызга афәтләр җибәреп,) уңышларыгызга бераз зыян китерү белән сынарбыз. (Рәсүлем!) Сабыр итүчеләргә шатлыклы хәбәр җиткер! (әл-Бәкара сүрәсе, 155 нче аять)
#Коръән #сынаулар #сабырлык #аять
Җәннәткә Пәйгамбәрләрдән соң иң беренче булып кем керер?
عن جابر قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: "أوّل ‌من ‌يدخل ‌الجنةَ الأنبياءُ، ثمّ ‌الشهداء".
Аллаһ илчесе, аңа Аллаһның рәхмәтләре һәм сәләме булсын, әйтте:
Җәннәт бакчаларына беренче булып Пәйгамбәрләр, ә алардан соң Аллаһ юлында шәһит булып киткәннәр керер.
Тәрих Уәсит, 191 бит, Тәрих Әсбахан, 3/403, Зәһрүл-Фирдәүс, 20
Динебез Ислам һәм Казан Ханлыгы өчен көрәшкәннәрнең рухлары шат, яткан урыннары җәннәт бакчалары булсын, Раббыбыз аларның тырышлыкларын юкка чыгармасын иде. Әмин. Тарихыбызны онытмыйк, онытуга да юл куймыйк!
#сынаулар
Мөэмин тормышындагы һәр вакыйгадан дәрес чыгарып, үзенә файда ала
عَنْ صُهَيْبٍ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: «عَجَبًا ‌لِأَمْرِ ‌الْمُؤْمِنِ، ‌إِنَّ ‌أَمْرَهُ كُلَّهُ خَيْرٌ، وَلَيْسَ ذَاكَ لِأَحَدٍ إِلَّا لِلْمُؤْمِنِ، إِنْ أَصَابَتْهُ سَرَّاءُ شَكَرَ فَكَانَ خَيْرًا لَهُ، وَإِنْ أَصَابَتْهُ ضَرَّاءُ صَبَرَ فَكَانَ خَيْرًا لَهُ».
Иманлы кешенең хәле ни гаҗәп! Чынлыкта, аның тормышындагы һәр вакыйга аңа файда китерә, һәм мондый бәхет башка беркемгә дә бирелмәгән:
- әгәр аны берәр нәрсә шатландырса, ул Аллаһыга шөкер итә, һәм бу аңа файда китерә,
- әгәр аңа кайгы ирешсә, ул сабырлык күрсәтә, һәм бу да (шулай ук) аның хакында херлегә әйләнә.
Сахих Мөслим, 2999
#сынаулар #сабырлык
Иманнан соң сабырлыктан да олырак бүләк алган кеше бармы икән?
عَنْ أَبِي سَعِيدٍ الْخُدْرِيِّ رضي الله عنه: «أَنَّ نَاسًا مِنَ الْأَنْصَارِ، سَأَلُوا رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم فَأَعْطَاهُمْ، ثُمَّ سَأَلُوهُ فَأَعْطَاهُمْ، حَتَّى نَفِدَ مَا عِنْدَهُ، فَقَالَ: مَا يَكُونُ عِنْدِي مِنْ خَيْرٍ ‌فَلَنْ ‌أَدَّخِرَهُ ‌عَنْكُمْ، وَمَنْ يَسْتَعْفِفْ يُعِفَّهُ اللهُ، وَمَنْ يَسْتَغْنِ يُغْنِهِ اللهُ، وَمَنْ يَتَصَبَّرْ يُصَبِّرْهُ اللهُ، وَمَا أُعْطِيَ أَحَدٌ عَطَاءً خَيْرًا وَأَوْسَعَ مِنَ الصَّبْرِ».
Мәдинә сәхәбәләреннән бер төркем кешеләр Аллаһ илчесеннән күпмедер (мал) сорадылар, һәм ул аларга бирде. Бераздан тагын сорадылар, ул аларга бирде, күпмедер вакыттан тагын сорадылар, һәм ул аларга үзендәге бөтен мал беткәнчегә хәтле бирде, һәм әйтте:
Минем кулыма ни генә эләксә дә, мин аны сездән яшермәм (, ә садака итеп сезгә бирермен). (Әмма шуны истә тотыгыз):
• Кем тыйнак булырга тырышса, Аллаһ аны тыйнак итәр,
• Кем үз көченә таянып, тырышлык куеп эшләсә, Аллаһ аны (башкаларга мөрәҗәгать итү кирәгеннән) коткарыр,
• Кем сабыр булырга тырышса, Аллаһ аңа сабырлык бирер. Сабырлыктан да хәерлерәк һәм олырак бүләкне беркемнең дә алганы юк әле.
Сахих Бохари, 1469
#сынаулар #сабырлык #тырышлык
Кайгы-хәсрәт килгәндә кайсы вакытта сабырлык күрсәтергә башларга кирәк?
عَنْ أَنَسِ بْنِ مَالِكٍ رضي الله عنه قَالَ: «مَرَّ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم بِامْرَأَةٍ تَبْكِي عِنْدَ قَبْرٍ، فَقَالَ: اتَّقِي اللهَ وَاصْبِرِي. قَالَتْ: إِلَيْكَ عَنِّي، فَإِنَّكَ لَمْ تُصَبْ بِمُصِيبَتِي. وَلَمْ تَعْرِفْهُ، فَقِيلَ لَهَا: إِنَّهُ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم، فَأَتَتْ بَابَ النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم، فَلَمْ تَجِدْ عِنْدَهُ بَوَّابِينَ، فَقَالَتْ: لَمْ أَعْرِفْكَ. فَقَالَ: ‌إِنَّمَا ‌الصَّبْرُ ‌عِنْدَ ‌الصَّدْمَةِ الْأُولَى».
Бер көнне Пәйгамбәр ﷺ кабер янында елап торган бер хатын-кыз яныннан үткәндә, (туктап) аңа болай диде: «Аллаһтан куркыгыз һәм сабыр булырга тырышыгыз». Елап торган хатын-кыз аны танымаган, шуңа күрә аңа болай дип кычкырган: «Мине ялгыз калдыр, син минем хәлемне белмисең!». Аннары аңа: «Бу Пәйгамбәр ﷺ иде!» — дип әйттеләр. Шуннан соң ул Пәйгамбәр ﷺ нең йортына килде, әмма сакчыларны күрмәде. Ул аңа болай диде: «Мин сезне танымадым, (сез икәнлеген белгән булсам, болай әйтмәс идем, чөнки сезгә миңа караганда күбрәк авырлыклар килде)!». Пәйгамбәребез ﷺ аңа болай дип җавап бирде: «Чынлыкта, (иң мөһиме ул) сабырлыкны кайгы-хәсрәтнең башында күрсәтү».
Сахих Бохари, 1283.
#сынаулар #сабырлык
https://t.me/tathadisler