Матбугат.ру
4.64K subscribers
7.29K photos
668 videos
1 file
254 links
Телеграмда язылган бар нәрсәгә дә ышанмагыз, дигән Тукай.

Безгә фото һәм видео җибәр:
@Matbugat_news_bot
Download Telegram
Кичәге хәлләрлән фотолар һаман килә тора. Хәсәншәех. Арча районы.
Шәле - Татарстанда иң зур авыл. Җиләкләре дә үзенә тиң.

P.S. Тырнак минеке түгел.
Сабантуй оештыручыларга (“глава”ларга – район җирлекләре һәм авыл җирлекләре башлыкларына) “Шәһри Казан” журналистларыннан киңәш-тәкъдимнәр тупланды:
1. Сабантуйга Казан кунакларын, башка җитәкчеләрне күпләп чакырмагыз – үз халкыгызга игътибар калмаячак. Алар соңга кала һәм озак китә. Сабантуйны ачу һәм тәмамлау вакытларын күчерергә туры килә.
2. Кунаклар белән качып бәйрәм итмәгез. Сабантуй халык бәйрәме, халык белән бергә булыгыз. Сезнең өстәл – табыннан бар да авыз итәрлек булсын. Табын артында утырган кунакларга Сабантуй бюджетына салынган акчадан районның фирменный пакетларына салынган бүләкләр өләшмәгез.
3. Сабантуйда катнашырга эстрада йолдызларын чакырмагыз. Һәр районның, һәр авылның үз талантлары бар. Йолдызларны чакырырлык акчагыз бар икән, игелекле гамәлләргә тотыгыз, газета-журналларга язылыгыз, авыруларга ярдәм итегез. Артист кеше авыл-район Сабан туенда түгел, концерт залларында билетлар сатып акча эшләргә тиеш.

Сабантуй уздыру буенча "глава"ларга берничә киңәш
Корректор кирәк. Эш урыны Кукмарада. Эш муеннан.
Бу уенны хәтерләүче динозаврлар бармы арагызда?
Ел да шулай. Сабантуйдан теге видеога шатланасың, бу видеога сокланасың, аннары хатын-кыз көрәше килеп чыга 🤷‍♀️
Болыт китте, ә фото һәм видеолар һаман килә. Инстаграмга күп итеп элдек.
Өстәге фотода дөге үстерәләр дип уйлаган идем. Бәрәңге икән.
Сезгә кыстыбый ягын калдырыйкмы, әллә күзикмәк ягынмы?)
ОСАГО полисын алу өчен мәҗбүри техосмотр үтәсе булмаячак. Дәүләт Думасы шундый канун кабул итте. “Матбугат.ру” белешүенчә, яңа канун 22 августтан үз көченә керергә тиеш. Әгәр сез бу яңалыкны техосмотр үтәргә дип су буе чират торган мәлдә укыйсыз икән, борылып өегезгә кайтып китегез.
Нәстә???
Инде бөтенләй комментарий калдырмасалар, кыстыбыймы-күзикмәкме, күкәйме-йомыркамы, кукымы-какымы - шуны сорагыз.
Исәнмесез. Китерү эшлиме бүген?
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Апаста бүген боз сибәләп киткән