Саба таңнары
1.85K subscribers
30.4K photos
1.23K videos
35 files
2.87K links
"Саба таңнары" газетасының официаль каналы

Реклама бүлеге: 8(84362)2-35-09

saby-rt.ru

vk.com/sabatannargroup

ok.ru/sabatannar

tiktok.com/@saba_tannar

youtube.com/c/Сабатаннары1930

zen.yandex.ru/id/5b8a4fbdfd3cf000aae70650

twitter.com/sabatannar
Download Telegram
👉Бу атнада Татарстанның биш муниципаль районында җитәкчеләр алышыначак
Бу атнада Татарстанның 5 муниципаль районында – Әтнә, Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә һәм Спас районнарында чираттан тыш утырышлар узачак. Утырышларның көн тәртибенә муниципаль берәмлек башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе кертеләчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Тулырак...
🔆 Хәерле иртә, дуслар! 25 апрель Байлар Сабасында аязучан болытлы һава, көньяк-көнчыгыштан 4-5 м/с тизлектә җил, урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр. Көндез +14...+18...˚градус, төнлә һава температурасы +12... +14...˚ градус җылы.
🌀 Халык сынамышы: 25 нче апрельдә төш вакытында болытлар куерса, ике көн тоташ яңгыр явар
🎼🎶 24 апрель көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ТР атказанган артисты Гүзәл Исмәгыйль кызы Маликова җитәкчелегендәге «Дуслык» татар халык ансамбле концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Алар төрле телләрдә җырлар башкардылар. Социаль хезмәт алучылар әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр һәм бик канәгать калдылар.👏👏👏
erid 2Vtzqx5682k
Реклама
Рекламодатель ИП Нотфуллин Р.Р. ИНН 163501343750
🕊🕊🕊«Тынычлык күгәрчене - Җиңү күгәрчене»
23 апрель көнне Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы М.С. Нәгыймова социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән «Тынычлык күгәрчене - Җиңү күгәрчене» дип исемләнгән акция үткәрде. Әлеге акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана һәм бөтен җир шары өчен тынычлыкның никадәр мөһим булуын күрсәтә. Акциянең максаты: Бөек Җиңүнең нинди бәя белән яулап алынганын онытмыйча, аны балаларга җиткерергә, тынычлык, игелеклелек һәм кешеләргә карата ихтирамның әһәмиятен аңлауны ныгыту.

#БөекҖиңүгә80ел
Казанда яшүсмерләр арасында грипп белән авыру очракларының кискен үсеше теркәлгән -мондый эпидемиологик хәл шәһәрдә 20 ел элек күзәтелгән иде.
Авыру югары температура, бизгәк тоту һәм өзлегү белән бергә бара. Табиблар яшүсмерләр гриппны аеруча авыр кичерә, диләр.
Бу мәгълүматны ТР Роспотребнадзор бүлеге раслый: яңа очракларны теркәү дәвам итә.‼️
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Саба урта мәктәбендә «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе булды. Бу чара бөтен Россия күләмендә рекордлы 35 мең мәйданчыкта һәм дөньяның 90нан артык илен колачлады.
Акциядә катнашучылар - мәктәп укучылары, укытучылары, җәмәгать эшлеклеләре һәм битараф булмаган гражданнар – 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышына һәм махсус хәрби операциягә багышланган сорауларга җавап бирделәр. Биремнәрнең 20 проценты махсус хәрби операциягә кагыла.

#БөекҖиңүгә80ел
🎶 Казан шәһәрендә узачак "Яңа дулкын" турында...
🎼 Халыкара конкурс 21-26 август көннәрендә «Казан» гаилә үзәге янында узачак. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң Илсур Метшин һәм Игорь Крутой сөйләделәр.
🎼"Без Игорь Яковлевич белән генә түгел, ә безнең зур дус командабыз белән дә бу хакта 10 ел элек хыялландык. Исегезгә төшерәм, ул вакытта Казанда „Яңа дулкын“ ны кабул итүне хуплап без 100 мең тере имза җыйдык»
- дип белдерде шәһәр мэры.
Тулырак...
☔️Татарстанда иртәгедән һава торышы начарлана -боз, көчле җил белән яшен һәм томан көтелә.
🌥🌩Мондый һава торышы көн буена сузылырга мөмкин, дип кисәтә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
💉💉💉21-27 апрель көннәрендә иммунопрофилактиканың мөһимлеге турында хәбәрдарлыкны популярлаштыру атналыгы бара
💉💉💉21 апрельдән 27 апрельгә кадәр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Иммунопрофилактиканың мөһимлеге турында хәбәрдарлык атналыгы (24 апрельдә Бөтендөнья иммунизация атналыгы хөрмәтенә) игълан итте.
Тулырак...
🕊Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Сатыш авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Саба муниципаль районы мәгәриф бүлеге җитәкчесе Шакиров И.Ф., Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. һәм Сатыш урта мәктәбенең «Юнармия" хәрәкәте активистлары Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.🌷🌷🌷

