мин сездән беркөнне «әллә блогер булыргамы икән?» дип киңәш сораган идем.
сезнең рөхсәт белән тәвәккәлләргә булдым🙈 — яшь татар блогерларын әзерләүче «ШӘП ПРОДАКШН» проектына гариза җибәрдем.(әни моңа «сөенәчәк»🫢)
сезнең арада бу өлкәдә үз юнәлешен табарга, блогын үстерергә һәм гомумән татар яшьләре мохитендә кайнарга теләүчеләр булса — сылтаманы калдырам. әйдәгез бергә? үзем генә куркам, алайса😂
сезнең рөхсәт белән тәвәккәлләргә булдым🙈 — яшь татар блогерларын әзерләүче «ШӘП ПРОДАКШН» проектына гариза җибәрдем.
сезнең арада бу өлкәдә үз юнәлешен табарга, блогын үстерергә һәм гомумән татар яшьләре мохитендә кайнарга теләүчеләр булса — сылтаманы калдырам. әйдәгез бергә? үзем генә куркам, алайса😂
❤26 11👍5😁1
октябрьдән Тинчурин театрыннан кайтып та кермәм кебек шикелле тоела башлады инде😁 (хәер, болай да әлеге театрга еш йөри идем).
минем #краш Айдар Җаббаров хәзер — Тинчурин театрының баш режиссеры❤️ бу хәбәргә бик сөендем дисәм, театрда 4 ел баш режиссер булып эшләгән Туфан Имаметдиновны кимсетеп әйткән сыман калам инде. әмма һич кенә дә алай түгел! Туфан куйган «Җилкәнсезләр», «Хыялга бер адым» спектакльләрен берничә тапкыр карадым. ул хәзер «ирекле рәссам» булып төрле проектларга алынса, Айдарның «койрыгы бозга катачак»😁
бүген матбугат конференциясендә үзенең грандиоз планнарын әйтте — рухлана-рухлана сөйләде, инде көткәннәре аклансын иде. ул кабат Гаяз Исхакый иҗатына мөрәҗәгать итәчәк (ура!) — «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ны куярга ниятли. моңа кадәр Әлмәт театрында «Ул әле өйләнмәгән иде» һәм Камалда «Тормышмы бу?»ны куйган иде. кат-кат-кат барып яратып карарлык спектакльләр — киңәш итәм!
ә инде иң сөендергәне — Мансур абый Гыйләҗевның «Казан егетләре» куелачак ди бит! бу спектакльне без авыл яшьләре белән районда, авылда куйган идек — Мансур абый үзе дә кайтып караган иде. белсәгез, мин хәзер ничек көтәм бу спектакльне! әмма ул Камалда куелган чакта Рамил Төхвәтуллин, Раушан Шәриф, Илдус Габдрахманов, Люция Хәмитова, Раушания Юкачева уйнауларында хәтер-йөрәккә кереп калган инде... видео аша гына карап белсәм дә. хәзер инде Тинчуринда кемнәр уйнаячагы кызыклы!
сез мине Җаббаровка фанат кебек карап, бөтен спектаклен дә ярата дип уйлыйсыздыр(бу шулай😁) , әмма «Рәшә»не кабул итеп бетерә алмадым, үзенә дә әйттем (белеп нишли инде ул аны😁)
менә шундый кызык яңалыклар театр дөньясында. хәерлесе! октябрьдән Тинчурин театрына Татарстан, 1 адресындагы бинага барасы була, ямегез? бер үк адашып йөри күрмәгез (үземә дә кагыла)♥️
минем #краш Айдар Җаббаров хәзер — Тинчурин театрының баш режиссеры❤️ бу хәбәргә бик сөендем дисәм, театрда 4 ел баш режиссер булып эшләгән Туфан Имаметдиновны кимсетеп әйткән сыман калам инде. әмма һич кенә дә алай түгел! Туфан куйган «Җилкәнсезләр», «Хыялга бер адым» спектакльләрен берничә тапкыр карадым. ул хәзер «ирекле рәссам» булып төрле проектларга алынса, Айдарның «койрыгы бозга катачак»😁
бүген матбугат конференциясендә үзенең грандиоз планнарын әйтте — рухлана-рухлана сөйләде, инде көткәннәре аклансын иде. ул кабат Гаяз Исхакый иҗатына мөрәҗәгать итәчәк (ура!) — «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ны куярга ниятли. моңа кадәр Әлмәт театрында «Ул әле өйләнмәгән иде» һәм Камалда «Тормышмы бу?»ны куйган иде. кат-кат-кат барып яратып карарлык спектакльләр — киңәш итәм!
ә инде иң сөендергәне — Мансур абый Гыйләҗевның «Казан егетләре» куелачак ди бит! бу спектакльне без авыл яшьләре белән районда, авылда куйган идек — Мансур абый үзе дә кайтып караган иде. белсәгез, мин хәзер ничек көтәм бу спектакльне! әмма ул Камалда куелган чакта Рамил Төхвәтуллин, Раушан Шәриф, Илдус Габдрахманов, Люция Хәмитова, Раушания Юкачева уйнауларында хәтер-йөрәккә кереп калган инде... видео аша гына карап белсәм дә. хәзер инде Тинчуринда кемнәр уйнаячагы кызыклы!
сез мине Җаббаровка фанат кебек карап, бөтен спектаклен дә ярата дип уйлыйсыздыр
менә шундый кызык яңалыклар театр дөньясында. хәерлесе! октябрьдән Тинчурин театрына Татарстан, 1 адресындагы бинага барасы була, ямегез? бер үк адашып йөри күрмәгез (үземә дә кагыла)♥️
❤27 7❤🔥6😁2
үкси-үкси елаганнан соң, күңелгә шундый рәхәт булып кала. ахырда.
әйтерсең лә, диңгез шаулап, җилләр өргән, борчу баскан да...һәм бер мәл тынычлык башланган.
сиңа бернинди куркыныч янамый, барысы да сак астында кебек.тә бит.
күңел барыбер алда көткән тынычсызлыкны сизеп яши шул ул...
әйтерсең лә, диңгез шаулап, җилләр өргән, борчу баскан да...һәм бер мәл тынычлык башланган.
сиңа бернинди куркыныч янамый, барысы да сак астында кебек.
күңел барыбер алда көткән тынычсызлыкны сизеп яши шул ул...
💔27❤10🙏4😁2💯2
Йолдыз Миңнуллинаның яңа китабын тотып карадым❤️🩹
ничек кенә теләсәм дә сатып алмадым, кыйбатсынам (гафу итегез✋🏻😔)
иң ошаганы — анда элек язган шигырьләре дә бар — Йолдыз дип күзләр янып торган чакларыма кайттым🥹 минем мәктәп, студент чорында аңа бәйле рәхәт хатирәләр шактый. шуларга тотынган кебек булдым🫂

