Буинск_Библиотека
138 subscribers
4.3K photos
206 videos
3 files
8 links
МБУ"Межпоселенческая центральная библиотека"Буинского муниципального района Республики Татарстан
Download Telegram
Forwarded from Закирова Рузиня
1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Әлеге тарихи дата уңаеннан китапханә мәктәп белән берлектә "Ленинград блокадасы тарихның онытылмас бите" дигән батырлык сәгате уздырылды.
#Ленинградблокадасы
#тарихсәгате
#Кайбыч#китапханә#мәктәп
Forwarded from Закирова Рузиня
Мәдәният йорты каршында мәктәп белән берлектә 24март көнне Нәүрүз бәйрәме узды, бер почмакта коймак, ботка пешсә, икенче почмакта күңелле биюләр, уеннар, җырлар яңгырады.Нәүрүз дөньядагы иң борыңгыбәйрәм һәм фарсыларда барлыкка килгән дип санала. Аны бәйрәм итү кояш календаре барлыкка килү белән бәйле. Ул исламга кадәр җиде гасыр элек барлыкка килгән.  
#Кайбыч#китапханә#мәктәп#мәдәниятйорыты
#миллитрадицияләрһәмгорефгадәтләрелы
Forwarded from Гульнара Фаязовна
29.03.2023.Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды.Балалар каникулларын файдалы итеп уздырсыннар өчен,Иске Суыксу авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Без хокук бозуга каршы”- дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрдек.
Укучылар белән хокук бозуга профилактика - катлаулы, дәвамлы эш. Укучыларның дәрестән тыш вакытларын, каникулларын хәвеф- хәтәрсез уздыру да ата-аналар мәктәп коллективы һәм китапханәләрнең бердәй бурычы. Укучылар белән иң алдан әхлак,тәрбия темаларына тукталып үттек.Аннан соң шигырьләр,хикәяләр укыдык.Китап укыган бала тәртипсез була алмый.
Бүгенге алга киткән җәмгыять шартларында гаилә, мәктәп, хокук саклау органнары бердәм булса гына балаларыбызны ялгышулардан саклап, дөрес юлдан китәргә ярдәм итә алачакбыз .
#ИскеСуыксу #китапханэ
#мәктәп
Forwarded from Закирова Рузиня
7 апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне. Сәламәтлек- ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Сәламәтлекне бер көндә генә түгел, һәрвакыт кайгыртырга кирәк. Башлангыч сыйныф укучылары белән китапханәдә "Сәламәт булыйк!" дигән темага сәламәтлек сәгате уздырылды.
#Бөтендөньясәламәтлеккөне
#Кайбыч#китапханә#мәктәп
Forwarded from Гульнара Фаязовна
Бүген бездә”Сәламәтлек көне”.
7 апрель – Бөтендөньяда сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә.Бөтендөнья сәламәтлек көне безгә саулыгыбызны саклау кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә.
Шул уңайдан Иске Суыксу авылы китапханәсендә 3 нче сыйныф укчылары һәм сыйныф җитәкчесе Хөсәенова Гөлгенә Фәтыйх кызы катнашында сәламәтлек сәгате үткәрдек. Саулык-зур байлык.Иртәме-соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. ”Дару үләннәрен таныйсыңмы?”дигән тема буенча сөйләштек.Безнең табигатьтә үскән дару үләннәренә тукталып үттек.
Сәламәтлекне тикшерү өчен тест тәкъдим иттем.
Саулыкның байлык икәнен аны югалтканчы ук аңларга,сәламәтлек турында кайгыртырга.Бер югалтсан,тиз генә кайтарып булмаслыгы турында сөйләп аңлатып үттем.
#ИскеСуыксу #китапханэ #мәктәп
Forwarded from Гульнара Фаязовна
Экологик марафон.”Табигатьне саклау-безнең изге бурыч.”
Иске Суыксу авылы китапханәсендә,9 нчы сыйныф укучылары катнашында “Табигатьне саклау-безнең изге бурыч ”- дип исемләнгән экологик марафон үзды.
Кеше - табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый. Аңа су, һава, азык -төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә без шәфкатьле булырга тиешбез.
