ӘНКАРАДА ТАТАР ИФТАРЫНДА ИСХАКЫЙ КИТАПХАНӘСЕ АЧЫЛДЫ
23 мартта, Төркия башкаласы Әнкарада зур итеп Татар ифтары үткәрелде. Җыенда 50гә якын милләттәшебез катнашты.
Кичәне оештыручылар бөек шәхесләребез Дәрдемәнд, Мөхлисә Бубый һәм Гаяз Исхакый турында сөйләде. Оештыручылар әлеге очрашу Татарларны берләштерү өчен үткәрелүен сөйләде.
“Татар халкына бердәмлек җитми. Аеруча чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез менә мондый очрашуларга, җыеннарга сусаган. Бергәләшеп җыелып, туган телебездә аралашып, авыз ачып, без танышабыз, бердәмлегебезне ныгытабыз” – дип сөйләде җыенны оештыручыларның берсе Наил Нәбиуллин.
Әнкарада Татар ифтары вакытында тантаналы рәвештә Гаяз Исхакый исемендәге Татар китапханәсе ачылды, анда әлегә 50 китап җыелган. Бу китапханә Татарларны берләштерү һәм очраштыру ноктасы, булыр дип ышана ифтарны оештыручылар.
“Әнкарада Татар ифтарын икенче ел рәттән оештырабыз. Быелгының тагын бер үзенчәлеге, авыз ачу мәҗлесе Төркия башкаласының нәкъ үзәгендә үтә. Бу бик мөһим” – дип сөйләде оештыручылар.

ПОЛЬШАДАН КИТҮ
1939 елның 1 сентябрендә, җомга көнне, таң атканда, немецлар Польшага каршы сугыш игълан иттеләр. Бу көндәлек дәфтәремне нәкъ шул көнне яза башладым.
6 сентябрьдә хөкүмәт, «Варшавага алыну куркынычы яный» дип, безне, ягъни «Прометей» лидерларын, башкаладан эвакуацияләү1 турында карар кабул итте. Төнлә сәгать икенче егерме минутта, машиналарга утырып, юлга чыктык. Кая барасыбызны белми идек, һәрхәлдә, безгә «Варшавага янаган куркыныч беткәнгә кадәр тыныч җирдә урнашкан бер утарда» торачагыбызны әйткәннәр иде. Юлга чыгасыбыз бары бер-ике сәгать элек кенә билгеле булганга, әзерлек эшләрен юньләп башкара алмадык, әйберләребез һәм язмаларыбызны шул килеш калдырып китәргә туры килде. Китү хәбәрен алу белән, мин Варшавада яшәгән илдәшләребездән Мөхәммәтҗан Ибраһимны2, башкалада укыган яшьләрдән исә Али (Акыш)3, Габделәхәт Гәниш4, Кәбир Кәмбир (Камбир)ләрне5 өемә чакыртып алдым. Егетләргә өемдә торып торачакларын әйттем, Мөхәммәтҗан әфәндегә берничә ай өчен квартир акчасын, яшьләргә шулай ук берничә ай ашап-эчеп торырга җитәрлек акча бирдем. Өемдә булган бөтен азык-төлек запасын кулланыгыз, дидем.
Бу хәлләрдән әүвәл Румыниянең Кармен Сельви дигән җиренә барып6, диңгездә коенып, бер ай чамасы ял иткән, 23 августка Төркиягә дә билет алган идем. Нәкъ шул көнне, Констанцага баргач, радиодан Советлар белән Германия арасында дуслык килешүе төзелгәнен ишеттем7. Бу хәбәр миңа зур тәэсир ясады, чөнки мин аның, һичшиксез, Польшага каршы юнәлдерелгәнен аңладым. Польша бу көннәрдә дөнья сәясәтенең үзәгенә әйләнәчәген, демократлар бу ике дәүләткә ачыктан-ачык каршы булачакларын, безнең мәңге дошманыбыз булган русларга каршы позициядә торачак дәүләтләр ягына басу милли мәнфәгатьләребезгә туры киләчәген уйладым.
Төркиягә дигән билетымны ташлап, Варшавага кайттым һәм, чыннан да, андагы халыкның дулкынлану һәм киеренкелек эчендә булуын күрдем. Бер атнадан сугыш та башланып китте. Варшавага кайтканнан бирле әле монда, әле тегендә чабып, ыгы-зыгыда булганга күрә, Румыниядән алып кайткан юл чемоданымны да бушатып өлгермәгән идем. Мөхәммәтҗан әфәнденең сүзен тыңлап, анда тагын бер яңа костюмны да тыгып куйдым.
Юллар качаклар белән тулган булу сәбәпле, ул көннәрдә Варшава урамнарында йөрү бик кыен иде. Машинага, арбага утырып яки җәяү башкаладан качып барган халыкның саны бермә-бер артты. Шәһәр читендә исә меңләгән кешеләр, җирдә чокынып, урлар казып яталар иде. Алар безгә һәм башка качакларга: «Кая качасыз? Әйдәгез, илне бергә саклыйк!» – дип кычкырып калдылар.
Варшаваның шәһәр алды бистәләреннән чыгып бетү өчен дүрт-биш сәгать вакыт кирәк булды. Кояш чыкканчы, каладан мөмкин кадәр ераграк китәргә тырыштык, чөнки, кояш чыгу белән, немец очкычлары Варшаваны бомбага тота башлыйлар иде.
Гаяз Исхакый. Польшадан китү.
Мәкалә тулысынча монда:
https://isxaki.com/2020/08/28/%d0%bf%d0%be%d0%bb%d1%8c%d1%88%d0%b0%d0%b4%d0%b0%d0%bd-%d0%ba%d0%b8%d1%82%d2%af/
Төркиядә чыгучы «Әмәл» журналында 1984 елның 141–149 нчы саннарында төрек телендә басылган.

