Forwarded from Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Татар активисты Наил Нәбиуллинны полиция бүлегенә китергәннәр
"Имеш, мин 30 мең сумлык һәм 80 мең сумлык кредит алганмын. Ләкин мин алмадым. Хәзер миннән шул гаепне үз өстемә алуны таләп итәләр, әле адвокат көтәм", дип сөйләде Азатлыкка Нәбиуллин.
https://www.azatliq.org/a/29435013.html

Азатлык Радиосы
Татар активисты Наил Нәбиуллинны полиция бүлегенә китергәннәр
Чәршәмбе иртән татар активисты, "Азатлык" татар яшьләре берлеге лидерларының берсе Наил Нәбиуллинны Биектауда полиция хезмәткәрләре тоткарлаган һәм Казанның "Вишневский" бүлегенә алып килгән.
Forwarded from Idel.Реалии
— Мне не дали никакого документа, даже протокола задержания. Сказали, что просто закроют меня сейчас или я должен подписать чистосердечное признание. Наиль Набиуллин заявляет, что его намерены обвинить по статье 159 УК РФ ("Мошенничество"). Сейчас он находится в ОП "Вишневский"
https://bit.ly/2vL7b5Q
https://bit.ly/2vL7b5Q
RFE/RL
Наиль Набиуллин заявляет об уголовном деле в отношении него
Татарский активист Наиль Набиуллин, которого сегодня утром задержали полицейские и доставили в отдел полиции "Вишневский" в Казани, заявляет, что его намерены обвинить по статье 159 УК РФ ("Мошенничество"). Об этом он сам рассказал "Idel.Реалии".
Наил әлеге вакытта иректә - адвокат килеп аны алып киткән. Әмма аның телефонын алып калганнар.
Наиля пока отпустили, точнее его забрал адвокат оттуда, так как он не считается задержанным. Но у него забрали телефон и не вернули.

ЗӨЛӘЙХА КИТАБЫН ЧЫГАРАБЫЗ!
Милләттәшләр, 2018 елда Гаяз Исхакыйның зур юбилеен – тууына 140 еллыгын үткәрдек. Былтыр ук
“Зөләйха” әсәрен китап итеп бастырып чыгарырга ниятләдек, акчасын җыйдык. Әмма техник яктан 2018нче ел ахырына чыгарып өлгермәдек. Тик шулай да, якындагы бер айда китап дөнья күрәчәк. Хәзергә соңгы әзерлек эшләре(рәссам тышлыкны ясый) тәмамланып килә. Китап өчен тамчылап 140 мең сум җыйган идек. Әмма форматы үзгәреп, битләр саны 80нән 96га артуы һәм яңа ел башында кәгазьгә бәя күтәрелүе сәбәпле, китап бәясе 34800 сумга артты.
Бу уңайдан, битараф булмаганнардан "Зөләйха" китабына ярдәм сорыйбыз!
300 сумнан ярдәм иткән һәркемгә – китапны, мең сумнан ярдәм иткәннәр өчен – Гаяз Исхакый касәсе, “Зөләйха” китабы, Рәхмәт хаты тапшырачакбыз.
“Зөләйха” – фаҗигале әсәр, әмма милләтебезнең зур рухи көчен күрсәтә – чын татар шундый булырга тиеш! Ул бездә горурлык хисләре уята. Әгәр без аны кабат бастыра алсак, бик күркәм булыр иде.
“Зөләйха” китабы – дөньяның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребезгә, төрле татар оешмаларына, халкыбыз өчен эшләүче активистларга җибәреләчәк!
P.S. Ярдәм иткән һәркемгә(күләменә карамастан, хәтта 10 сум булса да) Исхакый шоколады, 300 сумнан - "Зөләйха" китабы, 1000 сумнан - Исхакый чашкасы.
Ярдәмне +79655996711 телефонына җибәрергә мөмкин. (кирәксә Сбербанк картасы да бар)
Теләгән кеше - туры типография
хисабына да җибәрә ала. Шартнамә (договор) һәм исән-хисапларын да җибәрә алабыз.
https://www.youtube.com/watch?v=e_W9eDRRoTs

СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ pinned «ЗӨЛӘЙХА КИТАБЫН ЧЫГАРАБЫЗ! Милләттәшләр, 2018 елда Гаяз Исхакыйның зур юбилеен – тууына 140 еллыгын үткәрдек. Былтыр ук “Зөләйха” әсәрен китап итеп бастырып чыгарырга ниятләдек, акчасын җыйдык. Әмма техник яктан 2018нче ел ахырына чыгарып өлгермәдек. Тик…»
Сәлам, милләттәшләр! 😊
7 февраль, белгәнебезчә - Татарстан туграсы (герб) көне. Һәм шул уңайдан без "Фикер" клубы кичәсен оештырабыз. Кичәнең темасы: "Алтын Урда дәүләтенең 750 еллыгы". Кунагыбыз бик дәрәҗәле кеше: Алтын Урданы һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Мидхәт улы Миргалеев 😊
Шул уңайдан сезне дә ошбу чарага чакырабыз: дусларыгыз белән бергә килегез 😉
Бездә сез белемнәрегезне баетудан кала күп кызыклы кешеләр белән дә танышырсыз һәм чын татар мохитенә күмелерсез ☺️💚❤️
Кичә дустанә мөхиттә, чәйләр белән үтәчәк + пичинҗәләр 😍
Башлыйбыз 18:30да.
Урыны: Әхтәмов һәм Мәрҗани урамнары чатында. Килеп җиткәч миңа языгыз (89046778189) - чыгып каршы алырбыз яисә түбәтәйле малай каршылап торыр 😄

СТМ АЗАТЛЫК ТЯБ pinned «Сәлам, милләттәшләр! 😊 7 февраль, белгәнебезчә - Татарстан туграсы (герб) көне. Һәм шул уңайдан без "Фикер" клубы кичәсен оештырабыз. Кичәнең темасы: "Алтын Урда дәүләтенең 750 еллыгы". Кунагыбыз бик дәрәҗәле кеше: Алтын Урданы һәм татар ханлыкларын өйрәнү…»
2019 елның 15 февралендә "Азатлык" Татар Яшьләре Берлеге Һади Атласины һәм атласичыларны искә алу чарасын оештырды.
1938 елның 15 февралендә атып үтерергә дигән хөкем карары тормышка ашырыла – "бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә теләгән, чит ил шпионнары" булган дип 9 татар зыялысы атып үтерелә. Менә алар, динебез, телебез, бәйсез дәүләтебез өчен шәһит киткән каһарман татарлар: Һади Атласи (тарихчы), Гани Алтынбаев (укытучы), Касыйм Исхаков (имам), Фазыл Туйкин (язучы), Кәбир Туйкин (укытучы), Сабир Уразманов (укытучы), Барый Фәттахов (имам), Зәкәрия Фәттахов (хезмәткәр), Рәшит Яруллин (имам). Урыныгыз җәннәттә булсын, газиз кардәшләребез, без сезне онытмадык һәм догада калабыз… http://kazanutlary.ru/news/tarih/songy-turanchy-hadi-atlasinyn-tuuyna-140-el
Искә алу чарасы Казанның Ленин бакчасындагы сәяси репрессияләр корбаннарына багышланган һәйкәл янында узды. Баштан вафат булучыларны атап, дога кылынды. Аннан һәйкәлгә чәчәкләр куелды. Барлык килгән кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез.

Forwarded from Rafıyq Kärimulla
Хөрмәтле милләттәшләр! Белгәнегезчә кардәшебез Батырханны кичә судтан соң 5 тәүлеккә сак астына алдылар. Ул хәзер Милицейская урамындагы изоляторда утыра. Билгеле булганча, анда шартлар рәхәттән түгел, шуңа дустыбызга ярдәм итәргә чакырам. Аңа иртәгә ризык сатып алып илтеп бирергә иде исәп: булдыра алганча акча җибәрсәгез иде. Сбербанк, Рафик Рафисович К.: 4276 6200 4334 9525.
Алдан ук рәхмәт 🙏
Алдан ук рәхмәт 🙏
Бүген, 8 март көнне "Азатлык" Татар Яшьләре Берлегенең рәис вазыйфаларын башкаручы Рафыйк Кәримуллин ялгыз пикетка чыкты. Пикет Казанның Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында узды.
Белгәнебезчә, 1944 елның 8 мартында Совет хакимияте балкар халкын уйдырма гаепләр тагып депортацияли. Аларны илгә хыянәт итүдә, фашистларга булышуда гаеплиләр, тик бу сәбәпләр чынбарлыкка туры килми.
Шул сәбәпле әлеге көн балкар халкында матәм көне булып тора.
Бу пикет белән "Азатлык" ТЯБе татар халкы исеменнән тугандаш, кардәш мөселман, төрки халык - балкарларга теләктәшлек белдерә һәм кайгыларын уртаклаша. Без аларга якты киләчәк телибез, мондый күңелсез вакыйгалар аларның тарихында башка кабатлана күрмәсен, Балкар халкы чәчәк атсын.