XIII гасыр башында Болгар ханлыгы мөстәкыйль дәүләт булып яшәүдән туктый. 1236 елда ул Алтын Урда идарәсен кабул итәргә мәҗбүр була һәм Җучи олысының бер биләмәсенә әверелә.
Бу вакыйга илнең табигый тормышын беразга туктатып торса да, озакламый Алтын Урдага кушылуның сәяси яктан әһәмиятле булуы ачыклана. Икътисади мәсьәләдә Болгар ханлыгына бернинди дә хилафлык килми (килсә дә, сизелерлек түгел). Чөнки, беренчедән, җиңүчеләр җиңелүчеләр белән бер өммәттән, ягъни төркиләр була, икенчедән, яулап алучылар бик тиз болгарларның мәдәни йогынтысы астында калалар.
«Казан татарларының матди культурасы» дигән хезмәтендә Н. И. Воробьев бу турыда болай яза: «Болгар иленең шәһәрләрдә яшәүчеләре яулап алучылар (аларның күбесе төркиләр, идарәчеләр арасында гына бераз монголлар булган) белән озакламый кушылып бетәләр. Шуңа күрә Болгарның шәһәр мәдәнияте татар изүе вакытында аз гына да мөстәкыйльлеген югалтмаган. Чыңгыз империясенә иксез-чиксез җирләрне сәяси яктан берләштерү нәтиҗәсендә болгарларга Шәрекъның тәэсире бары тик бераз көчәя генә төшкәндер» (20 б.). Болгарларның һәм яу белән килүче төркиләрнең кушылуы нәтиҗәсендә тарих сәхнәсендә «Казан татарлары» дигән халык пәйда була.
Гаяз Исхакый. "Идел-Урал тарихы. Болгарлар"(1933)
#гаязисхакый #гаязисхаки #гаязисхакый150 #Исхакыйәйткән #Исхакыйцитата

👍3🤔1
Гайсә туганга кадәр ике йөз ел элгәре үк төрки халык үз дәүләтен төзегән. Аларның төп урнашкан җирләре Байкал күле тирәсе булса да, күчмә кабиләләр Бөек Кытай диварына һәм Идел буйларына кадәр җирләрне үз кулында тотканнар. Бу заман турындагы мәгълүматлар хәзер Кытай елъязмаларында гына сакланып калган. Шул аз өйрәнелгән тарихи чыганаклардан без төркиләрнең үз дәүләте, үз мәдәнияте, үз әлифбасы булуын беләбез. Ләкин, кызганыч, ул ерак чорларда туган төрки язу үрнәкләре безгә килеп җитмәгән.
Иң борынгы тарихи язмалар «Орхон язмалары» дип атала, алар милади белән VII гасырда ташларга уелган. Күп гасырлар үтүгә карамастан, бу язмаларның теле хәзерге Казан татарларының диалектына бик тә якын тора.
Гаяз Исхакый
#гаязисхакый #гаязисхаки #гаязисхакый150 #Исхакыйәйткән #Исхакыйцитата
Иң борынгы тарихи язмалар «Орхон язмалары» дип атала, алар милади белән VII гасырда ташларга уелган. Күп гасырлар үтүгә карамастан, бу язмаларның теле хәзерге Казан татарларының диалектына бик тә якын тора.
Гаяз Исхакый
#гаязисхакый #гаязисхаки #гаязисхакый150 #Исхакыйәйткән #Исхакыйцитата
🔥1
"Рус итеге астында изелгән 370 еллык тарихымызны бер күздән кичерсәк, монда татарның аз гына да тыныч яши алган заманасын таба алмыймыз.
Монда патшалар вә министрлар үзгәргәндә татарларга татбикъ ителгән сәясәт үзгәргәләсә дә, боларның барысы да көчләү вә җәберләү ысулларының үзгәрүе генә вә аларның иске юллардан чыгып тагы да ныграк юлга куюлары гына.
Иван Грозный, Алексей Фёдорович, тиле Пётр, Екатерина, Өченче Александр дәверләренең безгә каршы татбикъ иткән сәясәтләре башка кебек күренсәләр дә, бу башкалыклар ялгыз юлларда гына.
Боларның барысында да төп максат бер. Әүвәлдә: халкымызның миллиятен югалтып, руслаштырып бетерү."
- Гаяз Исхакый.
Русиянең киләчәге (Идел-Урал 2) мәкаләсе.
«Милли юл» журналында 1929 елда басыла.