Forwarded from АЗАТЛЫК / СВОБОДА
ТАТАР ИФТАРЛАРЫ!
Хөрмәтле милләттәшләр!
Аллаһы ризалыгы өчен һәм Татарларны берләштерү максатыннан, Төркиянең 5 шәһәрендә: Искешәһәр, Истанбул, Анталия, Алания, Әнкара Татар ифтарлары оештырабыз.
Әлегә 3 шәһәрдә ифтарлар узды, аларда 300 ләп кеше катнашты.
Бу атнада Алания һәм Анталиядә Татар ифтарлары.
Ифтарларны оештыруда мадди теләктәшлек тә бик мөһим. Һәр ифтар кимендә 7-8 мең лирага (21-24 мең сум) чыга.
Теләүчеләр булса, әлеге ифтарларга әз булса да ярдәм итә аласыз. Эшебез дә, ашыбыз да уртак булыр.
Бер рухта, бер-бер артлы Төркиядә икенче (!) тапкыр 5 Татар ифтары оештырабыз.
Ничек ярдәм итәргә?
1) ибан
TR16 0001 0024 8096 5281 3750 04
Nail Nabiullin
Ziraat Bankası
2) Сбербанк картасы:
4276620025274659 Хисматова Г.Р.
3) Крипта. Бинанс. USDT TRC-20(Tron) - TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY
@Nailtatar га языгыз.

