Мөслим-информ / Муслюмово
1.26K subscribers
30.7K photos
1.24K videos
13 files
6.76K links
http://muslumirc.ru Татарстан Республикасы Мөслим районында булган актуаль яңалыклар.
Download Telegram
#җирле_үзидарә
Чираттагы халык җыеннары Михайловка һәм Тойгелде авыл җирлекләрендә узды.

Район башлыгы Альберт Хуҗин әлеге җирлекләрдә яшәүчеләрне районда башкарылучы мөһим эшләр белән таныштырды, планнар турында сөйләде.
«ШӘП ПРОДАКШН»га яшь блогерларны җыябыз!

Татар телен социаль челтәрләрдә тагын да популяррак итәргә, үз иҗатыңны үстерергә һәм медиа дөньясында яңа дуслар табарга телисеңме? Бу проект — нәкъ менә синең өчен! Биредә сине көтә:

🌹 танылган блогерлар һәм экспертлардан тәҗрибә
🌹 бушлай лекцияләр, мастер-класслар һәм практика
🌹 коллаборацияләр һәм кызыклы проектлар
🌹 чын медиа-җәмгыятьнең өлеше булу мөмкинлеге

Катнашу өчен 31 августка кадәр анкета тутырып гариза җибәрергә кирәк: https://docs.google.com

Проект турында тулырак: https://idel.top
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
#иминлек
11 июльдән республикада “Автобус” профилактик операциясе башланды. Бу чорда ДАИ хезмәткәрләре техник контроль чараларын – тахографлар кулланып, машина йөртүчеләрнең тизлек режимына, хезмәт һәм ял итү вакытына контрольне көчәйтәчәк. “Автобуслар – һәрвакыт аерым игътибар үзәгендә, чөнки алар күпсанлы кешеләрне, шул исәптән мәктәп балаларын да йөртә. Профилактик чара 20 июльгә кадәр дәвам итәчәк”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Фото: Мөслим-информ
Иртәгә алмашынучан-болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез урыны белән боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, төнлә урыны белән 14 м/с, көндез урыны белән 15-18 м/с. Төнлә һава температурасы +11 +16 градус, көндез +20 +25 градус, көнчыгыш һәм көньяк районнарда урыны белән +29 градус.

Кимүче ай, ай Кысла йолдызлыгында.

Үсемлекләр утыру һәм күчереп утырту белән шөгыльләнми торырга кирәк. Бүлмә гөлләренә коры ашламалар сибәргә була. Ачык туфракта кышламый торган күпьеллык суганчалы чәчәкләрне казып алырга кирәк. Авыру һәм уңыш бирми торган агач-куакларны кисәргә кирәк.

Фото – Зөһрә Солтанова
#һава_торышы
Күкрәк бизе яман шеше – хатын-кызларда иң еш күзәтелә торган онкологик авыру. Тулырак - безнең карточкаларда.