😱Татарстанда башлангыч сыйныф укучысы мәктәп тәрәзәсеннән егылып төшкән
Бу хакта тулырак 👇
https://vatantat.ru/news/kazanda-baslangyc-syinyf-ukucysy-maktap-tarazasennan-egylyp-toskan-114289

😍 Татар теленнән халыкара олимпиаданың Гран-При ияләре: «Барысы да гаиләдән башлана»
Татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре билгеле булды. Алар – Казаннан Мөслимә Адиева, Пермь краеннан Нәргиз Монасыйпов һәм Төркиядән Нурбикә Нәҗипова. Бәйгедә барлыгы илнең 30 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 500 бала катнашкан.
Җиңүчеләр белән «ВТ» аралашты 👇
https://vatantat.ru/news/tatar-telennan-xalykara-olimpiadanyn-gran-pri-iialare-barysy-da-gailadan-baslana-114300

❤3
🥺 «Гаилә корырга да өлгермәгән идем»
– Күрәчәгем шул булгандыр инде. Әти белән әнием пенсиягә чыккач, Кыр Шонталысында йорт сатып алган иделәр. Мин шунда кунакка кайтып барган җиремнән харап булдым. Аягымда кайтып җитә алмадым... Бик теләсәм дә, аякларыма кабат баса алмадым. Кулларым да эшләми. Шулай итеп, гомерлеккә гарип калдым. Хәзер авылда яшибез, – ди Руслан. – Гаилә корырга да өлгермәгән идем. 30 яшемдә генә өйләнәчәкмен дип йөрдем. Әмма язмыш үзенчә хәл итте...
Язманың дәвамы 👇
https://vatantat.ru/news/aiagymda-kaityp-ita-almadym-114303

❤2💯1
ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН
Photo
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Сезне татар теленнән халыкара олимпиаданың Гран-При ияләре белән таныштырабыз 😍
🏆1
❗Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә
Татарстанда 25 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Премьер-министр Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады.

Махсус режим вакытында катгый чикләүләр гамәлдә булачак. Учак ягу, чүп-чар, кипкән үлән яндыру тыела. Шулай ук шәхси йорт биләмәләрендә мангаллардан, ризык әзерләү өчен башка җайланмалардан файдалануга таләпләр кырысландырыла.
Урманнарга якын урнашкан торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләре һәм икътисад объектларында пиротехникадан файдалану да тыела. Территорияләрне кипкән үләннән, чүп-чардан арындыру, янгын сүндерү өчен билгеләнгән су чыганакларының төзеклеген барлау күздә тотыла. Бистә-авылларда янгынга каршы вакытлыча постлар куелачак, урманнар һәм ял итү урыннарын тикшерү оештырылачак.
😍Ярты юлда: «Ак Барс» Гагарин Кубогының ярымфиналына чыкты
«Динамо»га өстенлек бирүчеләр күбрәк булса да, Казан хоккейчылары, Минск командасын отып, соңгы өч елда тәүге мәртәбә Гагарин Кубогы өчен көрәштә ярымфиналга чыкты. Әмма бу җиңүнең кыен ягы да бар: тренерларга рәттән дүрт очрашуда җиңгән хоккейчыларны башлары әйләнүдән сакларга туры киләчәк. Татарстанның төп командасы булган «Ак Барс»ның әбиләрнең дә, бәбиләрнең дә өметен аклыйсы бар.
Ярымфиналда нәрсә көтәсе – безнең язмада укыгыз 👇
https://vatantat.ru/news/iarty-iulda-ak-bars-gagarin-kubogynyn-iarymfinalyna-cykty-114291

🔥1
🙌Дагыстанга ярдәм итүче Талип Минңегалиев: «Миллионнарым юк, әмма читтә кала алмадым»
Март аенда Дагыстанны су басу бөтен дөньяны тетрәндерде. Социаль челтәрләрдә әлеге бәлага битараф калмаган бик күп кешеләр турында ишеттек, күрдек.
Андыйлар арасында Мамадыш егете Талип Миңнегалиев та бар. Дагыстандагы кардәшләребезгә ярдәм кирәген белүгә үк ул дусты Әхәт белән үз машинасында юлга кузгала. «Миллионнарым юк, әмма читтә кала алмадым», – ди ул.
Талип белән аралаштык 👇
https://vatantat.ru/news/dagystanga-iardam-ituce-talip-minnegaliev-millionnarym-iuk-amma-citta-kala-almadym-114324

👍8
📣 Быел Шигырь бәйрәме Габдулла Тукай һәйкәле янында узачак
26 апрельдә Казанда Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Шигырь бәйрәме узачак.

