Саба таңнары
2.16K subscribers
38.5K photos
1.79K videos
35 files
3.9K links
"Саба таңнары" газетасының официаль каналы

Реклама бүлеге: 8(84362)2-35-09

saby-rt.ru

vk.com/sabatannargroup

ok.ru/sabatannar

tiktok.com/@saba_tannar

youtube.com/c/Сабатаннары1930

zen.yandex.ru/id/5b8a4fbdfd3cf000aae70650

twitter.com/sabatannar
Download Telegram
Хәерле төн, изге төшләр!

Тормышыбыз имин, үзебез сау булыйк, авырлыклар алдында каушап калмыйк💫

Йокыларыгыз тыныч, иртәләрегез матур булсын!🌙
🥰2❤‍🔥1👍1🙏1
🌿🌼Хәерле дүшәмбе иртәсе белән, дуслар-туганнар, уңышлы эш атнасы телибез сезгә! 🍀☀️

📌Халык сынамышы: 4 майда шомырт чәчәк атса, җәй җылы килер.
🥰1
🏅Саба егете – 6 яшьлек Нариман Сафин “Казан марафоны” катнашучысы

Казан шәһәрендә 1–3 май көннәрендә узган традицион марафон быел да меңләгән йөгереш сөючеләрне җыйды. Өч көнлек форматта узган чарада 45 мең кеше катнашты.

Оештыручылар яшь спортчыларның катнашуына да аерым басым ясый, чөнки нәкъ менә балачакта спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт формалаша.

Катнашучылар арасында Саба егете Нариман Сафин да бар иде. Аңа 6 яшь, ул “Бәләкәч” балалар бакчасына йөри. Спортны нәни чактан ук үз итүче Нариман 300 метр дистанцияне җиңел генә үтеп, медальгә ия булды. Нариман спортны бик ярата, әле йөзү белән дә шөгыльләнә икән.  

Нариманны спорттагы уңышлары белән котлыйбыз! Яңа җиңүләр телибез!
👍1
🌊Казанда 14-15, 16-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

👍«Олимп» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь спортчылар яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, призлы урыннар яуладылар!

🥉200 метрга брасс дистанциясендә Динияр Нәбиев 3нче урын алды, 100 метрга брасс дистанциясендә беренче спорт разрядын үтәде. Спортчыны һәм аның тренер-укытучысы Сафина Гөлназ Илдус кызын котлыйбыз!
👍1
7 май көнне 17.00 сәгатьтә "Ямьле Саба" яр буенда "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган җиңел атлетика йөгереше" узачак.

Спортчыларны әлеге чарада катнашырга чакырабыз!
👍1
🚔Юлларда тәртип сакчылары агымдагы елның 16 мартында иртәнге  сәгатьтә Казан-Шәмәрдән автомобиль юлының 112нче километрында чит ил маркалы автомобильне туктаталар.

🚨Руль артына  1994 елгы Хәбибуллин фамилияле  йөртүче утырган була. Алкотектор белән тикшерү ул сулап  чыгарган һавада 0,683 миллиграмм/литр алкоголь микъдары барлыгын күрсәтә. Нәтиҗәдә ул тран­с­­­порт чарасы белән идарә итүдән читләштерелә.

Эшне судта карау барышында Хәбибуллин административ хокук бозу кылуда гаебен таныды. Ул 2026 елның 16 мартында иртән виноград согы эчкәнен, шуннан соң автомобиль руленә утырганын аңлатты. Әлеге сүзләр суд тарафыннан акланырга тырышу дип бәяләнде, чөнки эш буенча җыелган дәлилләр, шул исәптән исереклек халәтенә тикшерү нәтиҗәләре белән кире кагыла.

❗️Кагыйдә буларак, КоАПның 12.8нче статьясы 1нче бүлеге нигезендә кузгатылган административ эшләр 45 мең  сум штраф һәм  ел ярымга праваны алдыру белән төгәлләнә. Хәбибуллинга да шундый карар чыгарылды.

Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
👍1
🏅Пенсионерлар һәм инвалидлар төрле ярышларда катнашып торалар.

🏆Узган атнада Әлмәттә голбол буенча республика ярышы уздырылды. Безнең районнан команда составын Илшат Мирзахмәтов (Килдебәк), Риназ Фазылов (Тимершык), Илназ Вәлиев (Юлбат) тәшкил итте. Голбол уены начар күрүчеләр өчен көйләнгән. Махсус күзлек кигән уенчылар 9 метрлы капкага көндәшләре ягына туп ыргытып гол кертергә тырышалар. Егетләребез бары тик мәйдан хуҗаларына гына оттырып, 5 команда арасында 2нче урынны алдылар.

🏅Чирмешәндә өстәл спорты уеннары буенча республика турниры үткәрелде. Анда барысы 11 команда (шул исәптән Самара өл­кә­сеннән) катнашты. Шәхси урыннарга килгәндә, Илшат Мирзахмәтов кор­нхолда – 1нче, Миннәхмәт Фәс­хиев (Югары Симет) – новуста, Габ­делнәкыйп Рәхимов (Сабабаш) ­джа­к­­­­­­колода – 2нче, Илдус Рафыйков (Са­ба) нардыда 3нче урыннарны ал­­­­дылар.

Рәшит Кәримов.
👍1
ТӘН ПЕШСӘ

Тән пешү берничә дәрәҗәдә була.

Тире кызарып чыгу — I дәрәҗәдә пешү. Сулы куыклар хасил булу — II дәрәҗәдә пешү. Сулы куыклар шартлап, җәрәхәтләр барлыкка килү — III дәрәҗәдә пешү. Пешкән урын каралса, тәннең сизгерлеге булмаса — IV дәрәҗәдә пешү.

I, II дәрәҗәдә пешкән урынны 10-15 минут салкын агымсу астында тоту да җитә.

III һәм IV дәрәҗә пешү булганда, тизрәк зарарланган урынны ачарга, киемнәрне салырга кирәк. Май, крем сөртергә, куыкларны тишәргә ярамый. Дымлы бәйләвеч куярга һәм табиб чакыртырга кирәк.
👍1
🌿❗️Биолог ландышларның үлемгә китерергә мөмкин булган куркынычы турында кисәтте.

Биология фәннәре кандидаты Алексей Филин белдергәнчә, энҗе чәчәк (ландыш) үсемлегенең согы һәм җимешләре кеше организмына кергән очракта йөрәк тукталуга китерергә мөмкин.

«Киң таралган май ландышы бик агулы, шул ук вакытта ул рәсми медицинада да кулланыла, чөнки анда йөрәк гликозидлары бар. Үсемлекнең җимешләрен яки согын эчкә куллану йөрәк тукталуына китерергә мөмкин», – дип аңлаткан белгеч.

🌿❗️Биолог шулай ук кыргый табигатьтә үсемлекләрне җыюдан сак булырга чакырды.

«Нинди үсемлек икәнен белмәсәгез, аны тотмау хәерле. Матур гына бер бәйләм, кызганычка каршы, сәламәтлек өчен бик зур проблемаларга китерергә мөмкин», – дип өстәгән ул.
😱1
📜 Тарих битләреннән... "Саба таңнары", май, 1995 ел.
👍1
👍2 майда узган Казан марафонында елдагыча Финанс-бюджет палатасының баш белгече Эльмира Валеева да катнашты. 10 километрлык дистанцияне җиңеллек белән узып, үзенә көн буена җитәрлек позитив энергия җыйды.
👍1