Easy Әдәбият 📜🗞📚📖
64 subscribers
141 photos
6 videos
20 files
63 links
Татар әдәбияты белән кызыксынсагыз,
кызыклы әсәр укырга, әдәбият дәресенә яхшырак әзерләнергә теләсәгез, бу каналга кушылыгыз!
Download Telegram
Быел Бөек Ватан сугышында җиңүгә 81 ел тула. Сугыш башлангач күп татар язучылары фронтка киткән иде. Барысы да Ватанга кулларыннан килгәнчә хезмәт итте: кемдер солдатлар сафында сугышты, кемдер фронт газеталарында эшләде. Барысы да бер максатка хезмәт итте. Барысы да Җиңүгә таба барды.

Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шагыйрьләре кулына каләм дә, корал да алган. Без татар шагыйрь-фронтовикларның фотолары һәм аларның шигырьләреннән өзекләр белән мини-альбом ясадык.

Ә сез тагын нинди татар шагыйрь-фронтовикларын беләсез?
21
"Галиябану" драмасы турында:

"Гомер мизгелләре

Татар драматургиясенең иң гүзәл, кабатланмас асылташларының берсе - һичшиксез, драматург Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" драмасы. ХХ гасырның илебез тарихы өчен аеруча үзенчәлекле вакытларында - 1916-1917 елларда иҗат ителгән һәм шул ук 1917 елда сәхнәгә менгән бу үлемсез әсәр ничә еллар инде менә сәхнә түрләрен яулый, халкыбызның мәхәббәтен казана. "Галиябану" ны карамаган яки укымаган, "Галиябану, сылуым, иркәм" дип җырлый белмәгән татар кешесе булмаган кебек, бу драманы сәхнәгә куймаган бер генә татар театры да юктыр. Алай гына да түгел, "Галиябану" белән, инде бер гасыр диярлек, һәрбер үзешчән театр коллективы үзен танытырга тырыша, һәр буынның, һәр авылның, һәр театрның үз Галиябануы, үз Хәлиле бар, һәр буын үз Галиябануын, үз Хәлилен сагына, һәрбер яшь артистка Галиябануны бер тапкыр булса да уйнау хыялы белән яна, һәрбер яшь йөрәк үз мәхәббәтен Галиябану белән Хәлил мәхәббәтенә тиңли.

Драма язылган 1917 елдан бирле илебез тарихында искиткеч авыр чорлар, текә борылышлар булып, халкыбызга тарихи гына түгел, идеологик, мәдәни үзгәртеп корулар да кичерергә туры килде. Әмма "Галиябану" бернинди тарихи сикәлтәләргә бирешмичә, чордан чорга, буыннан буынга, сәхнәдән сәхнәгә күчә бирә, чөнки халык күңеленнән алган, аларга үз йөрәгенең бөтен сафлыгын, җылысын биреп чарлаган һәм ларны тамашачының акылына түгел, хисләренә, рухына, күңеленә тәкъдим иткән. Яшьлеккә, аның сафлыгына, гүзәллегенә гашыйк булган, мәхәббәт хисенең бөеклегенә, аның бик күп вак-төяктән өстен булуына ышанган, шул ук вакытта халык тормышын, вның рухи халәтен, җыр-моңын, уеннарын, гореф-гадәтләрен яхшы белгән язучы, романтик рухлы, укымышлы, зыялы кеше була ул легендар "Галиябану"ның авторы, драматург Мирхәйдәр Фәйзи. (...) "

Ф. Ф. Фәйзуллина
1
"4. Дөнья әдәбиятында шәхес азатлыгын, сөю иреген яклап иҗат ителгән классик әсәрләр һәм легендалар үз чорын, үз халкының проблемаларын гына чагылдыра кебек. Вакыйгалар барган чорны исәпкә алганда бу шулай. Ләкин әдәбият, - тормыш-чынбарлык реальлегенә генә буйсынмыйча, үз кануннары белән дә яши торган сәнгать төре. Аның үз мөстәкыйльлеге, үз традицияләре бар. Мәхәббәтнең ялганга, хыянәткә капма-каршы илаһи хис булуын раслау "Галиябану"га В. [У. - Уильям] Шекспирның "Ромео һәм Джульетта", Ф. [Фәтхи] Бурнашның "Таһир - Зөһрә" трагедияләреннән күчкән.

