Теләче Информ
32 subscribers
109 photos
12 videos
6 files
26 links
Район вакыйгалары, фоторепортажлар, кызыклы чаралар - барысын да вакытында биредән укып барыгыз!
Download Telegram
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан концертны онлайн карап була

"Хөрмәтле, тамашачыларыбыз! Мәгьлүм сәбәпләр аркасында, әлеге концертны тулы залларда үткәрү мөмкинлегебез юк. Ләкин шулай да, сез бәйрәм концертын Теләче район мәдәният йортының ютуб каналына кереп карый аласыз", - дип язылган район мәдәният йорты Инстаграм аккаунтында.

Концертны карар өчен сылтама буенча узарга кирәк: www.youtube.com/watch?v=2JdQWVZJCQM
Об этом заявил Президент Татарстана Рустам Минниханов на совещании в Доме Правительства РТ.

Введенный ранее режим нерабочих дней в Татарстане не будет продлен после 7 ноября, однако строгие ограничения будут действовать до улучшения санитарно-эпидемиологической обстановки.
❗️💉Срок действия сертификатов о вакцинации на госуслугах сократился до полугода

С сегодняшнего дня в России вступили в силу изменения в форме сертификата о вакцинации от коронавируса и перенесенной болезни. Напомним, приказ Минздрава был опубликован на портале правовой информации в конце октября.

В новом документе содержится информация о привившемся: ФИО, дата рождения, пол, адрес места жительства и дата формирования справки. Срок действия сертификатов сократился до полугода, чтобы кампания по ревакцинации проходила активнее. Имеется место для QR-кода, даты прививки, названия вакцины и пр. При этом сертификат включат сведения о ревакцинации, наличии медицинских противопоказаний и о перенесенном заболевании.

В приказе сказано, что документ формируется в электронном виде не позже чем через 3 дня после вакцинации. Все сертификаты, оформленные до сегодняшней даты, будут переоформлены на портале госуслуг.
⚠️☣️В федеральном оперативном штабе заявили, что «обнуление» QR-кодов - сбой системы Госуслуг

Официально никакого документа об изменении сроков действия QR-кодов не было, заявили там, добавив, что тем, кто столкнулся с проблемой, нужно позвонить в службу поддержки портала или оставить жалобу онлайн.

Сообщается также, что в течение дня сроки действия сертификатов будут восстановлены.
8 ноябрь көнне район хакимиятенең кече залында Теләче районының сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы җирле иҗтимагый оешмасының Vнче хисап-сайлау конференциясе узды.

Конференциядә район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фатхуллин катнашты. Авыл җирлекләре башлыклары һәм урыннардагы ветераннар Советы җитәкчеләре конференциягә ZООM аша катнашты.
Коточкыч! Күрше районда пешмәгән шашлык аркасында кеше үтергәннәр

Тикшерү фикеренчә, 4 ноябрь көнне Саба районының Олы Арташ авылында 25 яшьлек ир-ат күршесенә утын ярырга ярдәм иткән, шуннан соң алар шашлык пешерергә уйлаганнар. Ир-атлар бакчага чыгып, итне җебергә куйганнан соң спиртлы эчемлекләр эчә башлаган. Шуннан соң зыян күрүче үз эшләре белән китеп барган, ә кире кайткач, шашлык әле пешмәгәнен ачыклаган. Шул сәбәпле ир-атлар арасында конфликт килеп чыга, аның барышында хуҗа кунакка күкрәгенә пычак белән кадый һәм йокларга китә. Алынган ярадан ир-ат урынында үлгән. Аның озак вакыт югалып торуына борчылган ата-аналар туганнарыннан аның тәртибендәме-юкмы икәнлеген тикшерергә сораганнар. Нәтиҗәдә, туганы зыян күрүче 25 яшьлек ир-атны үле килеш тапкан.

