Azatlıq Radiosı
2.56K subscribers
9.47K photos
953 videos
8 files
15.6K links
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!
Download Telegram
Дөньяда 21 апрель көнне булган төп вакыйгаларга күз салыйк:

🟠Владимир Зеленский Русия "Пасха тынлыгы"н 2935 тапкыр бозган дип белдерә. Үз чиратында, Русия Саклану министрлыгы Украина ягыннан "тынлык" 4900 тапкыр бозылган ди.

🟠АКШ Украинага сугышны туктатуга караган тәкъдимнәр җибәргән. Алар арасында Кырымнан баш тарту, НАТОга кермәү һәм Запорожье АЭСын АКШ контроленә тапшыру да бар.

🟠Павел Дуров Telegram җитәкчелеге "бер тапкыр да шәхси мәгълүматның бер байтын да" өченче затларга бирмәгән дип белдерде.

🟠Трамп идарәсе Һарвард университетын тагын бер миллиард долларлык финанслаудан мәхрүм итәргә мөмкин – The Wall Street Journal. Сүз сәламәтлек саклау өлкәсендәге тикшеренүләргә бүленгән акчалар турында бара.

🟠Владимир Путин армияне "дискредитацияләү", санкцияләргә өндәү өчен җәзаны кырыслату, һәм халыкара оешмаларга ярдәм күрсәткән өчен "ят агент" дип тану турында канунга кул куйды.

Азатлык эшен иртәгә дәвам итәчәк, әлегә сезгә имин һәм хәерле кичләр телибез!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Татарча күз тиюдән нинди гыйбарәләр, сүзләр беләсез?

Безнең Әйдә! Online проекты тел өйрәнүчеләр өчен мондый гыйбарәләр туплады, аларны аңлатты һәм мисаллар китерде.

1. Күз тимәсен
2. Алла/Аллаһ сакласын
3. Бисмилла белән башла
4. Тфү-тфү, күз тимәсен
5. Яман күзләрдән сакла
6. Аллага/Аллаһка тапшырдык
7. Берүк үзеңне сакла


Ә сез бу исемлеккә тагын нинди сүзләр, гыйбарәләр өстәр идегез? Фикерләрегезне языгыз 👇
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 апрель, сишәмбе, әлеге вакытка булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Рәссам-монмументалист, скульптор, Русия сәнгать академиясе президенты Зураб Церетели 91 яшендә вафат булган.

🔸Доналд Трампны хуплау рейтингы 42% дәрәҗәсенә төшкән дип хәбәр итә Reuters. Бу аның икенче президент мөддәтендә иң түбән күрсәткеч.

🔸Кытай дәүләт фондлары, шул исәптән China Investment Corporation, штаб-фатирлары АКШта булган хосусый ширкәтләргә инвестицияләрне киметә башлаган дип яза Financial Times.

🔸Ватиканда папа Францискның үлем фактын раслау чарасы узган, аның җәсәден табутка салганнар. Франциск үзен Санта-Мария-Маджоре базиликасында бернинди бизәкләрсез гади кабердә җирләүне теләгән.
Татарстанда алты район башлыгы алыштырыла: кем китә, кем килә?

Татарстанда апрель ахырында берьюлы алты район башлыгы алыштырылачак. "Бизнес Онлайн" басмасы бу үзгәрешләр сентябрьдә булачак сайлаулар алдыннан районнарны "яңа кан" белән көчәйтү максатыннан ясала дип фаразлый.

Кемнәр китә, алар урынына кемнәр килә?

🔸Рамил Муллин - Түбән Кама мэры. Ул Татарстан президенты киңәшчесе булып китә дип яза басма. Түбән Каманы 3,5 ел җитәкләде, аңа кадәр Мөслим районы башлыгы иде. 50 яшь.

🔸Радмир Беляев - Менделеевский районы башлыгы. Ул Түбән Каманы җитәкләргә китәчәк. Менделеевскийны 3 ел җитәкли. 37 яшь. Аның урынына Менделеевский районы башкарма комитеты рәисе Роберт Исәндәров киләчәк дип яза "Бизнес Онлайн".

🔸Габделәхәт Хәкимов — Әтнә районы башлыгы. Яшь буенча китә. Районны 35 ел җитәкләде, үзенә 75 яшь. Аның урынына 45 яшьлек кияве Рөстәм Хисамиев килә дип фаразлана.

