Forwarded from ТАТМЕДИА | Новости Казани и Татарстана
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
❔💉Почему мы привились от коронавируса?
Сотрудники Татмедиа одними из первых привились от смертельного вируса. Эксперты отмечают, что вакцинация - единственный эффективный и быстрый способ остановить пандемию.
Несмотря на это, в стране немало людей, которые по-прежнему боятся прививаться, а изо дня в день число заражённых по стране растёт.
Корреспонденты и сотрудники объяснили, что значит прививка лично для них. #ОстановимCovid вместе. Присоединяйтесь!

29 июнь көнне Саба һәм Теләче районнары буенча 15 ир-егетне армиягә озату тантанасы узды. Теләче районыннан Тактамыш авылыннан Данис Латыйпов, Лесной бистәсеннән Эльмир Гайбадуллин һәм Айдар авылыннан Тәбрис Фәләховлар туган илебезне сакларга китте.
Егетләргә хәер-фатиха бирергә Саба военкоматына Теләче һәм Саба район җитәкчелеге һәм дин әһелләре дә килде.

Бу көннәрдә “Безнең ишегалды” программасы нигезендә Теләче авылының Кооперативная урамындагы 3, Ленин урамында урнашкан 64, һәм Яшьләр урамындагы 8,11 нче номерлы күпфатирлы йортларның ишегалларында тулы куәткә төзекләндерү эшләре алып барыла.
18 июнь көнне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин белән күпфатирлы йортларның ишегалларында барган төзекләндерү эшләренең барышы, башкарылган эшнең күләме һәм сыйфаты белән танышып, әлеге йортларда яшәүчеләр белән очрашып сөйләште. Очрашуда төзекләндерү эшләрен алып баручы җаваплылыгы чикләнгән “Прогресс” ширкәте прорабы Руслан Хәлиуллин да катнашты.

Чамадан тыш эссе һава торышы беркемгә дә файдага түгел, әлбәттә. Эссе көндә кешеләргә генә түгел, мал-туарга да авырга туры килә. Шуңа күрә район ветеренария берләшмәсе хуҗалыкларга терлекләрне саклау буенча киңәшләрен җиткерә.
1. Терлекләрне өзлексез рәвештә чиста һәм саф су белән тәэмин итәргә.
2. Авыл хуҗалыгы терлекләре яши торган биналарны канэчкеч бөҗәкләргә каршы репеллент чаралары белән эшкәртергә.
3.
Кардаларда, җәйге лагерьларда һәм көтүлекләрдә күләгәле урыннар ясарга.
4.
Хайваннар бина эчендә торган очракта өстәмә рәвештә җилләтү, су сиптерү системалары, сулыкларда коену чараларын күрергә.
5. Терлекләрне ашату рационын яңадан карарга һәм терлек азыгының энергетик туклылыгын арттырырга һәм минераль өстәмәләр кушарга киңәш ителә.
6.
Болардан тыш, эсселек һәм корылык сәбәпле, ашлык һәм терлек азыгы җитештерү кыенлашуын күзаллап, сыерларны эссе сугудан савымнарның кимүен дә алдан исәптә тотып эш итү зарур.

20 июнь көнне Апаста XIIIнче Театраль Сабантуй узды.
Башка Сабантуйлардагы кебек үк, Театраль Сабантуйда да төп игътибар милли көрәшкә бирелә. Шунысы игътибарга лаек, әлеге бәйгедә якташ артистларыбыз да актив катнаша һәм уңышлы чыгыш ясый. Мәсәлән, быел Апаста узган Театраль Сабантуйда 70-80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан якташларыбыз, республиканың атказанган артистлары - Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Харис Хөснетдинов - икенче, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артисты Илнар Низамиев - өченче урынга лаек булды. Икесе дә Кече Мирәтәк авылында (халык аны Бичер дип тә йөртә) туыпүскән егетләр.
Башка Сабантуйлардагы кебек үк, Театраль Сабантуйда да төп игътибар милли көрәшкә бирелә. Шунысы игътибарга лаек, әлеге бәйгедә якташ артистларыбыз да актив катнаша һәм уңышлы чыгыш ясый. Мәсәлән, быел Апаста узган Театраль Сабантуйда 70-80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан якташларыбыз, республиканың атказанган артистлары - Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Харис Хөснетдинов - икенче, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артисты Илнар Низамиев - өченче урынга лаек булды. Икесе дә Кече Мирәтәк авылында (халык аны Бичер дип тә йөртә) туыпүскән егетләр.
Forwarded from ТАТМЕДИА | Новости Казани и Татарстана
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
#tminside / Пятничный номер газеты «Шәһри Казан» начал выходить в новом формате
Со 2 июля 24-х полосный проект «Шәһри Казан. Язмыш» будет выходить в формате А4. В номере будут публиковаться жизненные истории обычных людей и публичных лиц.
К спецвыпуску газеты редакция придумала слоган - «Тормыш турында өр-яңа газета» (Газета о жизни), который демонстрирует основную направленность выпуска.
Ищите номер в киосках и оформляйте подписку на tatmedia.ru/podpiska. Газета распространяется по всем районам Татарстана.

