Мәктүпләр / مكتوبلر
1.28K subscribers
557 photos
29 videos
36 files
384 links
Моны ник яздың дип кылма мәлямәт,
Ки калсын без фәкыйрьдән бер галәмәт.
Download Telegram
Милли музей җәдидчеләргә карата совет тарихы нарративларын куллана. Яңа чыккан рилстагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми, совет чорының – дингә каршы көрәш барган чорның – клишеларын кабатлый. Бу бик аяныч хәл.
Беренчедән, җәдидчеләрнең төп фишкасы — ысулы сәүтыя (авазлар буенча укырга өйрәтү) — чыннан да укырга өйрәтү процессын тизәйткән. Ләкин аңа кадәр кулланылган система (иҗекләп уку) да гел берничә елга сузыла торган булмаган. Сыйныф системасы булмау сәбәпле, һәр кеше фәннәрне үз темпы белән өйрәнгән. Кайберәүләр гел өйрәнмәгән. Җәдитләрнең сыйныф системасын кертүе контрольне көчәйткән һәм, әлбәттә, яхшырак нәтиҗәләргә китергән.

Икенчедән, җәдитчеләр дини фәннәрне дөньяви фәннәр белән алыштырмаган. Бу реформаны «вместо» сүзе белән тасвирлап булмый, ул күпкә катлаулырак процесс. Секуляризация нәтиҗәсендә дини гыйлемнәр дөньяви фәннәрдән аерыла, ләкин икесе дә җәдид мәдрәсәләрендә укытыла торган була. Өстәвенә, кайбер дини фәннәрне укыту моңарчы традицион булмаган ысуллар белән бара — дини текстларны (мәтеннәр) өйрәнү әкренләп Коръән ва хәдисләрне анализлауга алмашына. Моннан тыш, җәдидчеләргә кадәр дә «дөньяви фәннәр»нең темалары «дини фәннәр» белән беррәттән өйрәнелә торган булган. Ләкин башка система буенча – укучылар остазларны табып, алардан төрле гыйлемнәр алган. Ул система(лар)ның да үз тәртибе булган.

Өченчедән, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тулысынча «җәдид» дип атап буламы икән? «Мөхәммәдия»дә студентлар забастовкалары нәкъ мәдрәсәнең реформага таба тиз атламаганы аркасында чыга. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен суфый Галимҗан Баруди җитәкли. Ә менә Уфадагы «Галия» мәдрәсәсен, мөгаен, җәдиди дип атап буладыр — аны тәмамлаучыларның күбесе «дөньяви» эшләргә урнаша торган булган, бик аз өлеше генә имамлыкка юл тоткан.

Дүртенчедән, реформаторлар белән «кадимист»ларны каршы кую — модерн чорының конструкты. А. Франк әйтүенчә, «ясалма кризис». Чынлыкта реформаторлар үзләре «кадими» ысуллар буенча белем алган, һәм шул ук «кадими» китапларны мәдрәсәләрдә укыта торган булган — бәлкем, сыйныф системасы белән, парта һәм такта белән, ләкин эчтәлеге буенча ул нәкъ менә «традиционное исламское образование» булган. «Җәдитчеләр» мәдрәсәләре башка нәрсәләр өчен тәнкыйтькә дучар булган. Бу — күбесенчә эчке динамика. Ләкин чорның төп үзенчәлеге – прогресс турында бәхәсләр башлануы. Прогресс (тәрәккый) төшенчәсен кулланганнарны, ягъни модерн дискурсында сөйләшүчеләрне җәдидче дип атап буладыр, башкаларын — юк. Прогресс төшенчәсе универсаль түгел, ул кайберәүләр өчен бар, кайберәүләр өчен юк. Шуңа «кадимчеләр» белән җәдитчеләр еш кына бер-берсен аңламаган һәм бер-берсенең фикерләрен үзләренчә шәрехләгән. Ул гел каршы торуга гына кайтып калмаган.

Җәдитчеләр «милли үзаң өчен көрәшкән» дип әйтү эссенциалистик хатага илтергә мөмкин. Җәдитчеләр «милли үзаңны тудырган» дию дөресрәк булыр, бәлкем. «Милләт»не европача күрү алардан башлана. Партикуляр милли мәдәният тә — аларның фикер йөртү нәтиҗәсе. Дөрес, басым көчле булган, ләкин ул басым «милләтләргә каршы торудан» килмәгән, ә дәүләт органнарының мифик «панисламизм» белән көрәшүеннән чыккан (разведывательная империя?). Чөнки җәдитчеләр, милләт турында язганда, аны «мөселман дөньясы»ның бер ячейкасы итеп күргәннәр. Moreover, «мөселман дөньясы» концепты үзе дә востоковедлар һәм «реформаторлар» аралашуы нәтиҗәсендә XIX гасырда дөньяга килә.

Һәм соңгысы — революциядән соң җәдитчеләр фикере юкка чыкмый. Репрессияләр көчле булса да, хәтта 1960–70 нче елларда да җәдиди мәдрәсәләрне тәмамлаган шәкертләр иҗат итүләрен дәвам иттерә, шул исәптән дини темаларга әсәрләр язып, атеистик пропагандага җавап әзерли. 1990 нчы елларда да җәдитчелек постсовет дәүләтләрендә идеология дәрәҗәсенә үк күтәрелә.
Forwarded from Фонд «НИЯТ»
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
❤️Фонд «Ният» призывает не забывать о тех, кто находится рядом.

