Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.43K subscribers
11K photos
1.04K videos
8 files
16.8K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
26 апрельдә Парижның Эйфел манарасы янында Татар иҗтимагый үзәге Тукай тууының 140 ел тулуына багышланган митинг үткәрде.

Иҗтимагый үзәк рәисе Фәрит Зәкиев Азатлык Радиосына белдерүенчә, чарада Азат исемле татар мигранты, башкорт активисты Рамил Ваһапов, Франциядә яшәүче Руслана катнашкан.

Чарада Фәрит Зәкиев һәм Азат Тукайның шигырен сөйләгән.

Зәкиев татар теле упкын алдында тора дип белдергән.

“Милли университет юк, татар урта мәктәбе юк. Конституциядә татар теле дәүләт теле булса да, чынбарлыкта Татарстанда бер дәүләт теле хөкем сөрә. Ул урыс теле. Оят бу, хурлык мәдәният министры Ирада Әюпова һәм рәис Рөстәм Миңнеханов! Сез манкортлар! Әмма өметсез шайтан гына...”, дигән ул.

Тукай туган көне белән бәйле чаралар шулай ук АКШ-та, Төркиядә, Германиядә узды.

Alima Academy чараны онлай уздырды һәм анда да төрле илләрдән татарлар катнашты.

@azatliqradiosi
👍3🔥21
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарстан Дәүләт шурасы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Татарстан халкын Русия парламентаризмы көне белән котлады.

Русиянең 1906 елда сайланган Беренче Думасын искә алып һәм халык игътибарын Федераль җыенның, төбәкләрдәге канун чыгару оешмаларының эшчәнлегенә җәлеп итү өчен 2012 елдан 27 апрель Русиядә парламентаризм көне дип игълан ителде.

2017 елны Азатлык Радиосы Казан урамнарындагы кешеләрдән "Нәрсә ул парламент?" дип сорады. Әлеге видеоны искә төшереп китик.

@azatliqradiosi
🔥21👎1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 28 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украина Русиянең Panoramits корабына Хайфа портына керергә һәм басып алынган җирләрдән ашлык бушатырга рөхсәт ителсә, Израил белән мөнәсәбәтләр бозылырга мөмкин дип кисәтте. Бу хакта украин чыганакларына таянып Axios журналисты Барак Равид хәбәр итте. Аның сүзләренчә, моңа кадәр Израил Украинаның таләпләренә "колак салмаган" һәм бер кораб Хайфа портында басып алынган җирләрдән урланган бодайны бушаткан.

🔸Эстониядә даими яшәү рөхсәте булмаган русияләр һәм беларусларга киләсе елдан күчемсез милек сатып алу тыелачак. ERR Эстониянең эчке эшләр министрлыгына сылтанып язуынча, моны илнең иминлеген саклау белән аңлатканнар. Канунга төзәтмәләр кертү "дошман илләр" шымчылары һәм тәэсиреннән сакларга ярдәм итәргә тиеш диелә.

🔸Русия мәгариф министрлыгы Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев мөхәррирлегендәге җәмгыять белеме дәреслекләрен федераль укыту исемлегенә керткән. Әлеге дәреслектән 9-11 сыйныф укучылары белем алачак.

🔸Казан янындагы Самосырово бистәсе халкы краннардан пычрак су агуга зарланудан соң, Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин тикшерү уздырырга кушкан.

🔸Элекке Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның җинаять эше нигезендә соңгы 15 елда 39 банк мәгълүматлары тикшереләчәк. Бу хакта "Реальное время" яза.

@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Азат Мифтахов Харп бистәсендәге колониягә җибәрелде. Бу— Навальный үлгән урын 25 апрельдә Парижда активистлар Азат Мифтаховны коткару өчен чираттан тыш утырыш уздырды. "Азат язмышы куркыныч астында, Азатны Алексей Навальныйны үтергән төрмәгә күчерәләр.…
Тумышы белән Түбән Камадан булган математик Азат Мифтахов Харп бистәсендә урнашкан 18нче төзәтү колониясенә китерелгән.

Бу колония гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгәннәр өчен билгеләнгән махсус тәртипле оешма булып тора.

Азатка теләктәшлек белдерүчеләрнең Telegram-каналы хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта ул карантин бүлегендә тора. Әлеге колониядә электрон хатлар кабул итү сервисы эшләми, шуңа күрә аңа бары тик гадәти почта аша гына хат юллап була.