Бүген, ягъни 5 июнь көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында семинар-киңәшмә булып үтте.
Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов җитәкчелегендә узган киңәшмәгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инженерлар һәм агрономнар чакырулы иде. Киңәшмәдә сүз терлек азыгы әзерләүнең барышы, ферма ремонты, яңа ел урагына әзерлек чаралары турында барды.
Шунда ук “Гостехнадзор”ның район бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров тарафыннан көнне җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең ашлык суктыру комбайннарына техник карау үткәрелде.

10 июль көнне Максабаш авылы янында урнашкан сусаклагычта һәвәскәр балыкчылар бәйгесе булып үтте.
Быел икенче тапкыр үткәрелүче бәйге - 10 июль - Балыкчылар көненә багышлап үткәрелде.
Җиңүчеләрне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән ярышларның иганәчесе “Удача рыбака” кибетләр челтәре җитәкчесе Эдуард Шәйдуллин тәбрикләде. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм иганәче тарафыннан әзерләнгән бүләкләр - балыкчы кирәк-яраклары тапшырылды.

Теләче муниципаль районда янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә куйган хезмәтләре өчен Олы Мишә авыл җирлегеннән Габделнур Маннаповка күкрәк билгесе, Алан авыл җирлеге башлыгы Булат Хасановка һәм шулай ук әлеге җирлектән озак еллар янгын сүндерү машинасында сакта торучы Рәфкать Ахметсафинга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләрне ияләренә район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, район янгын бүлеге җитәкчесе урынбасары Айнур Зиннатов тапшырды.
17 июль көнне Теләчедә ЮХИДИ хезмәтенең 85 еллыгына багышланган "Автоледи - 2021" хатын - кызлар арасында машина йөртү осталыгы буенча район конкурсы булып узды. Конкурс Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе, "юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Саба бүлекчәсе тарафыннан Татарстан Республикасы ДОСААФның Теләче МБ РГО белән берлектә оештырылды.
Конкурста 8 автоледи катнашты. Конкурста катнашучылар ике этап уздылар. Башта алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырдылар, аннары катлаулы күнегүләрне башкарганда җиңел автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны һәм "Автоледи - 2021" мактаулы исемен Гөлназ Кузьмина яулады. Рузалия Шаһиазданова - икенче, Гөлгенә Сафина өченче булды.
Соңыннан барлык катнашучыларга грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!!! Катнашуыгыз өчен рәхмәт!
Конкурста 8 автоледи катнашты. Конкурста катнашучылар ике этап уздылар. Башта алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырдылар, аннары катлаулы күнегүләрне башкарганда җиңел автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны һәм "Автоледи - 2021" мактаулы исемен Гөлназ Кузьмина яулады. Рузалия Шаһиазданова - икенче, Гөлгенә Сафина өченче булды.
Соңыннан барлык катнашучыларга грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!!! Катнашуыгыз өчен рәхмәт!
Forwarded from ТАТМЕДИА | Новости Казани и Татарстана
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
◼️☣️В Covid-госпитале Казани на глазах у журналистов скончался непривитый пациент
Что о нём известно? Ему было 60 лет, он поступил в больницу с симптомами слабости, редкого кашля и головной болью. До этого неделю он лечился дома, но затем ему стало хуже.
У него имелись хронические заболевания и проблемы с сердцем. Врачи сказали, что тяжелое течение болезни можно было предотвратить вакцинацией.
Прививайтесь...

28 июль көнне, Теләче һәм Саба районнары длегациясе Марий - Эл Республикасының Сослангер бистәсе янәшәсендә урнашкан Бөек Ватан сугышы елларында хәрби өйрәнү үзәгендә ачлыктан-ялангачлыктан, салкыннан, төрле кыерсытылулардан һәм авырулардан газап чиккән, һәлак булган якташларыбызның рухына дога кылып, алар истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салып кайтты.
Делегация составында муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Респубикасы Диния Назәрәте рәисе урынбасары, республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Теләче, Саба, Кукмара, Биектау, Балтач һәм Мамадыш районнары иммам-мөхтәсибләре дә бар иде. Экскурсия тәмам булгач, районыбызның танылган эшмәкәре Рифкат Шәфыйков һәм аның гаиләсе тарафыннан корбан чалынып Корбан ашы үткәрелде.
Фотолар: http://tulachi.ru/news/glavnyie-novosti/telchelelr-m-sabalylar-kabat-soslangerda

