Forwarded from Пространство Политика | Казань
Напоминаем, что уже в это воскресенье пройдут дебаты по теме: «Деколонизация памяти: нужно ли пересматривать российскую историю с точки зрения народов?»
История России в школьной программе и официальном дискурсе отражает позицию победителей. Слово «колонизация» по отношению к коренным народам почти не используется ни в учебниках истории, ни на телевидении. Звучит критика «европоцентричности», но рефлексия над «москвоцентричностью» табуирована почти везде.
В интернете дискуссия выглядит чуть живее: блогеры-представители коренных народов России критикуют подходы к преподаванию истории, которые воспроизводят мифы об отношениях «титульной нации» и других народов. Что это за мифы? И какой может быть альтернатива?
Спикеры:
Тансулпан Буракаева — кинорежиссерка, художница, активистка
Ильнар Гарифуллин — кандидат исторических наук, член Совета ВФТМ
Александр Овчинников — кандидат исторических наук
Сергей Абашин — доктор исторических наук, антрополог
📆 Когда: 22 сентября, 17:00
📍 Где: ул. Дзержинского, 11/2
Регистрация по ссылке: https://pro-politika.timepad.ru/event/3033812/

Forwarded from Андэр хат
Ура, новый выпуск подкаста!
8. Подкаст с историком Альфридом Бустановым: говорим об исламской культуре, татарское барокко и куда мы все катимся.
Mave
Apple Podcasts
А ещё в Mave вышла обнова и теперь можно слушать подкаст прямо в Телеграме через бота Mave!
В выпуске:
— Национальные и мировые культуры
— "Общая" исламская культура: узнаваемые клише и единый "Канон"
— Локальность объемлет всё
— "Исламское искусство колониальный термин"
— Сложно говорить об искусстве, когда ты физически не в нём
— Об интуиции и получение особого типа культурного знания
— О бессмысленности "колониальных классификаций"
— Ругают за постоянное деление на Запад и Восток
— Да, мы такие и что вы нам сделаете?
— О "татарском барокко"
Приятного прослушивания!
Оставляйте комментарии — мне очень интересна обратная связь :)
#подкаст

Telegram
mave.stream
Полноценный подкаст-стриминг прямо в Telegram 🎙️
mave.stream — всё, что хочется слушать и смотреть. 27 000+ подкастов и 1,2 млн аудио и видеовыпусков с персональными рекомендациями.