❤23❤🔥10🔥6😁3
«Гафу ит, сеңелем»
китап киштәмдә — Туфан Миңнуллин атналыгы. яраткан драматургымның көндәлеген укып утырам. 2050 елда яшәячәк татар кызына язган хатын ничә укысам да, авыр һәм шомлы булып куя. сезгә хатның ахырын булса да укытыйм әле (озын ул). кызыклы булса, китабын әйтермен.

...Сез инде Тукайның «керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым» дигән сүзләрен белмәссез. Бәлки, әле син, акылыңа килеп, татарның искиткеч матур, бай телен сиңа өйрәтмәүләре өчен кемнәрнедер гаепләрсең дә. Һәм дөрес эшләрсең. Без гаепле синең алда, сеңелкәем. Бабаларыбыз ышанып тапшырган татар теле өчен тиешенчә көрәшә алмыйбыздыр. Кайберләребез көрәшкә сәләтсездер, кайсыларыбыз — битарафтыр, бер ишебез, кәнәфиләребезне саклап калу өчен, ни әйтсәләр дә, күнәбездер. Гафу ит син безне, сеңелкәем. Гафу итә алсаң, гафу ит. Туфан бабаңны язучы диләр. Ниләр язганымны әйтеп тормыйм, барыбер, син аларны белмисең. Бәлки, исемем дә синең өчен билгесез булыр. Барысы өчен дә кичерә күр.
2009
❤20🔥5💔5😭3❤🔥2😁2 2
уйлап карасаң, күбебезнең балачагы бертөрле узган икән. аеруча авылда үскәннәрнең😅
кичә татарча стендапта шул балачак травмаларым искә төште. мин аны хәзерге буын теле белән «травма» дим инде, ул вакытта «тәрбия» дип атала иде ул. кичә шаркылдап көлеп утырсам да, шул чагында ничек авыр булганын йөрәк һәм тәндәге җөй (шрам) хәтерли😅

