Буинск_Библиотека
138 subscribers
4.3K photos
206 videos
3 files
8 links
МБУ"Межпоселенческая центральная библиотека"Буинского муниципального района Республики Татарстан
Download Telegram
Forwarded from Закирова Рузиня
Бүген мәктәпләрдә 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылар өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Кайбыч гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйнфын 3 укучы тәмамлый. Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, дулкынландыргыч мизгелләр һәркемнең күңел түрендә сакланыр. Укучыларга киләчәккә ныклы, ышанычлы туры юллар насыйп булсын. Китапханәче аларга бүләкләр тапшырды.
#Соңгыкыңгырау
#остазларһәмукытучыларелы
#Кайбыч
#мәктәп#китапханә
Forwarded from Резеда
27май-Бөтенроссия китапханәләр коне уңаеннан Норлат авылы китапханәсендә "Китапханә- иленә сөяхат" дигән темага ачык ишекләр коне үткәрелде. Китапханәгә йорүчеләр газета-журналлар,китап күргәзмәләре,яңа китаплар белән таныштылар. Китапханәдә яңа китапларга"Яңа китап - яңа дус"дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Китаплар доньясына сәяхәтләр ясап, кычкырып укулар оештырылды.
#китапханәконе
#Норлат
#китапханә
Forwarded from Закирова Рузиня
1 июнь- җәйнең беренче, иң матур көнендә , Халыкара балаларны яклау көне бәйрәм ителә. Шул уңайдан мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта "Әй, күңелле балачак!" дигән уенлы матур кичә уздырылды. Бәйрәм асфальтка рәсемнәр ясау белән башланып китте. Балалар төрле ярышларда катнаштылар, биеделәр, уйнадылар. Соңыннан бүләкләр таратылды. Бүләкләр алырга иганәчеләребез ярдәм иттеләр.
Бәйрәмдә дәү әниләрдә катнашты, оныклардан калышмадылар.
#халыкарабалаларныяклаукөне
#Кайбыч#китапханә#мәдәниятйорты
Forwarded from Закирова Рузиня
22 июнь- тарихыбызда сагышлы көннәрнең берсе- Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне һәйкәлләр яныннан узганда без дошманны җиңүгә гомерләрен кызганмаган каһарманнарны, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәт белән искә алабыз.
#хәтерһәмкайгыкөне
#Кайбыч
#китапханә#мәдәниятйорты
Forwarded from Гульнара Фаязовна
22 нче июль көнне, Пушкин картасы кысаларында, Иске Суыксу авыл китапханәсендә "Туган телнең асыл байлыклары" дип исемләнгән викторина узды.Шул исемдә китап күргәзмәсе оештырылды.Викторинада ике команда студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары катнашты.
Китапханәче аларны туган телебезнең бай иҗаты белән таныштырды. Чара барышында укучылар бәетләр, мәкальләр, шигырьләр,табышмакларга җавап бирделәр. Кичәбез туган телебезгә мәхәббәт, телебез белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан чыгып оештырылды.
#ИскеСуыксу #китапханә
Forwarded from Закирова Рузиня
Хөрмәтле өлкәннәребез!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез.
ООО"Авангард" җәмьгыяте тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне өлкәннәргә тараттык. Бәйрәмегез белән кадерле өлкәннәребез
#Кайбыч#китапханә#авылҗирлеге
Forwarded from Закирова Рузиня
2023 елның 13 октябрендә "Татарча диктант" белем тикшерү акциясе узды. Быел Бөтендөнья акциясе сигезенче тапкыр үткәрелде.
Акция бөтен дөнья буйлап яшәүче татарларны берләштерүгә, татар әдәби телен белү белән кызыксынуны арттырырга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә булган мәххәбәтне арттыруга юнәлдерелгән.
#Кайбыч#китапханә#мәктәп
Forwarded from Закирова Рузиня
29 ноябрь- Татарстан Республикасы флагы көне.
1991 елда бу көнне Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе булган заманча флагны раслады.
