#Мөслим_информ
Бүген редакциягә Г.Тукай исемнедәге Мөслим урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары килде. Экскурсияне сыйныф җитәкчесе Гөлназ Деникаева, Алдынгылар хәрәкәтенең Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе Рәмилә Кашапова балаларга һөнәргә юнәлеш бирү, үзүсеш өчен алшартлар булдыру максатыннан һәм Халыкара балалар телевидениесе һәм радиосы көне уңаеннан игълан ителгән бөтенроссия "ДеньМедиаПритяжения" акциясе кысаларында оештырдылар.
Реклама белгече Римма Басимова газетага альтернатив язылу, тетмедиа басмаларын безнең аша сатп алу үзенчәлекләре турында сөйләде, Гөлназ Җәлилова газета санының ничек әзерләнүе, Лилия Шәймиева - радио, Динар Нуретдинов телевидение тапшыруларының ничек әзерләнүен күрсәтеп, укучыларга кызыклы мәгълүмат бирде.
📸 Гөлназ Җәлилова, Гөлназ Деникаева фотолары.

#авыл_хуҗалыгы
Казчылык өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан районга Татарстан Республикасы Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов килде.
Эшлекле сәфәрнең төп темасы каз продукциясен һәм инкубатор җитештерүен үстерү перспективалары турында фикер алышу булды. Очрашу кысаларында катнашучылар тармакның актуаль мәсьәләләре турында сөйләштеләр, иң яхшы эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм киләчәктә югары сыйфатлы продукция сатуга юнәлдерелгән хезмәттәшлеккә планнар билгеләделәр, диелә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган хәбәрдә.
📸 Фотолар - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

#кеше_һәм_закон
Алимент түләмәүдә гаепләнүче 53 яшьлек ир-ат суд каршына басачак.
Мөслим районы прокуратурасы 53 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 157 матдәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (суд карарын бозып, балигъ булмаган балаларны карау өчен нигезле сәбәпләрсез матди ярдәм түләмәү, әгәр бу гамәлләр берничә тапкыр кабатланса).
– Суд утырышы барышында ачыкланганча, эш фигуранты Мөслим район суды тарафыннан 2021нче елның 27 октябрендә бирелгән башкару кәгазе нигезендә, ике балигъ булмаган бала файдасына ай саен хезмәт хакының барлык төре һәм башка керемнәреннән 50 проценты күләмендә алимент түләргә тиеш булган, – дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Башкару кәгазе нигезендә хөкем ителүчегә карата 2021нче елның 24 ноябрендә Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы суд приставларының Мөслим районы бүлеге тарафыннан башкарма производство кузгатылды.
Суд карарын үтәмәү сәбәпле, 2024нче елның 11 апрелендә 1нче санлы суд участогының Мөслим районы җәмәгать суды судьясы тарафыннан эш фигуранты РФ административ хокук бозулар турындагы Кодексның 5.35. матдәсенең 1 өлеше нигезендә административ җәваплылыкка тартылды.
Гаепләнүче, административ җәзага тартылган зат буларак, 2024нче елның 1 маеннан шул ук елның 16 октябренә кадәр вакыт аралыгында закон таләпләрен бозып бурычларын каплау буенча чаралар күрмәгән. Нәтиҗәдә, ике балигъ булмаган балага карата алимент бурычы 152241,09 сум тәшкил итте.
– Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны хезмәт хакының 10 процентын дәүләт табышына тотып калып, 6 айга төзәтү эшләренә хөкем итте. Суд карары законлы көченә кермәде, – дип хәбәр итә район прокуратурасы.
Фото – Татар-информ архивыннан

#тәмлетамак
Гөмбә аланы
Райондашыбыз Әлфия Измайлова “Гөмбә аланы” салаты рецептын тәкъдим итә. Салат бик туклыклы һәм тиз әзерләнә.
Кирәкле ингредиентлар: 500 грамм маринадланган гөмбә, 300 грамм пешкән тавык ите, 100 грамм сыр, пешкән өч йомырка, уртача зурлыктагы пешкән бер бәрәңге, өч тозлы кыяр, укроп, суган, майонез.
Әзерләү тәртибе. Маринадланган гөмбәләрне тирән савытка эшләпәләрен аска каратып тезәбез. Шуның өстенә вак итеп туралган укроп, суган сибәбез. Аннары вак итеп туралган тавык итен салабыз һәм майонез сылыйбыз.
Алга таба – угычтан уылган сыр, аннары вак итеп туралган йомырка салып, тагын майонез сылыйбыз. Аның өстенә эре угычтан угылган бәрәңге һәм артык күп итмичә генә майонез ягабыз. Иң соңыннан вак итеп шакмаклап туралган тозлы кыярларны салабыз. Салатның өстен капкач белән каплыйбыз һәм ике-өч сәгатькә суыткычка куябыз. Табынга бирер алдыннан салатны яссы тәлинкә белән каплап әйләндерәбез. Шул рәвешле иң аста булган гөмбәләр өстә калачак.
Фото Әлфия Измайлованың шәхси архивыннан.

#бүген_Мөслимдә
Бүген "Карина" кафесында бик матур чара узды. Район җитәкчелеге махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның, бүгенге көндә илебез тынычлыгын саклаучы егетләрнең әниләре һәм тормыш иптәшләре белән очрашты.
Чарага килүчеләрне район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде, батыр уллар үстергәннәре өчен әниләргә рәхмэт сүзләрен җиткерде. Бүгенге көндә ирләрен илебезне сакларга җибәреп, балалар үстерүче, тырыш хезмәт итүче хатыннарына, әниләренә тирән ихтирамын белдерде.
Бәйрәм чарасы авыз ачу вакытына туры килүе белән дә бик үтемле булды. Район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин вәгазь, Коръән аятьләре укылды. Чара котлаулар һәм район мәдәният йорты егет-кызларының матур җырлары белән дәвам итте.
Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов барлык хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрикләде.
Бәйрәмдә катнашучы әниләр үзләре дә рәхмәт-тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр, шигырьләр укыдылар. Бәйрәм ахырында ир-егетлэр һәр кунакка яз чәчәкләре - лалә гөлләмәләре бүләк иттеләр.
📸 Фәридә Гайнетдинова репортажы.