Американың Берлингтон шәһәренең (Вермонт штаты) Leddy Park хоккей аренасында "Ак барс" белән "Яшел барс" хоккей такымнары очрашып үзара көч сынашты. Уенны Монреаль Татар Ассоциациясе АКШ татарларының Querdeslek (Кардәшлек) оешмасы белән берлектә уздырды. Икесе дә татарлардан торган такымнар.
Барлыгы 20 уенчы катнашкан, ә хоккейны карарга килүчеләр, такымнар өчен җан биреп торучылар якынча 50 кеше булган.
👉Тулырак мәкаләне монда укыгыз.

Хәерле кич, хөрмәтле укучыларыбыз. Көн ахырына булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸"Важные истории» Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән 1500 чит ил наемнигының шәхесләрен ачыклаган.
🔸Ватиканда папа Франциск белән хушлашу бара. Аны гади табутта җирләячәкләр. Хушлашуга 100 мең кеше килеп дип көтелә. Доналд Трамп һәм Владимир Зеленский да килергә җыена. Папаны 26 апрельдә җирләячәкләр.
🔸2025 елгы җәйге сезонда «Сәләт» лагерьлары 4 меңгә якын баланы кабул итәчәк. Ял итү үзәкләре Татарстан, Башкортостан, Чувашия һәм Кырым республикаларында урнашачак.
🔸Доллар курсы 1 сумга артты һәм иртәгәгә 82,36 сум булды. Евро 94,57 сум, юань – 11,34 сум.

Хәерле иртә! 24 апрель, атнакич иртәсенә төп хәбәрләр:
🔵 Төнлә Казан һава аланында очкычларны кабул итү һәм җибәрүгә чикләүләр кертелгән иде. Иртәнге 7дә чикләүләр тулысынча алынган. Казанга очып килгән ике очыш башка һава аланнарына юнәлдерелгән.
🔵 Русиянең Киевка ракет һөҗүменнән 9 кеше һәлак булган. Җимерелгән йорт урынында кешеләрне эзләү дәвам итә. 60тан артык кеше яраланган.
🔵 Русия Саклану министрлыгы төнлә Кырым өстендә һәм җиде төбәк һавасында 87 украин дронын бәреп төшерүе турында хәбәр итте. Мәскәү дә телгә алынды — анда ике дрон юк ителгән. Зыян күрүчеләр турында хәбәрләр юк.
🔵 АКШ президенты Дональд Трамп Фарсы култыгы илләренә сәфәреннән соң Владимир Путин белән очрашырга мөмкин дип белдерде. 13-16 май көннәрендә ул Согуд Гарәбстаны, Катар һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә барырга җыена.
🔵 Азәрбайҗан Русиягә хәрби бүлекне үз теләге белән калдыруда шикләнелүче хәрбине тапшырды, дип яза «Медиазона». Тәҗикстанда туган һәм Русия ватандашлыгы булган Сайфиддин Савлатов 2025 елның гыйнварында тоткарланган.
Азатлык сезнең өчен эшли, кадерле укучыларыбыз! Безне укыгыз, сайтка керегез, хәбәрләребезне таныш-белешләргә дә сөйләгез!
@azatliqradiosi

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❗️Татарстан Русия өчен Африкада сугышырга ирләр җибәрә һәм акча бүлә
Татарстан февральдән башлап Русия саклану министрлыгының Африка корпусына контрактчылар җыя. Инде 100дән артык кеше җибәрелде. "Наемниклар" җыю Русиянең сигез шәһәрендә бара, аларның икесе – Татарстанда.
Татарстаннан ирләрне "Батыр" оешмасы җыя. Башка төбәкләрдән килүчеләр дә күп. Аларны башта Түбән Новгородка хәрби күнегүләр полигонына җибәрәләр. Монда кимендә өч ай әзерләнәләр.
Африкада Русия мәнфәгатьләрен яклау өчен Татарстан бер сугышчыга 2,1 млн сум түли.
👉 Бу хакта безнең көн язмасында укыгыз.

