Район үзәкләрендә һәм зуррак авылларда үзәк урам Ленин исемен йөртә. Икенче зур урам - Совет урамы. Сездә дә шулаймы?
👍15
Кешеләр табибка талон ала алмый азаплана икән. Менә, мәсәлән, табибка күренәсе бар, ә талон юк. Ә талонсыз кабул итми. Сезнең очрашкан бармы андый хәл белән? Андый чакта нишләргә? Берәр инструкция бармы? Тормыш бит андый борылышларга өйрәтмәде)
❤6👍3🔥2
Берәр танылган кешене җәмәгать урынында, урамда очратканыгыз бармы? Эндәштегезме? Реакциясе нинди булды?)
❤9
90нчы елларда халык үлә-бетә "Зингер" тегү машинасы эзли иде, хәтерлисезме? Алтынмы-көмешме бар диләр иде анда. Хәзер бик эзләмиләр. "Зингер"лар беттеме, көмешләре тутыктымы. Сездә бар идеме "Зингер"?
👍4