Forwarded from ЯЛКЫН
🔥Татлы, баллы, ялкынлы «КАРБЫЗ-party»дан текә фотосурәтләр әзер📸🥳
🔥Кемнәр ишетми/ белми калды, кичә (11 август) «ЯЛКЫН» журналы үз укучыларын һәм теләгән барлык кешене дә карбыз белән сыйлады, күңелле бәйрәм чарасы күрсәтте!🍉🎉
🔥Айваз Садыров уздырган кызыклы бәйгеләр, Лэйна, Гүзәл Гарафиева, «Караш» төркеме, Илгиз Шәйхразиев һәм Акбулат башкаруында дәртле җырлар берәүне дә битараф калдырмады🤩
🔥Иң мөһиме - фотога төшәргә яратучылар өчен август саны һәм карбыз белән махсус фотозона да булдырылган иде!🥰
🔥Ә хәзер «ЯЛКЫН» сыман уттай кайнар фотоларга күчик 💥
Кемнәр үзләрен яки дус-туганнарын тапты, реакция/ комментарий калдырырга онытмагыз, яме😍

"Алмаз Хәмзин теперь в телеграм" дип хәбәр килде. Үзе янәшәдә булса, берәр шаяру әйтер иде инде күзләрен кысып, әмма янәшәдә түгел.
Бер кергәндә ВПН Германиядән тоташа, икенче кергәндә - Америкадан, өченче кергәндә - Британиядән. Бөтен җир шарын әйләнеп кайткандай булам)
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
“Үткәннәрдән дәвалар эзләмә” – Ләйсән Шәйхетдиновадан өр-яңа җыр
Бу җәй яңа премьера белән шатландырды – Ләйсән Шәйхетдинова башкаруында “Үткәннәрдән дәвалар эзләмә” җыры. Күп популяр шигырьләр авторы Гөлфия Шакирова сүзләренә талантлы яшь композитор Мурат Гайсин көен иҗат иткән. Аранжировкасы Нефтекамада яшәүче Венер Янышевныкы.
Иҗат җимешен “Матбугат.ру” укучыларына да тәкъдим итәбез. Киләчәктә исә бу җырга клип та төшерелер дип көтелә.
Ләйсән Шәйхетдинова тумышы белән Башкортостанның Балтач районыннан, бүген Нефтекама шәһәрендә яши. “Җыр – минем хобби, музыкаль белемем юк”, – ди ул. Әмма, шуңа да карамастан, Ләйсән Шәйхетдинова – “Башкорт җыры – 2020” финалисткасы. “Үткәннәрдән дәвалар эзләмә” җырын барлык бушлай интернет-мәйданчыклардан, “Вконтакте”, “Одноклассники”, “Ютюб”, “Яндекс”тан тыңларга була.