"Ковидтан соң шундый булып калдым" димәктән. Минем бер танышым күрешкәндә йодрыгын гына тидереп ала. Ковидтан соң шундый булып калды.
😁29👍4
Сезнең шулай булганы бармы, син тырышасың-тырмашасың, ә синең янда утыручы берәү кемнеңдер кеме булуы аркасында социаль лифтта ансат кына өскә менеп китә һәм сиңа елмаеп кул болгап кала)
❤25👍2
Туфрак җылынганмы икәнлеген белү өчен элек әйбер утыртыр алдыннан җиргә түк белән утырып караганнар. Быел шулай иткәнсездер бит?
😁9👍2
Быел Сабантуйлар 8 һәм 9 июньдә район үзәкләрендә һәм авылларда уздырылачак. 15 июньдә – Чаллыда, 23 июньдә – Казанда. Миңнеханов тәгаенләп кул куйган.
Мин быел колгага менмәкче булам
😁6🔥5👍2
Бер кеше шундый фикер әйтте бүген. Шәһәрдә очны-очка ялгап яшәр өчен көнгә 3000 сум акча эшләргә кирәк, ди. Бераз җиңелрәк сулап куяр өчен - 5000 сум. Янга да калырлык булса - 10000 ди. Сезнең тормыш белән чагышамы бу саннар?)
👍3
Бездә Казанда кызлар аркаларына кечкенә генә рюкзак асып, кулларын җилпеп йөри. Кул очлары бераз читкәрәк карап торырга тиеш. Шундый мода. Сез дә авылда шулай йөрегез.
😁18👍8