Саба таңнары
2.16K subscribers
38.1K photos
1.76K videos
35 files
3.88K links
"Саба таңнары" газетасының официаль каналы

Реклама бүлеге: 8(84362)2-35-09

saby-rt.ru

vk.com/sabatannargroup

ok.ru/sabatannar

tiktok.com/@saba_tannar

youtube.com/c/Сабатаннары1930

zen.yandex.ru/id/5b8a4fbdfd3cf000aae70650

twitter.com/sabatannar
Download Telegram
🐦 Эзмә урта мәктәбе укучылары ЭКОВЕСНА конкурсына кушылалар. Алар тырышып канатлы дусларыбызга оялар ясыйлар.

Ә кошлар нинди ояларны үз итәләр икән? Кошлар үзләренә оя сайлаганда аның матурлыгына түгел, ә куркынычсызлыгына һәм уңайлылыгына игътибар итә.

- яфраклы агач такталардан ясалган;
- стеналарының калынлыгы ким дигәндә 2 см булган;
- клей, фанера, ДВП кулланылмаган оялар кошларга күбрәк ошый.

🐦 Күпчелек кошлар үзләренең йортларын керү тишегенең зурлыгына карап сайлый. Аның диаметры:
*сыерчыклар өчен – 4.5-5 см;
*уткойрык (горихвостка) өчен – 3.5 см;
*песнәк өчен – 2.8-3.5 см.

Әгәр дә ояның тишеген артык зур ясасагыз, анда ерткыч кошлар керә алачак. Шулай ук зуррак кошлар да кереп урнашырга мөмкин.
👍3
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
♟️ Саба аграр көллиятендә легендар урманчы Нургали Миңнеханов истәлегенә тиз шахмат буенча III республика шәхси-команда турниры узды.

♟️Турнирда Татарстан Республикасының 23 районыннан 95 егет-кыз катнашты.

🏆Җиңүчеләр арасында 10 яшьлек Яшел Үзән егете Булат Гафиятуллин дә бар.

🌲Булатны якташыбыз дисәк тә була - яшь шахматчының әнисе Фирдания Гафиятуллина тумышы белән Саба районыннан.

♟️Булат нәни чагыннан ук шахмат белән шөгыльләнә, 4 яшьтә үк әнисен шахмат түгәрәгенә бирүен сорый. Әти-әнисе Булатның шахматка булган кызыксынуын хуплап ала. Тырышлыклар бушка үтми - Булат күпсанлы шахмат турнирлары жиңүчесе.

#сабарайоны #сабинскийрайон #татмедиа #байларсабасы #богатыесабы #сабы #саба
👍1
🔸Шәмәрдәннең өлкән буын вәкилләре дә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәт тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

🔸Өлкәннәр өчен "Яшьлек" яшьләр үзәге тренеры Улугбәк Вәисов скандинавия йөреше буенча тренировка үткәрде. «Хәрәкәттә - бәрәкәт» шигаре астында узган әлеге акция өлкәннәребез өчен сәламәтлек ныгыту чарасы гына түгел, ә үзара аралашу, фикер алышу, ял итү мәйданчыгына да әверелде.

Саба Таңнары - Мах’та
«Нейротатар» фестиваленең программасы белән бүлешәбез!

🤖 Фестивальдән соң син алган белемеңне шунда ук практикада кулланып карый алачаксың.

Ясалма фәһемне кулланып, татар контентын яңа дәрәҗәгә күтәр!


Кил, өйрән, эшләп кара!

📍Урыны :Татарстан ур., 2.
🕑 Вакыты: 09.04/ 14:00
🔗 Керү ирекле, теркәлү таләп ителә.

Идел МАХ’та
ВНИМАНИЕ! НАЙДЕНЫ УРОЖЕНЦЫ ИЛИ ЖИТЕЛИ САБИНСКОГО РАЙОНА - ОНИ СЧИТАЛИСЬ ПРОПАВШИМИ БЕЗ ВЕСТИ В ГОДЫ ВЕЛИКОЙ ОТЕЧЕСТВЕННОЙ ВОЙНЫ.

Среди найденных по проекту 37 погибших уроженцев или жителей Сабинского муниципального района. Список прилагается пока без указания места гибели. Все, кого интересуют подробности, могут обратиться к участникам проекта по адресу echovoyni@yandex.ru

📍АБУЗЯРОВ РАШИД, г.р. 1913, д.Елышево, моб. Сабинским РВК, 247 сд(1144 сп, 340 сд), погиб 4.03.44АЛИМОВ АГМАЛ КАМАЛОВИЧ, г.р. 1906, Сабинский р-н, мл.л-т, 15 гв.вдсп, 4 гв.вдд, погиб 22.03.44
📍БАРИЕВ ВАЛИ, г.р. 1920, Сабинский р-н, 58 сд, погиб 25.10.43
📍БЕЛОВ РАДОФИЙ АЛЕКСАНДРОВИЧ, г.р. 1924, д.Сат-Ключ, моб. Бирским РВК Башкортостана, мл.с-т, 375 сп, умер от ран 05.44
📍БЕЛОВ САФРОН ЯКОВЛЕВИЧ, г.р. 1917, Тюлячинский р-н, с.Ямбулат, моб. Сабинским РВК, 1126 сп, 334 сд, погиб 15.10.43

Тулы ИСЕМЛЕК белән САЙТЫБЫЗДА таныша аласыз
👍1👏1
2026 елның язгы чорында Байлар Сабасында бункер кую графигы 👆
👍1🔥1
🌷 Байлар Сабасында яшәүче Гөлчирә Фәләховага 94 яшь тулды.

🌷Юбилярны Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, Саба районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова котлап, изге теләкләрен юлладылар, бүләкләр тапшырдылар.

