Саба таңнары
1.85K subscribers
30.4K photos
1.23K videos
35 files
2.87K links
"Саба таңнары" газетасының официаль каналы

Реклама бүлеге: 8(84362)2-35-09

saby-rt.ru

vk.com/sabatannargroup

ok.ru/sabatannar

tiktok.com/@saba_tannar

youtube.com/c/Сабатаннары1930

zen.yandex.ru/id/5b8a4fbdfd3cf000aae70650

twitter.com/sabatannar
Download Telegram
🔆 Хәерле иртә, дуслар! 23 апрель Сабабызда аяз һава, төньяк-көнбатыштан 4-5 м/с тизлектә җил. Көндез +12...+15...˚градус, төнлә һава температурасы +7... +8...˚ градус җылы.
🌀 Халык сынамышы: 23нче апрельдә кояш томан әсирлегендә булса, икмәк уңышы уңар
Саба районы җыелма командасы икенче урында! 🥈🥈🥈
18-20 апрель көннәрендә Байлар Сабасында, ир -ат командалары арасында, футзал буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды!
Безнең Саба районы җыелма командасы яхшы уен күрсәтеп, көмеш медальга ия булды.👍👍👍
Спортчыларны һәм "Яшьлек" яшьләр үзәге тренеры Хәлиуллин Фәрхәт Ханзар улын яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр һәм уңышлар телибез!👍👍👍
🔹Требуется рамщик на ленточную пилораму, заработная плата высокая. Жилье предоставляется. Телефон для связи 89393098924.
erid 2VtzqvsQ2pg
Реклама
Рекламодатель ИП Нотфуллин Р.Р. ИНН 163501343750
🔹 Хәрби хезмәттә булучылар мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшлиячәк
🔹«Мәрхәмәт - Милосердие» ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә 24 апрель көнне «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясе уздыра.
Тулырак...
🎄🌲🌳Татарстанда быел беренче тапкыр урманнарда янгын куркынычы зур булу сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. 23-27 апрельдә урыны белән IV класслы куркыныч көтелә.
Моннан тыш, республикада һава торышы начарлана: 23 апрель көннең икенче яртысында һәм төнлә яшен, җил секундына 15-20 метрга кадәр булыр дип фаразлана.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда апрель аенда температура буенча дүрт рекорд куелды инде.
Хуҗалык механизаторлары күпьеллык үләннәрне тырмалап ашлама кертүне, зәб җирләрендә дым каплау эшләрен башкардылар. Шулай ук күпьеллык үлән чәчү эшләрен башкардылар.
Тулырак...
🎬Татарстанда Рузил Минекаев һәм рэпер Хаски белән «Шүрәле " фильмын төшерәчәкләр
🎦Сценарий өлешчә урман пәрие Шүрәле турындагы риваятькә нигезләнгән. Фильмны төшерү Татарстанда һәм Мәскәү өлкәсендә узачак.
🏆🏆🏆2025 елның 19 апрелендә Тимершык урта мәктәбе базасында 2009 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында Ватанны саклаучылар елына багышланган баскетбол буенча ачык турнир узды. Турнирда Кукмара шәһәреннән "Сириус", Мамадыш шәһәреннән "3 нче урта мәктәп", Казаннан "Red Pony", Б.Сабадан "Сабантуй"ның 2 командасы катнашты.
🤾‍♀️ Уеннар киеренке һәм каты көрәштә узды. Спортчылар һәр туп өчен көрәштеләр, җитезлек һәм тизлек, чыдамлык һәм команда рухы күрсәттеләр.
Уен нәтиҗәләре буенча «Сабантуй 1" командасы җиңү яулады, икенче урында - "Red Pony" командасы, өченче урында – Мамадышның "3 нче урта мәктәбе".
Командалар грамоталар, акчалата призлар һәм кубок белән бүләкләнде.👍👍👍👏👏👏
💰Татарстан түрәләренең хезмәт хакларын 1 майдан арттырачаклар. Министрларның хезмәт хакы 10% ка индексацияләнәчәк-алар 53 759 сум тәшкил итәчәк.
Шулай ук республиканың югары вазыйфаи затлары өчен акчалата бүләкләүләр дә артачак. ТР башлыгы — 3,24 оклад, Дәүләт Советы Рәисе — 3,153, администрация җитәкчесе — 2,957, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары — 2,799, ә депутат-2,449 күләмендә премия алачак.
👉Россиядә фатирны арендага бирүне күршеләр белән язмача килештерергә телиләр
Ризалыкны күрше һәм янәшәдәге фатирларда яшәүчеләрдән алырга кирәк булачак. Бу озак вакытлы һәм тәүлеклек арендага да кагыла. Бу закон проекты Дәүләт Думасына кертү этабында.✍️✍️✍️
💥💥💥21 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Мәңгелек яра» театральләштерелгән тамаша булды. Онытырга ярамый торган даталар бар, аларны истә тотарга, лаеклы билгеләп үтәргә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк. Мәдәният йорты фойесында кунаклар өчен хәрби тематикага тематик күргәзмә оештырылды
Тулырак...

#БөекҖиңүгә80ел
🔆 Хәерле иртә, дуслар! 23 апрель Сабабызда аязучан болытлы һава, төньяк-көнбатыштан 5 м/с тизлектә җил, урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көндез +24...+25...˚градус, төнлә һава температурасы +11... +15...˚ градус җылы.
🌀 Халык сынамышы: 24нче апрель көнне сулар агып бетмәсә, яз соңга кала😉
📗📙📕22 апрель көнне Саба район үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Люция Шәрәфиева һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, журналист Гөлүсә Закирова катнашында «Хәтер яши китап битләрендә, горурлыгы булып халкымның» дип исемләнгән әдәби чара узды.
Тулырак…