#ТатарстанРеспубликасыфлагыкөне
#Кайбыч#китапханә
Forwarded from Гульнара Фаязовна
Мәдәният йортында авыл китапханәсе,мәктәп белән берлектә
15 февраль көнне Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 35 ел тулуы уңаеннан “Тыныч кына булсын дөньялар” диеп исемләнгән очрашу кичәсе. үткәрелде.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Бары тик ул, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан бирелгән приказны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.Кичәдә без бу батырлыкларны онытмас өчен Әфганстан җирендә хезмәт итүчеләр белән очраштык.Безнең авылдан 16 егет Әфган чигенә китә.Бәхеткә каршы алар барысыда туган авылларына исән-сау әйләнеп кайта.Очрашуга 3 се генә килә алды.Менә без алар белән очраштык,нинди матур мизгелләр. Аларның күкрәкләрен бүген дә орден,медальләр бизи. Алар үзләренең тормышлары турында ,шушы бер кирәкмәгән сугыш аркасында күпме гөнаһсыз, әле яшәргә дә өлгермәгән егетләребез иңнәренә автоматларын асып, тау-таш арасына Әфган халкының тынычлыгын яклап үзләренең гомерләрен бирүләре. Күпме гаилә ут эчендә яшәве.Купме ананын газиз баласы өчен кайнар куз яшьлэре чишмә булып агуы турында сөйләделәр..
Хөрмәтле Әфганчы-интернационалистлар! Сезне–совет сугышчыларының Әфган җиреннән чыгарылган көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Берәүнең дә сезнең алга куелган бурычның намус белән үтәлүен онытырга һәм аны каралтырга хакы юк. Ул вакытта алган тән һәм җан яраларыгыз шул мәһшәрле көннәрнең үткәненә бер истәлек кенә булып калсын иде.
#ИскеСуыксу
#китапханә
#мәдәниятйорты
#мәктәп
Forwarded from Гульнара Фаязовна
2 март көнне үткән “Истә, һаман да истә...” –дип исемләнгән кичәбез,хезмәт ветераннары,китапханә мөдире Низамова Нурзидә Зыятдин кызының,сәнгать җитәкчесе Хайретдинова Нәзирә Наил кызының һәм мәдәният йорты мөдире Камалетдинов Изах Хисаметдин улының якты истәлегенә багышланды. Очрашуны Линур хәзрәт Сабирҗанов коръән сүрәләре белән башлап җибәрде. Район мәдәният ветераннарының “Буа моңнары” иҗат төркеме туган якка багышланган җырлары белән дәвам итте. Кичәдә ветераннарыбызның балалары,туганнары ,күршеләре,хезмәттәшләре катнашты.Алар үзләренең якты хатирәләре белән уртаклашты.Камалетдинова Руфия Вазыйх кызы Динә Камалетдинова иҗат иткән мөнәҗәтне әйтте.Яңа Суыксу кызы Гөлгенә Сабирҗанова моңсу җырларын җырлады.Шакурова Гөлҗиһан апа ,Нурзидә апа турында истәлекләрен яңартты. Моңсу хатирәләргә,мәнәҗәтләргә,җырларга үрелеп барган кичәбез чәй өстәле артында тәмамланды.
#ИскеСуыксу
#китапханә
#мәдәниятйорты
Forwarded from Гульнара Фаязовна
Китап – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. 2 апрель — Халыкара балалар китабы көне.Без,шул уңайдан мәктәптә технология дәресендә 1 нче сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Гайнетдинова Илсеяр Сәгыйт кызы катнашында китап төзергә,аны ничек ябыштырырга,сакларга кирәклеге турында өйрәндек.
Китапханәдә “Китап иле-серле дөнья”-дип исемләнгән кичә үткәрдек.Укучыларны китап фонды белән таныштырдык.Үзлекләреннән китап сайларга өйрәттек.Татар халык әкиятләрен,Ш.Галиев шигырьләрен укыдык. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсенның туган көне уңаеннан әкиятләрен укыдык. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде.
#ИскеСуыксу
#китапханә
#мәктәп
Forwarded from Гульнара Фаязовна
Бүген бездә”Сәламәтлек көне”.
7 апрель – Бөтендөньяда сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә.Бөтендөнья сәламәтлек көне безгә саулыгыбызны саклау кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә.
Шул уңайдан Иске Суыксу авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре,студентлар катнашында, “Саулык-зур байлык”-дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрдек.Студентларга без, сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, спорт белән шөгыльләнергә, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска, стрессларга бирешмәскә кирәклеге турында сөйләп үттек. Сәламәтлек — зур байлык ул. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл диләр. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Китапханәдә төзелгән “Саулык-зур байлык”-дип исемләнгән күргәзмәдәге китапларны авыл яшьләренә тәкъдим иттек.