Востоковедларны бүген кем генә сүкми. Академиклар да, «рухани»лар да, ориентализм төшенчәсе белән азмы күпме таныш шәкертләр дә үзләрендә башка очракларда бик сирәк табыла торган дәрт белән явыз востоковедларны бөтен бәлаләрдә гаепли. Өлешчә, алар чыннан да хаклы. Шулай да шушы бәддогалар нәтиҗәсендә востоковедениегә йөкләнгән кайбер үтә мөһим вазифалар бик тиз генә сызып ташлана.
Димәк, сорау – востоковедение бүген кирәкме?
Узган гасырда бу сорау гуманитар өлкәнең төп проблемаларның берсе булган. Востоковедлар очрашкан саен «Безнең фән фәнме?» дигән сорау куя торган булган (шул исәптән 1960 нчы елда Мәскәүдә узган Халыкара востоковедлар когрессында да). Бүген дә бу сорауга җавап юк.
Россия академиясе востоковедениенең фәннилеген исбатлар өчен, «Концепции современного востоковедение» җыентыгын чыгара. Андагы төп фикер – востоковедение, янәсе, «традиционализм – фундамент общества» булган җәмгыятьләрне өйрәнә икән, шуңа күрә дә аны аерым, төрле фәннәрне берләштерә торган өлкә дип атарга була икән. Сафсата. Ялган. Мантыйк хатасы. «Шәрык» бик төрле – аның традицияләре көчле булган урыннары да, традиционализмга кискен каршы булган җирләре дә бар. Иранга күз салыйк. Иран бик традицион ил дип күренергә мөмкин. Шулай да илнең атамасында ук «традицион» булмаган элемент бар – Иран Ислам Республикасы. Иранның сәяси системасында да бернинди «традицион» элемент юк диярлек. Гомумән, традиция – ул бүген ясала торган нәрсә.
Востоковедение кирәклеген башка өлкәдә эзләргә кирәк. Востоковедение, башыннан бирле, гаҗәеп бер хыялга омтылып, мәңге ирешелмәс (ә бәлкем ирешелер?) максат белән гомер кичерә: ул да булса безгә охшамаган җәмгыятьләрне, үзебезнекеләрдән аерылып торган фикерләрне, телләрне, яшәү рәвешләрен аңлау.
Менә сез сәяхәт итәсез ди. Өегездән ерагайган саен сезгә сәер тоелган гадәтләр, күренешләр арта бара. Сезнең зур кызыксыну барлыкка килә, сезнең чит ил/шәһәр кешеләре белән элемтә кору теләге уяна. Элемтә корыр өчен, сез бер телдә сөйләшергә тиешсез. Ә менә элемтәнең максатлары төрле була ала. Кызганыч, востоковедение тарихында көчләп үз мәдәниятеңне тагу, аның өстенлеген алга сөрү максатлары күбрәк булып чыккан.
(Кешелекне икегә бүлеп, «үсеп җитмәгән пычрак варварлар» белән «югары мәдәниятле укымышлы халыклар»ны аера торган кешеләр белән аралашу миңа бик авыр бирелә. Алар академиклар да, шәкертләр дә, востоковедлар, руханилар да була ала.)
Шулай да востоковедениенең нигезендә яткан төп принципны – элемтә коруны – начар дип әйтеп булмый. Үзебезгә охшаш булмаган кешеләрне аңларга тырышу хакы юкмыни бездә? Аларны аңлый алмасак, кешелек сугышларга батачак түгелме соң? Дөрес, без «Восток» кебек зур гомумиләштерүләрдән ерак торырга тиешбез. Шулай да бу «һәр җәмгыять үзен үзе генә өйрәнсен» дигән сүз түгел әле. Урман эчендә калып, без аның никадәр зур, куе икәнен күрә дә, аңлый да алмыйбыз. Тышкы карашсыз бернәрсәне дә өйрәнеп булмый. Ул «тышкы караш»ка ирешер өчен, без, беренче чиратта, тәнкыйди фикерне үстерергә тиешбез. Безгә бик тә таныш, табигый булып тоелган әйберләргә күп-күп сораулар бирү лязем. Һәм, әлбәттә, востоковедлар кебек өйрәнү объектына чумып (объектлаштыруда гаепләмәгез), эчтән дә, шул ук вакытта аннан читләшеп, тыштан да карап карарга кирәк.
Димәк, бер экстремум ноктасы – «востоковедение “артта калганнарга” ярдәм итә» карашы, икенче бер радикаль фикер – «востоковедение булмасын, аның урынына һәр халык үзе турында гына, үз телендә генә сөйләсен, үз сәнгатьләре белән генә шөгыльләнсен». Бу ике очракта да без бер казанда гына кайнап, уртак тел таба алмыйча очы-кырые күренмәгән тартыш-талашларга дучар булачакбыз.

Хәерле кичләр, дуслар 🙌
Бүген бер файдалы сылтама белән бүлешәсем килә - татар теле лөгате (лексиконы) турында телеграм канал.
Сүз байлыгыгызны киңәйтергә теләсәгез - язылыгыз:
https://t.me/tatarskiyslovar

Татарский словарь | СҮЗЛЕК
Канал о лексиконе татарского языка
🔶Татар теле белән кызыксынган кешеләр өчен канал
🔶Төрле өлкәләрдән сүзләргә тәрҗемәләр
🔶Сүз байлыгыңны киңәйтергә телисең икән, языл!
Реклама: @aicecek
🍩: @donat_tatsuzlek_bot
2 канал: t.me/+yYoJWdWHlHozNzcy

