Мәктүпләр / مكتوبلر
1.28K subscribers
557 photos
29 videos
36 files
384 links
Моны ник яздың дип кылма мәлямәт,
Ки калсын без фәкыйрьдән бер галәмәт.
Download Telegram
WB'да турыдан-туры сату тукталып торганда (нөсхәләрне җиткерүгә бәйле), китапны кибетләрдән сатып алырга була:

— «МАНАРА» кибете
Адрес: Казан, Тукай ур., 23
Эш вакыты: 9:00–19:00 (дүш–җом); 9:00–18:00 (шим–якш)

— «АЛТЫН АЙ» кибете
Адрес: Казан, Париж коммунасы ур., 19
Эш вакыты: 9:00–19:00 (дүш–җом*); 10:00–18:00 (шим–якш)
* җомга 12:00–12:40 тәнәфес

MUSLIMBOX кибете
Адрес: Яңа Шигали ав., Совет ур., 31б
Сылтама: t.me/muslimboxkzn/1421
Элемтә: @leilyashh

Мәгълүматны яңартып торырга тырышсак та, кибеттә күпме нөсхә калганын тикшерә алмыйбыз. Моны белер өчен, сатучылар белән элемтәгә керергә киңәш итәбез.:
Forwarded from Dr. Bormotucher
Немножко "мирасизма" пост.

[Почти] иске имла там и тогда, где и когда ее не ожидаешь. Оказывается, в 1973 г. вокально-инструментальный ансамбль (ВИА) "Идель", помимо кириллической надписи своего названия, использовал надписи на латинице и арабице. И пусть арабица здесь выполняет роль экзотической виньетки - ее использование в общественном пространстве в разгар политики манкуртизации симптоматично. За тысячу лет арабица стала неотъемлемой частью татарского культурного кода.

https://t.me/bakchalar/2141
Schluessel Eric. An Introduction to Chaghatay - A Graded Textbook for Reading Central Asian Sources

Бу, шулай ук файдалы, чагатайчага гамәли осулы буенча төзелгән дәрәҗәле уку китабы

💳 - иганәче булып ярдәм итү
💻 - платформабыз
📣 - каналыбыз
Schluessel_Eric_An_Introduction_to_Chaghatay_A_Graded_Textbook_for.pdf
19.3 MB
Schluessel Eric. An Introduction to Chaghatay - A Graded Textbook for Reading Central Asian Sources

Эчтәлеге:
1 Basic Word Order and Copular Sentences
2 Existence
3 Plural, Palatal Harmony, and Case Endings
4 People and Questions
5 The Present-Future Tense
6 Possessive Pronouns and the Simple Past
7 A Legal Document
8 A Newspaper Story from Kashgar
9 Qasim Beg, “Events in Ghulja”
10 Craft Manual of the Blacksmiths
11 Babur’s Description of Ferghana
12 Abu ‘l-Ghazi’s Shajara-i Turk
13 Nawāʾī’s Seven Sleepers
14 The Tadhkira of Jalāl ud-Dī n Katakī , Part One
15 The Tadhkira of Jalāl ud-Dī n Katakī , Part Two
16 The Stories of the Prophets
Appendix A: Numbers
Appendix B: Common Units of Measurement
Key to Exercises
Chaghatay-English Glossary
Index of Grammar and Suffixes
About the Author

💳 - иганәче булып ярдәм итү
💻 - платформабыз
📣 - каналыбыз
Уже завтра состоится наш форум! Делимся его программой и приглашаем желающих подключиться к завтрашней онлайн трансляции.

Нам удалось собрать вместе действительно интересных спикеров, изучающих актуальные для ислама темы.

📅23 декабря, 10.00-16.30
Наш форум подошел к концу — благодарим каждого спикера за отличные выступления. Удалось охватить очень широкий набор тем: от исламизации Западного Кавказа до концепции "татарского" ислама в интернете.

Цель форума — предоставить площадку для трансляции исламских исследований со стороны молодых активных мусульман полностью удалось реализовать.

Мы очень рады, что спикеры смогли познакомиться друг с другом, завести новые связи и обсудить дальнейшую совместную работу.

Модераторами дискуссии выступили: Асфар Шаов, Данияр Мухаметов, Рашид Исхаков и Йосыф Шангараев. Благодарим модераторов за их экспертную оценку и вопросы по докладам.

Отдельно хотим поблагодарить МРОМ "Инициатива" за предоставленную площадку, издательство "Даруль-Фикр" и ИА "IslamNews"за подаренные участникам форума книги.

Часть видео мы постепенно выложим на нашем ютуб-канале, текстовые материалы появятся в телеграме.
Forwarded from Rishat Dunaev
Ассаламу алейкум уа рахматуллахи уа баракатуху, братья и сестры.

Альхамдулиллях, каждый из нас ежедневно по своей возможности участвует в выкупе МРОМ «Инициатива». Всем джазакумуллаху хайран!

Посоветовавшись с уважаемыми хазратами, мы решили запустить акцию «Дом в Раю». Хотим, чтобы участвовали как можно больше мусульман со всей России.

Суть акции состоит в квотной системе, а именно 5000 рублей с каждого мусульманина. На данный момент осталось собрать примерно 17,5 миллионов рублей. По акции одна квота равна 5000 рублям. При желании можно закрыть 2, 5, 10 квот, ограничений нет.

Наша задача — максимально распространить информацию об этой акции и соответственно закрыть сбор уже в ближайшее время. В этой акции могут участвовать еще больше мусульман и неравнодушных людей.

Акция в цифрах
3500 человек по 5000 рублей — и сбор будет закрыт ин шаа Аллах. К общему сведению, только в Москве насчитывается 4 миллиона мусульман. Я верю, что, объединившись, мы сможем быстро закрыть этот сбор ин шаа Аллах!

