Әлеге сәгатьләрдә Саба аграр көллиятендә әти- әниләр комитетларынын "Тату сыйныф серләре" республика бәйгесенен финал ярышлары бара. Бу конкурснын быел юбилей елы - ул 10 нчы тапкыр үткәрелә. Финал ярышлары башланганчы "Родители за безопасность" бәйгесе җинүчеләрен бүләкләделәр. Җинүчеләр һәм кыйммәтле бүләккә лаек булучылар арасында Саба гимназиясенен 1А сыйныфы да бар. " Тату сыйныф серләре" финалында 17команда көч сынаша. 3 турдан торган бәйгедә һәр командага унышлар һәм җинүләр телибез !
❤1
Расим безнең күңелләрдә яшәр...
Саба районы Туктар авылы егете Расим Ринат улы Хәсәновнын үлеме турындагы хәбэр бөтен кешелэрне тетрәндерде. Үзенең бик уңган, булган, белемле, тәртипле булуы белән аерылып тора иде. Мәктәптә яхшы укый, армия сафларында хезмәт итә, Казанга барып әшкэ урнаша. Казан аәропортында, мөһимлеге белән аерылып торган, житди вазыйфа тапшыралар аңа. Прапорщик була. Махсус хәрби операциягә Ватаныбызның чик сагын сакларга китә. Сугыш. Канкойгый сугыш-ул мәкерле. Расим да менә шул сугышта гомерен югалта. Аны буген туган авылы зиратына бик зурлап җирләделәр. Туктарга халык иртәдән ук агылды, район республиканың төрле төбәкләреннән дуслары килде. Хезмәттәшләре, чик сагында хезмәт итеп кайткан райондашлар, туганнары, классташлары, авылдашлары бар иде. Егетне дин кушканча озаттылар... авыл елап калды...
Расим Ринат улынын әти-әнисе, апасы, игезәк туганы калды. Аларның авыр кайгыларын уртаклашабыз. Урының җәннәтә булсын, Расим!

💔3❤2
Хәерле иртә, Саба! ☀️
Бүген Байлар Сабасында явым-төшемле һава торышы. 🌧️ Һава температурасы +5 градуска кадәр җылы булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, секундына 11-12м тизлектә исә. Барчагызга да күтәренке кәеф, уңышлы көннәр телибез.
Безнең Макстагы каналыбызга сылтама: https://max.ru/join/wf1BrDXD3PKi2mMCNTgXcUfwnB_y2s2SV6zfRMuKQ2o

❤2💯2🦄2
“Саба-Арена” спорт мәктәбе укучылары уңышлары белән сөендерә
Казан шәһәрендә 2012 елгы һәм кечерәк кызлар һәм малайлар арасында фехтование буенча РСШОР беренчелегендә "Саба-Арена" спорт мәктәбе укучылары Фазлыева Амалия - алтын, Фәтхуллина Ильвина - бронза, Чернов Виктор көмеш медаль яуладылар. Котлыйбыз!

"Дулкын" радиосының "Спорт һәм без" тапшыруында районыбызның көчле көрәшчеләре кунакта булды. "Яшьлек" яшьләр үзәге җитәкчесе, көрәш буенча тренер Дилүс Закиров, көрәш буенча Республика призерлары Иләбәр авылыннан Риназ Гарипов, Симеттән бертуган Булат һәм Инсаф Әхмәдуллиннар белән көрәш, чын көрәшче булу сыйфатлары, аларның һәм районыбыз көрәшчеләренең уңышлары турында сөйләштек, фикер алыштык.