5. "Галиябану" драмасын романтиканың символларына әверелгән образлар бизәп тора: вәгъдә, кулъяулык, хат, җыр. Алар, беренчедән, вакыйгалар барышына актив катнашалар, хәлиткеч роль уйныйлар, икенчедән, геройларның кешелек сыйфатларын, характерларын ачарга ярдәм итәләр.

6. Драманың сәнгатьчә үзенчәлекләрен билгелибез. Әсәр хронологик эзлеклелектә бара торган вакыйгалар тезмәсеннән тора. Конфликт тормышта еш очрый, үткенлеге кимеми торган ситуациягә корылган: бер кызны ике егет ярата һәм кызның мәхәббәте өчен көрәш бара. Әмма геройлар чынбарлык җирлегеннән югары күтәрелгән: Галиябану - тирә-юньдә чибәрлеге белән дан тоткан, яратуын җыр белән аңлата алырлык бай рухлы, талантлы кыз. Хәлил дә аңа пар килгән: авыл халкының ихтирамын казанган гармунчы егет. Алар, - романтизмга хас булганча, идеаллаштырылган саф күңелле, тугрылыклы мәхәббәт каһарманнары. "

Ф. Ә. Ганиева
1
"7. Сюжет этаплары: 1) Конфликт төенләнгән урын - Хәлилнең "Исмәгыйль арага керә бит" дигән сүзләре. 2) Конфликт үстерелеше махсус интригага, борылышларга корылган: хатны укый алмау (көлкеле күренеш); яучы Бәдига килгәч, егетнең исемен әйтмичә (һәр як үзе теләгән егетне күздә тота) сөйләшү; су буенда Исмәгыйльнең Галиябануга бәйләнүе, Хәлилгә янавы; аның Бәдри белән Галимәне "сатып алуы"; Галиябануның, әти-әнисе ризалык бирмәгән очракта, Хәлил белән качып китеп никахлашырга план коруы. (...) 3) Кульминация (...). Китәбез дигәндә, Галиябану белән Хәлил каршына аларны саклап торган Исмәгыйль килеп баса. Ике арадагы көрәш тиз генә хәл ителми әле, бу урында театрны, сәхнә законнарын яхшы белгән драматург киеренкелекне тагын да арттыра: сүз белән җиңә алмаган Исмәгыйль кулына корал ала. 4) Чишелеш (...). Исмәгыйль Хәлилне атып үтерә, әсәр фаҗига белән тәмамлана. Хәлилнең җиңелүеме бу? "Галиябану" драмасын трагедия жанрына якынайткан һәм легендага әверелдергән сәбәп-конфликтның бер үк вакытта кире дә, уңай да чишелүендә. (...). Галиябануның: "Мине Исмәгыйльгә көчләп бирмәкче булдылар. Мин мәңге аңа булачак түгел", - дигән сүзләре һәм соңгы күренеш тулысынча бер фикерне: мәкернең, явызлыкның, байлыкның мәхәббәтнең җиңә алмавын раслый."

Ф. Ә. Ганиева
1
"8. Әсәрнең проблемасы. (...). Бер-берсен ихлас яраткан кешеләр ни өчен язмышларын үзләре хәл итә алмыйлар? Аларның бәхете нәрсәгә бәйле: ата-ана теләгенәме, башка кешеьәр фикеренәме, байлыккамы? Бу сораулар һәр кеше өчен хәлиткеч әһәмиятле булганга проблема да искерми, һәр чорда яңарып кабатлана. (...).
9. "Галиябану" драмасы турында уйланып, текст ярдәмендә исбатлап була торган нәтиҗә - идея. Кулына револьвер килеп кергәч, Хәлилнең: "Синең кебек этне атарга хурланам", - дип, коралны дошманы алдына ташлавын күңел кабул итми, әлбәттә. (...) Ничә буын укучы, тамашачы, Хәлилнең үлеме белән киоешмичә, күңелләрендә кеше өчен бик әһәмиятле булган тетрәнүле үкенеч хисен (катарсис хисен) һәм гаделлек җиңәргә тиеш дигән теләк-ышанычны саклап яши. Шуңа күрә ничек тәмамланасын белсәк тә, спектакльне караудан туктамыйбыз.

