Теләче Информ
33 subscribers
109 photos
12 videos
6 files
26 links
Район вакыйгалары, фоторепортажлар, кызыклы чаралар - барысын да вакытында биредән укып барыгыз!
Download Telegram
Бүген Альмира Галеева үзенең туган көнен билгеләп үтте.

Туган көн иясен район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм урынбасарлары тәбрик итте.

Альмира апа 19 ел стюардесса булып эшли һәм бу вакыт дәверендә бик күп вакыйгалар белән очрашырга туры килә.

Альмира ханымның ничек итеп пассажирларны коткарганы хакында "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
“Автобабай - 2021” дип исемләнгән республика бәйгесенең Казан зона этабы булып үтте.

Бәйгедә район ДОСААФ оешмасы инструкторы Дамир Вәлиев беренче урынны яулады. Тиздән ул районыбыз данын яклап, Республика күләмендә чыгыш ясаячак. Аңа уңышлар теләп калабыз!
22 сентябрь көнне Теләче урта мәктәбенең 1 сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге”н тапшырдылар.

Тантаналы шартларда үткән әлеге матур вакыйганы Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова Венера Габдулла кызы ачып җибәрде. Ул аларга әлеге көндәлекнең нинди әһәмияткә ия һәм ни өчен кирәклеген аңлатып үтте. Шулай ук чарага килгән Теләче мәдәният йорты белгече Туктамышева Әнисә Хәмит кызы һәм район үзәк балалар ​ китапханәчесе Фатыйхова Елена Геннадьевна да “Мәдәни көндәлек”нең ​ үзенчәлекләре, аны максатчан куллану турында белешмә бирделәр. ​
Олы Мишә мәктәбе элек-электән килүче гореф-гадәтләрне онытмыйча, сыйныфлар арасында макулатура җыю буенча ярышлар оештырып җибәрде. Бу идеяне укучылар һәм аларның ата-аналары белән берлектә укытучылар да шундук хуплап алды. Һәркемнең өендә актуальлеген югалткан китаплар, иске кәгазь каталоглар, күптән укылган матбугат басмалары хәйран күп булып чыкты.

Кәгазь калдыкларын җыеп, бердән, чүптән арынабыз, икенчедән, файдалы эш эшлибез. Шуңа күрә башка мәктәпләрне дә Олы Мишә мәктәбеннән үрнәк алып, макулатура җыюны оештырырга чакырабыз.
Кичә, 22 сентябрь көнне, янгын сүндерүчеләргә 18.47 сәгатьтә 101 янгын номеры буенча Теләче авылында, Пушкин урамы, 12 нче йортта янгын чыгу турында хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә, йортта ТР Президентының социаль программасы буенча республика бюджеты хисабына урнаштырылган автоном янгын хәбәрчеләре эшләве ачыкланды. Йортта яшәүчеләр әлеге җайланманың сигналын ишетәләр һәм янган йорттан чыгарга өлгерәләр.

Йортта барлыгы 5 кеше яши, янгын чыккан вакытта өйдән өч кеше чыга - ире, хатыны һәм бабасы (ике бала туганнарында була).
19:24 сәгатьтә 48 кв. м мәйданда янгынны сүндерәләр.

Янгынның сәбәбе ачыклана.
Ноябрьдә Россия халкын кыска эш атнасы көтә.

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Ул пәнҗешәмбегә туры килә. 2 гыйнвардагы ял 5 ноябрьгә күчерелгән иде. Шунлыктан Россия халкы 4, 5, 6, 7 ноябрьләрдә ял итәчәк.
Владимир Путинга бүген 69 яшь тулды. Тик туган көнендә дә Россия Президенты эш планнарын үзгәртергә җыенмый. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.

Әмма Владимир Путин гаиләсе белән бәйрәм итү өчен кичен вакыт табачак.
Татарстанда коронавируска каршы чикләүләрне катгыйландыралар.

