Саба таңнары
1.85K subscribers
30.4K photos
1.23K videos
35 files
2.87K links
"Саба таңнары" газетасының официаль каналы

Реклама бүлеге: 8(84362)2-35-09

saby-rt.ru

vk.com/sabatannargroup

ok.ru/sabatannar

tiktok.com/@saba_tannar

youtube.com/c/Сабатаннары1930

zen.yandex.ru/id/5b8a4fbdfd3cf000aae70650

twitter.com/sabatannar
Download Telegram
Бу атнада һавада "елмаю"барлыкка киләчәк 🙂
25 апрель иртәсендә сирәк очрый торган астрономик вакыйга була:🌙🌖 ай урагы, якты Венера һәм тонык Сатурн күктә елмаеп торган йөзне хәтерләтерлек итеп тезеләчәк.
Бу "күк елмаюын" якынча иртәнге сәгать 4 тән 5 кә кадәр күзәтергә мөмкин булачак.
🏊‍♀️🏊2025 елның 23 апрелендә Байлар Сабасында "Саба" йөзү бассейнында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган йөзү буенча район беренчелеге узды. Ярышлар «Өченче яшь» XV Республика спартакиадасы кысаларында һәм «Йөзү» ГТО нормативын үтәп, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, 65 яшьтән өлкәнрәк һәм кечерәк ирләр, 60 яшьтән өлкәнрәк һәм кечерәк хатын-кызлар арасында үткәрелде. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр.🎁👍👏

#БөекҖиңүгә80ел
🥇Татарстан синхрончысы Россия чемпионатында «алтын»" алды.
Агния Тулупова техник программада сезонның иң яхшы нәтиҗәсен күрсәтте.👍👍👍
Тимершык урта мәктәбендә бөтендөнья җир көне алдыннан үткәрелгән «Эко-медиа: планета турында сөйлибез " акциясе мәктәп укучыларының әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәлеп ителүенең ачык мисалы булды. 🌞Чараның төп бурычы — укучыларның игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәлеп итү һәм планетага-җиргә карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру.
🌿«Эко-медиа» акциясе укучыларның экологик грамоталылыгын арттырып кына калмады, ә актив гражданлык позициясен формалаштыруга да ярдәм итте.
Әйдәгез бергәләп планетабызны саклыйк һәм экологик яктан чиста киләчәк булдырыйк!
💥💥💥«Созвездие-Йолдызлык 2025» эстрада сәнгатенең ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы старт алды.
⭐️⭐️⭐️Фестиваль Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. «Созвездие-Йолдызлык» ның йомгаклау туры берьюлы ике мәйданчыкта - «УНИКС» КФУ КСКда һәм «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә уза.
Тулырак...
👉Бу атнада Татарстанның биш муниципаль районында җитәкчеләр алышыначак
Бу атнада Татарстанның 5 муниципаль районында – Әтнә, Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә һәм Спас районнарында чираттан тыш утырышлар узачак. Утырышларның көн тәртибенә муниципаль берәмлек башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе кертеләчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Тулырак...
🔆 Хәерле иртә, дуслар! 25 апрель Байлар Сабасында аязучан болытлы һава, көньяк-көнчыгыштан 4-5 м/с тизлектә җил, урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр. Көндез +14...+18...˚градус, төнлә һава температурасы +12... +14...˚ градус җылы.
🌀 Халык сынамышы: 25 нче апрельдә төш вакытында болытлар куерса, ике көн тоташ яңгыр явар
🎼🎶 24 апрель көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ТР атказанган артисты Гүзәл Исмәгыйль кызы Маликова җитәкчелегендәге «Дуслык» татар халык ансамбле концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Алар төрле телләрдә җырлар башкардылар. Социаль хезмәт алучылар әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр һәм бик канәгать калдылар.👏👏👏
erid 2Vtzqx5682k
Реклама
Рекламодатель ИП Нотфуллин Р.Р. ИНН 163501343750
🕊🕊🕊«Тынычлык күгәрчене - Җиңү күгәрчене»
23 апрель көнне Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы М.С. Нәгыймова социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән «Тынычлык күгәрчене - Җиңү күгәрчене» дип исемләнгән акция үткәрде. Әлеге акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана һәм бөтен җир шары өчен тынычлыкның никадәр мөһим булуын күрсәтә. Акциянең максаты: Бөек Җиңүнең нинди бәя белән яулап алынганын онытмыйча, аны балаларга җиткерергә, тынычлык, игелеклелек һәм кешеләргә карата ихтирамның әһәмиятен аңлауны ныгыту.

#БөекҖиңүгә80ел
Казанда яшүсмерләр арасында грипп белән авыру очракларының кискен үсеше теркәлгән -мондый эпидемиологик хәл шәһәрдә 20 ел элек күзәтелгән иде.
Авыру югары температура, бизгәк тоту һәм өзлегү белән бергә бара. Табиблар яшүсмерләр гриппны аеруча авыр кичерә, диләр.
Бу мәгълүматны ТР Роспотребнадзор бүлеге раслый: яңа очракларны теркәү дәвам итә.‼️
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Саба урта мәктәбендә «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе булды. Бу чара бөтен Россия күләмендә рекордлы 35 мең мәйданчыкта һәм дөньяның 90нан артык илен колачлады.
Акциядә катнашучылар - мәктәп укучылары, укытучылары, җәмәгать эшлеклеләре һәм битараф булмаган гражданнар – 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышына һәм махсус хәрби операциягә багышланган сорауларга җавап бирделәр. Биремнәрнең 20 проценты махсус хәрби операциягә кагыла.

#БөекҖиңүгә80ел
🎶 Казан шәһәрендә узачак "Яңа дулкын" турында...
🎼 Халыкара конкурс 21-26 август көннәрендә «Казан» гаилә үзәге янында узачак. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң Илсур Метшин һәм Игорь Крутой сөйләделәр.
🎼"Без Игорь Яковлевич белән генә түгел, ә безнең зур дус командабыз белән дә бу хакта 10 ел элек хыялландык. Исегезгә төшерәм, ул вакытта Казанда „Яңа дулкын“ ны кабул итүне хуплап без 100 мең тере имза җыйдык»
- дип белдерде шәһәр мэры.
Тулырак...
☔️Татарстанда иртәгедән һава торышы начарлана -боз, көчле җил белән яшен һәм томан көтелә.
🌥🌩Мондый һава торышы көн буена сузылырга мөмкин, дип кисәтә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
💉💉💉21-27 апрель көннәрендә иммунопрофилактиканың мөһимлеге турында хәбәрдарлыкны популярлаштыру атналыгы бара
💉💉💉21 апрельдән 27 апрельгә кадәр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Иммунопрофилактиканың мөһимлеге турында хәбәрдарлык атналыгы (24 апрельдә Бөтендөнья иммунизация атналыгы хөрмәтенә) игълан итте.
Тулырак...
🕊Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Сатыш авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Саба муниципаль районы мәгәриф бүлеге җитәкчесе Шакиров И.Ф., Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. һәм Сатыш урта мәктәбенең «Юнармия" хәрәкәте активистлары Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.🌷🌷🌷

#БөекҖиңүгә80ел
🗺Җирләр ташландыкка әйләнмәсен👇
🔶Кемнеңдер авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җире бар икән, ул үз максатында файдаланырга тиеш. Әлеге өлкәдә таләпләр катгыйлана бара❗️
🔶Агымдагы атнада бу хакта Саба мәдәният йортында җир кишәрлекләре тоткан крестьян (фермер) һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары катнашында эшлекле сөйләшү булды.👇
Тулырак...