❤12😁8😐3💯1
минем берничәсен ничек бар — шулай язасым килә, охшаш хатирә тапсагыз, комментта кушылырсыз🤝
🐾 балачакта үзем генә түбән очка төшәргә курка идем, чөнки анда Вәсилә апаларның талый торган ата казы бар. хәзер дә тәнем чымырдап куя. тиешле урынга кадәр талап озата иде шул.
🐾 авылга кием сатарга чегәннәр килә иде. тәртипсез балаларны алып китәләр дигән сүз йөри иде. ә минем гел шулар артыннан ияреп, чегәннәр ничек яшәгәнен күрәсе килә иде.
🐾 тыкырыкта еш футбол уйный идек. әмма туп никтер гел күрше Расим бабай бакчасына кереп китә иде һәм именны шул вакытта алар безне күреп ачулана иде (балачакта кырыс яңгыраган инде алар). хәзер дә бакчага чыксам, Расим бабай тавышы ишетелер сыман.
🐾 «Закрытая школа»ны карап, безнең мәктәп подвалында да гном яши дип уйлый идем. практика вакытында шунда җитәкләшеп төшә идек без, әмма гном очраганы булмады, исән түгелдер инде ул🥲
бик күп икән ул хатирәләр — калганын берәркайчанстендапта сөйләрмен язармын✍🏼

бик күп икән ул хатирәләр — калганын берәркайчан
❤24👍8😁7 3💔2❤🔥1
Forwarded from ИДЕЛ – яшьләр журналы
Бу башваткычны чишкән кеше августта өенә кайтып та кермәячәк! Чөнки бу ай шәп чараларга бай⚡️
21 август | Мәскәү базарында «sak-sok» перфомансының музыкаль өлеше
23 август | Камал театрының яңа бинасында «Сеңелкәш» премьерасы
24 август | Язучылар берлеге ишегалдында «Сүздән моң туа» иҗади кичәсе
25 август | 1 май мәйданында Җәлилчеләргә багышланган әдәби-музыкаль перформанс
26 август | Мәрҗани урамында «Печән базары» фестиваленең беренче көне
28 август | Казан Мэриясе бинасы каршында «Казан тавышлары» тамашасы
29 август | Татар китабы йортында Һади Такташка багышланган лекция
29 август | Кабан күле яр буенда «Бию көрәше» конкурсы
ИДЕЛ х уйлагач, язам✍️

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤10 2🔥1😁1
сөйлим әле сезгә уңышсыз кичемне, бушану буларак кына кабул итегез
✋🏻😔
беренче тапкыр тавышлы хәбәр итеп урнаштырам, текст аша интонация дөрес аңлашылмый
ахырына кадәр тыңлаган кешеләргә алдан ук рәхмәт🫂