10. Драманың тәэсир итү көче, озын гомерле булуының сәбәпләре аның гомумкешелек сыйфатларын, морален чагылдыруы белән дә бәйле. Мәсәлән, коралсыз кешене атып үтерү - җиңү түгел, киресенчә, көчсезлек галәмәте икәнлеге борынгыдан расланып килгән кагыйдә. Икенчедән, әсәрнең финалында гүзәллек белән фаҗига кушыла, һәм бу эстетик категорияләр бер-берсен куәтлиләр, геройларны үлемсез итеп легендага якынайталар."

Ф. Ә. Ганиева
1
Мөхәммәт Мирза (Ибраһимов Илфак Мирза (Мирзамөхәммәт) улы) - шагыйрь, мәдәният эшлеклесе.

1953 елның 1 мартында Актаныш районы Чалманарат авылында туган.

Казан мәдәният институтын тәмамлагач (1975), Актаныш районында эшли: җирле радиотапшырулар мөхәррире (1975–1979), ВЛКСМ райкомының 1 нче секретаре (1979–1984), район эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары (1984–1996), район хакимиятенең мәдәният бүлеге мөдире (1996–2001).

2001–2005 елларда ТР мәдәният министры урынбасары.

2005 елдан ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе.

«Кәккүк тавышын санадым» (1994), «Турайгыр» (1998), «Киек каз юлында» (2003), русчага тәрҗемәдә «Дорога к тебе» (2006), «Тере су» (2007), «Адәм баласы» (2009), «Агыйделдә ак пароход» (Уфа, 2009) исемле шигырь җыентыклары авторы.

Г.Тукай исемендәге РТ Дәүләт премиясе лауреаты (2011). Медаль белән бүләкләнгән.

#мөхәммәтмирза #атнашәхесе #шигърият
1
Мөхәммәт Мирза
Ни күрер кызларым, улларым?

Камиллалы бакчаларда йөрдем,
Павлина бедән төштем рәсемгә,
Останкино башнясына мендем
Мин беренче булып нәселдән.

Каф тау дигән, күккә ашкан тауны
Күреп кайттым, насыйп иткәчтен.
Алтайны да, Байкалны да күрдем,
Уралны бер үтеп киткәчтен.

Тәвәккәлләү генә кирәк икән,
Гомәр Хәйям илен мин күрдем.
Регистанны иңләп-буйлап йөрдем,
Олы бәкнең күрдем йолдызын.

Кайда гына барып чыксам да мин,
Баш күтәрми эшләп йөрүче
Татар кардәшемне очратам да:
- Кем, - дим, - безне шулай итүче?

Донбассыннан алып Сахалинда,
Воркутада, Кузбасс, Аппатитта
Күмер кисеп ташый иңсәсендә,
Шахталарда билен бөгә татар.

Магаданның салкын базларында
Татардан тыш тагын кем эшләр?
Татар диңгезендә тозга батып,
Балык тота безнең кардәшләр.

Башкаланың вокзалында әнә
Арба тартып яһүд йөриме?
Кала урамында кара карны
Татар түгел, урыс көриме?

Хәтәр җирдә татар булсын, дипме,
Хәтәр эшкә җигәләр татарны?
Чернобыльгә җыйдылар татарны,
Катса, татар шунда катар, дип.

Останкино башнясыннан күрдем, -
Дөнья буйлап татар сибелгән.
Баш күтәрми көн-төн эштә татар
"Тигезлек" һәм "хөрлек" илендә.

Камиллалы бакчага кергәч тә,
Һич таралып китми уйларым.
Чернобыльдәй кара көнле халкым,
Ни күрер кызларым, улларым?..

Март, 1991
1
Мөхәммәт Мирза
Сиңа кайтыр юлым

Сиңа кайтыр юлым ерак -
тауларны бар кичәсе...
Бүген айның ничәсе?

Сиңа кайтыр юлым озак -
үткелләрне үтәсе,
үткәннәрне сүтәсе.

Сиңа кайтыр юлым урау -
карурманнар урасы:
кыры, кылган, курасы.

Сиңа кайтыр юлым диңгез -
яр белән яр арасын
дулкыннардай ярасым...

