Wildberries маркетплейсын «Ягодки» дип үзгәрткәннәр. Татарча да бер матур исем кушыйк әле?
"Клёво тут, на отель похоже", - диде бер бала әнисе белән "Татмедиа" лифтында менеп барганда. Сөлге алып, плавки киеп, Казансуга йөгерәсе килде, берәр шезлонг калгандыр әле.
"Голос 60+" тапшыруын Дмитрий Нагиев урынына Лариса Гузеева алып барачак ди. Татар түгел микән? Сябитова татар булгач, бәлки Ларисәттәй дә татардыр?
Россия Банкы шакмаклы тәңкә чыгарган. Сувенир гына түгел бу, әбихутта булган гадәти акча. Әгәр "Пятерочка" кассиры сезгә шушындый нәрсә тоттырса гарасат куптармагыз, яме, теге юлы сыман.
Forwarded from Театр ТИНЧУРИНА - ТИНЧУРИН театры
Фәрһад Мөхәммәтҗанов “Ядәч! Исемдә!” спектаклендә соңгы тапкыр уйнаячак
22 августта Кәрим Тинчурин театрында “Ядәч! Исемдә!” спектакле Фәрһад Мөхәммәтҗанов катнашында соңгы мәртәбә куела. Август аенда Тинчурин театры яшь актерының МХАТ мәктәбе-студиясенә укырга керүе билгеле булды. Фәрһад Игорь Золотовицкий и Сергей Земцов курсында белем алачак. Шулай итеп татар театрының һәм киносының кабынып килүче йолдызы Фәрһад Мөхәммәтҗанов Казаннан да, Тинчурин театрыннан да китә.
Шулай да Фәрһад Казан белән бөтенләйгә саубуллашырга җыенмый. Аның белем алгач, Казанга кире кайту уе да юк түгел. Ә хәзергә ул яраткан тамашачыларын “Ядәч! Исемдә!” спектакленә килеп, аның белән саубуллашырга, изге теләк теләп калырга чакыра.
https://tinchurinteatr.ru/buy/?performance_id=4581000