Гаяз Исхакый
280 subscribers
451 photos
14 videos
13 files
232 links
Download Telegram
Гаяз Исхакыйның барлык әсәрләрен безнең сайтыбызда укып була.

https://isxaki.com/ijat/asarlar/
Гаяз Исхакыйның "Тормышмы бу?" әсәреннән өзекне дустыбыз
ДАМИР МУСИН укый.
Загреб, Хорватия.

Дамир әфәндегә видео өчен бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез!

https://www.youtube.com/watch?v=uR_D6zXGvOY
"Ул үзенең мөкаддәс дип таныган диненә, үзенең тулы ышаныч белән сайлаган милләтенә һичбер хыянәт итми. Вә милләт тарафыннан алып барырга дип ышанып бирелгән байрагыбызны ул үлгәнче саклый, үзенә авырлык килсә дә, ул мөкаддәс байракка кер тидерми, аңарга тап тамызмый. Бөтен әтрафтан килә торган рус бураны эчендә большевик җиле, давылы уртасында ул безнең төрек-татарның үзлек байрагын иңдерми."
- Гаяз Исхакый мөфти Ризаэтдин Фәхретдин турында.
На сайте Гаяза Исхаки мы постепенно увеличиваем количество переведенных статей Исхаки на русский язык.
загляните, почитайте.
https://isxaki.com/ru/category/publushing_rus/
Гаяз Исхакый белән бәйле кыска видео тавышландыру өчен 28-37 яшендәге, татар телендә сәнгатьле укый алырлык хатын-кыз кирәк.
Нишләргә: диктофонга бер татар әдәби текст укырга кирәк булачак.
Тавыш эзлибез.
Булышырга теләүчеләр булса - @nailtatar га языгыз әле.
КИЗҮДӘГЕ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕМЕЗ

Моннан унбиш еллар элек Казанның мөселман мәхәлләләренең кечкенә генә бер мәхәлләсенең кыска гына бер урамында, тәбәнәк кенә бер өйнең тар гына фатирында, пөхтә генә бер өстәл янына дүрт-биш кешелек кенә чәй мәҗлесе хәзерләнгән иде. Зыяфәт Оренбургтан килгән фикердәш, мәсләктән бер яшь татар берлән утырышыр өчен корылган вә Казан яшьләренең һәммәсе дә самовар янына тупланган иде.

Татарның шул вакыттагы тормышыннан разый булмаган, татарга әллә нәрсә ясарга төшенгән, татарны әллә нинди яңгы, нык бер халык итәргә хыял иткән бөтен көчләр, куәтләр берсе дә калмаенча җыелган иде. Ләкин шуларның һәммәсе дә нәни генә бер баланың бәләкәй генә кулындагы гөнаһсыз бармаклары саныннан – гадид ягыннан артык булмаса да, көч ягыннан да кечкенә баланың бармакларыннан куәтле күренмәсә дә, уйлар, теләүләрнең яңгылыгы, аклыгы ягыннан да мәгъсум баланың тапсыз күңеленнән керсез иде.

Мәҗлес никадәр кечкенә булса да, сүзләр зурдан иде. Уйлар җирләрдән йөреп бетереп, күкләргә кадәр оча иде. Татарның укуы, укытуы, мәктәп-мәдрәсәсе, идарәи руханиясе, әдәбияты, матбугаты инәсеннән җебенә кадәр төшенелә, мөхакәмә ителә, юллар эзләнә, маяклар утыртыла иде. Һәммәсенең башында «халкыңа хезмәт итү» фикере ак-саф көенчә нурлана, һәммәсенең сүзендә шул пакьлек ялтырый, һәммәсенең йөзендә шул мәсләк аклыгыннан нур балкый, иман нуры ялтырый иде.

Монда сүз күп булса да, уй төрлечә акса да, мәсьәләләр кызык булса да, әфкяр һаман бер иде, нәтиҗә һаман шул иде: халыкка хезмәт итү, халыкны уяту, халыкны милләт ясау.

Гаяз Исхакый. 1915нче ел.
«Сүз» газетасының 1915 елгы 16, 18, 22, 25 декабрь (2, 3, 4, 5 нче), 1916 елгы 2, 16, 24, 31 гыйнвар (7, 11, 14, 17 нче), 2, 6 март (28, 30 нчы) саннарында «Гаяз» имзасы белән басылган («Әле дә шул мөселман җәмгыятенең мәдрәсәләр мәсьәләсенә күчик әле» диелгән булса да, дәвамы күренмәде). Текст шуннан алынды.

Мәкаләне тулысын isxaki.com сайтыбызда укып була. Эзләүдә "КИЗҮДӘГЕ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕМЕЗ" дип кертегез.
Бүген, 22 июль – Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел.

Гаяз абыйның рухы шат, урыны җәннәттә булсын!

70 лет назад, 22 июля 1954 года татарский народ потерял своего великого лидера, политика, общественного деятеля, журналиста, писателя, драматурга, признанного тюркского деятеля – Гаяза Исхаки.

Мы вспоминаем Гаяза Исхаки с большим почтением и уважением!

Азатлык
Еларга әзерләнегез!

"Унике сәгать ун минутта әти үзенең бөек җанын Аллаһка тапшырды."

22 июль – Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел.

Гаяз Исхакыйның соңгы көннәре турында аның кызы Сәгадәт Чагатай сөйли. Сезгә дә тыңлап алырга тәкъдим итәбез.



https://www.youtube.com/watch?v=cwhCW5X8NpQ
22 июль 2024 ел, Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел булды.

Юлбашчыбызның вафаты көнендә, Татар имамы Равил хәзрәт Истанбулның Әдернекапы зиратында урнашкан Гаяз Исхакый каберендә Коръән аятләре укыды, рухына дога кылды.
Равил хәзрәткә һәм аның белән бергә Исхакый каберенә барган милләттәшләребезгә бик зур рәхмәт!

Гаяз абыйның рухы шат, урыны җәннәттә булсын!

Бөекләребезне онытмыйк!
Каберләренә юллар суынмасын!

https://www.youtube.com/watch?v=83tSymYxhBY&t=16s
Безнең Гаяз Исхакыйның ютуб каналы бар, аңа язылыгыз. Әкрен генә үсәбез!
500 гә күп калмады. Язмаларны карагыз, лаеклагыз һәм фикерләрегезне языгыз. Активлыкны арттырыйк әле, Исхакыйны тагын да күбрәк кеше белер.

Подписывайтесь на наш ютуб канал Гаяза Исхаки.
Подпишитесь, поделитесь, посмотрите видео) Через активность мы повысим интерес и к Гаязу Исхаки.

https://www.youtube.com/@gayaz_isxaqiy