❤14 2👍1🔥1😁1
кунакта (хәтта өйдә!) үземне уңайсыз хис иттерә торган нәрсә — ризык.
минем хәлне «кара ит», гөмбә ашамаучылар гына аңлар. рәхәтләнеп өчпочмак ашый торган татар түгел мин🫠 миңа әбизәтелне ул йә тавык белән булсын име, һичьюгы фарш...
һәм бу инде минем алтынчы класстан бирле дәвам итә: ул чакта кәтлитемне башка кешегә ашата идем😅 хәзер инде сайлау мөмкинлеге дә бар, юкса, әмма кунакка барсам, «ничек инде син кара ит ашамыйсың?!» дигәннәрен ишеткәч, үземне гаепле тоям. өйдәгеләр дә плау, гуляш ашамаганымны әле дә кабул итә алмый.
һәм шул үгетләүләр мине кунакка йөрүдән биздерә башлады. ит ашамавым — ярар, әле аларга «кортлы» гөбәдия яки бәрәңгеле дучмак ашамавыңны аңлатып кара!
узган атнада милли ресторанга барып яраткан десертымны ашап кайттым — миннән дә бәхетле кеше юк иде! бу ресторанда тавык итле бер генә ризык бар, әмма соусы гөмбәле булгач алмадым. хәтта пилмәне дә ат итеннән иде...
шушы «алтын йомырка»ны ашагач тынычландым. анда барырга үзем тәкъдим иттем бит✋🏻😔

❤18😐4💯3🗿2😁1🌚1😭1🤝1 1
Яшь чак
Очам, шашам, көләм –
Әмма уйламагыз:
Гамьсез нинди, яшь шул әле, диеп, бу кыз.
Керфегемнән тамып торган моңнарым бар,
Былбыл кунып сайрый торган кылларым бар,
Такыялар итеп үрер җырларым бар.
Көләм шуңа:
Сәфәр чыксам, озатып калыр кырларым бар,
Тапталмаган сукмакларым, юлларым бар.
Йөрәгемнән ташып чыккан хисләремне
Эшкә җигә торган алтын кулларым бар.
Йолдызларга карый торган күзләрем бар,
Тик берәүгә саклап йөргән сүзләрем бар.
Яшьлегемнән алып үзенә сүрелмәс нур,
Ак киләчәк – бәхет табар елларым бар.
Уйныйм, көләм, шашам –