#7апрельсәламәтлеккөне
#ИскеСуыксу
#китапханә
#мәдәниятйорты
Forwarded from Гульнара Фаязовна
«Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!” – дип язган бөек шагыйребез Габдулла Тукай.
Күк һәм галәм, Кояш һәм йолдызлар элекке кешеләрне меңнәрчә еллар дәвамында кызыктыра килгән.
Моннан 63 ел элек 12 апрельдә космонавт Юрий Гагарин космоска юл ача. Планетаның беренче космонавты легендар “Восток-1” космик корабле Бойконурда иртәнге сәгать 9 тулып 7 минутта кузгалып китә һәм 108 минут дәвамында тарихи очыш ясый.
Шул уңайдан китапханәдә 3 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Диләрә Сахаутдин кызы,мәдәният хезмәткәрләре катнашында “Күктә ни булмас”- дип исемләнгән брейн-ринг үткәрдек.
Кичә барышында балаларны Ю.А.Гагаринның тормыш юлы, йолдызлар һәм планеталар, космик станция, скафандрлар һәм авырлыклар шартларында космонавтларның ничек туклануы турында бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләдек.Кызыклы уеннар, күк кроссвордалары, конкурслар, космик табышмаклар балаларга йолдызлы дөньяга чумарга ярдәм итте.
#ИскеСуыксу
#китапханә
#мәдәниятйорты
#мәктәп
Forwarded from Гульнара Фаязовна
Тукай- безнең күңел түрләрендә!»- шигърият бәйрәме.
26 апрель көнне районда узган "Тукай безнең күңел түрләрендә!»- дип исемләнгән шигърият бәйрәмендә катнаштык (Татарстан Республикасында туган тел һәм шигърият бәйрәме көне)
Бөек Тукаебызның , җирле язучыларыбыз иҗат иткән шигырьләрне тыңладык. Кичәдә Иске Суыксу авылынында башлангыч сыйныф укытучысы Заббарова Илсеяр һәм 4 сыйныфта укучы кызы Заббарова Самира гаилә белән"Туган телем-татар теле" җырын башкардылар.
#ИскеСуыксу
#китапханә
Forwarded from Гульнара Фаязовна
Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт горурлык, сугышчан дан һәм батырлык символы ул. Еллар, ил – көннәр имин һәм тыныч булсын! Җиңү көннәре безнең хәтердә шулай мәңге сакланыр.
Бөек Җиңүгә 79 ел тула.
Шул уңайдан китапханәдә мәдәният хезмәткәрләре катнашында «Җиңү кайтавазы мәңгелек!»–дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрдек. Укучыларны, авылыбыз ветераннарының фото рәсемнәре ,солдат хатлары,сугыштан соңгы еллардагы фото рәсемнәрдән җыелган альбом белән таныштырдык. Безнең ике як Суыксудан 719 авылдашыбыз яу кырына китә,тик аларның 369ы гына исән-сау туган авылына әйләнеп кайта ала.Авылда калучы хатын-кызлар, Апас районы Болгаер авылында окоп казуда катнаша.Бүгенге көндә алар исән түгел. Тыл хезмәткәрләре дә бик аз калды.
Яу кырында ятып калган,окоп казуда катнашкан авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык.
#ИскеСуыксу
#китапханә
Forwarded from Гульнара Фаязовна
СВО да һәлак булган авылдашыбызның урыны җәннәт түрләрендә булсын. Без, синең батырлыгыңны мәңге онытмабыз!!!
#ИскеСуыксу
#китапханә
Forwarded from Гульнара Фаязовна
15 май-Халыкара гаилә көне .Шул уңайдан Иске Суыксу авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре,9 нчы сыйныф укучылары катнашында “Шәҗәрәдә гаиләм тарихы”-дип исемләнгән кичә үткәрдек. Кичәне җиде буын туганнарыбыз рухына Гайнуллин Тауфик коръән укып башлап җибәрде. Туганнарыбызны табу,
әби-бабаларыбыз турында мәгълүмат җыю – үзе бер катлаулы эш. Ә без үзебезнең нәселне беләбезме соң? Шәҗәрә ясау үрнәкләре,гаилә,кыскача авыл тарихы белән китапханәче Гимадиева Гөлнара таныштырып үтте.Гайнуллина Наилә апа гаилә тынычлыгы,балалар тәрбияләү,беренче никахны саклап калу турында сөйләде.
