Саба таңнары
1.85K subscribers
30.4K photos
1.22K videos
35 files
2.86K links
"Саба таңнары" газетасының официаль каналы

Реклама бүлеге: 8(84362)2-35-09

saby-rt.ru

vk.com/sabatannargroup

ok.ru/sabatannar

tiktok.com/@saba_tannar

youtube.com/c/Сабатаннары1930

zen.yandex.ru/id/5b8a4fbdfd3cf000aae70650

twitter.com/sabatannar
Download Telegram
ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА....
Үз хәлеңне (рухи һзм физик) яхшырту өчен дога кылып буламы? Булса, нинди дога кылырга?
💬Бөтен кешелеккә хас сыйфат бар: кеше һәрчак үзенең физик яки рухи халәтен яхшыртырга, үзгәртергә тели. Күпчелек үзенең сәламәтлеге, көндәлек халәте, тормышы, эшеннән канәгать түгел. Хезмәт хакын азсына, торган йортын зурракка алмаштырырга, белемен арттырырга тели.
💬 Ләкин Коръәни Кәримдә теләкнең генә аз булуы һәм гамәлләр кылырга кирәклеге искәртелгән. Гамәлләрнең берсе һәм иң беренчесе дога булырга тиеш.
Тулырак...
🔥Татарстанда 1 тәүлек эчендә 33 янгын һәм суда бер бәхетсезлек очрагы булган
⚡️ Узган тәүлектә, 19 апрельдә, Татарстан Дәүләт янгынга каршы хезмәте бүлекчәләре 33 янгынны теркәгән. Шуларның 21 коры үлән белән бәйле, тагын 7 — торак секторына туры килә. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
⚡️Янгын сүндерүчеләр шулай ук ялган чакырулар буенча 37 тапкыр чыкканнар һәм 7 тапкыр башка ашыгыч хезмәтләргә ярдәмгә чыкканнар. Биш очракта гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен бетерүгә җәлеп ителгән.
⚡️Моннан тыш, республиканың су объектларында бер очрак теркәлгән-нәтиҗәдә кеше һәлак булган. Фаҗига шартлары ачыклана.
ЭМИЗ - натуральный виноградный концентрат премиум класса

Природный источник молодости, красоты и здоровья. Богат витаминами, минералами и полифенолами. Рекомендуется для всех членов семьи, можно детям 1+, беременным и на ГВ. ЭМИЗ настоящее украшение любого стола, это всегда изысканный подарок, который удивит своим терпким вкусом и полезным составом.

Сейчас действует большая выгода 3 = 6, а это значит, что ЭМИЗа хватит всем.

Успейте заказать по номеру телефона 8 800 444 09 37 или на сайте emiz.ru

Здоровья вам и вашим близким!

Акция действует с 07 апреля до 31 мая 2025 года.
Территория охвата - все регионы РФ.
Предложение действует на Эмиз «Таврический» и «Премиум» объёмом 0,75.