Тормыш үзе яшьлек кебек.
Кирәк булса, яшьнәрмен дә яшен кебек!
Лена Шагыйрьҗан

❤18 2❤🔥1😁1
«Марат Яруллиннан интервью алдым әле бүген»
дип каналыңа язачаксың дисәләр, ышанмас идем. аны беренче тапкыр, ялгышмасам, 2018 елда татар яшьләре форумында күрдем. ул әле популяр түгел — «Ләйлә» дигән җырын беләләр иде. башка кызларга ияреп, мин дә тугры фанат сыман фотога төшкән идем үзе белән.
еллар узгач кабат очраштык. иң кызыгы —мин әле дә фанат түгел😅 🫢 гомумән эстрада белән кызыксынуым кими. моңа сәбәпче — скандал, хайп, соц.челтәрдәге гайбәтләре һәм инде әлбәттә, минем зәвыгыма туры килмәве. ну Филүс иҗатын өзелеп яратучы кешедән сез тагын нәрсә көтәсез?
әмма! миңа бүген Маратны күзәтү ошады. менә сезгә интервьюга кермәячәк мизгелләр:
1. «аягымдагы тапочкины кертмә!» диюемә, үзе дә кроссовкиен салмакчы иде — минем кебек носкидан булсынга🥹
2. ашханәдә эшләүче апалар белән шундый ягымлы сөйләште, видео-фотога төште
3. интервью башында кара күзлеген кигән иде. мәйтәм, күзгә-күз карап сөйләшик дигәч салды тагын😅
4. минем тәнкыйтемә тыныч кына җавап биреп барды, кызасы, бәхәсләшәсе килсә дә😅
дип каналыңа язачаксың дисәләр, ышанмас идем. аны беренче тапкыр, ялгышмасам, 2018 елда татар яшьләре форумында күрдем. ул әле популяр түгел — «Ләйлә» дигән җырын беләләр иде. башка кызларга ияреп, мин дә тугры фанат сыман фотога төшкән идем үзе белән.
еллар узгач кабат очраштык. иң кызыгы —
әмма! миңа бүген Маратны күзәтү ошады. менә сезгә интервьюга кермәячәк мизгелләр:
1. «аягымдагы тапочкины кертмә!» диюемә, үзе дә кроссовкиен салмакчы иде — минем кебек носкидан булсынга🥹
2. ашханәдә эшләүче апалар белән шундый ягымлы сөйләште, видео-фотога төште
3. интервью башында кара күзлеген кигән иде. мәйтәм, күзгә-күз карап сөйләшик дигәч салды тагын😅
4. минем тәнкыйтемә тыныч кына җавап биреп барды, кызасы, бәхәсләшәсе килсә дә😅
❤24❤🔥7 7🔥5🗿1
«белми калдым бит!» диючеләр булмасын өчен бер чара турында аерым пост язам. чөнки үзем дә ел саен хозурланып кайтам🧚🏼
28 август, 20.00 сәгатьтә Казан шәһәре Мэриясе балконында «Казан тавышлары» яңгыраячак. быел ул театральләштерелгән перформанс форматында куела. режиссёры — Айдар Җаббаров(пост язуымның сәбәбе😁) инсценировка авторы — Резеда Гобәева. икесенең тандемыннан гадәттә шәп чара килеп чыга, шуңа мин — «көтү» режимында.
минемчә, бу чара бигрәк тә романтикларга ошар кебек: кичке Казан. балкон. диварга төшкән утлар. һәм артистлар чыгышы. м-м-м☺️✨
28 август, 20.00 сәгатьтә Казан шәһәре Мэриясе балконында «Казан тавышлары» яңгыраячак. быел ул театральләштерелгән перформанс форматында куела. режиссёры — Айдар Җаббаров
минемчә, бу чара бигрәк тә романтикларга ошар кебек: кичке Казан. балкон. диварга төшкән утлар. һәм артистлар чыгышы. м-м-м☺️✨
❤13🔥1😁1 1
минем бер ир-ат дустым бар (гәрчә егет белән кыз арасындагы дуслыкка хәзер ышанып бетмәсәм дә).
ул миннән күпкә олы, безнең тормышка карашлар шундый аерыла — күрешкән саен кызу бәхәсләшәбез(чүттән генә сугышмыйбыз)
кем икәнен әйтмәгән очракта аның турында сөйләү кызык икән😁 никтер аның белән мин борчуымны ачыктан-ачык сөйләшә, киңәшләшә, кирәксә аныкын тыңлый алам. эш буенча кисешкән биш минутта да без бөтен темага сөйләшеп чыгабыз. әле беркөнне әйткән сүзләре хәтер җебемдә эленеп тора:
— кияүгә чыккач, иреңне просто ярат яме, Рәфидә, - диде ул миңа. — хөрмәт белән мәхәббәт аерыла. яши-яши хөрмәт кенә кала диләр, юк! чын мәхәббәт мәңге яши ул.
әллә минем әлеге яшемә кадәр өзелеп яратканым юк, әллә нәрсә — яратуның нигезе хөрмәт дип уйлый идем🫢
ул миннән күпкә олы, безнең тормышка карашлар шундый аерыла — күрешкән саен кызу бәхәсләшәбез
кем икәнен әйтмәгән очракта аның турында сөйләү кызык икән😁 никтер аның белән мин борчуымны ачыктан-ачык сөйләшә, киңәшләшә, кирәксә аныкын тыңлый алам. эш буенча кисешкән биш минутта да без бөтен темага сөйләшеп чыгабыз. әле беркөнне әйткән сүзләре хәтер җебемдә эленеп тора:
— кияүгә чыккач, иреңне просто ярат яме, Рәфидә, - диде ул миңа. — хөрмәт белән мәхәббәт аерыла. яши-яши хөрмәт кенә кала диләр, юк! чын мәхәббәт мәңге яши ул.
әллә минем әлеге яшемә кадәр өзелеп яратканым юк, әллә нәрсә — яратуның нигезе хөрмәт дип уйлый идем🫢
❤6🤔4💔1🤝1🗿1 1
һәм тагын бер фикере: «әгәр егет кеше, очрашып йөргәндә, ресторан-кафеда һәркем аерым түләүгә тыныч карый икән — ул кешедән кач», - диде🫢
ягъни егет түләргә тиеш😁
💯5🤔3😁1