Милли интеллигенциядән һаман да «схоластик муллалар» дигән сүзтезмәне ишетергә туры килә. Кемнәр соң алар? Шушы, һичшиксез, пейоратив төшенчәдән баш тартып, Дж. Пикетт ул муллаларны Polymaths of Islam дип атый. Алар бик күп төрле гыйлем ияләре булган – һәм ул гыйлемнәр без күнеккәнчә «дини» белән «дөньяви»га бүленмәгән. XIX–ХХ гасыр башында ислам дөньясында иң зур гыйлем мәркәзләре булып хәлифәлек пайтәхете Истанбул һәм... Бохара-и Шәриф саналган (кайбер хисаплар буенча Бохарада мәдрәсәләр саны Истанбулга караганда да күбрәк булган).
Яңадан-яңа традицияләр ясалып торуы белән миллилекнең чагыштырмача яңа концепт булуында һичбер шөбһә юк. Без мәңге, яисә «традицион» дип уйлаган бик күп нәрсәләр күптән түгел генә – соңгы ике йөз елда гына – шундыйга әверелә. Бүген күп кенә фән тармаклары «секуляр» мәдәниятне диннән аерып күрсәтә. Нәтиҗәдә фарсы/төрки шигъриятен «сәнгать» өлкәсенә кертеп, аңа «схоластик дин»не тәшкил иткән гарәп текстларының өстәмәсенә кебек карыйлар. Тик ул чордагы галимнәр өчен андый каршылык гомумән булмаган. Безнең ул өлкәләрне аерырга тырышу, Бохара мәдрәсәләрендә схоластиканы гына күрү модернистик фикер йөртүгә бәйле. Фикерләребезгә юнәлеш биреп торган шушы модерн категорияләреннән китеп буламы?
Әгәр фарсы (Persianate) мәдәнияте «Иранның милли мәдәнияте»нә тәңгәл килмәсә, нәрсә була соң ул? Ни өчен һәрбер укымышлы кешегә гарәп, фарсы, төрки телләрне белү мөһим булып торган? Бу сорауларга җавап бирер өчен, «бик яхшы мәгълүм» әйберләргә без берни дә белмәгәндәй карарга тиешбез.
Persianate (фарсы) даирәсе – нинди дә булса этнос, милләт, хәтта бер телгә дә тоташып калмый. Ул Иран императорлыгының калдыгы да, «уйдырма җәмгыять» (imagined community) тә булмаган. Фарсыча һәм төркичә язылган хезмәтләрдә ислам, гарәп текстларындагы кебек үк, бик әһәмиятле урынны биләп торган. Моны хатасыз тасвирлар өчен, Бохарада яшәгән галимнәрнең телендә, аларның төшенчәләрен кабул итеп сөйләшергә кирәк. Шулай итеп, Бохара тарихын татар/үзбәк/таҗик/гарәп/фарсының дини мирасына кертеп карар урынга, безгә белем җитештерүнең үзенчәлекләрен өйрәнергә кирәк. Бәлкем, бу китапны укыганнан соң «схоластик муллалар» дип азрак сөйләрбез.
#academia@mektupler

Күп кенә белем күргән, дөнья гизгән, телләр өйрәнгән танышларым кайчак расист яисә милләтчел фикер йөртүләре белән гаҗәпләндерә. Ә аларның шушы расачыл карашларына төртеп күрсәткәндә, үзләренең ямьсез мөнәсәбәтен “культура аермалыклары”на сылтап акларга тырышалар. Ни өчен культура төшенчәсе белән таныш булган кеше үзен шуның кадәр культурасыз тота соң?
Нигә бездә мәдәни аермалыклар белән төрле нәрсәләрне аңлатырга тырышылар, шуның аркасында мигрант, мөселман һәм башка милли һәм дини азчылыкларны сүгәләр? Гомумән, ни сәбәпле бездә “культура” шундый уңайлы расачыл төшенчәгә әверелгән?
Бер аңлатма Саидның ориентализм тәнкыйденең Россиядә кабул ителмәвенә бәйле. Ни кызык, аны элеккеге “рәсми” галимнәр дә, совет фәнни тормышының рәсми булмаган, аңа каршы торган “идән асты” галимнәре дә ишетми, күрми. С. Серебряный моны “марксизмнан прививка” дип аңлата – ягъни боларның күпчелеге ахыр чиктә марксизм-ленинизмнан туеп, ваз кичеп, һәртөрле сәяси йогынты күргән фәнни хезмәтләрдән баш тартырга карар биргән икән. Ә ориентализм тәнкыйде – сәясәткә битараф калмаган, марксизм йогынтысын күргән юнәлеш.
Икенчедән, “культура” төшенчәсе XIX–XX гасыр уртасына кадәр “цивилизация” мәгънәсендә кулланыла. Ягъни культура – ул шундый йомык бер организм. Янәсе, аның эчендә кешеләр үзләрен билгеләнгән шаблоннар буенча тотарга тиеш. Әлбәттә, ул организмнар кайчак бер-берсе белән аралаша, ләкин шуңа да карамастан алар һәрчак бербөтен кала. Кеше бер җәмгыятьтә туып үскән икән, димәк аңа билгеле, үзгәрми торган, һәрчак шундый булып калган сыйфатлар хас була, имеш. Бу — культураның искергән мәгънәсе. Кайчандыр аны антрополог, культуролог, тарихчы, сәясәтчеләр бик актив кулланган (бездә һаман да куллана), ләкин гуманитар фәндә бу күзаллаулар инде искергән дип санала. Гуманитаристикадагы “тарихи борылыш” нәтиҗәсендә галимнәр культураның үзгәрүчән, төрле “культураларның” чикләрен билгеләү мөмкин булмаганын исбатлый, культура төшенчәсе белән төрле-төрле үзгәрүчән локаль практикаларны тасвирлый, культурага “килеп чыгыш” ягыннан түгел, ә процесска, конструктка буларак якын килә.
Ләкин бездә түгел. Бездә культура тигезсезлекне аклый торган бер корал тәшкил итә. Милли, конфессиональ аермалыкларны үз-үзләре эчендә йомып, динамиканы күрмәмешкә салышалар. Моны “төшенчәне хәтерләү” үзенчәлеге дип атарга була. Җәмгыятебез культура төшенчәсен шундый примордиаль халәттә хәтерли. Нишлисең инде менә...
Тулырак: О. Бессмертная. Почему примордиальная российская культура? Один из аспектов “памяти понятия”