Поддержать проект: нажмите сюда
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
💬 Лекция: "Мирсаид Султан-Галиев: придуманный герой"

16 июня в 18:00 в Доме татарской книги состоится лекция об известном политическом и государственном деятеле Мирсаиде Султан-Галиеве.


Личность Мирсаида Султан-Галиева можно назвать по-настоящему масштабной и имеющей большое значение в истории татарского народа. Он один из основоположников Татарской республики, политик, публицист, «отец революции в третьем мире», основатель и руководитель Российской мусульманской коммунистической партии, и просто учитель. Мирсаид Султан-Галиев был обвинен в «национал-уклонизме», стал одной из первых жертв сталинских репрессий и в последствии был расстрелян. Вокруг него собрано множество различных легенд, а сама его персона после 90-х была мифологизирована.

На лекции мы поговорим не о мифологизированной личности, а о живом человеке, трагической фигуре своего времени — слова и действия которой приводили к рождению новых идей и надежд, к роковым последствиям и жертвам.

📌 Лекцию прочитает востоковед и писатель Ренат Беккин

16 июня
18:00
Билеты —
150-300 рублей

📍Дом татарской книги, ул. Островского 15
〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️〰️
💬 Лекция: «Мирсәет Солтангалиев: уйлап чыгарылган герой»

16 июнь көнне 18:00 сәгатьтә Татар китабы йортында атаклы сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиев турында лекция узачак.


Мирсәет Солтангалиев — татар халкы тарихында зур роль уйнаган киң масштаблы шәхес. Ул яңа татар дәүләтчелегенә нигез салучыларның берсе, сәясәтче, публицист, «өченче дөньяда инкыйлабның атасы», Россия мөселман коммунистлар партиясенең нигез салучысы һәм җитәкчесе, һәм гап-гади укытучы да. Мирсәет Солтангалиев «милләтчелеккә авышуда» гаепләнә, Сталин репрессияләренең беренче корбаннарының берсе була һәм соңыннан атып үтерелә. Аның тирәсендә күп төрле легендалар барлыкка килә, ә 90нчы еллардан соң шәхесе мифлаштырыла.

Лекциядә без мифларга бай образ турында түгел, ә үз вакытында яшәгән, үз сүзе һәм гамәлләре белән яңа фикерләр, өметләр тудырган, фаҗигале нәтиҗәләргә һәм корбаннарга китергән тере кеше турында сөйләшәчәкбез.

📌 Лекцияне галим, язучы Ренат Беккин укый.

16 июнь
18:00
Билетлар —
150-300 сум

📍Татар китабы йорты, Островский ур., 15
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Д. Гараев запустил подкаст «Тексты и подтексты», в котором уже вышли три выпуска. Кстати, вот его канал:

🔸 https://t.me/postwostok

А вот первые выпуски подкаста (они не очень длинные, то бишь сдвг-френдли):

О важности социо-гуманитарных наук
На мой взгляд, очень актуальная тема на фоне набирающего обороты антиинтеллектуализма (в мусульманских телеграм-каналах звучащего в известной формулировке «занимайтесь ремонтом») и более упрощенных представлений о гуманитарном знании как о декоративной части «настоящих», то бишь точных и естественных наук.

Историческая память
«Какой бывает ностальгия? Почему в одном обществе одни события становятся “героическими”, а другие — замалчиваются? Что такое места памяти и чем коллективная память отличается от культурной?» it's so academic and so cool

О книге Д. Росс «Tatar Empire»
О книге я тоже писал, совсем чуть-чуть. Мне почему-то казалось, что я делал отдельный пост с фото обложки книги, но, видимо, это идея была отложена до лучших времен и благополучно забыта. А Данис абый вот сделал очень интересный обзор.
Иске татар теле бик күпләр өчен һаман да серле дөнья булып кала.

Әгәр дә сезгә иске татар теле, яисә хәзерге татар теленнән тәрҗемәләр кирәк булса,

👉🏻 Дустым @ayzatminhaci'га мөрәҗәгать итегез.

Һәртөрле биремнәр, өй эшләре белән кыенлыклар туса, Айзат ярдәм итәргә әзер (түләүле). Тәрҗемәләрне дә камил рәвештә башкара.
ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕЛӘРЕНЕҢ КАБЕРЛӘРЕН ЗИЯРӘТ КЫЛУ

📌ТЕРКӘЛҮ

Чара татар мәгърифәтчеләре каберләрен зиярәт итүдән, аларның тарихи һәм рухи мирасы белән танышудан гыйбарәт булыр.
Үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап табарга, XIX-XX гасырлар чигендә мәгърифәтчелек хәрәкәте вәкилләре тарихларын якыннан өйрәнергә зур мөмкинлек килеп чыгар!

Дресс-код: Зиратка бару сәбәпле, киемнәрегезнең җыйнак булуын сорыйбыз
Кайчан: 19 июнь 18:30
Очрашу урыны: Пригородная ур. 1
Алып баручы:
Тимерхан Шәйхетдинов

📌ТЕРКӘЛҮ
Напоминаем, что уже завтра, в 15:00, состоится консультация для абитуриентов с академическим руководителем нашей программы — Ольгой Юрьевной Бессмертной! Это отличная возможность познакомиться лично и задать любые вопросы, касающиеся поступления и самой учебы.

Ждём Вас!

Ссылка для подключения
В разгар поступлений мы продолжаем знакомить подписчиков канала с выпускниками программы!

Дени Абдулкаримов — выпускник прошлого года.