Пристав, Сәгыйть әфәндегә карап: «Сезнең фатирыңызда тентү ясарга
әмер булды!» — дип, тентү ясарга тотынды. Борынсыз хуҗа, мине күргәч, әллә ниләр кылынып сүгешергә тотынды. Приставка: «Миндә гаеп юк, мин ике кешегә генә бирдем», — дип, үзен йоларга юл хәзерли башлады. Тентү башланды. Мин йоклаган булып ята идем.
Сәгыйть әфәнденең фатиры безнең редакциямез хисапланганга,
гәзитәләрнең, хатларның, мәкаләләрнең исәбе-хисабы юк иде. Шуның өчен тентү бик озак дәвам итәчәк иде. Приставның аруыннан һәм дә язуларның барысы да татарча булуыннан безнең мәкаләләрне, хатларны барысын да калдырырга булдылар. Пристав янындагы татар городовое һәр язуны әйләндереп-әйләндереп карый иде дә, берсен дә аңламагач, бер сүз дә танымагач: «Статья, ваше благородие», — дип читкә ташлый иде. Сәгать ярымнар вакыт үткәннән соң, тентү бетте. Пристав протокол язарга тотынды.
Минем хакымда Сәгыйть әфәнде: ул иптәшемез, кичә театрдан кайтырга ерак булганга, монда кунды, дип җавап бирде, пристав, шул сүзгә канәгатьләнеп, мине борчымаска булды. Ләкин татар городовое үзенең егетлеген Һәм дә тугры хезмәт итүен күрсәтер өчен мине уятып сорауны мәслихәт күрде.
Пристав иренеп кенә: «Уят алай булса!» — дип әмер итте, городовой мине уята башлады. Мин, бераз уянмаган булып торганнан соң, күзләремне ачар-ачмас торып утырып, бик гаҗәпсенгән кебек, бер дә курыкмаган кыяфәт берлән сөйләргә тотындым. Мин хәзер мине алып китәчәкләренә тәмам ышанганга, бик акрын гына торып киенә башладым. Пристав, приставтан битәр өй
хуҗасы, минем кемлегем хакында бик күп сөальләр бирә башладылар. Мин, бер дә исе «итмәгән кеше кебек, «фәлән урамда торам» дип ялганладым. Минем әйберләремне карарга тотындылар. Миннән бернәрсә дә чыкмады.
Протокол яза башлагач, мин үземнең фамилиямне яшерүдә хәзер файда юклыгын белгәнгә, мине илтәчәк икенче часть полициясе барысы да мине таныганга, мин үз фамилиямне әйттем. Иптәшләр теләр-теләмәс минем күземә карадылар. Алар да минем өчен котылырга юл юклыгын белгән кебек
күренделәр. Ләкин пристав яңы кеше булганга, мине, алай да, таный алмады.
Протокол беткәннең соңында мин полициягә бармаска теләп әллә никадәр тартыштым.
Гаяз Исхакый. Зиндан.