❤1
Идел-Урал азат булыр
(Гаяз агага)
Гаяз ага, син бит безгә кояш идең,
Синең юлың ак юл, бәхет юлы иде.
Шуңа күрә курыкмадың дошманнардан,
Чөнки син бит батыр татар улы идең!
Күкрәк киереп син атладың алга таба,
Татарларың хәзер курыкмый алга бара.
Бер көн килер, Идел-Урал азат булыр,
Шуны көтә, шуны көтә халкың алда.
Минһаҗ Исмагыйли
(Гаяз агага)
Гаяз ага, син бит безгә кояш идең,
Синең юлың ак юл, бәхет юлы иде.
Шуңа күрә курыкмадың дошманнардан,
Чөнки син бит батыр татар улы идең!
Күкрәк киереп син атладың алга таба,
Татарларың хәзер курыкмый алга бара.
Бер көн килер, Идел-Урал азат булыр,
Шуны көтә, шуны көтә халкың алда.
Минһаҗ Исмагыйли
❤6
Рух вә тәрбия ягыннан без – иске Көнчыгыш мәдәниятенең меңнәрчә еллык мәгънәви кыйммәтләре эчендә сугарылган, бөтен эшемезне, көчемезне әхлак кагыйдәләренә корган бер милләтмез.
Безнең бабайларымыз дөнья йөзендә зур-зур дәүләтләр, императорлыклар корып килгәнгә, безнең бөтен төшенчәмез дәүләтчелек нигезендә тора.
Гаяз Исхакый.
isxaki.com

❤3👏1
"Иван Грозный Казанны алыр өчен бик күп гаскәр үтертергә мәҗбүр булганга вә Казан мәдәниятенең өстенлеген сизгәнгә, татарлар тагы бердән баш күтәрмәсеннәр өчен, Казанны алыр-алмас, аның беренче эше бөтен Казан татарын кылычтан кичерү, бөтен шәһәрне талау, бөтен байлыкларны җимерү вә утка ягу булды. Хан сарайлары, мәдрәсәләр, мәсҗедләр, китапханәләр, кәрвансарайлар вә йортлар йир берлә бертигез булганча ватылды. Тарихта бер охшашы күрелмәгән бу рус вәхшилеге Казанның үзендә генә түгел, егерме-утыз чакрымлык Казан тирәсендә дә һичбер татар авылы калдырмады, Казанны бөтенләй христианлаштыру вә руслаштыру нияте берлә, анда ничә меңнәрчә рус китереп, бичара татарга үзенең Казанында торуны, яшәүне дә мәнгы итте."
Гаяз Исхакый
isxaki.com
Гаяз Исхакый
isxaki.com
❤3
Гаяз Исхакый
Photo
Өченче Гаяз Исхакый йөзүләренә ярдәм итик! ✨
Сәлам, дуслар!
21 сентябрь көнне Анталиядә зур тарихи һәм милли әһәмияткә ия булган чара — Өченче Гаяз Исхакый йөзүләре узачак.
Бу йөзү бәйгесе бөек лидерыбыз, язучы, көрәшче һәм милләтебезнең горурлыгы булган Гаяз Исхакыйның 147 еллыгына, һәм Татарстанның 35 еллыгына багышлана.
🎯 Чараның төп максатлары:
1) Татарларны берләштерү һәм таныштыру, милли үзаңны ныгыту.
2) Гаяз Исхакый исемен һәм иҗатын киң җәмәгатьчелеккә таныту.
3) Спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.
4) Татарстанның 35 еллыгын бергәләп билгеләп үтү.
🤝 Бу чараны үткәрү өчен безгә сезнең ярдәм кирәк. Милләтебезгә, тарихыбызга һәм бөек шәхесебезгә битараф булмаган һәркемне бу изге эшкә кушылырга чакырабыз!
Сезнең өлешегез – татарлыкны, Исхакый исемен һәм бердәмлегебезне ныгытуга зур адым булыр.
💌 Кушылыгыз, ярдәм итегез, тарихка үз өлешегезне кертегез!
Ярдәм өчен: 2204240162516084 Озон банк хисабына җибәрергә була. Шунда ук телефон номеры буенча да мөмкин:
+7 929 728 7378
(ялгышып сбербанкка ҖИБӘРМӘГЕЗ, нәкъ ОЗОНга)

Ә Сез Гаяз Исхакыйның васыятьнамәсе белән танышмы?
Әгәр юкән, хәзер нәкъ вакыты.
Сайтыбызда бөек юлбашчыбызның васыятьнамәсен урнаштырдык.
Сылтама буенча кереп укыгыз әле:
http://isxaki.com/about/vasiatnama/