📊🏰Для Кремля готовят секретный супер-рейтинг губернаторов. Татарстан в числе лидеров
«Диалог Регионы», курирующее работу губернаторов в соцсетях, составляет для Кремля новый закрытый рейтинг глав субъектов РФ, который основан на их работе в пабликах и жалобах жителей. Первый заместитель гендиректора организации Кирилл Истомин рассказал, что лидерами являются руководители Подмосковья, Татарстана, Севастополя, Тульской, Калужской областей и «тюменской матрешки». В дальнейшем требования к губернаторам будут еще усложняться.
Супер-рейтинг включает множество сфер: инфраструктуру в регионе, работу с пабликами, мессенджеры, соцсети глав регионов, таргетирование, информационные кампании, инциденты и риски. Этот рейтинг может посмотреть в любой момент Администрация Президента.
Оценка происходит на базе разработанной нами методологии работы с интернетом в госучреждениях и администрациях. По словам Истомина, это некий ГОСТ, который «Диалог» внедряет и отслеживает.

❓💉Болеют ли привитые коронавирусом? Да. Часто ли попадают в больницу? Нет.
Врач-эпидемиолог Наталья Шайхразиева рассказала, в чём смысл вакцинации в текущий момент. Главный аргумент - организм после прививки понимает как бороться с вирусом. От этого болезнь либо не пристаёт, либо протекает в лёгкой форме.
Видео из больницы: телеканал ТНВ.

Республика клиник хастаханәсенең мобиль поликлиника табиблары районыбыз халкын авылдан-авылга йөреп ай дәвамында караячаклар. Тәүге карау 27 сентябрьдә Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенә караган Казаклар авылында узачак. Киңәшмәдә мобиль поликлиникада тикшерү узу тәртипләре белән аның мөдире Илфак Ярмиев таныштыры. Ай дәвамында алдан билгеләнгән график нигезендә мобиль поликлиникада эндокринолог, невролог, гинеколог, онколог, офтальмолог, хирург кебек белгеч-табиблар эшләячәк.
Тулырак: http://tulachi.ru/news/glavnyie-novosti/kala-tabiblary-karayachak

Теләче Информ
Кала табиблары караячак
Бу хакта 16 сентябрь көнне, муниципаль район башкарма комитетының утырышлар залында, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев катнашында узган киңәшмәдә әйтелде.
Узган атнада Татарстан Республикасының Армиягә, авиациягә һәм флотка булышлык күрсәтү ирекле җәмгыятенең (ДОСААФ) Теләче бүлеге базасында (җитәкчесе - Рәис Нуртдинов) традицион “Автобабай - 2021” дип исемләнгән республика бәйгесенең район этабы булып үтте.
Конкурс ике этапта узды. Аның беренчесе - компьютерда юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүне тикшерү булса, икенчесе - автодромда автомобильне фигуралы йөртүдән гыйбарәт булды. Бәйгедә беренче урынны Дамир Вәлиев (Орымширмә) яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Сәлмән Гыйльмиев (Теләче) белән Рәис Заһидуллин (Үзәк) лаек булды. Азактан җиңүчеләргә Дипломнар, кубоклар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Тулырак: http://tulachi.ru/news/glavnyie-novosti/avtobabay-2021-uzdy

Бүген Альмира Галеева үзенең туган көнен билгеләп үтте.
Туган көн иясен район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм урынбасарлары тәбрик итте.
Альмира апа 19 ел стюардесса булып эшли һәм бу вакыт дәверендә бик күп вакыйгалар белән очрашырга туры килә.
Альмира ханымның ничек итеп пассажирларны коткарганы хакында "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

22 сентябрь көнне Теләче урта мәктәбенең 1 сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге”н тапшырдылар.
Тантаналы шартларда үткән әлеге матур вакыйганы Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова Венера Габдулла кызы ачып җибәрде. Ул аларга әлеге көндәлекнең нинди әһәмияткә ия һәм ни өчен кирәклеген аңлатып үтте. Шулай ук чарага килгән Теләче мәдәният йорты белгече Туктамышева Әнисә Хәмит кызы һәм район үзәк балалар китапханәчесе Фатыйхова Елена Геннадьевна да “Мәдәни көндәлек”нең үзенчәлекләре, аны максатчан куллану турында белешмә бирделәр.

Олы Мишә мәктәбе элек-электән килүче гореф-гадәтләрне онытмыйча, сыйныфлар арасында макулатура җыю буенча ярышлар оештырып җибәрде. Бу идеяне укучылар һәм аларның ата-аналары белән берлектә укытучылар да шундук хуплап алды. Һәркемнең өендә актуальлеген югалткан китаплар, иске кәгазь каталоглар, күптән укылган матбугат басмалары хәйран күп булып чыкты.
Кәгазь калдыкларын җыеп, бердән, чүптән арынабыз, икенчедән, файдалы эш эшлибез. Шуңа күрә башка мәктәпләрне дә Олы Мишә мәктәбеннән үрнәк алып, макулатура җыюны оештырырга чакырабыз.