ерлек вә бүленү юллары
Нинди генә эш өчен тартыш башланмасын, беренче уларак, барачак юлның кыйбласын билгеләргә; икенче, шул юлга тотылачак үз көчеңне барларга; өченче, каршы яктан чыгачак дошман көчен үлчәргә, белергә тиеш. Шуларны туры итеп тамгалаганда, вакыт вә җаена карап эш эшләргә генә вә тартышны бөтен саф буйлап бер кыйблага таба алып барырга гына кала. Безнең төрек-татарның кыйбласы ачык итеп тәгаен ителгән: ул үзенең милли барлыгын саклап, үзенең киләчәктә үзенчә үсүенә, алга китүенә килешү – бер зәмин хәзерләү. Бу да бүгенге милләтләр тартышында үз эшләренә үзләре бөтенләй хуҗа булганда гына мөмкин булганга, бу кыйбла ташы истикъляльдер. Моның юлы да бөтен җәбһәләрдә истикъляль өчен тартышудыр. Ләкин шул истикъляльне алырга безнең үземезнең көчемез җитәрлекме? Безнең көчемез каршы килгән зур көчкә караганда бик кечкенә булып калачак түгелме? Бу сорауларга ачык иттереп җавап бирер өчен, безнең милли тартышу вә бездәге берничә юлны хәтерләп үтәргә вә шул юллардагы төрле танышларны искә алырга кирәк. Һәркемгә мәгълүм, патша заманасындагы безнең бөтен көрәшемез дин байрагы астында бара иде. Чөнки Русиядә яши торган без төрек-татарлар барымыз да бер диндә булганга, русларның безгә һөҗүм нокталары шул ук дин җәбһәсендә торганга, без дә үземезне саклау юлында берләшкән идек вә бергә хәрәкәт итә идек. Русларның безне бу дин җәбһәмездә бүлгәләргә тырышулары (мисал: казакъ-кыргызларны Идел буе Диния нәзарәтенә кертмәүләре, Төркестанда дини анархия ясар өчен, аларга һичбер дини оешма ясарга ирек бирмәүләре) нәтиҗәсез кала килә иде. Төрек-татарларның кайсы гына бер өлкәсендә дин җәбһәмезгә каршы руслар тарафыннан бер һөҗүм башламасын, бөтен төрек-татар өлкәләрендә каршы тору башлана иде. Бик күп вакытта русларның бик зур гайрәтләр берлә, акчалар түгеп корган планнарын юкка чыгара иде. Шулкадәр кара мөтәгассыйб булган русларның бөтен хөкүмәт аппаратлары берлә төрек-татарларны чукындырырга йөз еллар буенча тырышуларына карамастан, максатларына таба бик көчкә генә йөри алуларында без үземезнең шул берлегемезгә бурычлымыз. Русиядә бу тартышулар 1905 елгы революциядән соң сәяси төс алып киткәч тә, бу дини җәбһәмез үз көенчә кала алган иде. Хәтта Думадагы фракциямез дә, иске ганганәмезне саклар өчен, үзенең исемене төрек-татар исеме йиренә «Мөселман фракциясе» дип атаган иде. Бу фракция, милләтнең милли сәясәтен алып барырга мәҗбүр булса да, үзенең тартышу җәбһәсенең иң зур ягын дини якка борып җибәргән иде. Бу фракция дә төрек-татар илләренең һәммәсеннән: Кырым, Төркестан, Идел-Урал, Казакъстан, Азәрбайҗан вә Шимали Кавказдан вәкилләр булган Беренче вә Икенче Думаларда эшләр шул берлек юлыннан барган кебек, Өченче, Дүртенче Думалар да, Төркестан вә Казакъстан бөтенләй вәкилсез калдырылып, Кырым, Идел буе, Кавказ (хокукларында бик кысылган бер хәлдә) үзләре генә калгач та, шул берлек юлыннан киткән иде. Дүртенче Дума да, мөселман фракциясендә бер генә Кавказ вәкиленнән башка1 һәммә вәкилләр Идел-Уралдан гына булса да, әүвәл үзенең эшене Идел буе файдасына гына төбәмичә, һаман да шул бөтен төрек-татар халыкларының хакларыны саклау юлында алып барган иде. Киләчәктә дә шул юлдан аерылмаячак иде. Думаның фракциясе зәгыйфьләшеп китеп, аның көчен арттыру тиеш булгач, аның янына бер «бюро» ясалып2, ул бюроны барлыкка китерү вә яшәтү көченең йөз дә сиксән бише Идел-Уралның милли сау оешмалары ярдәме берлә генә мәйданга китерелгән булса да, анда да берлек җәбһәсе сакланган иде. Фракциягә кирәк акча вә кирәк акыл берлә һичбер файда вә катнашы булмаган мөселман илләренең файда вә кирәкләре дә бер дә хәтердән чыгарылмаган иде. Иң зур акча вә акыл көче биргән Идел-Урал мөселманнары монда һичбер төрле үзләренең хакларының кимүен күрмиләр, киресенчә, бөтен башка мөселман илләренең хаклары өчен тартышуны үз эшләре өчен тартышу дип беләләр иде. Сугыш вакытында Аҗар мөселманнарына каршы ителгән золымны3 протест итүдә вә җәберләнгәннәргә ярдәм бирүдә Идел-Урал читтә калмаган кебек, Төркестандагы Җизак мәзлумнәренә4 ярдәмгә килүдә Идел-Урал төрек-татарлары иң алда йөргәннәр иде.