Сибайда хосусый ширкәтне "Экология" милли проекты кысаларында 78 миллион сум бюджет акчасын үзләштерүдә гаеплиләр
Башкортстанның Сибай шәһәрендә "Экология" милли проекты кысаларында башкарылган эшләрдә хәрәмләшү күренеше сәбәпле җинаять эше кузгатылган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, Уфаның "СФ-15 БНЗС" ширкәте чүплекне бетерү өчен төзелеш материаллары сатып алынуын раслаучы ялган документлар тапшырган.
Контрактның гомуми бәясе 500 миллион сум тәшкил иткән, дәүләткә китерелгән зыян 78 миллион сум күләмендә бәяләнә. Җинаять эше аеруча зур күләмдәге хәрәмләшү маддәсе нигезендә кузгатылган.
Әлеге маддә буенча иң зур җәза — 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү.
#Башкортстан

Башкортстан Югары мәхкәмәсе "Кырмыскалы эше" фигуранты хөкем карарын гамәлдән чыгарган
"Эшне Башкортстан прокуратурасына җибәрәчәкләр, — дигән адвокаты Айгөл Лексина. — Мәхкәмә коллегиясенең ни өчен мондый карар кабул итүе билгесез. Карарның төп эчтәлеге соңрак әзер булачак".
2024 елның 19 ноябрьдә Башкортстанның Кырмыскалы районара мәхкәмәсе активист Марат Шәрәфетдиновны экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда һәм милли нәфрәт сәбәпле хулиганлык гамәлләре әзерләүдә (Русия Җинаять кодексының 282.2 һәм 213 маддәләре) гаепле дип тапты һәм тугыз елга ирегеннән мәхрүм итте.
Шәрәфетдинов тагын өч активист — Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров һәм Раил Абкадыйров белән берлектә 2021 елның гыйнварында сак астына алынды. Алар 2020 елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде.
Тоткарланучыларны Русиядә экстремистик дип танылып тыелган "Башкорт" оешмасы активистлары дип атадылар. "Башкорт"ның элекке активистлары фикеренчә, ул оешманың элеккке лидерларын һәм алдынгы активистларын шәхсән эзәрлекләүгә юнәлдерелгән.
Хөкем ителүчеләрнең бөтенесе дә үзләрен эзәрлекләүне 2020 елның августында Куштауда булган протестлар белән бәйләгән иде. Ул чакта активистлар известь чыгарган чакта тауны юк итү турындагы карарны гамәлдән чыгаруга иреште.
Тулырак монда укыгыз.

Азатлык Радиосы
Башкортстан Югары мәхкәмәсе "Кырмыскалы эше" фигуранты хөкем карарын гамәлдән чыгарган
Эшне прокуратурага кайтарганнар.
Хәерле кич, хөрмәтле укучыларыбыз. Көн ахырына булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Киевка төнге һөҗүм корбаннары 12гә җитте.
🔸“Яңа дулкын” (“Новая волна”) җыр конкурсы быел Казанда 21-26 августта узачак. Элек бәйге Юрмала һәм Сочида уза иде. Чара өчен “Казан” гаилә үзәге янында New Wave Hall дип аталган махсус мәйдан төзеләчәк.
🔸Уфадагы мәхкәмә юрист Федор Телинга “ят агент” тамгасы куймаганы өчен 45 мең сум штраф салган.
🔸АКШ Мәскәү һәм Киев арасындагы тынычлык килешүе кысаларында Русиядән Украинаның үз армиясен тоту һәм саклану өлкәсен үстерүгә хокукын
тануны таләп итәчәк. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып Bloomberg яза.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 25 апрель, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русия "шахед"лары бүген төнлә Украинаның Харков һәм Павлоград шәһәрләренә һөҗүм иткән. Павлоградта 3 кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган, 8 кеше яраланган дип белдерде җирле хакимият.
🔸Бүген шулай ук Украина дроннары аннексияләнгән Кырымдагы объектларга һәм Русиянең Шуя шәһәренә һөҗүм иткән.
🔸Британия премьер-министры Кир Стармер Украинадагы сугыш быел җәйгә туктар дип өметләнә. Ул атышларны вакытлыча туктатып торуга каршы, "Русия кире кайтырга мөмкин" дип курка.
🔸Русиядә Европа берлеге илләренә туристик һәм бизнес виза алырга теләүчеләр саны былтыргы белән чагыштырганда 12%ка арткан. Бу хакта Continent Express агентлыгы мәгълүматына сылтанып "Коммерсантъ" яза.

Медиа: Уиткофф очкычы Мәскәүгә төшеп утырган
АКШ президентының махсус илчесе Стив Уиткофф Русиядә. Бу хакта Интерфакс һәм башка мәгълүмат агентлыклары хәбәр итте.
Flightradar24 порталы мәгълүматларына караганда, Bombardier Global 7500 очкычы Майами һава аланыннан туры очыш башкарган.
Уиткоффның бу атнада Русиягә киләчәге турында Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков әйткән иде. АКШның Ак Йорты да президент илчесенең бу атнада Русия җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрү өчен Мәскәүгә барачагын раслады.
Axios порталы Уиткофф җомга көнне Русия президенты Владимир Путин белән очрашу үткәрергә мөмкин дип язды.

