«Көмеш кыңгырау»
574 subscribers
1.93K photos
248 videos
1.34K links
Хәбәрләр, иҗат...
Download Telegram
Тарихи вакыйга: Равил абый Фәйзуллин Балык Бистәсенә яшь иҗатчыларны җыйды.
— Абыйлар, егерме тиен акча бирегез әле?
Тулырак
Питрау көнне яңа бәрәңгене алып карау гадәте бар. Яңа бәрәңге пешереп карадыгызмы кичә?
Чөгендердән тәмле һәм бик файдалы бу салатны ясап кара әле.😊

Ниләр кирәк? 👇🏻

3 баш чөгендер,1 яшел алма, 2 баш сарымсак, 0,5 стакан йогурт, 1 чәй калагы бал,1 аш кашыгы чикләвек. Тоз, борыч – тәменчә.

Эш барышы:

Чөгендерне чистартып эре «Корея» кыргычыннан чыгарасың. Суын түксәң әйбәтрәк. Алманың тышын чистартып, шулай ук эре кыргычтан чыгарасың.

Сарымсакны ваклап турыйсың һәм йогурт белән кушасың. Барлыкка килгән соуска тәменчә тоз, бал һәм борыч кушасың.

Чөгендерне алма һәм чикләвек белән, аннары йогуртлы соус белән болгатасың.

Берәр сәгатькә суыткычка куеп алсаң, ничек ашап бетергәнеңне сизми дә калырсың! Чып-чын!
Forwarded from Rail Gataullin
Хөрмәтле әдәбият сөючеләр!

Сезне 14 июль көнне 20:00 сәгатьтә https://t.me/+349gjrOevGtiY2Ri адресы буенча Телеграм'да шагыйрә, язучы, Саҗидә Сөләйманова кызыксындыру премиясе, Шәүкәт Галиев премиясе иясе Лилия Фәттахова белән туры эфирга чакырабыз!

Туры эфирда Лилия Фәттахованың үзе һәм иҗаты белән якыннан танышу, шагыйрәгә сораулар бирү мөмкинлеге, балалар әдәбияты темасына бергә фикер алышу көтелә.

ТУРЫ ЭФИР ВАКЫТЫ: 14.07.2024, 20:00 сәгатьтә
УРЫНЫ: https://t.me/+349gjrOevGtiY2Ri

Яшь чикләүләре юк.
"Чаллының Җиңү паркында үткән Питрауга эләктем әле. Афәрин, Әдилә!" дип язды хәбәрчебез Руслан Логинов. Әдилә Ишалина "Питрау сандугачы"нда 1нче урын яулады!
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Карагыз әле кошлар сәгать иртәнге 5тә ничек сайрыйлар"😍 дип җибәрделәр безгә. Менә бит, Питраудан соң да сайрыйлар икән.
Forwarded from Урман🌿🍀🌳
Банан + виктория җиләге = телеңне йотарлык варенье
Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/tmle-bulsyn/tmle-y
Бик тәмле пирог булып чыга. Сез дә пешереп карагыз.
Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/tmle-bulsyn/tmle-yge-pirog
Бу фотоны күргәч, башыгызга иң беренче нинди уй килде, языгыз әле.😁
Көтелгән яңалык! «Апуш» татар балалар театр студиясе өстәмә төркемнәр җыя!🥳
 
«Апуш» татар балалар театр студиясе өстәмә кастинг игълан итә. Аның нәтиҗәләре буенча «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче төркемнәргә өстәмә 15әр бала сайланып алыначак.

Кастинг 27 августта 12.00-21.00 аралыгында «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үтәчәк (Николай Ершов урамы, 57а).

Катнашучыларның яшь чикләве: 9-15 яшь.

📍Гариза җибәрү өчен әлеге сылтама аша кереп, 23 августка кадәр анкета тутырырга кирәк.
Актив яшь блогерлар җәйге ялларын көн саен диярлек яктыртып баралар. Шундыйларның берсе — Камилә Госманова Чаллыдан булып чыкты.

Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/gmlr/ai-beznen-ocen-kilgan
Хәерле иртә!
Җәй. Июль.
Ни өчен июль аен аерып язып куйдым? Чөнки...

Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/sezne-yaalyklar/ai-iiul
😍⚡️ИРТӘГӘ! БЛОГЕРЛАР САБАНТУЕНА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

Иртәгә, 27 июльдә Теләче районы Баландыш авылында "Блогерлар Сабантуе + Түгәрәк уен" җыены оештырыла. Милли уеннар, блогерлар белән ярышлар, җыр-бию һәм башка кызыклы чаралар көтелә!

Бәйрәмгә килергә теләгән һәркемне көтеп калабыз!😁

❗️❗️❗️Теркәлү узып килгән кунакларга күчтәнәч әзерләнгән!
Теркәлү монда!

27 июль, 15.00 сәгатьтә башлана
Теләче районы, Баландыш авылы