Яңа өстәмә чикләүләр 11 октябрьдән гамәлгә керәчәк, дип хәбәр итте республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

11 октябрьдән кинотеатрлар, цирклар, концерт заллары тамаша залларын 50 процентка гына тутыра алачак, 500дән дә күбрәк кеше кертү тыела. Түбәндәге шартларны үтәп әлеге чараларны тамаша залын 70 процентка тутырып үткәрергә була:

- Барлык хезмәткәрләр, шулай ук чараны оештыруда катнашучы башка кешеләр коронавирустан прививка ясатырга тиеш;

- 18 яшьтән өлкәннәр ковидка каршы вакцинация узу турында QR-код яки алты ай эчендә ковид белән авырганын раслый торган белешмә булганда гына чарага кертелергә тиеш;

Спорт һәм физкультура, күңел ачу, мәдәни чаралар уздырганда тамаша залындагы урыннарның 50 проценттан да күбрәге тулмаска, 500дән дә артык кеше булмаска тиеш.

Тулырак: http://tulachi.ru/news/glavnyie-novosti/11-oktyabrdn-tatarstanda-kovid-buencha-chikllr-katgyylana
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
⚡️Рустам Минниханов прибыл на место крушение самолета с парашютистами в Мензелинском районе

По окончательным данным, в катастрофе погибли 16 человек. 6 человек госпитализированы. 1 находится в крайне тяжелом состоянии.
☣️😷Казанский Кремль об альтернативе QR-кодам: «Был вариант ввести локдаун»

Действующая в республике система проверки вакцинации через QR-коды является лучшим вариантом, чем введение полного локдауна. Именно такая альтернатива рассматривалась на заседании оперштаба в прошедшие выходные, рассказала руководитель пресс-службы Президента РТ Лилия Галимова.

По ее словам, руководство республики при принятии текущих решений смотрело на два ключевых момента – сохранение жизни людей и сохранение трудовых коллективов. Принятые меры - компромисс, который позволяет предприятиям продолжить свою работу.

«Что касается жестких мер. Никто не хочет, чтобы умирали их мамы, папы, дедушки и бабушки, дети. На чаше весов вопросы жизни и здоровья людей, а также вопросы сохранения трудовых коллективов и рабочих мест. Как нам кажется, этот баланс соблюден. Был вариант вообще ввести локдаун. Кому от этого станет лучше?» – объяснила Лилия Галимова. Речи о закрытии ресторанов и торговых центров сейчас нет.
30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәрдә Татарстанда кайбер оешмалар эшчәнлеген туктата.

Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, балалар өчен күңел ачу урыннарында да чаралар үткәрү ярамаячак. Кафе-рестораннарга төнлә эшләргә рөхсәт юк. Аэропортларда, вокзалларда, торак пунктлардан читтәге юл сервисы объектларында җәмәгать туклануы нокталарында төлә дә эшләргә ярый.

Ләйлә Фазлыева төнлә бары тик АЗС һәм даруханәләр генә ачык булачагын кисәтте. Күңел ачу үзәкләре, боулинг, ломбард, ярминкә, мунча, сауна эшләре дә тыела. Шулай да, ачык мәйданчыкларда ярминкәләрдә сатуга рөхсәт бар.
Татарстанда ноябрь уртасыннан башлап ковидны кисәтү өчен яңа чикләүләр гамәлгә кертелә.

«15 ноябрьдән театр, кинотеатр, кинозал, цирк, концерт заллары, рәсми физкультура, мәдәни, спорт чараларына бару өчен һәркайда QR-кодлар кирәк булачак», — диде ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Ул QR-кодлар бары тик шәхесне раслаучы документлар белән генә үз көчендә булачагын әйтте.
Республикабызның аграр министрлыгы тарафыннан игълан ителгән “Иң яхшы комбайнчы – 2021” бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.