Балалар, табигатьнең шушы гүзәллеген,экологиянең чисталыгын кече яшьтән үк, күрергә өйрәнергә тиешләр.Без үзебезнең авыл табигате күренешләреннән алынган фотоларны карадык. Фотоларда авылыбыз табигате нинди матур,чиста чынбарлыктада шулай булырга тиеш.
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен табигатебез дә,сулар һавабыз да һәрвакытта чиста булырга тиеш.
#ИскеСуыксу
#мәктәп
Forwarded from Гульнара Фаязовна
"Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" дип исемләнгән әдәби- музыкаль чара Габдулла Тукайның туган көненә багышлады. Анын максаты милли җәүһәрләребезнең тарихы белән таныштыру, тамашачыга аларның бик кыйммәтле мирас икәнлеген төшендеру иде.
Куптән көтелгән һәр кеше өйләрендә сакланган кадерле ядкарь белән таныштырды. Хөсәенова Гөлфия апа балаларын үстергән бишек тарихы белән генә таныштырып калмады, Г. Тукайга ияреп язган ялкынлы шигырьләрен укыды. Суккан намазлык, кызыл башлы сөлге, тубәтәй, калфак, читек турындагы мәгьлүмат һәркемне җәлеп итте. Татар халкынын гимны булып янгыраган "Туган тел" жыры залны тетрәтте.
#ИскеСуыксу #китапханэ #мәктәп
Forwarded from Закирова Рузиня
26 апрель бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел.
Г.Тукай."Милли моңнар" .
Сөйли Хамидуллина Рузанна.
#МинТукайныбеләм
#Тукайбезнеңйөрәкләрдә
#Кайбыч#китапханә#мәктәп
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
26 апрель бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел.
Г.Тукай."Кызыклы шәкерт" .
Сөйли Хамидуллина Зәлинә
#МинТукайныбеләм
#Тукайбезнеңйөрәкләрдә
#Кырык-садак мәдәният йорты#китапханә #мәктәп
Forwarded from Закирова Рузиня
26 апрель татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел уңаеннан мәктәп белән берлектә "Тукай оныклары" һәм "Сабыйга" командалары арасында "Тамчы шоу" уены уздырылды. Уен 5 турдан торды.(кем тизрәк; игьтибарлык бәйгесе; сүзләр төзү; рәсем тану; капитаннар ярышы). "Су анасы" әкиятен сәхнәләштереп күсәттеләр. Һәрбер тур арасында шагыйрнең шигырләрен сөйләделәр. Соңыннан жюри нәтиҗә чыгарып, "Туган тел" җыры белән бәйрәмне тәмамладык. Бу чара Пушкин картасы кысаларында узды.
#безтукайоныклары
#Кайбыч#китапханә#мәктәп
Forwarded from Гульнара Фаязовна
19 май-пионер оешмасы көне!
Пионер -"беренче" дигәнне аңлата. Кайчандыр Совет балалары һәм яшүсмерләренең иң төп бәйрәмнәреннән берсе булган күркәм бәйрәмне бүген дә, якты хатирәләр белән искә алдык.Балалар мәктәп яны бакчасында төрле уеннар уйнадылар,көрәштеләр .Әфганчы Заббаров Фәнис парашют җыярга өйрәтте.Бәйрәм бик күңелле узды, ахырдан балалар үзләре алып килгән тәм-томнар белән чәй эчтеләр.
#ИскеСуыксу #китапханэ
#мәктәп
Forwarded from Гульнара Фаязовна
Бүген,Иске Суыксу авылы урта мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме үтте.Бу бәйрәмне укучылар, ел саен сагынып көтеп алалар. Мәктәп алдын матур итеп бизәделәр.Чыгарылыш сыйныф укучыларына,укытучыларына матур теләкләр әйтелде.Шагыйрә Динә Камалетдинова “Соңгы кыңгырау”- дигән шигырен укып үтте.
Быел урта мәктәпне 14 бала тәмамлады. 9 нчы сыйныфтан-11, 11нче сыйныфтан-3 бала.Бу бәйрәмгә мәдәният хезмәткәрләре дә алдан ук әзерләндек.Ел дәвамында мәдәният йортында үткән чараларда иң актив катнашкан , китапханәдә иң күп китап укучы,төрле конкурсларда катнашкан балаларны, рәхмәт хатлары белән бүләкләдек.