www.academia.edu
Почему примордиальна российская культура? Один из аспектов "памяти понятия", в: Неприкосновенный запас 85 (5-2012)
НЕПРИКОСНОВЕННЫЙ ЗАПАС № 85 (5/2012) http://www.nlobooks.ru/node/2807 О пользе истории… и «вреде» исторического образования Ольга Бессмертная Почему примордиальна российская культура? Один из аспектов «памяти понятия»[1] Ольга Юрьевна Бессмертная
Татар галиме Әхмәдһади Максудиның «Шәригать хөкемнәре» дигән китабы янәдән дөнья күрде!
Проект XVI Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында җиңү яулаган иде. Китапның шушы яңа басмасы – бик күп кешенең хезмәт җимеше.
Ә. Максудиның «Шәригать хөкемнәре» китабы өч телдә – иске татарча, татарча һәм русча басылып чыга. Китапта кешеләрнең төрле гамәлләре Әбү Хәнифә (рәхимәһүллаһ) мәзһәбендәге хөкемнәр буенча саналып китә. Басма төрле шәргый хөкемнәр белән таныштыра, шулай ук иске татар телендәге текстлар белән эшләргә өйрәтә.
Китаптан тыш, иске татар теле буенча күнегүләрне үз эченә алган сайт та булдырылды:
👉🏻 https://lisan.tatar/maqsudi
Китап якын арада кибет һәм маркетплейсларда сатыла башлаячак һәм китапханәләргә җибәреләчәк! @mahmudiya һәм @mektupler каналында яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

КИТАП WB'да САТЫЛА!
Беренчеләрдән булып алыгыз:
🛍 https://www.wildberries.ru/catalog/328596358/detail.aspx
Һәм сайтка кереп күнегүләр эшләгез!

Forwarded from Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15
⚡️ Шәриф Камал премиясенә бәйге игълан ителде! ⚡️
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Милли музее Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә яңа бәйге игълан итә. Оештыручылар 14—35 яшьтәге авторлардан проза әсәрләре, тәрҗемәләр һәм комикслар көтә. Гаризаларны 10 декабрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырыла.
Быел премиянең номинацияләре артты:
«Шәриф Камал. Проза» — татар телендәге кече һәм урта жанрдагы проза әсәрләре (күләме 20 000 тамгага кадәр хикәя, новелла; күләме 40 000 тамгага кадәр зур булмаган повесть, нон-фикшн жанрындагы әсәр) ;
«Шәриф Камал. Тәрҗемә» — Шәриф Камалның «Әүвәл-әүвәл заманда» хикәясенең инглиз, гарәп, яки төрек телләренә тәрҗемәсе;
«Замандаш. Нәкый Исәнбәт. Балалар һәм яшүсмерләр прозасы» — балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган проза әсәрләре (күләме 20 000 тамгага кадәр хикәя яки әдәби әкият; күләме 40000 тамгага кадәр зур булмаган повесть);
«Замандаш. Галиәсгар Камал. Комикс» — яшүсмерләр өчен иҗат ителгән комикс; сюжеты әдәби әсәр яки әкият нигезендә корылган булырга да мөмкин.
Нигезләмә һәм тулырак мәгълүмат: yort.tatar/award
Без өметле яшь каләм ияләрен барларга омтылабыз. Бәйгедә катнашырга ашыгыгыз!