Азат Мифтаховка иреккә чыгарга якынча ел ярым вакыт калып бара.

Шулай ук бу колониядә мөселманнарның хокукларын яклаучы Баһром Хамроев та тотыла. Ул анда узган елның август аенда этап белән китерелгән.

@azatliqradiosi
😭2
⚡️Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Уфа мэры Ратмир Мәүлиевны тоткарлаган

Куәт оешмасы вәкилләре аны эш бүлмәсенән алып киткән. Хәзер ул республиканың Тикшерү комитеты идарәсенә сорау алуга китерелгән.

Элегрәк Мәүлиев һәм аның ике урынбасарында тентүләр узган. Бу хакта “Пруфы” һәм “Уфа1” хәбәр итә.

▪️Ратмир Мәүлиев Уфа мэры итеп 2022 елның 16 мартында расланды.

▪️Ратмир Мәүлиев -1989 елның 14 августында, Нефтекама шәһәрендә туган. 2011 елда Башкорт дәүләт университетының "Юриспруденция" белгечлегенә укыган. 2014 елда Русия хөкүмәте каршындагы Финанс университетын тәмамлаган.

▪️Башкортстанның Дәүләт җыены каршындагы яшьләр иҗтимагый пулатына кергән.

▪️2015 елның ноябреннән декабренә кадәр Татарстанның Ютазы районы башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш өчен җаваплы урынбасары, 2015 елның декабреннән 2016 елның апреленә кадәр Ютазы районы башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын үтәде.

▪️2016 елның апреленнән 2019 елның мартына кадәр Татарстанның Әлмәт районы башлыгының инвестицион үсеш киңәшчесе булып эшләде.

▪️Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә мэр булып 2019 елның мартыннан торды.

@azatliqradiosi
😁21
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Уфа мэры Ратмир Мәүлиевны тоткарлаган Куәт оешмасы вәкилләре аны эш бүлмәсенән алып киткән. Хәзер ул республиканың Тикшерү комитеты идарәсенә сорау алуга китерелгән. Элегрәк Мәүлиев һәм аның ике урынбасарында тентүләр узган.…
⚡️Уфа мэры Ратмир Мәүлиев 48 сәгатькә тоткарланган

Бу хакта «Ъ-Уфа» хәбәр итә.

Тикшерү комитеты белдерүенчә, Уфа мэрын вазифаи вәкаләтләрен арттыру һәм зур күләмдә ришвәт алуда шикләнәләр.

“Осторожно Новости” язуынча, бу “Радуга” шифаханәсе җирләрен бүлеп алу белән бәйле була ала.

Тулырак 👉монда укыгыз

@azatliqradiosi
😁1🤯1
Бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында "Новая волна" эстрада фестивале җитәкчесе, композитор һәм музыкан Игорь Крутой белән очрашты.

Бәйге быел тагын Казанда узачак. Чара инде икенче ел Татарстанда оештырыла.

Узган ел Казанда алты көн дәвамында барган "Новая волна" фестивалендә бер татар җыры да яңгырамады, анда Татарстаннан бер генә җырчы да чыгыш ясамады.

Шул ук вакытта Башкортстаннан Ay Yola төркеме башкорт телендә "Һомай" җырын башкарды.

Конкурсның җитәкчесе Игорь Крутой ул вакытта татар артистлары арасында федераль дәрәҗәдәге йолдызларга җитүчеләр юк диде.

"Конкурс телевидение рейтингына бәйле. Татар йолдызлары арасында бөтен илгән кызыклы булган фамилияләр бармы? Татар җырчысы федераль дәрәҗәдәге йолдыз булсын өчен шартлар тудырырга кирәк", диде ул матбугат очрашуында.


Журналист Альберт Шакиров моңа җавап итеп бушка эшләмәгән мәскәүләр "чамалабрак сөйләшсәләр дә булыр иде" диде.

"Бәлкем татар артистларына "Новая волна" кирәк булмаганга алар ул дулкынга не дотягиваюттыр? Вдруг алар "Гремми" премиясенә йөз тотып иҗат итәдер? Килеп күт җылынмаган килеш алай кырт кисү югары дәрәҗә күрсәткече түгел, минемчә. Башкаларны кимсетми генә дә җавап биреп була бит инде ул сорауларга", дигән иде ул үзенең "Барон борыны" телеграм каналында.


