Azatlıq Radiosı
2.56K subscribers
9.46K photos
953 videos
8 files
15.6K links
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!
Download Telegram
Татарстаннан Украинадагы сугышта күбрәк 35-44 яшьлекләр үлә

Азатлык Радиосы туплаган мәгълүматка караганда, Украинадагы сугышта Татарстаннан катнашып һәлак булган ирләрнең яшьләре түбәндәгечә:

🔵35-44 яшь: кимендә 1750 кеше,
🔵45+ яшь: кимендә 1255 кеше,
🔵25-34 яшь: кимендә 1183 кеше,
🔵18-24 яшь: кимендә 335 кеше.

45 яшьтән олырак төркеме үлемнәр күләме ягыннан икенче урынга менде һәм бу статистикада икенче урында "ныгыды".

Татарстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше — 38,7. Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (кимендә 1688 кеше). 1970нче (кимендә 1012) һәм 1990нчы (кимендә 997) елларда туучылар да күп үлә.

🟠Барлык исемнәрне Азатлык хисабында табып була. Анда безгә үлүчеләр турында мәгълүмат та җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Azatlıq Radiosı
Башкортстаннан да Украинадагы сугышта күбрәк 35-44 яшьлекләр үлә Азатлык Радиосы туплаган мәгълүматка караганда, Украинадагы сугышта Башкортстаннан катнашып һәлак булган ирләрнең яшьләре түбәндәгечә: 🔵35-44 яшь: кимендә 1354 кеше, 🔵45+ яшь: кимендә 1029…
Украинадагы сугышта Башкортстанның Бөре районыннан тагын 29 хәрби үлеме турында билгеле булды

27 февраль көнне Бөре районында ел нәтиҗәләрен барлау вакытында сугышта һәлак булган район кешеләрен бер минут тынлык белән искә алдылар. Шул вакытта экранда аларның исемнәре язылган видео күрсәтелде.

Видеода барлыгы 109 кеше исеме күрсәтелде. Азатлык Радиосы исемлекне өйрәнеп, элек тапмаган 29 хәрби исемен ачыклады. Алар арасында – 4 сержант, 1 өлкән сержант, 2 ефрейтор һәм 22 рядовой хәрби.

▪️Бу – җирле хакимиятләр тарафыннан сугышта үлүчеләрнең зур исемлеген ачуның сирәк күренеше. Гадәттә, Русия хакимиятләре сугышта үлүчеләрнең санын яшерергә тырыша. Шуңа күрә Азатлык радиосы ачык чыганаклардан аларның исемнәрен барлый.

▪️Хакимиятнең бу исемлекне күрсәтүе шулай ук ачык чыганакларда күп кенә һәлак булган хәрби исеменең чыкмавына тагын бер дәлил булып тора. Бу видео чыкканчы, Азатлык Радиосы исемлегендә Бөре районыннан 103 исем булган. Бу үлүчеләрнең чын саны безнең статистикада җыелган саннардан чынлыкта күпкә зуррак булуын күрсәтә.

▪️Бүгенге көндә Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" исемлегендә Башкортстаннан 5368 исем бар. Татарстаннан кимендә 4714 исем ачыклап булды.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🔥Бу атнаның төп хәбәрләре – Азатлык Радиосы күзлегеннән

Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Атна вакыйгалары фотоларда 📸

1 – Башкортстанның Әлшәй районында башкорт келәме (башҡорт аҫалы балаҫы) сугу осталары җыелды. Мондый фестиваль сигезенче тапкыр узды.
2 – Иерусалимда христианнарның Олы көн бәйрәме алдыннан "изге ут иңелүе".
3 – Төмән өлкәсе Муллаши авылында "Бакцар боткасы" ("Сыерчык боткасы") бәйрәме узды. Ботканы он һәм сөттән пешерәләр.
4 – Украинаның Сумы шәһәре Русия һөҗүменнән соң.
5 – Русия журналистлары Сергей Карелин, Константин Габов, Антонина Фаворская һәм Артем Кригер ФБК белән хезмәттәшлектә гаепләнеп, 5,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителде.