Безнең районнан урып-җыю чорында югары күрсәткечләргә ирешкән алты комбайнчы – җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтеннән Фаил Рәхимов, Владимир Мазарченков, Илфат Габдуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Август – Теләче” ширкәтеннән Данил Шигаев, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән Дмитрий Варламов һәм җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтеннән Айрат Сабиров республика конкурсында җиңүче дип табылды. Аларның барысы да акчалата премиягә лаек булды.
Ноябрь аеннан WhatsApp эшләүдән туктый

Киләсе айдан 10 мең телефонда WhatsApp эшләүдән туктый, дип яза РИА Новости, Илкүләм технология инициативалары инжиниринг үзәге эксперты Игорь Бедеровка сылтама белән. “Сүз иске телефоннар турында бара. Әйтик, 2011 елгы iPhone 4тә һәм ун ел элек чыккан смартфоннарда. Россиядә андый гаджетлар күп түгел – якынча 10 мең” дигән эксперт. Аның әйтүенчә, мондый телефоннарда техник эксплуатация срогы күптән чыккан.
ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе эштән азат атна режимын бозу өчен җаваплылык турында кисәтте.

Эштән азат атнада эшләргә мәҗбүр оешмалар исемлегенә кермәгән, әмма хезмәткәрләрен эшкә чыгарга таләп итүче компания җитәкчеләре җаваплылыкка тартылачак.

«Әгәр эш бирүче, эштән куып чыгару яисә хезмәт хакын киметү белән куркытып эшкә чыгара икән, хезмәткәрләргә ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе яисә Онлайнинспекция.рф порталына мөрәҗәгать итергә кирәк», — диләр ведомствода.
❗️Көньяк Кореяда беренче вакциналаштырылган яшүсмер үлгән, дип хәбәр итә Ренхап агентлыгы.

Хакимият мәгълүматлары буенча, 13 августта өченче сыйныф укучысына COVIDтан Pfizer вакцинасы ясалган. Ә 27 октябрьдә, 75 көннән соң, ул вафат булды, шул ук вакытта яшүсмернең җитди хроник авырулары булмаган.
Балалар бакчасына QR-код белән генә кертәчәкләрме?

Татарстанлылар арасында, 8 ноябрьдән балалар бакчаларына бары тик QR-код белән генә кертәчәкләр икән, дигән сүзләр таралды. Имеш-мимешләргә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы ачыклык кертте.

– Әлеге мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Башка моны таратмауны сорыйбыз. Министрлык балалар бакчасы территориясенә бары тик QR-код белән генә кертергә дигән күрсәтмә бирмәде, – дип хәбәр итә ведомство.
Россиядә COVIDТАН үлүчеләрнең яңа максимумы - тәүлек эчендә 1178 кеше
Вакцинация сертификатының гамәлдә булу вакытын киметергә тәкъдим ителде

Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Урал федераль округындагы медицина профилактикасы буенча баш штаттан тыш белгече, медицина фәннәре докторы Сергей Токаревка сылтама белән хәбәр итә.

«Вакцинация турындагы сертификатның гамәлдә булу вакыты бер ел тәшкил итә, чөнки ул Ухань штаммына исәпләнгән, ә аның агрессивлыгы кимрәк», — диде Токарев.

Эксперт билгеләп үткәнчә, сертификатның гамәлдә булу вакытын «алты айга киметсәң яхшы булыр иде». Аның сүзләренчә, бу эш башкарылырга да мөмкин.
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан концертны онлайн карап була

"Хөрмәтле, тамашачыларыбыз! Мәгьлүм сәбәпләр аркасында, әлеге концертны тулы залларда үткәрү мөмкинлегебез юк. Ләкин шулай да, сез бәйрәм концертын Теләче район мәдәният йортының ютуб каналына кереп карый аласыз", - дип язылган район мәдәният йорты Инстаграм аккаунтында.

Концертны карар өчен сылтама буенча узарга кирәк: www.youtube.com/watch?v=2JdQWVZJCQM