Быел фестиваль Казанда 20-26 август көннәрендә узачак.

@azatliqradiosi
🤬2👎1
Нью-Йорктагы “Melodia" хатын-кызлар хоры татарча җырлар башкарды

26 апрель Нью-Йорк шәһәрендә Манхеттенда урнашкан "Илаһи апостоллар" чиркәвендә "Melodia" хатын-кызлар хоры концерты узды. "Melodia" — Нью- Йоркта 24 ел дәвамында эшләп килүче хор.

Бу тоташ хатын-кызлардан торган хор, аның музыкантлары да хатын-кызлар. Алар классик һәм заманча әсәрләр башкара, даими концертлар оештыра. Быел алар үз програмнарына татар җырларын да алган. Концертта ике татар җыры башкарылган. Аның берсе — татар халык җыры "Умырзая", аның көен хор өчен Татарстан композиторы Миләүшә Хәйруллина эшкәрткән. Икенче җыр — Татарстан халык шагыйре Ренат Харисның сүзләренә Элмир Низамов көй язган "Акчарлаклар".

Дирижер Нью-Йоркта Зәринә Вилданованың татарча җырлавын ишеткән. Узган ел "Melodia" хоры азәрбайҗан җырын башкарган булган. Зәринәнең кем, кайдан булуын сорашкан, җырчы исә татарлар турында, татар җырлары, Татарстан турында сөйләгән. Шунда хор белән татарча җырларга туры килерлек җырлар бармы дип сораган һәм бергә чыгыш ясарга тәкъдим ясаган.

Концертка якынча 30 татар килгән. Тамашачылар арасында Нью-Йорк, Нью-Джерси, Канададан татарлар булган.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
❤‍🔥3👍3
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Көн яңалыгы: Уфа мэры Ратмир Мәүлиев тоткарланды.
Ул эшен явыз максатта куллануда һәм ришвәт алуда шикләнелә.

Әлегә аны 48 сәгатькә тоткарладылар.

Мәүлиев белән бергә аны урынбасары һәм мэриянең җир һәм милек эшләре идарәсе башлыгы да тоткарланган.

Сәясәт белгечләре моны Башкортстан хакимиятенә тап төшерү дип саный.

Бу хакта зуррак мәкаләне алдагы көндә укый алырсыз.
🔥1
❗️Татар милли хәрәкәте ветераны, 71 яшьлек Фазыл Валиәхмәтовка “ВКонтакте”дагы ике посты өчен алты ел колония җәзасы бирелгән

Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе әлеге карарны бүген, 28 апрельдә чыгарган.

Моннан тыш, аңа өч ел ярым дәвамында сайтлар һәм социаль челтәрләр белән идарә итү тыелган. Бу хакта “Медиазона” хәбәр итте.

Пенсионерны Русия армиясен "дискредитацияләү" һәм "террорчылыкны аклау" маддәләре нигезендә гаепле дип таптылар. "Idel.Реалии" язуынча, Вәлиәхмәтов гаебен танымаган.

Ул 2024 елның декабреннән бирле тикшерү изоляторында утыра.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

Фото: Медиазона

@azatliqradiosi
🤯10😱6🤬6😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 29 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Башкортстанда һәм Татарстанда дрон куркынычы кертелгән, һава аланнары эшләми, очышлар тоткарлана.

🔸Украин дроннары Оренбур өлкәсенең Орски шәһәренә һөҗүм ясаган. Украинаның Exilenova+ күзәтү каналы хәбәренчә, дрон җирле нефть эшкәртү ширкәтләренед берсенә очкан. Шәһәр башлыгы Артём Воробьёв шәһәр халкын урамга чыкмаска һәм тәрәзәләргә якын килмәскә чакырды.

🔸Пермь шәһәренә дә Украина дроннары һөҗүм иткән, сәнәгать объектында янгын чыккан диелә. Нинди объект икәне әйтелми.

🔸Татарстанның "Зәкят" хәйрия фонды Дагыстанда су басуда зыян күрүчеләр өчен барлыгы 9 млн сум акча җибәргән. Моннан тыш, шешәләргә тутырылган эчәргә яраклы 4 тонна су тапшырылган.