Кыргыз-казакълардан лашманчы җыюдагы авырлыкларны да үз эшләре итеп күтәрешкәннәр иде. Әлеге бюро вә фракциянең башлап йөрүе берлә Мәскәүдә чакырылган Бөтенрусия мөселманнарының Беренче съезды5 вә аның анда сайлап калдырган Үзәк Мөселман Шурасы менә шул берлекнең гәүдәсе иде.
Гаяз Исхакый. Публицистика.
Берлек вә бүленү юллары..
Дәвамы монда: https://isxaki.com/2020/08/25/%d0%b1%d0%b5%d1%80%d0%bb%d0%b5%d0%ba-%d0%b2%d3%99-%d0%b1%d2%af%d0%bb%d0%b5%d0%bd%d2%af-%d1%8e%d0%bb%d0%bb%d0%b0%d1%80%d1%8b/

Идел-Урал
Гайсә туганга кадәр ике йөз ел элгәре үк төрки халык үз дәүләтен төзегән. Аларның төп урнашкан йирләре Байкал күле тирәсе булса да, күчмә кабиләләр Бөек Кытай диварына һәм Идел буйларына кадәр йирләрне үз кулында тотканнар. Бу заман турындагы мәгълүматлар хәзер Кытай елъязмаларында гына сакланып калган. Шул аз өйрәнелгән тарихи чыганаклардан без төркиләрнең үз дәүләте, үз мәдәнияте, үз әлифбасы булуын беләмез. Ләкин, кызганыч, ул ерак чорларда туган төрки язу үрнәкләре безгә килеп җитмәгән.
Иң борынгы тарихи язмалар «Орхон язмалары» дип атала, алар милади белән VII гасырда ташларга уелган. Күп гасырлар үтүгә карамастан, бу язмаларның теле хәзерге Казан төрки-татарларының шивәсенә бик тә якын тора. Күптән түгел генә табылган төрки-гарәп сүзлегеннән күренгәнчә (Мәхмүд әл-Кашгариның милади белән 1147 елда язылган1 «Диване лөгатет-төрк» әсәре), шул вакытта ук фигыльләрнең төрләнеше буенча төрки теле ике шивәгә аерылган. Тора-бара бу аерма тагын да көчәйгән һәм шивәләрнең икесе дә шактый ук мөстәкыйльләшкән. Әдәбиятта аларны көньяк һәм төньяк сөйләмнәре дип атыйлар, ләкин грамматиканың, синтаксисның һәм сүз тамырларының уртаклыгы бу сөйләмнәргә поляк һәм рус яки эстон һәм фин телләре кебек аерым ике тел булып шәкелләнергә мөмкинлек бирмәгән.
Төркиләр аерым кабиләләр булып яшәгәннәр, һәр кабилә бәккә буйсынган. Ә бәкләр исә, үз чиратында, барлык ыру һәм кабиләләрнең юлбашчысы – Каганга бил бөккәннәр. Кайбер кабиләләр еш кына үз ханлыкларын төзегәннәр, аннары үзара сугыш башлап җибәргәннәр. Кайчагында бу ханлыкларны нинди дә булса хан үз кул астына җыйган. Тарих берничә шундый төрки империяне хәтерли. Урта гасырларда, XII йөз башында, Чыңгыз хан (1155–1227), барлык төрки кабиләләрне берләштереп, шундый көчле төрки империя төзи, ләкин бу ханлык озак яшәми, бераздан өч өлешкә (олыска) бүленә: 1) Болгар-Кыпчак (Идел һәм Урал буйлары), 2) Чыгытай (Төркестан) һәм 3) Сәлҗүк (Кече Азия һәм Балкан).
Әлеге мәкаләнең максаты – беренче төркемнең варислары, ягъни Идел буеннан Төркестанга кадәр йирләрне биләп торган төркиләр турында кыскача тарихи һәм сәяси мәгълүмат бирү. Бу төркиләр Сура елгасыннан алып Каспий диңгезенә кадәрге төбәкләрдә көн күрәләр, революциягә хәтле административ бүленеш буенча ул йирләр Нижгар губернасының бер өлешен, Казан, Самара, Әстерхан, Оренбург, Уфа губерналарын һәм Сембер, Сарытау, Пермь, Вятка губерналарының күп өлешен тәшкил итә иде.
Тарих шаһит: бу йирләр элек-электән төрки халыкларыныкы булган.
Дәвамы: https://isxaki.com/2020/08/25/идел-урал/

