Мөслим-информ / Муслюмово
1.11K subscribers
28K photos
1.09K videos
13 files
6.5K links
http://muslumirc.ru Татарстан Республикасы Мөслим районында булган иң актуаль яңалыклар.
Download Telegram
Өй алдында, бакчаларында “чәчәк диңгезе” үстерергә яратучыларга Рүзилә Бәйрхановадан өч киңәш:
– кибетләрдән туфракның ышанычлысын, сыналганын гына алыгыз, җитештерүчеләр аларны хәзер бик яхшы итеп әзерләргә өйрәнде;
– үз бакчагыздан алып кергән туфракны кулланасыз икән, аларны авырулардан, бөҗәкләрдән арындыру өчен “Фитоспорин”, “Фитоверм” кебек биологик препаратлар белән инструкция нигезендә эшкәртегез;
– фитолампа, мини-парник кебек заманча гаджетлардан файдана аласыз, алар үсентеләрнең тиз һәм сәламәт булып үсүенә ярдәм итә.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
❄️Хәерле иртә, райондашлар! 🔆
Ял көннәренә бай булган яңа атна һәммәбезгә күтәренке кәеф, көч һәм дәрт алып килсен. Сәламәт булыйк!

📸 Э.Шабаева фотосы
Мөслим муниципаль район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды. Альберт Хуҗин узган атна вакыйгаларына күзәтү ясап, чараларны оештырган һәм аларда катнашкан һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Агымдагы атнада узасы бәйрәм чараларына тукталып үтте.

Кышкы спартакиада нәтиҗәләре буенча - Илшат Яббаров, ЗАГС бүлеге эшчәнлеге буенча - Язилә Мәгалимова чыгыш ясады, хуҗалык тәэмин итү оешмасы эшчәнлеге белән Марат Кашапов таныштырды.

Рунар һәм Алия Ханнановлар гаиләсенә "Россия Федерациясе гражданнарын арзан һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү" Россия Федерациясе дәүләт программасы буенча сертификат тапшырылды.
#хезмәтләрен_хөрмәтләп
Күпьеллык тырыш һәм намуслы хезмәте өчен Мөслим муниципаль районы Финанс бюджет палатасының керемнәр бүлеге начальнигы Гыйльмуллина Илмира Гыйлемдар кызы Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Күренекле татар шагыйрәсе Гөлшат Зәйнәшевага, исән булса, 95 яшь тулыр иде. Шул уңайдан Мөслим үзәк китапханәсендә “Мин тормышка гашыйк” исемле кичә узды. Кичәгә өлкән яшьтәгеләр, район үзәгендәге мәктәпләрдә укучылар, авыл клублары һәм китапханә хезмәткәрләре җыелган иде.
Гыйнвар башында җыр-моңга гашыйк райондашларыбыз арасында Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язылган җырлар бәйгесе игълан ителде. Бәйгегә төркем белән яки ялгыз башкарган җырның видеоязмаларын кабул иткәннәр. Конкурска ут күршеләребез – Сарман, Актаныш, Минзәлә районнары үзешчәннәре дә бик теләп кушылган, барлыгы сиксәннән артык видеоязма тәкъдим ителгән.
“Мин тормышка гашыйк” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәне үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүдеге мөдире Эльвира Мәгалимова алып барды.
Тулырак: http://muslumirc.ru/news/madaniiat/min-tormyska-gasyik
Гашыйклар көне уңаеннан Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Мөслим гимназиясендә концерт куйдылар.

"Концертта матур, дәртле җырлар яңгырады. "МИрас" һәм "Без авыл егетләре" инструменталь-вокаль ансамбльләре тамашачыларны үз чыгышлары белән таң калдырдылар. Кичә бәйрәм дискотекасы белән дәвам итте", - дип хәбәр итәләр сәнгать мәктәбеннән.
Автомобиль белән кабат исерек хәлдә идарә иткән ир-ат хөкем ителәчәк.
Фото - ru.freepik.com
Тулырак: http://muslumirc.ru/news/keshe-m-zakon/gaeben-tanydy-1676616590
21 нче февраль – Халыкара Туган тел көнендә, 3-7 яшьлек сабыйларны «Күңелле әлифба» интерактив дәресендә катнашырга чакырабыз! Дәрес һәрвакыттагыча сәгать 10да онлайн форматта уза. Татар теле һәм әдәбияты белгече Гөлфия апа Габдуллаҗанова балаларны «И» авазын әйтергә, басма һәм язма хәрефне язарга өйрәтер һәм кызыклы уеннар аша сабыйларның сүз байлыгын арттырырга ярдәм итәр. Дәрестә катнашыр өчен сезгә нибары zoom кушымтасын йөкләп, әлеге сылтама аша узарга кирәк https://us06web.zoom.us/j/83472694478?pwd=TjJTcE1TcFpxODF0TU5LR3RnNEIydz09 Шөгыль вакытында шулай ук «СалаваТИК» төркеменең «Туган тел» җырын һәм «Күңелле әлифба» проектының икенче чыгарылышын карарга мөмкин! Әлифбаны күңелле итеп өйрәник!
17 февраль көнне җирлегебездә Бөтенроссия этнопленэр-симпозиум эшли башлады. Татарстан Рәссамнар берлеге оештырган әлеге чарада 45 рәссам катнаша. Аларның бер өлеше инде картиналарын төгәлләргә дә өлгерде.

Танылган рәссамнарның Мөслимдә иҗат иткән барлык эшләре дә районыбызда кала. Алар махсус күргәзмәдә күрсәтеләчәк.
Райондашларыбыз туган як музее фондын баетуны дәвам итә. Шагыйрь әйткәнчә, кеше китә, җыры кала.
Тулырак: https://muslumirc.ru/news/bezg-yazalar/muzeida-corlar-tarixy
Лицейда белем алучы 8а сыйныфы укучылары "Әйләнеп кайтырга вәгъдә бирәм!" исемле акциядә катнаштылар. Бу акция махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә рәхмәт әйтү максатыннан оештырыла.

Фото - Мөслим лицее архивыннан