🌿 Гөлчирә Имаметдин кызы 1932нче елның 9нчы апрелендә Саба районы Түбән Өчнарат авылында туа. Туган авылында 4 класс белем ала һәм колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. 1951нче елда Шытсу авылы егете Закирҗан абый белән тормыш кора, 4 малай үстерәләр.

🌿1963нче елда Гөлчирә апа гаиләсе белән Төркмәнстанга күченәләр, шунда эшләп лаелы ялга чыга. Гөлчирә апа кайда гына хезмәт куйса да, аны туган җанлы, ярдәмчел, туры сүзле, тырыш булганы өчен яраталар, хөрмәт итәләр.

🌿1995нче елда алар кире туган якларына, Сабага әйләнеп кайталар. Кызганычка каршы, 1999 нчы елда Закирҗан абый гүр иясе була.

🌿Бүгенге көндә Гөлчирә Имаметдин кызы тыныч тормышка куанып, булганына шөкер итеп, төпчек малае Гаделҗан, килене Фирая тәрбиясендә Байлар Сабасында гомер кичерә, 5 оныгы, 6 оныкчыгы бар.
👍1🥰1
Игътибар
Игътибар
Игътибар
Битараф калмыйк, райондашлар!
👍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Редакциябездә кызу эш көне - “Саба таңнары” газетасының чираттагы саны пичтән чыгарга әзерләнә☺️

Сезнең белән, сезнең өчен🥰
👍1🔥1
🌿Агач-куаклардан кышка каплап калдырылган материалларны салдырабыз һәм яндырабыз. 🔥

🪵Корыган, сынган, зәгыйфь, авыру ботакларын кисеп алабыз, соңгыларын шулай ук яндырабыз. Юеш бакчада бик йөрергә тырышмагыз. 🚫👣

Карлыган һәм крыжовник куакларын формалаштырабыз. 🍇🌿

🌱Апрельнең икенче яртысында яңа җимеш агач-куаклары утыртабыз. Туфрак җылынгач, редис, укроп, петрушка, кишер чәчәбез. 🥕🌱

🌿Агач-куакларны көздән җиргә таба бөгеп эләктереп куйган элмәкләрдән арындырырга, куе ботакларны сирәкләргә кирәк. 🌳🔪

🌷Апрель аенда, көннәр җылы торганда, флокс, кыңгырау, хоста, астильба, хризантема кебек күпьеллык чәчәкләрне бүлеп утыртырга мөмкин. 🌸
👍1🥰1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Саба җәмигъ мәчетендә балалар өчен Коръән уку бәйгесе узды 🕌Бәйге барышында балалар үзләренең белгән сүрәләрен укыдылар 📖

Адилә Мөхәммәдиева әлеге Коръән уку бәйгесендә “Булачак Коръән хафизә” номинациясендә җиңү яулады🏆

Ул Сабаның “Оникс” белем бирү үзәгендә 7 сыйныфта белем ала 🎓Гаиләләрендә дини тәрбия алып үсә. Әнисе белән Кукмара мәдрәсәсендә дә дини гыйлемен ныгыта🤲

Бу бәйге, балаларга гына түгел, ә барлык катнашучыларга да дини белемнәрен арттыру, Коръәнне өйрәнергә бер стимул булып тора

Бәйгенең бүләкләү тантанасында призлы урын алучы балаларга бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды🎁 Һәр сөйләүче балага пакет белән тәмле күчтәнәчләр бирелде🍬

Саба Таңнары - Мах’та
❤‍🔥5👍1🥰1
Саба Индустриаль паркында урнашкан җитештерү оешмасы- ООО "АБРИ"га эшкә, программа белән идарә ителүче станок операторы чакырыла. Эшләргә өйрәтү каралган. Рәсми рәвештә эшкә урнашу. Белешмә өчен телефон: +7 9196915888
🌙 Атнаның иң нурлы, иң изге көне — Җомга мөбәрәк булсын!

Бу көн һәрберебезнең күңеленә тынычлык, тәнебезгә сәламәтлек, гаиләбезгә бәрәкәт алып килсен, амин!🤲

📍Халык сынамышы. Апрель башында күк күкрәсә, җәй коры килә.
Балалар, ата-аналар һәм педагогларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә Саба урта мәктәбе 2130 кг макулатура җыюга иреште!

Макулатура тапшырудан кергән 17 040 сум күләмендәге акча маскировка челтәрләре сатып алуга юнәлдерелде.

Бу мөһим акциягә битараф калмаган һәрбер катнашучыга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!
🌷Талантлы башкаручы, Иштуган мәдәният йортының "Тюрагай" удмурт фольклор коллективы җитәкчесе Светлана Иванова бу көннәрдә үзенең зур юбилеен билгеләп үтте. Аның бөтен тормышы диярлек мәдәнияткә һәм сәнгатькә багышланган.

🎤 9 апрель көнне Иштуган мәдәният йортында Светлана Семеновнаның зур юбилей кичәсе узды. Бәйрәм барышында юбилярга бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде, программа иҗат коллективлары һәм үзешчән сәнгать артистлары әзерләгән концерт номерлары белән баетылды.

💭 “Кичәдә татар, башкорт, удмурт, керәшен, рус фольклор коллективлары чыгыш ясады. Төрле халыкларның дәртле, матур биюләре, төрле телдәге туган ил, авыл турындагы патриотик җырлар, нәфис сүз белән үрелгән концерт тамашачының күңелен яулады”, – дип хәбәр итә чараны оештыручы Хәниф Тимербаев.

Фоторепортаж белән САЙТЫБЫЗДА таныша аласыз -
saby-rt.ru