🔸Май аендагы Мәскәүдә узачак парадта хәрби техника катнашмаячак, дип белдерде Русия саклану министрлыгы. Моннан тыш, "оператив хәлгә бәйле рәвештә", Кызыл мәйданнан кадетлар, суворовчылар һәм нахимовчылар да узмаячак.
3👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфада Жириновский исемендәге урам пәйда булырга мөмкин Уфа мэриясе икенче тапкыр уздырган сораштыруда катнашучылар шәһәрдәге урамга 2022 елның апрелендә вафат булган сәясәтче Владимир Жириновский исемен бирүне яклап чыккан. Бу хакта Mash Batash Telegram…
Уфада Владимир Жириновский урамы барлыкка килде: депутатлар әлеге карарны бертавыштан хуплады

29 апрельдә Уфа шәһәре депутатлары Башкортстан башкаласы урамнарының берсенә Русия сәясәтчесе Владимир Жириновский исеме бирүне бертавыштан хуплаган.

800 метрга сузылган бу яңа урам Уфаның Дим һәм Ленин районнары арасында булачак.

Моңарчы Уфа мэриясе икенче тапкыр уздырган сораштыруда катнашучылар шәһәрдәге урамга Жириновский исемен бирүне яклап чыкты.

Шул ук вакытта "Гражданский Союз — Уфа" сәүдәгә корылмаган оешма (НКО) вәкилләре тавыш бирү барышындагы сәер үзгәрешкә игътибар иткән иде.

Аларның мәгълүматларынчв, атна дәвамында урамга исем бирүне "яклап" килүчеләр даими рәвештә 200 тавышка калышып килгән. Әмма соңгы төн эчендә хәл кискен үзгәргән: әлеге инициативага өстәмә рәвештә 800дән артык тавыш өстәлгән. Сораштыру 1 апрельгә кадәр дәвам итте.

Республикада Жириновский исемен мәңгеләштерүгә каршы башкорт милли оешмалары да чыгыш ясады.

1990нчы еллар башында беренче президент сайлавы алдыннан Жириновский "татарларны һәм башкортларны Монголиягә күчерергә кирәк, шунда ачлыктан һәм сифилистан кырылсыннар" дигән иде.

Тулырак монда укыгыз.
🤮7👎6🤬3👍1💩1
Беларуста повестка килгән Русия кешеләрен чик аша башка илләргә чыгармый башлаганнар.

Русия ватандашына хәрби хезмәткә чакыру кәгазе тапшырылган һәм аңа Русиядән чит илгә чыгу тыелган икән, ул Беларус аша да чыгып китә алмаячак. Бу хакта Беларус чик хезмәтенә сылтанып "Белсат" язды.

"Кеше махсус исемлектә булса, чыгармыйбыз. Әгәр андый исемлектә юк икән, чыгарабыз", — дип өстәгәннәр.

Шулай итеп, Русия белән Беларус арасында уртак мәгълүмат базасы барлыгы раслана.

Моңа кадәр гаскәргә барудан аңлы рәвештә баш тартучылар хәрәкәте Беларсутан Русия кешесен чыгармауның беренче очрагын теркәгән иде: хәрби хезмәткә чакырылучыга башта Русиядән Беларуска чыгу чикләнгән, ә аннары Минскидан очып китәргә рөхсәт ителмәгән.
😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Татар милли хәрәкәте ветераны, 71 яшьлек Фазыл Валиәхмәтовка “ВКонтакте”дагы ике посты өчен алты ел колония җәзасы бирелгән Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе әлеге карарны бүген, 28 апрельдә чыгарган. Моннан тыш, аңа өч ел ярым дәвамында сайтлар һәм социаль челтәрләр…
Ике пост өчен алты ел: 71 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтовка хөкем карары чыкты

28 апрель көнне Екатеринбурның Үзәк хәрби мәхкәмәсе татар милли хәрәкәтенең 71 яшьлек ветераны Фазыл Вәлиәхмәтовны алты елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды.

📌 "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау җитәкчесе Сергей Давидис фаразынча, Вәлиәхмәтовка озын төрмә мөддәте бирелүе аның кайчандыр татар милли хәрәкәтендә актив катнашуы белән дә бәйле була ала. Халыкның бүгенге режим алга сөргән империячел идеяләре тирәсендә түгел, ә милли һәм төбәк темалары һәм мәсьәләләре тирәсендә берләшүеннән хакимиятләр бигрәк тә курка, ди белгеч.

Давидис монда шулай ук Фазыл Вәлиәхмәтовның кечкенә бер шәһәрдә яшәве дә роль уйный ала дип саный.