🔸Вячеслав Козлов — Яңа Чишмә районы башлыгы. Районны 24,5 ел җитәкли. 69 яшь. Аның урынына Татарстанның экология министры урынбасары 36 яшьлек Егор Трановский килергә мөмкин.

🔸Фәргать Мөхәммәтов — Спас районы башлыгы. Районны 5,5 ел җитәкли. 57 яшь. Аның урынына Алабуга районы хакимияте башлыгы урынбасары Роман Исланов килергә мөмкин.

🔸Линар Закиров — Бөгелмә районы башлыгы. Районны 10 ел җитәкли. 48 яшь. Аның урынына Бөгелмә сөт комбинаты директоры мөдире Илһам Минһаҗев киләчәк дип яза "Бизнес Онлайн".
Америкада татар хоккей матчы узды: Татарстан байрагы һәм гимны, өчпочмаклар белән чәй

Узган ялларда Американың Берлингтон шәһәренең (Вермонт штаты) Leddy Park хоккей аренасында "Ак барс" белән "Яшел барс" хоккей такымнары очрашып үзара көч сынашты.

Уенны Монреаль Татар Ассоциациясе АКШ татарларының Querdeslek (Кардәшлек) оешмасы белән берлектә уздырды. Икесе дә татарлардан торган такымнар.

"Ак барс" такымына Америкада яшәүче татарлар тупланган булса, "Яшел барс" такымын башлыча Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче татарлары тәшкил итте. Барлыгы 20 уенчы катнашкан, ә хоккейны карарга килүчеләр, такымнар өчен җан биреп торучылар якынча 50 кеше булган.

Оештыручылар горурланып һәм мактанып сөйләнгән сүзләре һәр такымда аталы уллы парларның күп булуы.

"Уеннарны башлаганда гаилә белән уйнаучылар юк иде. Хәзер егетләр үсте, күбесе, аеруча Канададагылар, профессиональ спорт белән шөгыльләнә, әтиләре белән бергә иңгә-иң терәлешеп кәшәкәләр белән алка кертү өчен көч сынаша. Минем өчен бигрәк күңелле, матур күренеш. Марат Сәләхетдинов уллары Салих, Йосыф, Фәнис Солтанбәков улы Хәлил белән уйнады, мин улым белән чыктым, Гомәр белән Салават Гомәровлар бергә көрәште. Аңлатып бирә алмыйм ул хисне. Яшьләр дә ярата бу уенны, ниндидер берләшү көченә ия ул, – дип сөйләде безгә Монреаль татарлары ассоциациясенең вице-президенты Эрик Вәлиев.

🔹Татар хоккей уеннары моңа кадәр Канаданың Монреаль шәһәрендә узып килде. Беренче уен 2017 елда булды, пандемия елын санамаганда татарча хоккей ел саен уздырылды. Бу уен алтынчысы.

Кем җиңгән?

👉Тулырак мәкаләне монда укыгыз.
Берничә көннән татар дөньясы Тукай көнен билгеләячәк. Ел да 26 апрель көнне Тукай һәйкәле каршында узган Шигърият бәйрәме быел Камал театрының яңа бинасы янына күчерелгән.

Татар җәмәгатьчелеге моны "татарны тагын үзәктән куу" дип бәяләде. Кайбер кызыклы фикерләрне рәсемдә тәкъдим итәбез.

Бу хакта язманы тулысынча безнең сайтта укыгыз.
Башкортстанда эшче куллар җитми, эшсезлек дәрәҗәсе 1,5%

Башкортстанда эшсезлек дәрәҗәсе 1,5%ка җиткән. Бу республика тарихында иң түбән күрсәткеч. Башкортстан буенча баш федераль инспектор матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, эш эзләүче бер кешегә биш вакансия туры килә. Бүген республикага 39 мең эшче кирәк.

Кадрлар дефициты бөтен өлкәдә, шул исәптән хәрби-сәнәгать өлкәсендә дә.

Баш федераль инспектор Алексей Касьянов иң беренче чиратта Украинадагы сугыштан кайткан хәрбиләрне эшкә урнаштыру турында уйларга кирәк дип саный.