Шикләнелүче үз гаебен таныган - аны сак астына алганнар. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Җырчы Нурислам вафат.
Туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз
Бүген район мәдәният йортында 2022 елга һәм 2023, 2024 елларның планлы чорына район бюджеты проектын карау буенча Теләче муниципаль район Советының чираттагы 14 нче утырышы уза.
Чарада Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Калимуллин, Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев катнашалар.
Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» фильмы 18 ноябрьдән Татарстан прокатына чыга. Теләчедә әлеге фильмны 19 ноябрь көнне 19:00 сәгатьтә район мәдәният йортында карый алачаксыз. Билет бәясе 100 сум.
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Республика программасы нигезендә төзекләндерелгән "Тюлячка" елгасының 4 чираты район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм Дәүләт Думасы депутатлары катнашында тантаналы шартларда ачылды.
Утырыш ахырында кунак депутларыбызга Теләче районына 30 ел тулу уңаеннан эшләнгән районның символикасын чагылдырган значоклар бирелде. Шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Теләче муниципаль район Советы “БЕРДӘМ РОССИЯ” фракциясе депутатларының социаль-экономик һәм мәдәни үсеш мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куелды. Хезмәттә уңышларга ирешкән алдынгылар да сәхнә түрендә хөрмәтләнде.
«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге эшчәнлегендә актив катнашуы, партия авторитетын күтәрүдә, партиянең сайлау кампаниясен уңышлы үткәрүдәге шәхси өлеше һәм партиянең мәгълүмати эшчәнлеген социаль челтәрләрдә координацияләү буенча югары профессионализм күрсәтүе һәм кырык биш яше тулу уңаеннан Зарипова Гөлназ Габдулла кызы «Бердәм Россия» партиясенең региональ бүлеге региональ сәяси советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
☣️🌍Бүген коронавирусың 2 еллыгын билгеләп үтәбез икән. 17 ноябрь чирнең «туган көне» санала, ди.

Бу чорда 250 миллионнан артык кеше вирус йоктырган, ә 5 миллионнан артыгы вафат булган.

Үлем вирусының таралуын туктату өчен бердәнбер юл - прививка ясау. Сау-сәламәт булыгыз!
Быел Татарстан халкы өчен яңа ел каникуллары 10 көн дәвам итәчәк. Бу РФ Хөкүмәте һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында бастырылган документлардан күренә.
Синоптиклар казанлыларга атна ахырына һава шартларының начараюы турында фаразлый.

Шимбә һәм якшәмбе, 20 һәм 21 ноябрь көннәрендә, шулай ук дүшәмбе көнне, 22 ноябрьдә, урыны белән кар, юеш кар, буран һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы 0-6 градус, көндез +1 градустан -3 градуска кадәр тирбәләчәк.
Яңа ел алдыннан балалы гаиләләргә тагын акча таратачаклар. Бу юлы ничә сум?

Яңа ел алдыннан ил халкы 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак, дип яза kapital-rus.ru. Моның турында Россия Президенты Владимир Путин декабрь аенда узачак матбугат конференциясендә хәбәр итәр дип көтелә. Чыганаклар сүзләренчә, ел ахырына бюджетта акча калачак һәм аны балалы гаиләләргә ярдәмгә тотачаклар.
Көрәш буенча күптән көтелгән Татарстан чемпионаты старт алды

Бүген, 22 ноябрь көнне чемпионатның беренче парлары очраша. Безнең район данын яклап әлеге чемпионатта катнашалар: Ренас Калимуллин, Раил Нургалиев, Илдар Гиниятуллин, Раил Мараков, Рәмис Хайруллин, Шамил Лукманов, Мөхәммәд Хабибуллин, Фаяз Зарипов, Рамил Мухаметов, Фәрхәт Файзуллин.

Уңышлар!
Бүген район мәдәният йортында киңәшмә узды. Бирегә районның оешма җитәкчеләре, мәктәп директорлары, авыл җирлекләре башлыклары, шәхси эшмәкәрләр, гомумән район активы чакырылды. Киңәшмәне район башлыгы Нәҗип Хаҗипов алып барды. Яңа ел бәйрәмен үткүрү буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәьсьәләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин чыгыш ясады. Очрашу барышында барысы да уртага салып сөйләшенде, алга бурычлар куелды.
Бүген, ягъни 24 ноябрь көнне, район ветеринария берләшмәсендә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә сүз агымдагы елның ун аенда авыл хуҗалыгы предприятияләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү, аны отышлы бәядән сата белү, хуҗалыклардагы терлек азыгының сыйфаты, терлекнең физиологик халәтенә, кан анализларына карап рацион төзү мәсьәләләре, район ветеринария берләшмәсе каршында эшләп килүче лабораториянең эшчәнлеге, алты айга кадәр булган бозауларны тәрбияләү турында барды.