#БөекҖиңүгә80ел
🗺Җирләр ташландыкка әйләнмәсен👇
🔶Кемнеңдер авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җире бар икән, ул үз максатында файдаланырга тиеш. Әлеге өлкәдә таләпләр катгыйлана бара❗️
🔶Агымдагы атнада бу хакта Саба мәдәният йортында җир кишәрлекләре тоткан крестьян (фермер) һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары катнашында эшлекле сөйләшү булды.👇
Тулырак...
Безнең ФАП фельдшерлары балачагы Бөек Ватан сугышы елларында үткән өлкән яшьтәге пациентларга аерым игътибар һәм кайгыртучанлык белән карыйлар. Бу кешеләр авыр сынаулар кичерделәр, якыннарын югалттылар, ачлыктан интектеләр һәм куркыныч астында калдылар. Шуңа күрә медицина персоналы алар алдында аерым җаваплылык тоя-ул коточкыч вакыйгаларның аларның сәламәтлегенә һәм психологик халәтенә йогынтысын исәпкә алырга кирәк.
💕Күптән түгел безнең коллегаларыбыз хезмәт фронты ветераннары йортында булдылар:
Шекше ФАП фельдшеры Гафиятова Нәфисә Зәбир кызы, 1931 елның 14 февралендә туган хезмәт фронты ветераны Гайнанова Асия Әхтәм кызының өендә булды.
Юлбат ФАП фельдшеры Бадикова Миләүшә Рәшит кызы 1931 елда туган хезмәт ветераны Сәгыйтова Рәшидә Сәгыйть кызының өендә профилактик медицина тикшерүе үткәрде.
🌷🌷🌷 Бәйрәм бүген дип сөенәм, Тукай туган көн булгач.
26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.
Габдулла Тукай татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы.
🔹Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең куанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле. Габдулла Тукай туган көн – Туган тел көне ул. Бәйрәм белән, дуслар!
🕚Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган "Без Тукайлы халык" онлайн-конкурсында җиңүчеләрне 🥇🥈🥉һәм катнашучыларны 🎁бүләкләү тантанасы бүген көндезге сәг.11.00 дә ВКонтактедагы туры эфирдан күрсәтеләчәк. Безнең социаль челтәргә кушылыгыз, дуслар!
https://vk.com/sabatannargroup
26 АПРЕЛЬ-ХАЛЫКАРА ЧЕРНОБЫЛЬ ҺӘЛАКӘТЕН ИСКӘ АЛУ КӨНЕ
1986 елның 26 апрелендәге вакыйгалар бөтен дөньяга радиация белән бәйле иң куркыныч, иң зур фаҗига буларак истә калды. Нәкъ шул көнне Чернобыль атом электростанциясенең 4 нче энергоблогында янгын китереп чыгарган шартлау яңгырады. Аны 10 көн сүндерә алмаганнар. Янгынның нәтиҗәсе әйләнә-тирә мохиткә бик зур күләмдә радиоактив матдәләр чыгару булды. Нәтиҗәдә Цезий-137 белән 200 мең квадрат километрдан артык мәйданлы территория пычранган.Россиядә генә дә бу 19 төбәк җире. Бәла-каза зонасыннан 400 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән.
Һәлакәтне бетерүдә 600 меңнән артык кеше катнашкан: станция хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, милиционерлар, хәрбиләр, шахтерлар һәм башка белгечләр. Аларның батырлыгы нәтиҗәсендә радиация таралуны туктатып, миллионлаган кешенең гомерен саклап кала алдылар. Әмма бәя коточкыч иде - сәламәтлек һәм гомер дистәләгән мең...
АЛЛАҺКА ЫШАНУ КАЙДАН КИЛӘ?
«Минем дини тәрбиям дә, дини белемем дә юк, намаз да укымыйм. Ләкин Аллаһка ышану бар, күңелдә аңлатып булмый торган бер төрле хис. Кайдан килә ул хис? Һәм мин үземне мөселман дия аламмы?»
Бу хис - иман - Аллаһыга ышану хисе. Ислам галимнәре әйтүенчә, Аллаһка ышаныр өчен, һәр кешегә 3 нәрсә төп сәбәп булып тора. Шул сәбәпләрнең берсен карыйк. Ул да булса һәр кешегә тумыштан бирелә торган Аллаһны тою хисе (фитрый иман).
Тулырак...
Безнең төркемебезне кемнәр күбрәк күзәтә?
Anonymous Poll
9%
10-18 яшь
4%
19-25 яшь
20%
26-35 яшь
27%
36-45 яшь
16%
46-55 яшь
15%
56-65 яшь
10%
66-75 яшь