Milli_migmar
361 subscribers
3.2K photos
100 videos
33 files
1.6K links
Милли мигъмарият турында фикерләр белән бүлешү минбары
Download Telegram
Forwarded from Artur Qazan
2019 елның 1 июнь көнне Татар китабы йорты үз ишекләрен ачып җибәрде.

Минем өчен аеруча кадерле урын бу. 2016 елда шул бинаның реконструкция проектында катнашырга туры килде (конструктив бүлеген ясадым).

Проект авыр, әмма кызык иде. Бина аварияле хәлдә иде, җимерелү, йә замыкание аркасында янып китү ихтималлыгы зур иде. Бина астына канализация сулары акты, нигезе тотмады, шуңа диварлары ярыклар белән капланды. Түбәсеннән рәхәтләнеп су агып торды. Башта бераз куркытты бу проект, эчендәге бөтен агач конструкцияләре череп беттеләр, монтаж эшләре вакытында җимерелеп китәр дип уйладым, әмма бу проектны да чишеп булды нәтиҗәдә. Шул бинаны коткару проекты иде бу.

20 гасыр башында бу йортта Казанның иң бай кешеләре яшәгәннәр.

Яратам бу урынны))) Шунда килегез, бик матур мәдәни чаралар үткәрелә монда.

Татар китабы йорты, Казан, Островский урамы, 15.


#татарчачара #КудапойтивКазани #татартеле #Казань #Минтатарчасөйләшәм #Казан #татар #Татарстан #татарлар #тугантел #өчпочмак #кыстыбый #түбәтәй #Идел #китап