📌 Үз вакытында Фазыл Вәлиәхмәтов та актив катнашкан Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе, Фәрит Зәкиев әлеге карарны "Сталин заманының кире кайтуы" дип бәяли. Сәламәтлеге какшаган 71 яшьлек кешене Русия колониясендә 6 ел тоту карары "үлем җәзасына тиң" ди Зәкиев. Аның сүзләренчә, хакимият әле дә татардан курка, шуңа күрә "милли үзаңны куркытып үтерергә" тели.

📌 Сәясәт белгече, читтәге "Татар шурасы" оешмасына нигез салучы Руслан Айсин дә мондый кырыслыкны Русия хакмияте куркыту сәясәте өчен куллана дип саный.

"Бу хәзерге вакытта Русяинең чын йөзе. Беренче чиратта, ул кешеләрне, җәмгыятьне шундый кейслар аша куркыту сәясәтен алып бара, икенчедән, милли активистларга ачык ишарә җиткерә: сәясәткә кермәгез, үзгезнең татар икәнегезне, сугышка мөнәсәбәтегезне белдермәгез, тик утырыгыз. Бу кызганыч хәл, ләкин чынбарлык", диде ул Азатлык Радиосына.

Мәкаләне тулырак 👉 монда укыгыз
🤬11🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн яңалыгы: Уфа мэры Ратмир Мәүлиев тоткарланды. Ул эшен явыз максатта куллануда һәм ришвәт алуда шикләнелә. Әлегә аны 48 сәгатькә тоткарладылар. Мәүлиев белән бергә аны урынбасары һәм мэриянең җир һәм милек эшләре идарәсе башлыгы да тоткарланган. Сәясәт…
Уфа мэриясенең милек идарәсе башлыгы урынбасары Рушат Фазлиәхмәтов кулга алынды

Аны 11 июльгә кадәр сак астында калдырдылар.

Фазлиәхмәтов эшен явыз максатларда куллануда шикләнелә. Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, ул 28 апрельдә Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев, вице-мэр һәм бер шифаханә җитәкчесе белән бергә тоткарланган.

Әлеге вакытта шәһәр шурасы депутаты, "Агыйдел" кунакханәсе мөдире Алексей Силин мәхкәмәгә китерелгән.

Ратмир Мәүлиевның тоткарлау мөддәте иртәгә иртән чыга.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 30 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸28 апрельдә тоткарланган Уфа мэры Ратмир Мәүлиевны мәхкәмәгә китерделәр, аңа чикләү чарасы билгеләнергә тиеш. Ул вазифа вәкаләтләреннән чыккан эшләр башкару һәм ришвәт алуда шикләнелә.

🔸Дроннар янә Пермьгә һөҗүм итә, шәһәрдә шартлау тавышы ишетелә.

🔸Ульяновски өлкәсе күгендә өч дрон бәреп төшерелде дип хәбәр итте губернаторы Алексей Русских.

🔸Җиңү көне уңаеннан Русия-Украина арасында атышлар туктатылып торырга мөмкин, аның төгәл вакыты соңрак игълан ителәчәк диде Путин сүзчесе Дмитрий Песков.

🔸Доналд Трамп Германиядә АКШ гаскәрләре санын киметү мөмкинлеге барлыгын белдерде.

🔸АКШ Һормуз бугазын контрольдә тоту өчен коалиция төзү белән шөгыльләнә.

🔸Владимир Путин Рамзан Кадыровның сентябрьдә үтәчәк Чечня башлыгы сайлауларында катнашуын хуплады.
❗️Уфа мэры Ратмир Мәүлиев ике айга сак астына алынды

11 июльгә кадәр ул тикшерү изоляторына җибәрелергә тиеш. Бу хакта мәхкәмә залыннан журналист Рамил Рәхмәтов хәбәр итә.

Шәһәр башлыгы вазыйфа вәкаләтләреннән чыккан эшләр башкаруда (Русия Җинаять кодексының 286 маддәсе, 3 өлеш) һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда (290 маддә, 6 өлеш) шикләнелә.

Мәүлиев белән бергә тоткарланган Уфа башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы урынбасары Рушат Фазлыйәхмәтов һәм "Агыйдел" кунакханәсе мөдире, шәһәр думасы депутаты Алексей Силин да 11 июльгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрелде.

Алар вазыйфа вәкаләтләренә карамаган эшләр башкаруда гына шикләнелә.