Иртәгә татар дөньясы Тукай көнен билгеләячәк. Татар шагыйренә 139 ел тулу уңаеннан Азатлык аның тормышы турында билгеле булмаган кызыклы фактлар барлады.
Күбрәк кызыклы фактларны монда укый аласыз.
#татардөньясы
@azatliqradiosi
Күбрәк кызыклы фактларны монда укый аласыз.
#татардөньясы
@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı
❗️Татарстан Югары мәхкәмәсе татар милли хәрәкәте активисты Фазыл Вәлиәхмәтовны сак астында калдыруны канунсыз дип таныды Татарстан Югары мәхкәмәсе бүген, 15 апрельдә, түбән инстанция мәхкәмәсенең карарын гамәлдән чыгарды. Вәлиәхмәтовны сак астында тоту чарасы…
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
"Читтә телебез һәм динебезне саклаган әби-бабаларыбызга рәхмәтлебез". Финляндия татарларының ислам җәмгыятенә 100 ел
Финляндия татарлары ислам җәмгыятенә 100 ел тулды. "Үз вакытында чит мохиткә килеп, үз тормышларын корып, телне, динне саклаулары өчен зур рәхмәт әйтәбез. Шуны саклап яшәгәнбез, шулай тагын 100 ел яшәргә язсын", дип сөйләде оешманың бүгенге җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин Азатлык Радиосына.
Бу уңайдан Финляндия төрле чаралар узган. Февральдән Һелсинкиның Милли архивында фин татарларына багышланган рәсем күргәзмәсе эшли. 12 февральдә Финляндия парламенты рәисе килеп 100 еллык бәйрәм елын ачкан. Иң зур чара быел көз оештырылачак.
Бүгенге көндә фин татарларының төп проблемы - туган телнең зәгыйфьләнүе.
"Кешеләр социаль медиага кереп китте. Татар теле зәгыйфьләнә, Татарстан белән Казан белән элемтәләр өзелгәнгә күңел кырыла. Казаннан артистлар, кунаклар килүе мәхәлләне җанландырып җибәрә иде. Хәзер бу юк", диде Гөлтән Бәдретдин.
🔹"Финляндия ислам җәмгыяте" 1925 елның 24 апрелендә рәсми дини җәмгыять буларак теркәлә. Аны нигезләүчеләрнең күпчелеге – XX гасыр башында Русия империясеннән Финляндиягә күчеп килгән татарлар. Алар нигездә сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, һәм гаскәр хезмәтен үткән кешеләр булган.
👉Мәкаләне тулырак монда укыгыз.

Башта "Фин мөселман җәмгыяте" дип аталган оешма исеме 1963 елда "Финляндия Ислам җәмгыяте"нә үзгәртелә.
25 апрель киченә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Мәскәү янындагы Балашиха шәһәрендә автомобиль шартлавы нәтиҗәсендә генерал-лейтенант Ярослав Москалик һәлак булган. Тикшерү комитеты белдерүенчә, шартлаткыч куелган машина хәрби узып барганда шартлаган. 2024 елның декабрендә шулай ук Мәскәүдә генерал-лейтенант Игорь Кириллов үтерелгән иде.
🔸Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Доналд Трампның махсус вәкиле Стив Уиткофф очрашуы тәмамланды. Путинның ярдәмчесе Юрий Ушаков әйтүенчә, сөйләшү «конструктив һәм файдалы» булган. Анда Киев белән Мәскәү арасында турыдан-туры сөйләшүләрне яңарту мөмкинлеге турында сүз барган. Очрашу 3 сәгать дәвам иткән.
🔸Владимир Зеленский белдерүенчә, Киевта 12 кешенең гомерен өзгән ракет — Төньяк Кореяныкы, әмма андагы күпчелек детальләре АКШныкы.
🔸Русия Юстиция министрлыгы "чит ил агентлары" реестрын яңартты. Яңа исемлеккә музыкант Василий Гончаров (Вася Обломов), «Всем Иран» китабы авторы, журналист Никита Смагин, экология активист Владимир Сливяк, журналист Константин Сусолкин (Березин), блогер Дмитрий Чернышев кергән.
🔸Биткоин бәясе 2025 елның 24 февраленнән бирле беренче тапкыр $95 меңнән артып китте. Моны Binance мәгълүматлары күрсәтә.