Тагын бер проблем – хезмәт хакы түли алмау. Башкортстан ширкәтләренеңе бүгенге көндә үз эшчеләренә 413 млн сумлык бурычы бар.
22 апрельнең кичке хәбәрләре:

🔻Владимир өлкәсенең Киржач районында хәрби бүлектә шартлау булган. Якындагы авыллардан кешеләрне чыгаралар. Саклану министрлыгы хәрби бүлектә корал детонацияләгән дип белдерде.

🔻Эрзә халкының баш аксакалы Сыресь Болеяньне (Александр Болькин) Росфинмониторингның «террорчылар һәм экстремистлар» исемлегенә керткәннәр. Ул шулай ук федераль эзләүдә.

🔻«Новая газета Евроап» баш мөхәррире Кирил Мартыновны Русиядә алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Мәхкәмә аны «теләнмәгән» оешмада катнашуда гаепле дип таныган. Мартынов Русиядә яшәми.

🔻Русия һәм Гоман (Оман) визаларны бетерү турында килешкән. Визасыз 30 көн яшәргә мөмкин.

🔻Мәскәүгә бу атнада АКШ президентының Якын Көнчыгыштагы махсус вәкиле Стив Уиткофф килергә тиеш. Бу хакта Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаковка сылтанып «Интерфакс» яза.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 апрель, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Казан һәм Түбән Кама һава аланнары ябылып тора. Бу иминлек мәсьәләләре белән бәйле диелә.

🔸АКШ президенты Доналд Трамп администрациясе "Русия һәм Украинада хәрби җинаятьләр турында күзләү мәгълүматларын җыю" төркеме эшчәнлеген туктаткан.

🔸Украина делегациясе Лондондагы сөйләшүләрдә 30 көнгә атышларны туктатуны алга сөрәчәк, Доналд Трампның тынычлык урнаштыру планын карарга җыенмый.

🔸Русия дроннары төнлә Полтава, Одесса, Харьков һәм Киев өлкәләренә һөҗүм иткән. Одессада ике кеше яраланган, Полтавада - өч, дип яза "Эхо Новости".

🔸Украинаның Днепропетровски өлкәсендә Русия дроны һөҗүме нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булган, 6 кеше яраланган. Бу хакта өлкә администрациясе башлыгы Сергей Лысак хәбәр итте.

🔸Стендап-кәмитчеләр Слава Комиссаренко һәм Дмитрий Романовның Русия ватандашлыгын алганнар һәм Русиягә керүне тыйганнар. Комиссаренко - Беларус ватандашы, Романов - Украина кешесе.

🔸Кыргызстанда Урыс йорты хезмәткәрен һәм тагын өч кешене Русия армиясенә кешеләр җәлеп итү эше нигезендә кулга алганнар. Бу хакта Азаттык Радиосы хәбәр итте.
"Төркмәнстан һава юллары" янә Казанга оча башлый

1 майдан "Төркмәнстан һава юллары" Ашхабад-Казан-Ашхабад рейсларын яңадан башлый. Бу хакта һава ширкәтенең матбугат хезмәт хәбәр итә. Шулай ук Мәскәүгә дә очышлар башланачак.

Төркмәннәр Казанга очышларны былтыр 2 июньдә туктаткан иде. 2024 елның декабрендә Мәскәүгә очмый башлады. Чикләүләр 2025 елның гыйнварына кадәр булачак диделәр, аннары мартка кадәр озайттылар.

2023 елда исә "Төркмән һава юллары" Мәскәүгә рейсларны бөтенләй туктатып, Казанга оча башлаган иде.  Моны Мәскәү һава киңлегендәге вазгыять сәбәпле һәм очышлар иминлеген тәэмин итү өчен дип аңлаттылар.
Килешүгә ирешү авыр: Лондонда Русия-Украина низагын туктату сөйләшүләренә министрлар килми

АКШ, Украина һәм Европа берлеге вәкилләре Лондонда Украинадагы утны туктату мөмкинлеге турында сөйләшәчәк. Әмма АКШ, Британия һәм Франциянең тышкы эшләр министрлары бу сөйләшүдә катнашмый.

АКШ ягыннан махсус вәкил Кит Келлог чыгыш ясаячак. Америка дәүләт секретаре Марко Рубио очрашу алдыннан гына планнарын үзгәртте һәм Лондонга килмим дип белдерде.

Украина тышкы эшләр министры Андрей Сибига Британиядә үзе очрашулар уздырачак.