Атнаның башка фотосурәтләре – безнең җыелмада, кереп карагыз!
Хәерле иртә! 21 апрель, дүшәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләр:

🟠Русия төнлә дроннар белән Киев, Одесса, Николаев, Черкасски һәм Днепропетровски өлкәләренә һөҗүм иткән – җирле хакимиятләр һәм матбугат чаралары. Кичә Владимир Зеленский Мәскәүгә 30 көн дәвамында ерак арадагы дроннарны кулланудан тыелу тәкъдиме белән чыккан иде.

🟠"Пасха тынлыгы" төн уртасыннан соң дәвам итмәде — моңа карата Владимир Путин яңа күрсәтмә бирмәде, дип белдерде ТАССка президент сүзчесе Дмитрий Песков.

🟠Wall Street Journal язуынча, Вашингтон Украинага сугышны тәмамлау өчен берничә шарт тәкъдим итә: Кырымны Русиянеке дип тану, НАТОга керүдән баш тарту һәм Запорожье АЭСы тирәсендәге җирләрне АКШ контроленә тапшыру. План нигезендә, электр станциясе ике якка да энергия белән тәэмин итәргә тиеш. Украина ягының бу тәкъдимгә реакциясе әлегә билгеле түгел.

🟠Уфада хәрәкәт вакытында мәктәп автобусы яна башлаган. Салонда бары тик йөртүче генә булган. Ул хастаханәгә озатылган диелә.

🟠Казанда җәмәгать туклану урыннарының җәйге верандаларын 1 майда ачарга җыеналар. Шәһәр мэры җәйге верандалар санының өч тапкыр артканын хәбәр итте.

Хәбәрләр әлегә шундый, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
⚡️Рим папасы Франциск вафат

Бу хакта Ватиканга сылтанып, хәбәр агентлыклары хәбәр итә. "Франциск Рим папасы 2025 елның 21 апрелендә, Пасха дүшәмбесендә, 88 яшендә Ватикандагы резиденциясендә — Каса-Санта-Мартада вафат булды", диелә Vatican News хәбәрендә.

Мәрхүмнең туганда бирелгән исеме Хорхе Марио Бергольо иде. Ул элекке понтифик Бенедикт XVI идарәдән баш тартканнан соң, 2013 елның мартында җыелган конклавта Рим Папасы булып сайланды.

Соңгы вакытларда ул каты авырды. 14 февральдә аны бронхит диагнозы белән хастаханәгә салганнар иде, бер айлап ул хастаханәдә дәваланды. Март башында аны ясалма сулыш алдыру җиһазына да тоташтырып тордылар.
Azatlıq Radiosı
⚡️Рим папасы Франциск вафат Бу хакта Ватиканга сылтанып, хәбәр агентлыклары хәбәр итә. "Франциск Рим папасы 2025 елның 21 апрелендә, Пасха дүшәмбесендә, 88 яшендә Ватикандагы резиденциясендә — Каса-Санта-Мартада вафат булды", диелә Vatican News хәбәрендә.…
Алга таба Ватиканда һәм, гомумән, католик дөньяда ни көтелә?

Рим папасы үлүе белән Ватиканда "sede vacante" дип аталган, папалык тәхетенең вакант дәвере башлана. Бу чорда кайбер вәкаләтләр Кардиналлар коллегиясенә күчә.

Папаны җирләү, гадәттә, аның үлгәннән соң 4-6 көн эчендә уза. Папа вафат булгач, Ватиканда тугыз көнлек матәм вакыты (novemdiales) игълан ителә. Шулай ук яңа понтификны сайлау вакыты билгеләнә: ул үлем көненнән соң 15–20 көн эчендә узарга тиеш.

Яңа папаны сайлау конклавта – кардиналларның махсус җыенында уза. Ул тышкы дөньядан тулысынча изоляцияләнгән бинада үтә. Тавыш бирү яшерен рәвештә көненә ике тапкыр башкарыла; сайлап куелу өчен өчтән ике тавыштан да күбрәк җыелырга тиеш. Папа сайланганчы бина ябык кала. Яңа понтифик сайлануы турында хәбәр Ватиканның Сикстин капелласы миченнән чыккан ак төтен аша игълан ителә (әгәр папаны сайлап булмаса – төтен кара төстә була).