Video
АНТАЛИЯДӘ – ИСХАКЫЙ ЙӨЗҮЛӘРЕ!
21 сентябрь – зур бәйрәм көне! Дуслар, Сезне Татарстанның 35 еллыгы һәм бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакыйга багышланган “Өченче Исхакый йөзүләре”нә чакырабыз!
Бу көнне без барыбыз бергәләп Татарстанның 35 еллык юбилеен бәйрәм итәчәкбез!
Бу көнне Коньяалты пляжы татар моңнары, җыр-бию, җылы очрашулар, татар ашлары, дуслар, танышулар һәм чын милли бәйрәм мохите белән тулыландырылачак!
🏖 Чарада Сезне нәрсәләр көтә?
🏊♂️ Символик йөзү – һәркем үзенә җайлы араны сайлый ала:
• 35 метр – “Татарстан”
• 150 метр – “Гаяз Исхакый”
Йөзү мәҗбүри түгел, әмма катнашкан һәркем финишта 🥇 медаль алачак!
🎶 Күңелле концерт: татар җырлары, биюләр, сюрпризлар һәм махсус кунаклар.
🔥 Утлы шоу – кичне тагын да матуррак итәчәк.
🍽 Фуршет: милли татар ашлары(чәк чәк, өчпочмак, гөбәдия һ.б), тәмле шашлык, чиксез мәтрүшкәле, сөтле татар чәе, җиләк-җимешләр һ.б.
🎁 Бездә иң бай старт пакеты: медаль, сумка, брелок, магнит, футболка*, йөзү шапкасы*, татар стикерлары һәм хәтта Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” китабы.
👨👩👧 Барлык катнашучылар өчен
👶 Балаларга – мини-йөзү.
🌸 Мөселман ханымнары өчен – аерым йөзүләр.
🏃♂️ SUPларда йөзү.
🏃♂️❗️ Теләсәгез, дистанцияне йөгереп яки җәяү дә үтә аласыз.
💬 Йөзмичә генә дә бәйрәмгә кушылып, аралаша, җырлый, яңа дуслар таба аласыз!
Көне һәм вакыты:
21 сентябрь, 15.00
💡 Катнашу шартлары
Чара бушлай. Донатлар теләгән кеше өчен генә.
Теркәү өчен гугл-форма тутыру мәҗбүри.
https://docs.google.com/forms/d/1P5JYbZke05s_D19hpo0eZn8c7VLvxBQX93XBIrDldZg/viewform
📍 Урын: Анталия, Коньяалты пляжы.
(геолокация теркәлгән катнашучыларга бәйрәмгә 1-2 көн кала җибәреләчәк)
📲 Барлык сораулар өчен: +90 552 827 21 15 (WhatsApp / Telegram: Гөлчәчәк)
🌟 Дуслар! Бу – йөзү генә түгел, ә татар рухын тою, миллилекне һәм бердәмлекне бәйрәм итү көне! Үзегезне, дусларыгызны һәм гаиләгезне алып килегез – күңелегез тулы җыр-моң, тәмле ризык һәм җылы истәлекләр белән кайтып китәчәксез!
Быелгы йөзүләр инде өченче тапкыр үткәреләчәк һәм бу матур гадәтне бергә яшәтик.
Өченче Гаяз Исхакый йөзүләре быел антик стильдә үтәчәк. Борыңгы тарихи рухта Сез дә кагылыгыз.
“Исхакый йөзүләре”ндә очрашканга кадәр!

Google Docs
3. ИСХАКЫЙ ЙӨЗҮЛӘРЕ
3й ТАТАРСКИЙ ЗАПЛЫВ
3. İSHAKİ YÜZMELERİ
🗓️ 21 Сентябрь 2025 / 21 Eylül 2025
📍 Место проведения: Antalya, plaj Sarısu
(геолокация будет отправлена зарегистрированным участникам за несколько дней до заплыва)
🕒 Вакыты / Время / Saat:
Старт шәһәрчеге 14:00…