Кайбер матбугат чаралары мәгълүматларына караганда, сөйләшүләрдә АКШның тынычлык урнаштыру тәкъдимнәре турында сүз барырга мөмкин. Доналд Трамп адмнистрациясе тынычлык планын рәсми рәвештә әле беркайда да күрсәтмәде, шулай да медиа АКШ түбәндәге шартлар куя дип яза:

▪️ хәзерге фронт сызыгы буенча утны туктату,
▪️ Кырымны Русиянеке дип тану,
▪️ Запорожье АЭСын АКШ контроленә тапшыру,
▪️ кайбер санкцияләрне йомшарту һ.б.

Президент Зеленский Кырымны Русиянеке дип тану мөмкинлеген катгый кире какты. The New York Times язуынча, АКШ дәүләт секретаре Марко Рубионың Лондонга килмәве дә шуның белән бәйле булырга мөмкин.

Axios хәбәр иткәнчә, Украина делегациясе тулы тынычлык турында түгел, ә 30 көнгә атышларны туктату турында сөйләшергә тели. Русия бу тәкъдимне мартта ук кире каккан иде.

19 апрельдә Путин 30 сәгатьлек "пасха тынлыгы" игълан итсә дә, фронтта бәрелешләр туктамады. Дүшәмбе көнне сугыш яңадан көчәеп дәвам итте.

✍️ Америка җитәкчелеге сөйләшүләрнең сузылуыннан канәгатьсез, һәм игътибарны башка юнәлешләргә күчерү мөмкинлеге турында ишарәләр ясый.

👉 Тулырак монда укыгыз.
⚡️ Алабугага дроннар һөҗүме, Түбән Кама һәм Казан һава аланнары бүген икенче тапкыр ябылды

Татарстанның төрле пабликлары һәм Telegram-каналлары хәбәр итүенчә, бүген Алабуга күгендә берничә дрон бәреп төшерелгән.

Җирле халы кике көчле шартлау ишетелүе турында сөйли.

ASTRA Telegram-каналы Алабуга күгендә ракетка каршы тору системы эшләвен чагылдырган видео да урнаштырды.

📍“Шаһитлар әйтүенчә, Елабуга өстендә 8 дрон очкан, шуларның 4-се «Пирамида» дип аталган объект тирәсендә бәреп төшерелгән. Әлеге хәл сәбәпле, якындагы авыллардан кешеләрне эвакуациялиләр», дип язды "Оперштаб Татарстана" Telegram-каналы.

"Алабуга" махсус икътисад зонасында дроннар җыю ширкәте урнашкан.

Бүген иртәдән Казан һәм Түбән Кама һава аланнары ябылган иде, ләкин соңрак ачылды. Әлеге вакытта ике һава аланы да очкычларны очырмый да, кабул да итми.
Azatlıq Radiosı
⚡️ Алабугага дроннар һөҗүме, Түбән Кама һәм Казан һава аланнары бүген икенче тапкыр ябылды Татарстанның төрле пабликлары һәм Telegram-каналлары хәбәр итүенчә, бүген Алабуга күгендә берничә дрон бәреп төшерелгән. Җирле халы кике көчле шартлау ишетелүе турында…
Русия саклану министрлыгы: Татарстан күгендә очкыч тибында бер дрон бәреп төшерелде

Министрлык мәгълүматынча, пилотсыз очкыч Казан вакыты белән 12:20 сәгать тирәсендә бәреп төшерелгән.
⚡️ Истанбулда җир тетрәү

Төркиянең гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итүенә, 6,2 магнитудалы җир тетрәү Мәрмәр диңгезендә булган, үзәге – Истанбулның Силиври районыннан ерак түгел.

Халык урамнарга чыккан, йортларына һәм эш урыннарына керергә куркып тора.

Сейсмолог, профессор Әхмәт Эрҗан HalkTV эфирында белдергәнчә, әлеге җир тетрәү – энергия чыгару гына, әмма бу алда көчле зилзилә булачагына ишарә була ала.

Профессор тетрәүләр бүген, иртәгә һәм алдагы атна дәвамында давам итәчәк дип фаразлый. Аларның көчe 5,2 магнитудага кадәр җитәргә мөмкин, әмма Истанбул өчен куркыныч тудырмый. Истанбул өчен чын куркыныч 6,4 магнитудадан башлана.