#ИскеСуыксу #китапханэ #мәдәниятйорты
#мәктәп
Forwarded from Закирова Рузиня
Бүген мәктәпләрдә 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылар өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Кайбыч гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйнфын 3 укучы тәмамлый. Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, дулкынландыргыч мизгелләр һәркемнең күңел түрендә сакланыр. Укучыларга киләчәккә ныклы, ышанычлы туры юллар насыйп булсын. Китапханәче аларга бүләкләр тапшырды.
#Соңгыкыңгырау
#остазларһәмукытучыларелы
#Кайбыч
#мәктәп#китапханә
Forwarded from Гульнара Фаязовна
Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан,Иске Суыксу авылы китапханәсе, мәдәният йорты мәктәп укучылары белән берлектә, Бөтенроссия күләм уздырылган “Тормыш тамчысы” акциясендә катнаштык.
Беслан фаҗигасе корбаннарын, 1 минут тынлык белән искә алдык. Акция барышында фаҗига булган вакыйгалар турында сөйләдек, Һәм укучыларга акциянең төп максатын – фаҗигадә һәлак булганнарны искә алып, алар рухына атап учлар белән чәчәкләргә су салдык.
#ИскеСуыксу #китапханэ #мәдәниятйорты #мәктәп
Forwarded from Закирова Рузиня
2023 елның 13 октябрендә "Татарча диктант" белем тикшерү акциясе узды. Быел Бөтендөнья акциясе сигезенче тапкыр үткәрелде.
Акция бөтен дөнья буйлап яшәүче татарларны берләштерүгә, татар әдәби телен белү белән кызыксынуны арттырырга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә булган мәххәбәтне арттыруга юнәлдерелгән.
#Кайбыч#китапханә#мәктәп
Forwarded from Гульнара Фаязовна
Холокост корбаннарын искә алдык.
Иске Суыксу авылы урта мәктәбендә барлык актив белән берлектә"Нәрсә ул Холокост? "-дип исемләнгән тирих сәгате үткәрдек.
Холокост дәресләрен белү, барыннан да бигрәк, милләтне бетерү җирдә кабатланмасын өчен кирәк. Ә миллионлаган гаепсез кешеләр гомерен өзә торган мондый вакыйгалар кабатланмасын өчен, без милләтенә, диненә һәм башка аермаларга карамаска, башка кешеләргә түземле булырга тиеш.
Галимнәр кешедә “түземлек” гены бар диләр. Ленинград блокадасын исән чыгарга халыкларга шул ген ярдәм иткәндер, мөгаен. Әмма “кабахәтлек” гены да була. Менә ул уянса –үлемгә китерә. Кешелек мондый бәлагә тарымасын өчен без бу хакта балаларга аңлаттык. Холокост утында калучыларның батырлыгы,түземлеге,ныклыгын тасвирлаган рәсемнәр белән таныштырдык.
#ИскеСуыксу #китапханэ #мәдәниятйорты #мәктәп
Forwarded from Гульнара Фаязовна
Тарихи сәгать:-«Тарихны белмәгән кеше - хәтерсез кеше.»
Авыл китапханәчесе ,сәнгать җитәкчесе,оештыручы Низамова Гөлшат Әдгам кызы,укучылар белән берлектә Иске Суыксу авылы урта мәктәбендә, Ленинград блокадасы эзелүгә - 80 ел уңаеннан «Тарихны белмәгән кеше - хәтерсез кеше.»-дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрдек.Гитлерчылар тарафыннан камап алынган,чолганышта калган Ленинградны азат итүдә безнең авылдашларыбыз да катнаша.Алар барлыгы 9 кеше Хайбуллов Рәхим,Латыпов Билал,Камалов Рәхим,Насретдинов Анвар,Шарафутдинов Вазых,Ибрагимов Рәхим,Давлетшин Рәхим,Латыпов Бари,Гайсин Шакирлар.Без аларны бер минут тынлык белән искә алдык. Укучыларга шул еллар тарихын сөйләп үттек. Камалышта калучыларның ничек яшәвен сөйләп аңлатып бирерлек кенә түгел.Шундый шартларда ачлыктан хәлсезләнгән хезмәт ияләре,эшчеләр,балалар сугыш кирәк –яраклары белән һәм кораллар белән бер өзлексез фронтны тәэмин итеп торалар.Укучылар дошман белән чолгап алынган Ленинградның,шунда яшәүче ленинградлыларның ныклылыгы,батырлыгы Ладога күле аша узучы данлыклы “ЯШӘҮ ЮЛЫ-ДОРОГА ЖИЗНИ”турында белделәр. Ленинград камалышында калучыларның батырлыгы,түземлеге,ныклыгын тасвирлаган рәсемнәр белән таныштырдык.