Ә милли активистлар Рим папасы Францискны ни өчен тәнкыйтьләп килде? Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
Azatlıq Radiosı
Татарстанда Украинадагы сугышта катнашып кайтучылардан түрәләр әзерли башлыйлар. Булачак түрәләрне Казан федераль университеты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе әзерләячәк. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. #Татарстан @azatliqradiosi
Башкортстан белән Татарстан сугышта катнашучылар өчен кадрлар әзерләү проектларына гаризалар саны буенча – беренчелектә

Русиядә сугышта катнашучылар өчен кадрлар әзерләү проектларына гаризалар җыю төгәлләнеп килә — бу эш Русия төбәкләренең 90%да тәмамланган. Гаризалар саны ягыннан лидер — Башкортстан. Биредә "Башкортстан каһарманнары" програмына 2026 кеше теркәлгән. Татарстан бишенче урында: "Батырлар. Татарстан каһарманнары" программына 1604 намзәт гариза биргән, дип санап чыкты "Коммерсантъ".

Укуны тәмамлаганнан соң, програмда укучылар дәүләт һәм муниципаль хакимият оешмаларына, шулай ук эре сәнәгать ширкәтләренә эшкә урнаша алачак.

Татарстанда сугышта катнашучылар өчен бу програм 18 февральдә башланды. Ул сугышта катнашучыларны дәүләт структураларында һәм дәүләт ширкәтләрендә эшкә әзерләүне күздә тота.

▪️Украинадагы сугышта кешеләрне югалту саны белән дә Башкортстан белән Татарстанда – беренче урыннарда. Бүгенге көндә Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" исемлегендә Башкортстаннан 5368 исем бар. Татарстаннан сугышта кимендә 4714 исем ачыклап булды.

▪️Узган атнада Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 10 меңнән артык кеше үлгәне билгеле булды.

#Татарстан
@azatliqradiosi
"Мин үз җиремнең ватанпәрвәре". Баймактагы протестларда катнашкан Самат Дәүләтов тарихы — тикшерү аны "оештыручы" дип саный

Русия Тикшерү комитеты Башкортстанның Әбҗәлил районында туып үскән 35 яшьлек Самат Дәүләтовны "Баймак эше" нигезендә киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручыларның берсе дип саный. Эш материалларында көч структура вәкилләренең күпсанлы шәһадәтләре бар.

"Idel.Реалии" активист Самат Дәүләтов тарихын сөйли — ул "Баймак эше" нигезендә иң кырыс җәза алырга мөмкин кешеләрнең берсе санала. Азатлык Радиосы язманы татарча тәкъдим итә.

👉 Көн язмасын безнең сайтта укыгыз.

#Башкортстан #Баймак_эше
@azatliqradiosi
Казанда Ирина Хакамаданы чыгыш ясаттырмадылар. Аның остаханәсен үткәртмәскә Украинадагы сугышта катнашучылар таләп иткән

Казанда сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Ирина Хакамаданың "Тормыш даосы: уңышка өч адым" исемле остаханәсе үткәрелми калды. Чара 20 апрельдә узарга тиеш иде. Шаһитләр "Бизнес Online"га сөйләвенчә, остаханә узарга тиешле Korston сәүдә үзәгеннән кешеләрне билгесез сәбәпләр аркасында эвакуацияләгәннәр. Үзәкнең администрациясе исә журналистларга эвакуация булмавын белдергән.

Бераздан соң Хакамада чарага килүчеләр янына урамга чыгып, бинага этләр ярдәмендә тикшерү үткәрелгәннән соң кертеләчәген әйткән.

Якынча ярты сәгатьтән соң Хакамада залга чыгып, чараның гамәлдән чыгарылуын хәбәр иткән. Ул гафу үтенеп, остаханә уздыруга рөхсәт бирелмәвен аңлаткан.

Хакамада чыгышы алдыннан, 19 апрельдә, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шарафиев һәм Казан шәһәр думасы депутаты Альфред Вәлиев (икесе дә Русиянең Украинага каршы сугышында катнашкан) республика прокуроры исеменә Хакамада чыгышын үткәртмәскә дип таләп итеп мөрәҗәгать иткән.