Реклама.
ООО «ЭМИЗ».
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
📕Бүген Байлар Сабасының үзәк китапханәсендә 2025 ел - Ватанны саклаучылар елы уңаеннан "Хәтер яши китап битләрендә, горурлыгы булып халкымның!", дип аталган очрашу кичәсе булып узды. Кичәнең кунаклары: райондашыбыз, Кибәче авылы кызы Люция Шәрәфиева һәм "Энекәш" китабы авторы Гөлүсә Закирова.
Файдалы киңәшләр
Микродулкынлы мич зыянлымы?
Микродулкынлы мич күптән кулланылышка керсә дә, әле дә аның кешегә йогынтысы тиешенчә өйрәнелмәгән. Шуңа бу өлкәдә төрле уйдырмалар, ышанулар яшәп килә.
2008 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тикшеренүләрдән соң, мик-родулкыннар азыкка һәм кешенең сәламәтлегенә зыян салмый, дип белдерде. Монда бер генә искәрмә бар: кардиостимуляторлы кешенең өендә микродулкынлы мич булмаска тиеш. Кайбер саклану чараларын күрү комачауламый.
✔️ Микродулкынлы мичне кеше йөри, утыра торган урыннан ераграк урнаштырыгыз. Ризык җылытканда янында тормагыз, у Микродулкынлы мичне ризык җылыту яки эретү өчен, ягъни кыска вакытка гына кулланырга кирәк. Анда ризыкны әзерләп тә була, әмма моны эшләмәү яхшырак.
✔️ Микродулкынлы мич өчен махсус савытлар гына кулланырга кирәк. Аңа металл, металл буяулы савыт-саба кую тыела.
✔️ Микродулкыннар бактерияләрне үтерми, шуңа мичне яхшылап юып торырга кирәк.
Чиста hәм уңайлы булсын
♻️Яз табигатьнең уяну вакыты гына тугел ,чисталык hәм тәртип урнаштыру чоры да ул. Без Иске Мичән "Таң" бакчасы балалар белән бакча территориясен чүп-чардан hәм коры яфраклардан арындырдык. Уз хезмәтебезнең нәтиҗәсен күрү күңелле булды, hәркем бу эшкә уз җылысын өлешчә кертте, дип хәбәр итә "Таң" балалар бакчасы🌺🌺🌺
Сабада «Балаһөнәр» проекты уңышлы дәвам итә
🔺Бүген редакциябездә кунакта Сабабаш авылының «Кояшкай»🌞 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булып китте. Бакча мөдире Дамира Хафизова җитәкчелегендә балалар газетаның чираттагы санын әзерләү барышын күзәттеләр, редактор, журналист, корректор, верстальщик вазыйфалары белән таныштылар.
Тулырак...
🎆 20 апрель көнне Казан танк училищесында, Алдынгылар хәрәкәтенең «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының зона этабы булып узды. Биредә, өч яшь категориясендә, муниципаль этапларда җиңү яулаган иң көчле командалар җыелды.
🎆Икшермә кадет-интернат мәктәбенең «Патриот 116» командасы урта һәм өлкән яшь категорияләрендә беренче урынга лаек булдылар, алар май аенда үтәчәк әлеге бәйгенең республика этапбында көч сынашачаклар.
🎆Яшь патриотларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы этапта уңышлар телибез!👏👏👏👍
🔆 Хәерле иртә, дуслар! 23 апрель Сабабызда аяз һава, төньяк-көнбатыштан 4-5 м/с тизлектә җил. Көндез +12...+15...˚градус, төнлә һава температурасы +7... +8...˚ градус җылы.
🌀 Халык сынамышы: 23нче апрельдә кояш томан әсирлегендә булса, икмәк уңышы уңар
Саба районы җыелма командасы икенче урында! 🥈🥈🥈
18-20 апрель көннәрендә Байлар Сабасында, ир -ат командалары арасында, футзал буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды!
Безнең Саба районы җыелма командасы яхшы уен күрсәтеп, көмеш медальга ия булды.👍👍👍
Спортчыларны һәм "Яшьлек" яшьләр үзәге тренеры Хәлиуллин Фәрхәт Ханзар улын яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр һәм уңышлар телибез!👍👍👍
🔹Требуется рамщик на ленточную пилораму, заработная плата высокая. Жилье предоставляется. Телефон для связи 89393098924.
erid 2VtzqvsQ2pg
Реклама
Рекламодатель ИП Нотфуллин Р.Р. ИНН 163501343750
🔹 Хәрби хезмәттә булучылар мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшлиячәк
🔹«Мәрхәмәт - Милосердие» ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә 24 апрель көнне «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясе уздыра.
Тулырак...
🎄🌲🌳Татарстанда быел беренче тапкыр урманнарда янгын куркынычы зур булу сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. 23-27 апрельдә урыны белән IV класслы куркыныч көтелә.
Моннан тыш, республикада һава торышы начарлана: 23 апрель көннең икенче яртысында һәм төнлә яшен, җил секундына 15-20 метрга кадәр булыр дип фаразлана.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда апрель аенда температура буенча дүрт рекорд куелды инде.
Хуҗалык механизаторлары күпьеллык үләннәрне тырмалап ашлама кертүне, зәб җирләрендә дым каплау эшләрен башкардылар. Шулай ук күпьеллык үлән чәчү эшләрен башкардылар.
Тулырак...
🎬Татарстанда Рузил Минекаев һәм рэпер Хаски белән «Шүрәле " фильмын төшерәчәкләр
🎦Сценарий өлешчә урман пәрие Шүрәле турындагы риваятькә нигезләнгән. Фильмны төшерү Татарстанда һәм Мәскәү өлкәсендә узачак.