Гаяз Исхакый
269 subscribers
450 photos
14 videos
13 files
222 links
Download Telegram
7 февраль - Татарстан Дәүләт туграсы көне котлы булсын! Канатлы барска 32 ел!
Дуслар! Сезгә үтенечем бар!
Гаяз Исхакыйны һәм аның әсәрләрен таныту, аларга карата кызыксыну уяту; татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру максатыннан Гаяз Исхакыйның Сез яраткан әсәрдән кыска бер өзек укып, видео җибәрүегезне сорыйм😊

түбәндәге видео бер үрнәк. Сезнең дә видеоларны Гаяз Исхакыйның ютуб каналында урнаштырырбыз😊

https://youtu.be/a76dSrDM7ts?si=h6jn1RcW7RrF5URu

Исхакый әсәрләрен Татарча, Төрекчә һәм русча укый аласыз.
Әсәрләрне isxaki.com сайтыннан алып була😊
Якшәмбе кичендә карарга киңәш итәбез. Татарлар дөнья тарихында.
Садри Максуди.

Рекомендуем к просмотру в воскресный вечер. Татары в мировой истории. Садри Максуди.

https://youtu.be/b6lAJe44sOw?si=owa7_MxG22_VZ7pK
«Ул фәкать идеал өчен тартыша торган иң саф бер фидакарь иде»
Йосыф Акчура Гаяз Исхакый турында.
(«Казан мөхбире» газетасы.— 1906.— 5 ноябрь.)

"O yalnızca ideal için mucadele eden en saf fedakardı"
Yusuf Akçura, Ayaz İshaki hakkında.
Бездә ПРЕМЬЕРА!

КАЙТМАДЫЛАР!

Яшь, талантлы шагыйрь һәм журналист Фәнил Гыйләҗев Татарның мөһәҗирлектән кайта алмаган бөек шәхесләре, аеруча Гаяз Исхакый. Садри Максудиларга багышлап язылган бик көчле
"Кайтмадылар" шигыре.
Укый - Фәнил үзе.

Карагыз, тыңлагыз, лайклар куыгыз, фикерләр языгыз, Гаяз Исхакыйның ютуб каналы һәм Фәнилнең телеграм каналына язылыгыз!

https://youtu.be/Ou_IimpJrMc
Бүген милләт анасы Мөхлисә Бубыйның тууына 155 ел!
Милләтебезнең бөек шәхесе, аның көрәше турында Камал театры "Үлеп яратты" тамашасын чыгарган иде.
Шуны карарга киңәш итәбез! Бик көчле һәм тәэсирле!
(русча субтитрлар бар. сирәк урыннарда тавыш югала, әмма гомумән яхшы карала)

Сегодня мы отмечаем 155 летие Мухлисы Буби. Предлагаем к просмотру спектакль театра Камала посвященной этой сильной женщине. (есть субтитры на русском языке)

https://www.youtube.com/watch?v=I7l69P_rh4g
Гаяз Исхакыйның эпохаль "Ике йөз елдан соң инкыйраз" әсәрен тавышлы китап (аудиокитап) буларак сайтыбызга урнаштырдык.
isxaki.com > иҗат > аудиокитаплар бүлегеннән тыңлый аласыз!
Һава суларга чыкканда, йөгергәндә, машинада авылга кайтканда тыңлап барыр өчен менә дигән нәрсә! Бөек әсәрне укып кына түгел, тыңлап та карый аласыз!
Укый - Инсаф Абдулла.
Туры сылтама:
https://isxaki.com/audiokitaplar/
АНТАЛИЯ МАРАФОНЫ 2024 НИЧЕК УЗДЫ?
"Татарлар йөгерә" ютуб каналында өр-яңа видео!
Татар телендә контент ясыйбыз!
Карагыз, ютуб каналыбызга язылыгыз, лаеклагыз, фикерләрегезне языгыз. спорт яратучы дусларыгызга җибәрегез!)


https://www.youtube.com/watch?v=GMnMJGTDTXQ
Гаяз Исхакый авылы - Яүширмә.
(Татарстан, Чистай районы)
ТАТАР РЕФЕРЕНДУМЫ КӨНЕ КОТЛЫ БУЛСЫН

32 ел элек, 1992нче елның 21 мартында узган Татарстанның статусы турында референдум үтте.

Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Русия федерациясе, башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә урнаштыруы белән килешәсезме?" дигән сорауга республика халкының 61,4 проценты "әйе" дип тавыш бирде.

– Татар референдумы тарихка Татарларның бәлки иң мөһим һәм борылышлы нокталарның берсе булып кереп калачак, чөнки татар халкы демократия юлы белән бердәм рәвештә үзенең хокукларына ирешүен күрсәтте. Референдум нәтиҗәләре исә, бөтен дөньядагы татарларның горурлыгы булып тора. Татар халкы өчен 1552нче елның октябрендәге Казанны яклау ни кадәр мөһим тарихи чорларының берсе булса, Татар референдумы көне дә шулай ук иң бөек көннәребезнең берсе булып калачак. 32 ел элек, бу көнне Татар халкы демократик юллар белән үз дәүләтчелеген торгыза алуын күрсәтте. Референдум нәтиҗәләре татарларның демократик, хокукый, тигезлек һәм барлык ватандашларына хөрмәт принципларына корылган җәмгыять төзергә омтылышын ачыктан ачык күрсәтә, – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.

Аның сүзләренчә, 32 ел элек Татарлар бердәм була алды, зур кыюлык һәм ихтыяр көче күрсәтә алды. Бүген безгә 32 ел элек булган бердәмлек рухы җитеп бетми. Киләчәккә өмет югалтмыйча, милләтебезнең бу дөньяда яшәешен тәэмин итү өчен татарларның берләшә алуына ихластан ышанабыз, – дип ассызлыклады Наил Нәбиуллин.

Татар активистлары фикеренчә, 21 март Татарстанның истәлекле көннәр исемлегенә керергә тиеш.
Татар телен циркка куалар!
Күп еллар дәвамында "Мин татарча сөйләшәм" акциясе үзәк Бауман урамында үткәрелде. 2 ел элек чараны Камал театры мәйданына җибәргән булсалар, быел аны үзәктән тагын да еракка, кеше йөрмәгән җиргә - цирк бинасы янына җибәруләре билгеле булды. Бу татар теленнән көлү һәм аңа чын мөнәсәбәт дәрәҗәсе! Оят!

Татарский язык отправили в цирк!

Традиционная акция "Мин татарча сөйләшәм" ( я говорю по татарски) много лет проходила на центральной улице Баумана. 2 года назад ее переместили на площадь театра Камала. В этом году акцию отправили еще дальше от центра и людей, и пройдет у здания цирка. Позор. Это показатель настоящего отношения к татарскому языку.

Напомним, что праздник Науруз сначала так же проходил в центре, потом его убрали на отшиб города, к ипподрому, чтобы туда никто не доехал. Сейчас история повторяется.