Мөслим-информ / Муслюмово
1.11K subscribers
28K photos
1.09K videos
13 files
6.5K links
http://muslumirc.ru Татарстан Республикасы Мөслим районында булган иң актуаль яңалыклар.
Download Telegram
Хәерле иртә, дуслар!

Кәефләрең ничек диеп, һәр иртәдә,
Сорар кешең булса яныңда.
Хәлләреңне белеп, бер елмаеп,
Бәхет теләп торсалар таңыңда...

Туганнарың булса, сөйләшерлек,
Дустың булса, сиңа сердәшкә.
Ничек рәхәт яшәү дөньяларда,
Якыннарың булса, киңәшкә...

Миләүшә Хәсәнова,

📸 Гөлназ Җәлилова фотосы.
#Мөслим_спорты
2 март көнне Әлмәт шәһәрендә регионара һәвәскәр баскетбол лигасының 2нче уены узды.

"Яшьлек" спорткомплексының "BLACK TEAM” командасы “BKS” һәм "АПТ-2" команадалары белән уенда җиңү яулады.

Зөлфәт Әхмәтҗанов иң яхшы уенчы дип табылды🔥
Команданың тренеры - Ленар Садретдинов.

📸 Фотолар - "Яшьлек" спорткомплексыннан.
#бәйге_МИ
Күп сораулар буенча Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан игълан ителгән бәйгегә эшләрне кабул итү һәм тавыш бирү көннәре озынайтылды.

Бәйгедә катнашу өчен әниегезнең портретын ясап, фотокүчермәсен muslimau@rambler.ru электрон адресына җибәрүегез сорала. Рәсемнең форматы, ясалу техникасы мөһим түгел. Материалны җибәргәндә үзегезнең исем-фамилиягезне, яшегезне, яшәү урыныгызны, телефоныгызны да күрсәтергә онытмагыз! Әниегез турында мәгълүмат та юлларга мөмкин. Узган елгы бәйгедә катнашкан эшләр кабул ителми.

Бәйге 2025нче елның 19 февраленнән 7 мартына кадәр дәвам итәчәк. 8 март 12.00 сәгатьтән 10 март 12.00 сәгатькә кадәр тавыш бирү оештырыла. Моннан тыш оештыручылар тарафыннан да җиңүче билгеләнәчәк. Җиңүчене бүләк көтә.
#бәйге_МИ
"Әниемә бүләк" бәйгесенә килгән 22нче эш белән танышыгыз.
Әнисенең сурәтен София Митрофанова ясаган. Аңа 5 яшь.
#яшьләр_сәясәте #мәдәният
🎉 Яңа күнекмәләр, шулар белән бәйле хис-кичерешләр белән яңалыкка омтылып яшәү - хәзерге заманның аерылгысыз өлеше. Читтән торып өйрәнү - бер нәрсә, ә менә әниең белән бергә дуслар арасында яңа эшкә өйрәнү бөтенләй икенче. Мастер-класс - шундый форматтагы чара.

"Мизгел" яшьләр үзәгендә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган менә шундый чара уздырганнар. Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укытучысы Эльмира Галиева Мөслим лицее укучылары һәм аларның әниләре белән берлектә кәһвә белән рәсем ясарга өйрәткән. 🖌

Үзенчәлекле бәйрәмдәге кичерешләрне фотолардан карагыз. 💐
Ошыймы сезгә дә?

📸 Фотолар - "Мизгел" яшьләр үзәгеннән.
#бәйге_МИ
"Әниемә бүләк" бәйгесенә килгән 23нче эш белән танышыгыз.
Ул Сәфинә Рәхимуллинадан килде. Сәфинәгә 10 яшь.
#бәйге_МИ
"Әниемә бүләк" бәйгесенә килгән 24нче катнашучы белән танышыгыз.
София Фазлыевага 8 яшь.
До 2 800 000 рублей единовременно при заключении контракта в Татарстане!

Вступай в Армию Победы! Подпиши контракт на военную службу и получи единовременную выплату до 2 800 000 рублей. Оформление займет немного времени, медкомиссия в среднем около 1,5 часов, всё в одном месте.

Боевой опыт и наличие воинских специальностей не имеют значения. Тебя научат, помогут и поддержат. Экипировка, боевое слаживание, подбор воинской специальности, дорога - всё это предоставляется и оплачивается.

У нас одна цель – Победа! Чтобы узнать подробности - звони 8 (800) 222-59-00 или 8 (960) 062-98-96, переходи по ссылке https://heroes-tatarstan.ru или заполни анкету https://t.me/sluzhbakontraktrt_bot
#бәйге_МИ
"Әниемә бүләк" бәйгесенә 25 нче эшне кабул итеп алдык. Ул Мөслимдә яшәүче 8 яшьлек Виктория Фазлыевадан килде.
#Мөслим_спорты
3 март көнне Теләчедә Х.Һадиуллин призына армрестлинг буенча республика турниры узды. Спорт мәктәбенең армспортчылары әлеге бәйгедә дә сынатмады.

Алтын медальләрне яуладылар:
🥇Ислам Бариев, 50 кг
🥇Азат Шәймөхәмәтов, 70 кг
🥇Наира Никогосян, 70 кг кадәр үлчәү авырылыгында

Көмеш медаль ияләре:
🥈Искәндәр Ягудин
🥈Аделя Хәлилова, 70 кг артык үлчәү авырлыгында
🥈Әмир Исмәгыйлов, 55 кг
🥈Илзирә Зиннурова, 50 кг

Бронза медальгә лаек булучы:
🥉Насих Нәгыймов, 45 кг.

Укчыларның тренеры - Ларис Бариев.

Мондагы атмосфераны сез дә күрегез әле, лайкларыгызны кызганмагыз.

📸 Фотолар - Ларис Бариевның шәхси архивыннан.