Сиңа кайтыр юлым - күктә,
хыялым уйларымда -
Киек Каз Юлларында.
1
Әдәби иҗат эшенә М.Мирза мәктәп елларыннан ук тартыла. Әдәбиятның, бу очракта татар шигъриятенең олы мәйданына исә узган гасырның сиксәненче елларында килеп керә. Ул – күп кенә лирик шигырьләр, җырлар, поэмалар, хикәяләр, әдәби тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләр авторы. Шулай да аның төп иҗат өлкәсе – поэзия. Мөхәммәт Мирза – классик Шәрык поэзиясе традицияләрендә иҗат ителгән фәлсәфи, фәлсәфи-лирик, эпик эчтәлекле әсәрләр тарафдары. Аның татар поэзиясендә соңгы чорларда онытылып торган шигъри формаларга мөрәҗәгать итүе һәм бу юлдагы уңышлы иҗат үрнәкләре, кыю тәҗрибәләре җитди игътибарга лаек. Ул – кыска шигырьләр, дүртьюллыклар, газәлләр, робагыйлар остасы. Аның бу төр шигъри әсәрләре фәлсәфи фикеренең тирәнлеге, теленең байлыгы һәм үткенлеге, халыкчан образлылыгы белән аерылып тора. Әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, Мөхәммәт Мирза – заманның, чорның катлаулы халәтен-вазгыятен, гамен-сулышын нечкә тоеп, күңеле аша уздырып, фәлсәфи фикерләр белән өртелгән, афоризм дәрәҗәсенә җитеп чарланган шигъри телле, ихлас, садә хисләр шагыйре.
1
М.Мирза эпик жанр әсәрләре – поэмалар иҗат итүдә дә актив эшли. Аның «Әнкәйне сагыну», «Агыйделдә ак пароход», «Турайгыр», «Без бабайларсыз үстек», «Сабантуй» һ.б. поэмалары халык, ил, кеше язмышларын тирән психологик хис-кичерешләр, образлы тел-сурәтләр аша сәнгати югарылыкта гәүдәләндерүе белән сокландыра. Шагыйрьнең «Әнкәйне сагыну» поэмасы буенча республика телевидениесендә, ә «Агыйделдә ак пароход» поэмасы буенча республика радиосында махсус тапшыру-композицияләр эшләнә.

Мөхәммәт Мирзаның лирик шигырьләренә өч дистәгә якын җыр иҗат ителә.
1
Мөхәммәт Мирза
Сез һәм алар

Ишетмисез дә күрмисез
Күзсезләрнең
Ялварулы карашларын,
Чулакларның кул изәвен,
Чукракларның авазларын.
Басып кала аяксызлар,
Сез чабасыз лимузинда.
Эспандер тартасыз көн дә,
Ә кувалда - көчсезләрдә.
Алар гел сөяк кимерә,
Сез җелеген чөмергәндә.
Алар исә
Һәммәсен дә
Ишетеп һәм күреп тора.
Әлегә
...түзеп тора!
11
Мөхәммәт Мирза
Сез

Ишетерсез,
каты төер
тын алырга
киртә булып
торыр бераз:
- Нигә шулай?
- Нигә шулай?..

Килерсез -
күрерсез:
- Элегрәк
килмәдем,
күрмәдем шул, -
диеп
үкенерсез...

Җилләр
елар
дулап,
тузып;
күзне
кисәр
тозы...

Сез
сүз-
сез:
- Кем
эше?
- Кем
эше?..
Сез
мин-
сез
ө-
шер-
сез...
С
е
з...
2
Forwarded from Казан утлары
ШИГЪРИЯТНЕҢ БҮГЕНГЕ ТОРЫШЫ: 2021–2024 ЕЛЛАРДА ТАТАР ПОЭЗИЯСЕ
(Татарстан Язучылар берлегенең XX корылтаенда ясалган доклад)
Укыгыз:
http://kazanutlary.ru/news/d-bi-t-nkyjt/sigieriiatnen-bugenge-torysy-2021-2024-ellarda-tatar-poeziiase
11
Кичә - Гарәфә көне, ә бүген Корбан гаете булганлыктан, сезгә ике әдәби әсәр (Фатих Әмирханның "Гарәфә кич төшемдә" һәм Гаяз Исхакыйның "Кәҗүл читек" хикәяләре) укырга тәкъдим итәбез.
1