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Димәк, шәҗәрәсе билгеле булган, үткәненә ихтирамлы халык – игелекле киләчәккә лаек Халык! Шәҗәрә – нәсел агачы дигән сүз. Агачларыбыз корымасын, мәңге яшел булсын! Бу исә үзебездән тора.
Ләкин өеңдә гади рәсем урынына матур итеп
эшләнгән нәсел агачың, шәҗәрәң эленеп торса бик күңелле.Бу кичәдә без менә шул турыда сөйләштек.
#ИскеСуыксу
#китапханә
Forwarded from Гульнара Фаязовна
Ел саен 24 майда илдә славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә.
Бүген Иске Суыксу авылы китапханәсендә Мәдәният хезмәткәрләре,3 сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре Диләрә Сәхәутдин кызы белән берлектә
"Славян язуы һәм мәдәнияте” көне уңаеннан тарихи кичә үткәрдек. Нәкъ менә алар болгар мәгърифәтчеләре Кирилл һәм Мефодий, без бүгенге көнгә кадәр кулланган беренче славян әлифбасын булдырганнар. Әлифба үзенең исемен туганнарның кечесе исеменнән алган кириллица.
Кириллица тарихы православие белән бәйле. Иҗат ителгән әлифбаны кулланып, Изге Язманы һәм берничә дини хезмәт китапларын грек теленнән тәрҗемә иткәннәр.
Бу көн Татарстанлылар өчен милли һәм интернациональ бәйрәм, чөнки бөек гуманист-мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодий тарафыннан бирелгән Слово һәр этносның үзенчәлеген һәм язмышын чагылдырып, үзара мәдәниятне баетуга, бер-береңә хөрмәт итүгә һәм дуслыкның зур идеалына хезмәт итә. Ул безне язу чыганакларына гына мөрәҗәгать иттереп калмый, ә һәр кешедә рухи һәм иҗади башлангыч уята һәм буыннан-буынга күчүче халык иҗаты, гореф-гадәтләре, традицияләре тууга яңа көч бирә".Кичәдә укучылар ,беренче китаплар турында белделәр,үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
#ИскеСуыксу
#китапханә
Forwarded from Гульнара Фаязовна
31 нче май - “Бөтендөнья тәмәкегә каршы көн” дип билгеләп үтелә.
Иске Суыксу авылы китапханәсендә «Тәмәкенең кеше өчен зарары»-дип исемләнгән сәләмәтлек сәгате үткәрдек.Шул исемдә газета-журналлардан,китаплардан күргәзмә төзедек. Тәртипкә бала чактан ук өйрәнергә кирәк.Шуның өчен без бу кичәгә 3 сыйныф укучыларын чакырдык.Аларга, тәмәкегә бәйле булу - авыру.Күпләрнең тәмәке тартуны начар гадәт дип кенә кабул итүләре һәм аннан җиңел генә котылып була дип уйлаулары. Тик чынлыкта бу алай түгел икәнлеген аңлатып үттек.
Тәмәке тартучыда тәмәкегә бәйлелек барлыкка килә һәм ул авыру булып санала.Күргәзмәдәге китаплар,брошюралар аша, без аларга бу начар гадәтләргә иярмәскә ,сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге турында сөйләдек.
Кешегә гомер бер генә бирелә, шул бер гомерне матур итеп яшәп, үзеңнән соң матур киләчәк калдыру-шул бәхет түгелмени инде ул!...
#ИскеСуыксу
#китапханә
Forwarded from Закирова Рузиня
1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Кайбыч мәдәнят йорты каршына балалар ,әниләр һәм дәү әниләр җыелды.Күмәк уеннар уйнап җырладык, биедек, кызыклы уеннар уйнадык. Асфальтка гаилә елы уңаеннан "Акбур белән бәхет ясыйм " дигән темага әниләр белән бергәләп рәсемнәр ясадык.Тормышыбызның яме булган балаларыбыз, оныкларыбыз исән - имин булсыннар, сөенечле хәбәрләр белән генә безне куандырып торсыннар. Бәйрәм ахырында һәр балага да, күчтәнәчләр өләштек.
Бәйрәмдә катнашучыларга да, матди ярдәм күрсәткән иганәчеләребезгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
#Кайбыч
#китапханә#мәдәният йорты
#Халыкарабалаларныяклаукөне