Forwarded from Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанда милли телләрне ихтыярига калдыру кануны өлгесенә каршы митинг узачак
Митингны "Азатлык" татар яшьләре берлеге оештыра. Хәрәкәт җитәкчеләренең берсе Наил Нәбиуллин Азатлыкка белдерүенчә, рөхсәтне инде дүшәмбе бирергә тиеш булганнар. "Кеше азрак җыелсын өчен вакытны махсус суздылар дип уйлыйбыз", ди активист. Митинг 20 май Тинчурин бакчасында узачак.
Чараның төп максаты - республикаларның дәүләт телләрен ихтыярига калдыру турында Русия Думасына кертелгән канун өлгесен кире кагуны таләп итү, Татарстанда дәүләт статусына ия булган татар телен яклау, аны мәктәпләрдә урыс теле белән бертигез дәрәҗәдә һәм мәҗбүри укытуны таләп итү, татар теле укытучыларын эшсез калдыруга ризасызлык белдерү, Русиядә барлык милли телләрнең хокукларын яклау.

Бүген иртән "Азатлык" Татар Яшьләре Берлеге активистын - Наил Нәбиуллинны полиция хезмәткәрләре тоткарлап Вишневский полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр. Хәзерге вакытта ул шул бүлекчәдә.