Azatlıq Radiosı
2.56K subscribers
9.46K photos
953 videos
8 files
15.6K links
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!
Download Telegram
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Сез Rutube карыйсызмы?
Anonymous Poll
88%
Юк
12%
Әйе
📍Тукай бүләге ияләре билгеле булды

Кемнәр республиканың төп премиясен алды һәм ни өчен?

Раниф Шәрипов – "Җомга", "Бөртек-бөртек яктылык" китаплары өчен;

Мансур Гыйләҗев – "Словарь любви" пьсалар җыентыгы ("Бичура", "Баскетболист", "Игезәкләр" һ.б.) өчен;

Рифкать Якупов – Татарстанның фотосәнгатен үстерүе һәм татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм "Сабантуй" фотоальбомы өчен.

"Иакинф" балеты иҗат төркеме – Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин;

Сүз уңаеннан, "Ианкиф" 1777-1853 еллара аралыгында яшәүче анхимандрит Иакинф (Никита) Бичурин хакындагы балет. Казан семинариясен тәмамлаган шәхес, Казанда чукындыру эшләре белән дә шөгыльләнгән рухани. Аның либретто авторы - шагыйрь Ренат Харис. Музыкасын композитор Резеда Ахиярова язды.

▪️Быел Тукай бүләгенә 8 шәхес һәм ике иҗади берләшмә дәгъва итте. Ел саен бу бүләк тирәсендә шау-шулар килеп чыга иде. Быел исә намзәтләр арасында бу яки теге кеше лаек түгел, ник бу яки икенче шәхес исемлектә тора дигән дәгъвалар ишетелмәде. Киресенчә, исемлеккә күрә, соңгы елларда намзәтләр арасына яшь буын вәкилләрен кертмәү кебек тәнкыйть исәпкә алынган, дәгъвачылар арасында яшь иҗатчылар бар иде. Әмма шул ук вакытта дәүләт бүләген яшьләргә бирмиләр дә.

▪️2023 елдан бирле премиянең күләме 1 миллион сумны тәшкил итә башлады. Аңа кадәр бүләк иясенә 500 мең сум бирелә иде.

▪️Татарстанда ят агентларны Габдулла Тукай премиясенә дәгъва итү хокукыннан мәхрүм иттеләр. Әгәр Тукай премиясенә лаек дип табылган кеше акчалата бүләк һәм мактау кәгазе тапшырылганчы "ят агент" дип танылса, ул җиңүчеләр исемлегеннән чыгарылачак диелде.

▪️Быел бүләкләү беренче тапкыр Камал театрының яңа бинасында була. Бу җәмәгатьчелек арасында шау-шу уятты. Шигърият бәйрәме Ирек мәйданындагы Тукай һәйкәле янында быел беренче тапкыр узмый.

Быел премия бу иҗатчыларга бирелүе белән ризасызмы?

#татардөньясы
@azatliqradiosi
Язучылар Казанның Опера һәм балет театры янында урнашкан Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Һәйкәл янына алтмышлап кеше жыелган иде дип хәбәр итә "Татар-информ".

Быел биредә Шигырь бәйрәме булмаячак. Аны Камал театрының яңа бинасы янында уздырачаклар.

«Быел Шигырь бәйрәме яңа урында булса да, без бу урынны ташламыйбыз», – дигән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм Тукай шигырен укыган.

Шулай ук шагыйрьләр Мөхәммәт Мирза, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев, Наил Касыймов үз шигырьләрен укыган.

Фото: Татарстан Язучылар берлеге
Ватиканда Рим папасы Франциск белән хушлашу тантанасы уза

Ватикан хәбәр иткәнчә, Изге Петр мәйданына һәм якындагы урамнарга якынча 200 000 кеше җыелган.

Хушлашу тантанасына 50дән артык ил җитәкчесе килгән, шул исәптән Украина президенты Владимир Зеленский, АКШ президенты Дональд Трамп, Франция президенты Эммануэль Макрон, Италия премьер-министры Джорджа Мелони, Европа Комиссиясе рәисе Урсула фон дер Ляен һәм башка дөнья лидерлары.

Җеназа литургиясен кардинал Джованни Баттиста Ре – кардиналлар коллегиясе деканы – алып бара.

Франциск – соңгы йөз елда Ватиканнан читтә җирләнәчәк беренче Рим папасы булачак. Ул Римдагы Санта-Мария-Маджоре базиликасында җирләнергә теләгән.
Бүген татар шагыйре Габдулла Тукай тууына – 139 ел

Өч ел элек Азатлык Радиосы Тукай, ул яшәгән чор һәм аның иҗаты турында кызыклы интерактив уен әзерләгән иде. Аны искә төшереп, үзегезне тикшерергә чакырабыз!

👉 https://www.azatliq.org/a/31814692.html
(уен уйнар өчен VPN кирәк булырга мөмкин)
✈️ Татарстанның «ЮВТ Аэро» һава ширкәте Bombardier CRJ-200ER очкычына бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен биргән.

Бу хакта ширкәтнең рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

🛫 50 юлчыга исәпләнгән Bombardier CRJ-200ER очкычын «ЮВТ Аэро» 2012 елдан бирле куллана. RussianPlanes.net мәгълүматларына караганда, әлеге очкычның беренче очышы 2003 елда булган.

📍 Бу очкычта Самар, Сарански, Тубыл, Түбән Новгород, Яңа Уренгой һәм башка шәһәрләргә очарга мөмкин.