Ураза бәйрәмебез котлы булсын!
Аллаһы барыбызга да исәнлек-саулык, тыныч вә имин көннәр, җан тынычлыгы, милләтебезгә көч-күәт, батырлык, кыюлык бирсен иде! Исхакыйлар, Дәрдемәндләр, Мөхлисә Бубыйлар юлыннан баруны, иң изге максатларыбызга ирешүне насыйп итсен иде!
Тоткан уразаларыбызны, биргән сәдакаларыбызны, изге гамәлләребезне Аллаһы кабул итсен иде! Әмин!

Клипта Исхакый фотосы бар) таба алырсызмы икән?:)
https://www.youtube.com/watch?v=uGYDWmuBGto

YouTube
Әй, Татарлар! Гаяз Исхакый
Әй, Татарлар җырын Гөлзада Сафиуллина башкара.
Видеода Гаяз Исхакый фотографиясе бар, шуңа күрә, тарих өчен видеоны үз сәхифәбездә дә урнаштырырга булдык.
Видео: Ильшат Рәхимбайның Youtube сәхифәсеннән алынды.
идея, режиссер, оператор, монтаж: Ильшат Рәхимбай…

Язылыгыз!
https://t.me/Azatliqtatar
https://t.me/Azatliqtatar
Telegram
АЗАТЛЫК / СВОБОДА
"Азатлык" Татар яшьләре берлеге/ 1990 елда оешкан. Союз татарской молодежи "Азатлык", образован в 1990 году. - Татарларның ирекле үсеше һәм азатлыгы өчен.
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.
Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
- Татарларның хокуклары өчен. - Сүз иреге өчен.
Элемтә өчен бот/Бот для связи - @AzatliqElemta_bot
Forwarded from АЗАТЛЫК / СВОБОДА
Рамазан ае үтте.
Эмиграциядә булган Татар милли хәрәкәте оешмалары, берлекләре, активистлары, Сезгә сорау бар: кайда эмиграциядәге Татар авыз ачтыру мәҗлесләре һәм ифтарлары?! Лондон, Париж, Берлин, Нью-Йорк һ.б.
Күрми калдыкмы? Булмадымы?
Рамазан ае татарларны берләштерү өчен бик яхшы сәбәп иде. Аны кулланмау зур хата иптәшләр. Бөтен дөнья буйлап Татар милли хәрәкәте Татар авыз ачтырулар оештырырга тиеш. Бөтен Татар милли хәрәкәте оештырган авыз ачуларда Татарның бүгенге хәле сөйләнергә тиеш! Дөнья буйлап Татар ифтарлары яңгырарга тиеш иде!
Татар активистларының һәм милли хәрәкәт вәкилләренең бу эшнең башында булуы мөһим. Иптәшләр, офлайн, ягъни җиргә төшеп тә милләтебез белән эшләргә вакыт җиткәндер. Гел телеграм чатларында гына сүз көрәштереп, яки көн саен кемгәдер озын-озын мөрәҗәгатьләр генә җибәреп милләтебезне уята алабызмы?!
Белмим, белмим. Халкыбыз белән турыдан-туры эшләү мөһим!
Милләт белән эшләүнең төрле юлларын кулланырга чакырабыз.
Үрнәк буларак, Төркиядә Татар милли хәрәкәте вәкилләре дүрт шәһәрдә алты Татар ифтары оештырды, гомумән ошбу җыеннарда 500 ләп милләттәшләребез катнашты. 5-10 Татарны җыеп булса да Татар ифтарлары оештыру кирәк иде.
26 апрель – бөек Тукаебызның туган көне һәм Татар теле көне! Әйдәгез әле, шул көннәрдә бөтен җирдә Татар җыеннары үткәрик! Исхакыйлардан башланган эш һәм безгә вәсыятьләре бу!
Барыгызга да исәнлек-саулыклар теләп калабыз!

Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Остазбикә» фильмы.
2021 ел.
https://www.youtube.com/watch?v=Z3JjJxIFLUw
2021 ел.
https://www.youtube.com/watch?v=Z3JjJxIFLUw
YouTube
ОСТАЗБИКӘ / ЖЕНА МУЛЛЫ \ ГАЯЗ ИСХАКЫЙ
Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Остазбикә» фильмы.
2021 ел.
Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» повесте 1910 елда иҗат ителә һәм 1914–1915 елларда басылып чыга. Исхакый Сәгыйдә образында татар хатын-кызының иң күркәм сыйфатларын туплап биргән. Тыныч холыклы,…

Гаяз Исхакый ТУКАЙ турында
Бүген, 26нчы апрель бөек Габдулла Тукайның 138 еллыгын билгеләп үтәбез.
Шул уңайдан, Гаяз Исхакыйның Тукайга карата фикерләрен халкыбызга җиткерү дөрес булыр.
«Тукайның мәктәп, китап аша бөтен Идел буеның тамырына җәелә торган, җәелгән шигырьләре, милли моңнары шул кычкырыш-бакырыш берлә иң ту пас колакларга да ишетелде. Көннән-көн Тукайның тәэсире тирәнәя барган кебек, көннән-көн Тукайның милли рухы бөтен татар яшьләренең җанын, рухын ашлый башлаган кебек, аның кыйммәте дә күтәреләчәктер. Аның төптән килми, артмый торган шигырь хәзинәсе алган саен кимеми торган, алган саен саклана торган милли зәмзәм коесына әвереләчәктер. Тукайның зурлыгы алдында бөтен кечкенәләр, бөтен ваклар мыж киләчәкләр.
Тукай дигән идеал пычранмаска тиештер. Тукай безнең яңа, мәдәни, милли тормышыбызның иң зур нигезе булганга, аның тазалыгы, аның пакълеге баланың күңелендә бик нык утырырга тиеш.
1931нче ел
«Габдулла Тукай безнең Идел буе төрек-татарның шагыйре булганга, ул безнең халкымызның моңын җырлаучы, безнең дәртемезне күпләүче булганга, аны искә алу да тугрыдан-тугры безнең өстемезгә йөкләнә. Тукай татар халкы өчен аның кайгысын-хәсрәтен әйтеп бирә торган бер халык шагыйре булса да, Совет карашыннан, ул – мулла бабасы, милләтитә че, динче; коммунизм карашыннан, ул – руслаштыру тәрбиясенә киртә салып торучы бер контрреволюциончы.»
1932нче ел
«Тукай милләтнең уянган дәверендә туган, халыкның үзенең эченнән кайнап
чыккан татар углы булганга, бөтен татар мәдәнияте, барлыгы, мәхсәрә ителгәндә, аның исемен, аның иҗатын мыскыл ителүе, бозылуы да табигыйдер. Тукай – милләтнең милли хисен уятучы халык шагыйредер. Тукай - татар мәдәниятенә
онытылмаслык байлыклар бирүче бер татар төзүчеседер. Тукай – руслаштыруны танымаучы, аларга контрреволюциончыдыр. Тукай кичәләре, мәҗлесләре, Тукайның шигырьләре халкымызда иске милли дәверләрне исенә төшереп, милли мәдәниятенә яшьләрнең багланышыны котылдырынып, большевизм ялганнарын ерагайтачакты. Тукай берлә киң халкымызны таныштырырга вә, аның шигырьләрен укып, аның белән тормышны җанландырырга вә, аның сөйгән халкының бу көн нинди газап эчендә янган-көйгәнне аңлатып, бер матәм кичәсе уздырырга чакырамыз. Бу - милли-мәдәни эштә картымыз-яшемез, баемыз-ярлымыз бер тән, бер җан кебек хәрәкәт итеп, бөтен милли дошманнарымызга үземезнең үсеп җитеп, мәдәни бер милләт булганымызны күрсәтү уртак бер бурычымыздыр. Һәммәбез өчен уртак, хөрмәтле булган Тукай мәрхүмнең милли рухының да теләге будыр.
1933нче ел

