Саба таңнары
1.85K subscribers
30.4K photos
1.23K videos
35 files
2.87K links
"Саба таңнары" газетасының официаль каналы

Реклама бүлеге: 8(84362)2-35-09

saby-rt.ru

vk.com/sabatannargroup

ok.ru/sabatannar

tiktok.com/@saba_tannar

youtube.com/c/Сабатаннары1930

zen.yandex.ru/id/5b8a4fbdfd3cf000aae70650

twitter.com/sabatannar
Download Telegram
💰Татарстан түрәләренең хезмәт хакларын 1 майдан арттырачаклар. Министрларның хезмәт хакы 10% ка индексацияләнәчәк-алар 53 759 сум тәшкил итәчәк.
Шулай ук республиканың югары вазыйфаи затлары өчен акчалата бүләкләүләр дә артачак. ТР башлыгы — 3,24 оклад, Дәүләт Советы Рәисе — 3,153, администрация җитәкчесе — 2,957, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары — 2,799, ә депутат-2,449 күләмендә премия алачак.
👉Россиядә фатирны арендага бирүне күршеләр белән язмача килештерергә телиләр
Ризалыкны күрше һәм янәшәдәге фатирларда яшәүчеләрдән алырга кирәк булачак. Бу озак вакытлы һәм тәүлеклек арендага да кагыла. Бу закон проекты Дәүләт Думасына кертү этабында.✍️✍️✍️
💥💥💥21 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Мәңгелек яра» театральләштерелгән тамаша булды. Онытырга ярамый торган даталар бар, аларны истә тотарга, лаеклы билгеләп үтәргә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк. Мәдәният йорты фойесында кунаклар өчен хәрби тематикага тематик күргәзмә оештырылды
Тулырак...

#БөекҖиңүгә80ел
🔆 Хәерле иртә, дуслар! 23 апрель Сабабызда аязучан болытлы һава, төньяк-көнбатыштан 5 м/с тизлектә җил, урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көндез +24...+25...˚градус, төнлә һава температурасы +11... +15...˚ градус җылы.
🌀 Халык сынамышы: 24нче апрель көнне сулар агып бетмәсә, яз соңга кала😉
📗📙📕22 апрель көнне Саба район үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Люция Шәрәфиева һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, журналист Гөлүсә Закирова катнашында «Хәтер яши китап битләрендә, горурлыгы булып халкымның» дип исемләнгән әдәби чара узды.
Тулырак…
🚓“Тоннель” операциясе
➡️Агымдагы атна ахырында ГАИның район бүлекчәсе инс­пекторлары, полиция хезмәткәрләре белән бер­лектә, районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтә­­мәүчеләрне, исерек йөртүчеләрне ачыклау максатында, районда чираттагы “Тоннель” операциясе үткәрә. Юлларда игътибарлы булуыгыз, иминлек каешларын эләктереп, тизлек режимын саклап йөрүегез сорала.
⛹🏼‍♂️⛹🏼‍♂️⛹🏼‍♂️Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы матур уен күрсәтеп 🥇🥇🥇1 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.👍👍👍
Бу атнада һавада "елмаю"барлыкка киләчәк 🙂
25 апрель иртәсендә сирәк очрый торган астрономик вакыйга була:🌙🌖 ай урагы, якты Венера һәм тонык Сатурн күктә елмаеп торган йөзне хәтерләтерлек итеп тезеләчәк.
Бу "күк елмаюын" якынча иртәнге сәгать 4 тән 5 кә кадәр күзәтергә мөмкин булачак.
🏊‍♀️🏊2025 елның 23 апрелендә Байлар Сабасында "Саба" йөзү бассейнында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган йөзү буенча район беренчелеге узды. Ярышлар «Өченче яшь» XV Республика спартакиадасы кысаларында һәм «Йөзү» ГТО нормативын үтәп, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, 65 яшьтән өлкәнрәк һәм кечерәк ирләр, 60 яшьтән өлкәнрәк һәм кечерәк хатын-кызлар арасында үткәрелде. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр.🎁👍👏

#БөекҖиңүгә80ел
🥇Татарстан синхрончысы Россия чемпионатында «алтын»" алды.
Агния Тулупова техник программада сезонның иң яхшы нәтиҗәсен күрсәтте.👍👍👍
Тимершык урта мәктәбендә бөтендөнья җир көне алдыннан үткәрелгән «Эко-медиа: планета турында сөйлибез " акциясе мәктәп укучыларының әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәлеп ителүенең ачык мисалы булды. 🌞Чараның төп бурычы — укучыларның игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәлеп итү һәм планетага-җиргә карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру.
🌿«Эко-медиа» акциясе укучыларның экологик грамоталылыгын арттырып кына калмады, ә актив гражданлык позициясен формалаштыруга да ярдәм итте.
Әйдәгез бергәләп планетабызны саклыйк һәм экологик яктан чиста киләчәк булдырыйк!
💥💥💥«Созвездие-Йолдызлык 2025» эстрада сәнгатенең ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы старт алды.
⭐️⭐️⭐️Фестиваль Татарстанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. «Созвездие-Йолдызлык» ның йомгаклау туры берьюлы ике мәйданчыкта - «УНИКС» КФУ КСКда һәм «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә уза.
Тулырак...
👉Бу атнада Татарстанның биш муниципаль районында җитәкчеләр алышыначак
Бу атнада Татарстанның 5 муниципаль районында – Әтнә, Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә һәм Спас районнарында чираттан тыш утырышлар узачак. Утырышларның көн тәртибенә муниципаль берәмлек башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе кертеләчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Тулырак...
🔆 Хәерле иртә, дуслар! 25 апрель Байлар Сабасында аязучан болытлы һава, көньяк-көнчыгыштан 4-5 м/с тизлектә җил, урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр. Көндез +14...+18...˚градус, төнлә һава температурасы +12... +14...˚ градус җылы.
🌀 Халык сынамышы: 25 нче апрельдә төш вакытында болытлар куерса, ике көн тоташ яңгыр явар
🎼🎶 24 апрель көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ТР атказанган артисты Гүзәл Исмәгыйль кызы Маликова җитәкчелегендәге «Дуслык» татар халык ансамбле концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Алар төрле телләрдә җырлар башкардылар. Социаль хезмәт алучылар әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр һәм бик канәгать калдылар.👏👏👏
erid 2Vtzqx5682k
Реклама
Рекламодатель ИП Нотфуллин Р.Р. ИНН 163501343750