Шәриф Камал үз чорының яшь язучылары өчен әдәбият аксакалы дип саналган һәм күпләргә әдәби иҗатка фатиха биргән. Аның исемен йөрткән премия дә иҗат мәйданына килүче яшьләрне барлау һәм үстерү өчен гамәлгә куелды. Премия 2020 елдан бирле тапшырыла. 4 ел эчендә аның 11 лауреаты – өметле яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр ачыкланды.
Премия Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелды. Бәйгенең оештыручылары: Татарстан Милли музее белән Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты)
Нигезләмә һәм тулырак мәгълүмат: yort.tatar/award
Без өметле яшь каләм ияләрен барларга омтылабыз. Бәйгедә катнашырга ашыгыгыз!
yort.tatar
Шәриф Камал премиясе
Татар китабы йорты
Бүген — сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне
Заманында Әхмәдһади Максуди да нахакка гаепләнгән булган. Шушы һәм моннан ары язылачак постларда аның тормыш юлы турында кыскача гына мәгълүмат биреп баруны кирәк дип таптым.
Әхмәдһәди Максуди 1868 нче елның 28 нче сентябрендә (һиҗри 1287 нче елның 11 нче җөмәдес-сани) Казан губернасының Ташсу авылында дөньяга килгән. Мулла гаиләсеннән. Садри Максудиның абыйсы.
Күренекле галим, мөгаллим, мәгърифәтче, публицист Әхмәдһади Максудиның гаять зур тиражлар белән чыккан «Мөгаллим сани», «Гыйбадәте исламия», «Мизан әл-әфкяр» дәреслекләре буенча меңләгән мөселман тәҗвид һым мантыйк гыйлемнәрен, ислам дине нигезләрен өйрәнгән. Бу китаплар белән сез дә таныштыр мөгаен!
👉🏻 Быел исә аның тагын бер китабы яңадан басылып чыкты: «Шәригать хөкемнәре» китабын иске татарча, татарча һәм русча укып була!

Әхмәдһади Максуди 1881 нче елда, унөч яшендә, Казанга килә.
Заманының мәшһүр мәдрәсәләренең берсе булган «Күл буе» (Касыймия / Апанай мәчете) мәдрәсәсенә укырга керә һәм сигез ел дәвамында шунда белем ала.
Укып бетергәч, 1890–1892 нче елларда шунда мөгаллимлек итә. Бүген шушы мәдрәсә бинасында Апанай мәчете мәдрәсәсе эшләп килә.

Күптән түгел Апанай мәчетенең мәдрәсәсендә яңа китапханә ачылган. Бүген шунда булып, Ә. Максудиның «Шәригать хөкемнәре» китапларын тапшырып кайттык.
Бик җылы кабул иттеләр — Нияз һәм Әхмәд хәзрәтләр мәдрәсә һәм аның бинасының тарихы, татар галимнәре турында сөйләп, экскурсия үткәрделәр. Апанай мәдрәсәсе китапханәсендә «Иман» нәшриятының меңнән артык китабы, дини газета-журналлар, гарәп, иске татар, рус, инглиз һәм башка телләрдәге китаплар урын алган. (Миңа аеруча Вәлиулла хәзрәт Якуповның үзе укыган китаплар җыелмасы, шулай ук совет заманында кулланышта йөргән Коръән басмалары ошады.)
Бу искиткеч урын! Казан үзәгендә шушындый әдәбият тупланган, керүе ирекле булган, заманча, бәрәкәтле китапханә бик җитми иде. Миңа калса, мин анда бик яратып йөрәячәкмен!
Ә. Максудиның «Шәригать хөкемнәрен» укырга монда килегез. Ноутбук, яисә планшет, һичьюгы телефон белән килсәгез, сайтыбыздагы күнегүләрне дә шушындый ямьле мохиттә эшләп булыр!