Гаяз Исхакый
269 subscribers
450 photos
14 videos
13 files
221 links
Download Telegram
ТӨРКИЯ ТАТАРЛАРЫ АНТАЛИЯДӘ ТУКАЙ УРАМЫ ҺӘМ ҺӘЙКӘЛЕ БУЛДЫРЫРГА ЧАКЫРДЫ

Бүген, 26 апрель, Габдулла Тукайның 138 еллыгы көнендә, Төркиядәге Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Анталия мэры Мөхетдин Бөҗәккә бер мөрәҗәгать тапшырды.

Наил Нәбиуллин имзалаган бу мөрәҗәгатьтә, Анталиядә Татар шагыйре Габдулла Тукай исемен бер урамга, паркка бирелүен сорады. Шулай ук Анталиядә Тукай һәйкәлен булдыруны да үтенде.
Әлеге хатта Татарстан башкаласы Казанның һәм Анталиянең тугандаш, кардәш шәһәрләр булуы искәртелде, Тукай исемен Анталиянең урам-паркларына бирү Анталиягә карата татарларда тагын да күбрәк кызыксыну уятачагын, төрекләр һәм татарлар, Татарстан һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең тагын да яхшырачагы, ныгуы әйтелә.

Үз хатында Татар активистлары Анталиядә Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура һәм Садри Максуди исемнәрен дә мәңгеләштереп, алар исеменә урам бирүен дә сорады.

“Анталиядә татарлар күп яши. Бөек шагыйребез Тукай исемен урам һәм паркларга бирү бик күркәм булыр иде. Бер яктан, кардәш төрки халыклар арасында мөнәсәбәтләрне якынайтуга бер мөмкинлек, татар мәдәниятен таныту форсаты бирер иде, икенче яктан, Татарларда да милли үзаңны ныгытырга ярдәм итәр иде. Тукай – татарның иң мөһим шәхесләрнең берсе, һәм аның исемен бөтен дөньяга таныту барлык татарларның эше. Анталиядә Тукайга багышланган кичә 28 апрель көнне үтәчәк” – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.

Азатлык
Гаяз Исхакый ютуб каналына язылыгыз. видеоларыбызны карагыз, лаеклагыз һәм үзегез дә видеолар яздырып җибәрә аласыз) Видеода Исхакый әсәреннән өзек укырга мөмкин, Исхакыйга карата үз фикерләрегезне дә әйтә аласыз. Видеоларыгызны шулай ук ютуб каналыбызны урнаштырырбыз.
https://www.youtube.com/@gayaz_isxaqiy
Нищенка. Гаяз Исхаки.
(на русском языке).
Подписывайтесь на ютуб канал Гаяза Исхаки.
Читайте, записывайте и отправляйте нам отрывки из произведений Гаяза Исхаки.
Все произведения можно найти здесь: isxaki.com

https://www.youtube.com/watch?v=JfGcBazC9Hw
Дуслар, Гаяз Исхакый ютуб каналында язылучылар саны 250дән артты. Мондый үзенчәлекле сәхифә өчен бу сан да начар түгел.
Хәзергә каналыбызда 70дән артык видео бар.
- Сез дә язылыгыз.
- Сез дә сылтаманы уртаклашыгыз.
- Сез дә канал өчен видео төшереп җибәрегез!

Каналыбыз бу: www.youtube.com/@gayaz_isxaqiy
Гаяз Исхакый шагыйрьләргә, язучыларга:

"Минемчә, бөтен әсәрләрдән, кирәк шигырь булсын, кирәк нәсер булсын, татар исе, татар тормышы аңкып торырга тиеш."
Forwarded from Artur Qazan
Кадерле дуслар! Татар акчасы музее сезне Болгар җыенында көтә! Һава торышы бик яхшы, килми калмагыз!😃

@tatar_aqchasy_muzee
"Азатлык" сәхифәсендә язылучылар саны символик 1000 кешедән артты. Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт!

Безнең көрәш - дәвам итә! Курку юк! Бирешмибез!
Котлаулар кабул итәбез!

Канал "Азатлык" преодолел символическую отметку в 1000 подписчиков.
Спасибо что Вы с нами! Наша борьба продолжается!
Принимаем поздравления!

"Бу төкәнмәс көрәш – җиңүгәчә.
Көчсезлекләр көчкә тоташа.
Саф арты саф, дулкын арты дулкын –
Бабайлардан оныкларгача..."

Рафыйк Юныс.
Милләт сүз көтми, эш көтә.

Гаяз Исхакый
Корбан бәйрәмебез котлы булсын!
Талантлы шагыйрь һәм журналист Фәнил Гыйләҗев Татарның бөек юлбашчысы Гаяз Исхакыйга багышлап язылган бик көчле
"Исхакый каберендә" шигыре.
Укый - Фәнил үзе.

Дуслар, видеоларыбызны лаеклагыз, фикерләрегезне языгыз һәм Исхакыйга багышланган ютуб сәхифәсенә язылыгыз!

https://www.youtube.com/watch?v=z1ZnNopxv9k