#ИскеСуыксу #китапханэ #мәдәниятйорты #мәктәп
Forwarded from Гульнара Фаязовна
Мәдәният йортында авыл китапханәсе,мәктәп белән берлектә
15 февраль көнне Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 35 ел тулуы уңаеннан “Тыныч кына булсын дөньялар” диеп исемләнгән очрашу кичәсе. үткәрелде.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Бары тик ул, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан бирелгән приказны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.Кичәдә без бу батырлыкларны онытмас өчен Әфганстан җирендә хезмәт итүчеләр белән очраштык.Безнең авылдан 16 егет Әфган чигенә китә.Бәхеткә каршы алар барысыда туган авылларына исән-сау әйләнеп кайта.Очрашуга 3 се генә килә алды.Менә без алар белән очраштык,нинди матур мизгелләр. Аларның күкрәкләрен бүген дә орден,медальләр бизи. Алар үзләренең тормышлары турында ,шушы бер кирәкмәгән сугыш аркасында күпме гөнаһсыз, әле яшәргә дә өлгермәгән егетләребез иңнәренә автоматларын асып, тау-таш арасына Әфган халкының тынычлыгын яклап үзләренең гомерләрен бирүләре. Күпме гаилә ут эчендә яшәве.Купме ананын газиз баласы өчен кайнар куз яшьлэре чишмә булып агуы турында сөйләделәр..
Хөрмәтле Әфганчы-интернационалистлар! Сезне–совет сугышчыларының Әфган җиреннән чыгарылган көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Берәүнең дә сезнең алга куелган бурычның намус белән үтәлүен онытырга һәм аны каралтырга хакы юк. Ул вакытта алган тән һәм җан яраларыгыз шул мәһшәрле көннәрнең үткәненә бер истәлек кенә булып калсын иде.
#ИскеСуыксу
#китапханә
#мәдәниятйорты
#мәктәп
Forwarded from Гульнара Фаязовна
Китап – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. 2 апрель — Халыкара балалар китабы көне.Без,шул уңайдан мәктәптә технология дәресендә 1 нче сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Гайнетдинова Илсеяр Сәгыйт кызы катнашында китап төзергә,аны ничек ябыштырырга,сакларга кирәклеге турында өйрәндек.
Китапханәдә “Китап иле-серле дөнья”-дип исемләнгән кичә үткәрдек.Укучыларны китап фонды белән таныштырдык.Үзлекләреннән китап сайларга өйрәттек.Татар халык әкиятләрен,Ш.Галиев шигырьләрен укыдык. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсенның туган көне уңаеннан әкиятләрен укыдык. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде.
#ИскеСуыксу
#китапханә
#мәктәп
Forwarded from Гульнара Фаязовна
«Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!” – дип язган бөек шагыйребез Габдулла Тукай.
Күк һәм галәм, Кояш һәм йолдызлар элекке кешеләрне меңнәрчә еллар дәвамында кызыктыра килгән.
Моннан 63 ел элек 12 апрельдә космонавт Юрий Гагарин космоска юл ача. Планетаның беренче космонавты легендар “Восток-1” космик корабле Бойконурда иртәнге сәгать 9 тулып 7 минутта кузгалып китә һәм 108 минут дәвамында тарихи очыш ясый.
Шул уңайдан китапханәдә 3 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Диләрә Сахаутдин кызы,мәдәният хезмәткәрләре катнашында “Күктә ни булмас”- дип исемләнгән брейн-ринг үткәрдек.
Кичә барышында балаларны Ю.А.Гагаринның тормыш юлы, йолдызлар һәм планеталар, космик станция, скафандрлар һәм авырлыклар шартларында космонавтларның ничек туклануы турында бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләдек.Кызыклы уеннар, күк кроссвордалары, конкурслар, космик табышмаклар балаларга йолдызлы дөньяга чумарга ярдәм итте.
#ИскеСуыксу
#китапханә
#мәдәниятйорты
#мәктәп