Мәвлиев, Фазлыйәхмәтов, Силин һәм мэр урынбасары Агарагим Кагиргаджиев 28 апрельдә тоткарланды.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

Фото: Рамил Рәхмәтов.
1
Русия матбугат иреге рейтингында тагын да аска тәгәрәгән

“Чикләрне танымаучы репортерлар" халыкара иҗтимагый оешмасы төзегән Матбугат ирегенең дөнья индексында Русия 172нче урынны били — бу узган ел белән чагыштырганда бер баскычка түбәнрәк.

Барлыгы рейтингта 180 ил бар. Русиядән түбәнрәк урыннарда, аерым алганда, Кытай, Иран, Согуд Гарәбстаны, Төньяк Корея урнашкан. Беларус югарырак — 165нче урында.

Гомумән, «Чикләрсез репортёрлар» билгеләп үткәнчә, матбугат иреге буенча Матбугат ирегенең дөнья индексы тарихында беренче тапкыр дөнья илләренең яртысыннан артыгы «проблемлы» яки «бик җитди» хәл категорияләренә кергән.

«Яхшы» категориясенә Төньяк Европаның нибары җиде иле генә эләккән, тагын якынча 30 илдә хәл «канәгатьләнерлек» дип бәяләнә.

АКШ рейтингта җиде дәрәҗәгә төшкән һәм 64нче урынны биләгән.
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Уфа мэры Ратмир Мәүлиев ике айга сак астына алынды 11 июльгә кадәр ул тикшерү изоляторына җибәрелергә тиеш. Бу хакта мәхкәмә залыннан журналист Рамил Рәхмәтов хәбәр итә. Шәһәр башлыгы вазыйфа вәкаләтләреннән чыккан эшләр башкаруда (Русия Җинаять кодексының…
Уфа мэры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кожевников билгеләнгән.

Бу хакта шәһәр хакимияте хәбәр итте. Элекке мэр Ратмир Мәүлиев коррупция эше нигезендә тоткарланып, тикшерү изоляторына җибәрелде.

Кожевниковка 51 яшь. Ул Уфада туган, Уфа энергетика техникумын һәм Мәскәүдә икътисади үзгәрешләр һәм базар белән идарә итү институтын тәмамлаган. 15 елдан артык ул «УМПО» ширкәтендә эшләгән. 2015–2022 елларда Калинин районы хакимияте башлыгы вазифасын башкарган. 2022 елдан алып бүгенгә кадәр мэр урынбасары булып эшләгән.

Мәүлиев 11 июльгә кадәр сак астына алынды. Тикшерү мәгълүматынча, ул оешкан төркем белән эш иткән һәм вәкаләтләреннән чыгып, «Радуга» шифаханәсенә караган җирләрне муниципаль милектән чыгарган, аннары җирнең бер өлешен саткан. Моннан тыш, хакимият башлыгын халыкара эзләүдә булган Гарипов исемле кешедән 10 миллион сум ришвәт алуда да гаеплиләр.
👎1
Мәктәп укучылары 1 сентябрьдән «Русиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» фәнен өйрәнә башлаячак

Русия Мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, бу фәнне 2026/27 уку елының икенче яртыеллыгыннан 5нче сыйныф укучылары өйрәнә башлаячак, ә 2027/28 уку елыннан ул 6нчы һәм 7нче сыйныфлар тезмәсенә дә кертеләчәк.

«Бу фән федераль дәрәҗәдә расланган каһарманнар пантеонына таянып, традицион әхлакый кыйммәтләрне өйрәнүгә нигезләнә. Аның асылы — укучыларны илебез тарихында зур роль уйнаган күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштыру», — дип белдергән Русия мәгариф министры Сергей Кравцов.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң хакимият мәгариф програмына зур үзгәрешләр кертте. Моны түрәләр "көнбатыш тәэсирен юкка чыгару" дип аңлата, ватанпәрвәрлек арттыру сылтавы белән Русия пропагандасы киң җәелә.

Русия мәктәпләрендә 2022 елның 5 сентябреннән «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дип аталган дәрестән тыш шөгыльләр циклы да үткәрелә, 2023 елның сентябреннән — «Русия — минем офыкларым» һөнәри юнәлеш бирү курсы кертелде, ә «Тормыш иминлеге нигезләре» фәне «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» форматына үзгәртелде.
🤮6👎1