This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Чаллыдагы Гали Акыш исемендәге лицейда бүген ачык ишекләр көне. 10нчы сыйныфка алалар. Монда Чаллының төрле мәктәпләреннән, Зәй, Сарман, Минзәлә, Актаныш, Тукай районнарыннан килгәннәр. Тест уздылар, нәтиҗә көтәләр😍
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бездә кунаклар😍❤️📸
«Тәрбия» гаилә үзәгендә җәйге медиа сменага йөрүче балалар килде. ☺️
«Тәрбия» гаилә үзәгендә җәйге медиа сменага йөрүче балалар килде. ☺️
«Көмеш кыңгырау»ның 25нче саны дөнья күрде.
Бу санда сезне:
✅«Лагерь һәм авыл баттлы». Фирүзә Ибраһимованың төрле лагерьларда ял иткән, авылны яратучы Актаныш кызы Гөльяр Газетдинова белән әңгәмәсе.
✅Җәй көне авылда нишләп була – идеяләр исемлеге.
✅Лилия Гыйбадуллинаның «Гейм оф Ханс» мавыктыргыч повестеның дәвамы. Һәм башка кызыклы язмалар көтә!

Әгәр фото-видеолар төшерегә яратсаң, «Җәйгә – лайк 2024» бәйгесендә катнаш!
Бәйге хакында тулырак https://chelny-rt.ru/news/bygelr/aiga-laik-2024-baigese-start-ala
Бәйге хакында тулырак https://chelny-rt.ru/news/bygelr/aiga-laik-2024-baigese-start-ala
Мөслим районы Метрәй авылындагы Исмагыйль мәчетендә ял һәм әхлак лагеры эшли. Балалар намаз укырга, тәртипкә өйрәнәләр, догалар ятлыйлар. Шимбә СВО дан кайткан солдат һәм җирле шагыйрь Рүзәл Минһаҗев белән очрашу булачак. Малайлар чиратлашып өйлә намазына матур итеп азан әйтәләр.
Актанышның җиләген җыеп бетергәч, Казанга килеп җыйдым. Тутырып кына булмады, караңгы төште, ди Ләйлә Нуриева. 😂
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бу клипта газетаның актив хәбәрчеләре. Видео авторы - быел 11нче сыйныфны тәмамлаган ӘМИР ФӘРХУЛЛИН. Әлеге җырга шигырьне дә ул язган. Ә көен Илвир Габдрахманов исемле талантлы егет иҗат итте. Ул вакытта Илвир 9нчы сыйныфта иде.Үзе башкара да. Без аның турында язган идек тә. Нинди сәләтле егетләр!
Дөресен әйткәндә, күңелләр тулды. Видеодагы хәбәрчеләребезнең күбесе быел мәктәпне бетерде. Зур тормыш юлына аяк бастылар. «Көмеш кыңгырау» аларның һәрбер хатына, хәбәренә, фото-видеоларына сөенеп яшәде. Уңышлар, балалар!