Большая просьба — распространить сообщения, объявления и картинки об акции по группам, каналам и переслать знакомым.

Данный проект немного затянулся. Но, видимо, Всевышний так хочет. Нам важно сейчас быстрее закрыть этот проект и двигаться дальше — запускать новые проекты и направлять нашу энергию в них.

Поэтому — гааааз🚀🚀🚀

Акционная ссылка здесь - Mroms.ru/promo

Прошу поддержать
максимально!
Әгәр дә ел сүзен сайларга кирәк булса, нинди сүзне сайлар идем икән?

«Мәктүпләр» каналында 2024 нче милади елның сүзе –

МИКРОТАРИХ булсын.

Микротарих хакимият билгеләгән шартларда кешенең үз-үзен тотышын аңларга, аңлатырга тырыша. Микротарих кешене сайлау ясарга сәләтле, тарихта үзенең йогынтысын сизгән актор буларак күрә. Әлеге юнәлеш башка интеллектуаль традициягә – кешене «халык массасы», зур төркемнәрнең (милләт/өммәт/дәүләт) бер көчсез бөртеге, аларның пассив объекты буларак билгеләүгә каршы тора.

Микротарих – ул метод та, оптика да. Бер кешенең тормышы, хәтта берәр кечкенә генә вакыйга – казус – аша кеше яшәгән җәмгыять турында бик күпне ачыклап була.

Әлбәттә, мондый оптикада олы, күләмле, гомумиләштерүчән нарративларга таянып булмый, шуңа тарих челпәрәмә килеп меңләгән кыйпылчыкларга таркала. Милләт, өммәт, дәүләт тарихы бүтән бербөтен хикәяне тәшкил итми, алар арасындагы киеренкелек (бәлкем кемгәдер «кисешүләр» сүзе күбрәк ошар) яңа, продуктив тарихи күзаллауларны булдыра. Ул күзаллауларда гади кеше мөстәкыйль карарлар кабул итә ала торган акторга әйләнә. Андый акторның максатларын зур нарративлар аша гына, «милләт өчен», «дин өчен», «ватан өчен» дип кенә аңлатып булмый.

Һәрберебез төрле контекстларда яши, безне берләштерерлек әйберләр күп тә, күп тә түгел сыман. Ничек кенә булса да, киләсе елда үзебезнең тетрәндерерлек вакыйгаларның мәхбүсе түгеллегебезне, ихтыяр көче сахибе булуыбызны тагын да яхшырак аңларга тырышыйк.

#academia@mektupler
Бүгенге көндә Россия мөселманнары тарихы (шул исәптән татар тарихы да) галимнәр арасында зур, бик кызыклы бәхәсләр уята – бигрәк тә чит ил академиясендә. Ни кызганыч, ул бәхәсләр бездә гомумән яктыртылмый диярлек. Бездә хәтта гуманитар өлкәдә белем алучылар да бу бәхәсләр турында белми кала – димәк, фикер алышуда катнашмый булып чыга. Ә ул фикер алышулар, баксаң, чыннан да бик четерекле, “болгармы без, татармы?”, “татар бетәме, юкмы?” темалары белән генә чикләнми. (Әлбәттә, безнең арабызда да свежий фикерләрен җиткерә белгән галимнәр бар – тик аларны я тыңламыйлар, я аңламыйлар, я дөрес аңламыйлар).

Дини оешмаларыбыз да, күпме генә тырышсалар да, халыкара дәрәҗәдә танылырлык Россия мөселманнары тарихы буенча тикшеренүләр үткәрә алмый. Энҗе бөртеге булып торган берничә искәрмәне исәпкә алмаганда, күпчелек хезмәтләр 80 нче еллардагы совет нарративларын кабатлап тора, иң яхшы очракта позитивист (позитив түгел) “ачышларга” бай була, ә иң начар калыпларда милләткә мәдхия килеп чыга. Кыскасы, халыкара фәнгә якынаеп булмый һаман.

Әлеге проблеманың чишелеше бар. 2020 нче елдан бирле НИУ ВШЭда “Мусульманские миры в России (история и культура)” магистратурасы эшләп килә. Программада Россия мөселманнары тарихына кагылышлы җитди дискуссияләр яктыртыла. Безнең (каналыбыз әбүнәчеләре) өчен, бу ата-бабалырыбыз яшәгән дәверләрне яңача, заманча, тарих фәненең барлык яңа шаукымнарына, методларына, сорауларына килештереп, төпләп өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек.

3 нче февральдән башлап, 2025/2026 нче уку елында программага керүнең ике юлы ачыла: 

1) “Раннее приглашение” бәйгесе. Әгәр дә сез бакалавриатны бетергән булсагыз, яисә бакалавриатның соңгы курсында укысагыз, сез дүшәмбедән башлап кирәкле документларны җыеп, программага заявка җибәрә аласыз. Бәйгене уңышлы узсагыз, сезгә инде яз көне үк программага кабул итү хаты киләчәк.

2) “Твой проект” бәйгесе. 18 нче февральгә кадәр гариза биреп, сез әлеге бәйгедә катнашкан мәлдә программада нинди темалар күтәрелгәнен, нинди эзләнү сораулары куелганын белә алырсыз. Ә җиңсәгез, сез шулай ук программага кабул ителү хатына ия булачаксыз.

Кызыксыну булса, шушы ике чарада катнашырга чакырам! Әгәр дә барып чыкмаса, җәй көне документларны кабат, төп кабул итү кампаниясе чорында биреп булачак!

Телеграм-канал: @muslimworlds_hse