Кем ул?
Кем ул бу милләтне күтәргән кеше?
Кем ул аңа тел биреп, тавышын яңгыраттырган кеше?
Безгә хайван түгеллегебезне күрсәткән кем?
Вәхшәтне төбеннән бозган кем?
Дошманнарыбызга кемлегебезне күрсәткән кем?
Бу моңлы милләтне шатландырган кем?
Караңгыда идек, «Таң»ны аттырган кем?
Безне бер көлдереп, бер елаткан кем?
Узган көннәребезне уйлаткан кем?
Һәм «Инкыйраз»ны исебезгә төшергән кем?
Тирә-яктагыларның игътибарын җәлеп иткән кем?
«Татар» сүзен «тоткар»га әйләндергән кем?
Безнең өчен бөтен зәхмәтне үзенә алган кем?
Соңыннан рәхмәтен уртак иткән кем?
Габдулла Тукай
(“Кем ул?” «Әлгасрелҗәдид»нең 1907 елгы 25 май (5 нче) санында «…» имзасы белән басылган. «4 нче дәфтәр»гә (1907; 1909) кертелгән. Журналда шигырьнең азагында «Соңы бар» дип куелган. Текст «4 нче дәфтәр»дән (1909) алынган.
Бу шигырь, Гаяз Исхакыйга багышланганы һәм аның иҗатына ифрат югары бәһа биргәнлеге сәбәпле, совет хакимияте елларында Тукайның һичбер басмасына да кертелмәгән. Бары тик СССРда үзгәртеп кору һәм хәбәрдарлык чоры башланганнан соң, профессор Ибраһим Нуруллин аны «Социалистик Татарстан» газетасының 1989 елгы 9 апрель санында кыскартып бастыра алды. «Кем ул?» шулай ук унбиш томлы «Гаяз Исхакый әсәрләре»нең VIII томына кертелде (Казан, 2001. 38 б.)
Шигырь милли әдәбиятыбызда Гаяз Исхакыйга карата язылган беренче мәдхия үрнәге булуы җәһәтеннән аерым игътибарга лаек. Ул «Мөридләр каберстанындан бер аваз»да күтәрелгән теманы («Дәрсе гыйбрәт вирде безгә «Инкыйраз» нам бер әсәр…) тирәнәйтеп, киңрәк яссылыкта дәвам иттерә.
Гаяз Исхакый порталы - isxaki.com/

👍5
Большевикларның Идел-Урал төрек-татарларның телләрен бетерү теләкләре русларның безгә каршы сәясәтләрендә яңа нәрсә түгелдер. Большевик хөкүмәтенең бүгенге көндә безгә Идел-Мөкаддәратләрен – язмышларын. Уралда яшәүче төрек-татарларның телләрен руслаштыруга тырышуы да һичбер социализм, коммунизм әсасләреннән килгән яисә тормышның таләпләреннән чыккан бер нәрсә түгелдер. Фәкать чарлык Русиясенең төрек-татарны руслаштыру сәясәтләренең дәвамы гынадыр.
Гаяз Исхакый
isxaki.com
#гаязисхакый #гаязисхаки #гаязисхакый150 #Исхакыйәйткән #Исхакыйцитата
Гаяз Исхакый
isxaki.com
#гаязисхакый #гаязисхаки #гаязисхакый150 #Исхакыйәйткән #Исхакыйцитата
Соңгы тамчы канга кадәр сугышып, төрки-татарлар 1552 елның 15 октябрендә җиңелергә мәҗбүр булалар. Ләкин Казан алынса да, каршылык дәвам итә. Күпсанлы партизан отрядлары Явыз Иван гаскәрләренә көнчыгышка үтәргә генә түгел, хәтта Казаннан чыгарга да ирек бирми. 1553 елда Казаннан алтмыш чакрым ераклыкта, Мишәнең Иделгә койган төшендә, төрки-татарлар Мишә-Тамак кальгасын салалар. Бу кальга руслар тарафыннан дүрт елдан соң гына яулап алына. Казан халкы ярдәм сорап Төрек солтанына, Кырым ханына, Нугай Урдасына мөрәҗәгать итә. Баштагы икесеннән ярдәм килми, ә ярдәм итәбез дип килгән нугайлар үзебезнең халыкны талау белән шөгыльләнә башлый. Төрки-татарлар ике фронтта сугышырга мәҗбүр була. XVI гасырның икенче яртысы безнең тарихта канлы вакыйгалардан гына тора.
Казан алынуга ук Мәскәү анда үз тәртипләрен кертә һәм шәһәрнең диварларын ныгыта башлый. Төрки-татарларның исән калган өлеше Казаннан куып чыгарыла. Басып алынган җирләрнең башлыгы итеп Мәскәү патшасының наместнигы куела, ә 1555 елда биредә яңа епархия оештырыла. Аның җитәкчесе итеп епископ Гурий9 билгеләнә, аның вазифалары дини кысалар эчендә генә чикләнеп калмый. Халыкны чукындыралар, мәсжед-мәдрәсәләрне җимерәләр, алар урынына ашыгып чиркәүләр, монастырьлар салалар. Колонияләштерү башлана, ягъни Мәскәү тирәләреннән бу җирләргә русларны күчереп утырталар. Хуҗалары ташлап киткән сарай-биналар, биләмәләр русларга бүлеп бирелә. Мәскәүгә бил бөккән кайбер морзаларга гына кагылмыйлар, хәер, бу да вакытлыча гына хәл була. Җиңүчеләрнең кансызлыгы һәм рәхимсезлеге шуннан гына да күренә: бүгенге көндә дә Казаннан утыз-кырык чакрым ераклыкта бер генә татар авылы да юк…
Рус игенчеләренең күбесен бирегә ирексез күчерәләр. Килмешәкләрнең шактый өлешен качаклар тәшкил иткән. Үзләренең боярларыннан качып киткән ул игенчеләргә Казан җирендә ун еллык ирек бирү турында игълан ителгән.
Игенчеләр белән бергә «поганый басурман» җирләренә хисапсыз-сансыз поплар да агыла. Аларның дөньяга карашы христианнарның «яманлыкка каршы торма» дигән тәгълиматыннан ерак торган, болар православиене кулга корал тотып таратканнар. Архиепископ Гермогенның10 1593 елгы доносы нигезендә Фёдор Иоанович патшаның барлык мәсжедләр һәм мәктәпләрне җимерергә кирәклеге турында указы чыга («мечети же татарские вес пометати и татарам мечети однолично не ставити и конечно татарские извести»). Әлбәттә, бу сәясәт белән җиңелүчеләр килешергә теләмәгән. Болганчык вакыт татарлар өчен бик уңайлы була, алар, поляклар белән элемтәгә кереп, үзләренең мөстәкыйльлеген кайтарырга омтылалар. Бу вакытта Казан ханлыгы чынлыкта Мәскәүдән аерыла. 1612 елда Казан беразга үзенең мөстәкыйльлеген кайтаруга ирешә.