❤4
🧐 Кирәклектән түгел, ә кызык өчен үрдәк, куян ату дөресме соң?
📣 Казандагы «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән бергәләп эзләдек👇🏻
https://vatantat.ru/news/rostam-xazrat-iasaviev-kaban-dungyzyn-aularga-iaramyi-114322
Һәрнәрсәнең үз кагыйдәләре бар. Аучылыкныкы да. Беркайчан да ерткычлык кылырга, хайванны газаплап үтерергә ярамый. Өстәвенә аулап табылган җан иясенең ите исраф ителмәскә тиеш. Хайванны атып, урман эчендә калдырып китәсең икән, гөнаһы сиңа булыр. Уйнап-шаярып хайваннарның гомерен өзү шулай ук зур гөнаһ санала. Әйтик, атуда син әле күнекмәләр генә аласың икән, ул очракта тере җан ияләрен кулланырга ярамый.
📣 Казандагы «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән бергәләп эзләдек👇🏻
https://vatantat.ru/news/rostam-xazrat-iasaviev-kaban-dungyzyn-aularga-iaramyi-114322
🤫 Бүгенгә мин – ун ел элек филология факультетын тәмамлаган, өч җирдә эшләп караган, икенче бала белән декреттан эшкә чыгарга уйлап йөрүче әни. Элеккеге эшемә кайтасым килми, яңасын табасы иде. Кайсыгызның кулы җылы, дигәндәй, бу багажым белән кайсы оешмага эшкә алырга әзерләр? Күпме акча вәгъдә итәләр? 🧐
Ярминкәгә өметләр зурдан әле. Узган ел монда республика буенча 45 мең кеше катнашкан, 3500 кеше эш тапкан. Бүгенгә исә Татарстан буенча 3600 кеше эш эзли икән. Теләге булган кешегә тәвәккәллек кенә кирәк. Кирәкле белемең булмаса, яңадан уку мөмкинлеге бар 👇🏻
https://vatantat.ru/news/durtkullap-alabyz-vt-zurnalisty-vakansiialar-iarminkasenda-es-ezlade-114386

🤔✅ Узган ел Лаеш районында яшәүче бер гаилә хәзерләү оешмасына дару үләне җыеп тапшырып, 300 мең сум акча эшләгән. Моннан тыш, кешеләр сарык йоны, мал тиресе, кәгазь, яшелчә, йомырка җыеп тапшыра. Каен бөресе, себерке китерүчеләр дә күп икән. Бүген районнардагы заготконторалар ничек эшли? Заман таләпләренә ничек яраклаша?
Баулы районының Чүте авылында яшәүче Илнур Мәҗитов күп итеп сарыклар, сыер һәм үгезләр тота. Терлекләрнең йон һәм тиреләрен әрәм итми: барысын да тапшырып бара.
https://vatantat.ru/news/bortektan-iok-yela-114470

Бәяләре үзгәреп тора инде аларның. Үгез тиресе бер мең сумга да чыкмый. Ләкин теләсә кайда яткырган ише дә түгел. Акчасы да акмаса да тама, аз булса да керә. Кайвакыт ашлык белән түлиләр. Йон, тирене каядыр алып барып йөрисе дә юк: күп вакыт үзләре килеп җыялар. Элек бәяләр әйбәт иде, малны да күп итеп тоттылар. Хәзер алай түгел шул.
https://vatantat.ru/news/bortektan-iok-yela-114470
😍 Киләсе эш атнасы кыска – дүрт көнлек булачак
Яз һәм Хезмәт бәйрәме якынлашу сәбәпле, кыска булачак. Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – дүрт көн эшләячәкбез. Шуннан соң безне 1майдан 3енә кадәр (җомгадан якшәмбегә кадәр) өч көнлек ял көтә.Моннан тыш бәйрәм алды көне – 30 апрельдә эш вакыты 1 сәгатькә кыскара.
📣🧐 Татарстанда 39 миллиардер яши. Бер ел эчендә аларның саны ике кешегә арткан. Бу хакта журналистларга Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтте. Ул узган елда алган керемнәр өчен салым декларациясен 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк икәнен дә искә төшерде. Байлар белән беррәттән, гади халык та хисап тотачак 👇🏻
https://vatantat.ru/news/byltyr-ocen-byel-tulise-114453

This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Булат Бәйрәмов ир-атның хатыны алдындагы вазыйфаларын саный. Белә идегезме? 😉
👍5