ТӨРКИЯ ТАТАРЛАРЫ АНТАЛИЯДӘ ТУКАЙ УРАМЫ ҺӘМ ҺӘЙКӘЛЕ БУЛДЫРЫРГА ЧАКЫРДЫ
Бүген, 26 апрель, Габдулла Тукайның 138 еллыгы көнендә, Төркиядәге Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Анталия мэры Мөхетдин Бөҗәккә бер мөрәҗәгать тапшырды.
Наил Нәбиуллин имзалаган бу мөрәҗәгатьтә, Анталиядә Татар шагыйре Габдулла Тукай исемен бер урамга, паркка бирелүен сорады. Шулай ук Анталиядә Тукай һәйкәлен булдыруны да үтенде.
Әлеге хатта Татарстан башкаласы Казанның һәм Анталиянең тугандаш, кардәш шәһәрләр булуы искәртелде, Тукай исемен Анталиянең урам-паркларына бирү Анталиягә карата татарларда тагын да күбрәк кызыксыну уятачагын, төрекләр һәм татарлар, Татарстан һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең тагын да яхшырачагы, ныгуы әйтелә.
Үз хатында Татар активистлары Анталиядә Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура һәм Садри Максуди исемнәрен дә мәңгеләштереп, алар исеменә урам бирүен дә сорады.
“Анталиядә татарлар күп яши. Бөек шагыйребез Тукай исемен урам һәм паркларга бирү бик күркәм булыр иде. Бер яктан, кардәш төрки халыклар арасында мөнәсәбәтләрне якынайтуга бер мөмкинлек, татар мәдәниятен таныту форсаты бирер иде, икенче яктан, Татарларда да милли үзаңны ныгытырга ярдәм итәр иде. Тукай – татарның иң мөһим шәхесләрнең берсе, һәм аның исемен бөтен дөньяга таныту барлык татарларның эше. Анталиядә Тукайга багышланган кичә 28 апрель көнне үтәчәк” – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.
Азатлык

Гаяз Исхакый ютуб каналына язылыгыз. видеоларыбызны карагыз, лаеклагыз һәм үзегез дә видеолар яздырып җибәрә аласыз) Видеода Исхакый әсәреннән өзек укырга мөмкин, Исхакыйга карата үз фикерләрегезне дә әйтә аласыз. Видеоларыгызны шулай ук ютуб каналыбызны урнаштырырбыз.
https://www.youtube.com/@gayaz_isxaqiy
https://www.youtube.com/@gayaz_isxaqiy
Нищенка. Гаяз Исхаки.
(на русском языке).
Подписывайтесь на ютуб канал Гаяза Исхаки.
Читайте, записывайте и отправляйте нам отрывки из произведений Гаяза Исхаки.
Все произведения можно найти здесь: isxaki.com
https://www.youtube.com/watch?v=JfGcBazC9Hw

НИЩЕНКА. ГАЯЗ ИСХАКИ
Отрывок из романа Гаяза Исхаки "Нищенка".
Читает: Полина Аралина.
Все произведения Гаяза Исхаки на татарском, а также часть на русском языке можно прочитать на сайте
isxaki.com
Гаяз Исхаки в телеграм
t.me/gayaz_isxaki
Гаяз Исхаки в вк
vk.com/gayaz_isxaki…