❤5
Көз. Октябрь.
Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" әсәрен уку өчен иң шәп вакыт!
Әсәр Исхакый сайтында бар
https://isxaki.com/asarlar-1908-1918-ellar/

🔥6
Гаяз Исхакый
Photo
ГАЯЗ ӘФӘНДЕ ИСХАКЫЙНЫҢ ТОКИОГА ТӘШРИФЕ
Октябрь[нең] 16 сында Токиога мәшһүр милләтче мөхәрриремез Гаяз Исхакый җәнаплары тәшриф иттеләр вә Токио вокзалында Токиода мәхәлләи исламия могтәбәраны илә мәхәлләнең рәисе Мөхәммәд Габделхәй хәзрәт1 тарафыннан истикъбаль кылындылар.
Гаяз әфәнде – мөһаҗәрәт вакытымызда Казан телендә2 үземезгә махсус мәҗәллә чыгарып, Идел-Уралның истикълялье юлында армый-талмый, ачыктан-ачык үзенең фикерен игълан итүче вә яшьлегеннән бирле милләтемезнең сөеп укыган китапларын язучы мөхтәрәм мөхәррир вә әдибемездер. Гаяз әфәнде, Токио мөселман могтәбәранында кунак булып, әле берничә атналар Токиода калачагын сөйлидер.
Токиода мәхәлләи исламия вә мәктәбе исламия вә һәм дә исламны сөюче япон могтәбәраны шәһәремездә мосафир булган мәзкүр ике* милли кунагымызга тантаналы зыяфәтләр, дини вә әдәби мосахәбәләр вә төрлечә хөрмәтләр кылу хәзерлеген күрәләр.
Мәктәбе исламия шәкертләре Гаяз әфәнде килүе мөнәсәбәте илә аның берәр китабын вә мөмкин кадәр «Зөләйха» исемле китабын сәхнәгә куярга хәзерләнәләр.
Токио
Искәрмәләр һәм аңлатмалар:
Гаяз әфәнденең Токиога тәшрифе. «Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 1 (72) нче санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынды.
1 Мөхәммәд Габделхәй хәзрәт – имам Мөхәммәд Габделхәй Корбангалиев.
2 …Казан телендә… – биредә мәкалә авторы телебезне ХIХ гасырда һәм ХХ гасыр башында кулланылган мәгълүм термин белән атый.
Тәшриф иттеләр – килделәр.
Мәхәлләи исламия могтәбәраны – мөселманнар мәхәлләсенең ихтирамлы кешеләре.
Истикъбаль кылындылар – хөрмәтләп каршыладылар.
Мәзкүр – әйтелеп үтелгән.
* Икенчесе – Габдерәшид казый Ибраһим. – Төз. искәр.
Зыяфәтләр – хөрмәтләүләр, кунак итүләр.
Мосахәбәләр – кара-каршы сөйләшеп утырулар.
Чыганак: isxaki.com